Saturday, September 6, 2008

Татар мәгарифе һәм милли университет

Татар мәгарифе һәм милли университет

Менә берничә ел инде татар җәмәгатьчелеге Татар милли университетын ачу мәсьәләсен күтәреп килә. Берничә мәртәбә ул Татарстан югары шурасында да каралды. Әмма дәүләт күләмендә аның чишелеше әлегә күренми. Һәм моңа әллә ни өмет тә итәргә кирәкми.
Эш нәрсәдә соң? Ни өчен һаман да мондый университет ачыла алмый? Берәүләр, акча юклыктан, диләр. Икенчеләр, бина мәсьәләсе белән бәйлиләр. Өченчеләр, әле без моңа әзер түгел, диләр. Ә иң кыюлары, хөкүмәтне гаеплиләр. Әмма бу фикерләрдә берникадәр хаклык булса да, төп сәбәп анда түгел. Хикмәт нәрсәдә соң?
Беренче чиратта милли университет төшенчәсенә аңлатма бирик. 
Чыннан да нәрсә соң ул милли университет? 
Беренче мәртәбә Татар милли университетын ачу мәсьәләсе 1991 елда Казан “Мәгариф” комитетында күтәрелде. Бер төркем татар галимнәре бу эшне оештыруны башлап та җибәрде. 1992 елның 9 гыйнварендә булып үткән гомумтатар “Мәгариф” берлегенең берен-че корылтае Татар милли университетын ачу турында карар кабул итте. Әмма ул вакытта ук бу мәсьәләгә карата ике караш туды. Беренчесе - Татар милли университетын дәүләт мәгарифе структурасы кысаларында ачу. Аны дәүләт иганәсенә, дәүләт карамагына кую. Ягъни, сүз татар телле дәүләт югары белем системасын тудыру турында барды. Икенчесе - дәүләттән бәйсез милли университет булдыру һәм аны мөстәкыйль татар милли мәгарифенең үзәге итү. Бу очракта барлык мәгариф эшен халык үз кулына ала, хокуки һәм матди тәэминат мәсьәләләрен дә үзе хәл итә.
Шәхсән мин үзем икенче караш тарафдары идем.
Ни өчен соң миңа, беренче карашка бәхәссез булып күренгән, беренче юлны кабул итмичә, ифрат дәрәҗәдә кыен юлны сайларга туры килде? 
Моның төп сәбәпләре түбәндәгеләр иде.
Беренче, Татарстанның рәсми мәгарифе урыс булмаган халыкларны ассимиляциягә ду-чар итә торган Рәсәй мәгариф стратегиясенә эшләгәнлектән, милли мәгариф проблемаларын хәл итә алмый. Икенче, тулы милли бәйсезлеккә ирешмәгән шартларда, уйдырма автономияләштерү һәм суверенлаштыру бербөтен татар милләтен бүлгәләнүгә һәм таркалуга гына китерә. Өченче, патша Рәсәе шартларында да татарны тулысынча бетүдән саклап кал-ган дәүләттән бәйсез бербөтен татар милли мәгариф системасының яшәп килде. Дүртенче, Рәсәй мәгариф системасы аркылы үткәрелгән рухи таркалышның милләт өчен аеруча кур-кыныч булуы. Бишенче, дәүләт мәгарифе матдәви-социаль нигезгә корылса, милли мәгариф рухи-этник нигезгә корыла. 
Бу дәлилләрем корылтай делегатлары тарафыннан тулы яклау тапты. Әмма моның белән ике тарафның каршылыгы бетмәде. Ул бары тик эчке сыйфатларга күчте. Аның асы-лын мин дүрт матдәдән чыгып карар идем.
Беренче матдә - фәлсәфи караш. 
Әйтеп үткәнчә, унитар мәктәп эволюцион тәгълиматкә нигезләнә. Бу тәгълиматкә, ягъни матдәви кыйммәтләр системасына һәм социаль кануннарга корылган мәгариф систе-масы дөньяви дип атала. Шуңа күрә бу система калыпларында тел, милләт, дин төшенчәләренең дә әһәмияте ифрат түбән. Алар кешенең эчке халәтенә бик аз тәэсир итә, бары тик унитар мәгарифнең төсмер вазыйфаларын гына үти. 
Мәгариф системасында бу тәгълимат түбәндәге белем-тәрбия рәвешен ала. Бала анадан “чиста такта”, “язусыз кәгазь” рәвешендә туа. Мәктәп, җәмгыять аңа теләсә нәрсә яза ала. Шул язуның сыйфаты шәхеснең сыйфатын билгели. Белем-тәрбия дәвамында кеше камилләшә бара, аң-белем туплый, осталыгы арта һәм шушы “үсеш” юлын үтеп... үлеп китә. Алла дәрәҗәсенә дәгъва кылучы адәм баласы җир кортлары ризыгына әверелә.
Дөньяви мәгарифтән аермалы буларак, милли мәгариф яратылыш тәгълиматенә, ягъни илаһи һәм табигать кануннарына нигезләнгән рухи-этник кыйммәтләр системасына корыла. Яратылыш тәгълиматенә корылган мәгариф адәм баласын дөньяга камил зат буларак кабул итә. Чөнки бу тәгълимат нигезендә дөньяны Аллаһы тәгалә камил итеп яраткан һәм һәр те-реклек иясе дөньяга камил, ягъни иманлы булып туа дип беләбез. Шуңа күрә дә милли мәктәпнең төп бурычы - адәм баласының Аллаһы тәгалә тарафыннан ана карынында ук иңдерелгән иманын, тумыштан бирелгән илаһи асылын саклау. 
Күргәнебезчә, унитар һәм милли мәгариф системаларның сыйфатлары нык аерыла, фундаменталь мәсьәләләрдә хәтта капма-каршы. Безнең тарафтан тәгъдим ителгән татар милли мәгарифе концепциясендә аларның 16 сы күрсәтелгән. 
Икенче матдә- хокукый як. 
Без дәүләт мәгарифе дип барабыз икән, димәк гамәлдәге дәүләтчелекне күздә тотабыз. Ягъни, аның кануный нигезләренә таянабыз. Бүген исә мөстәкыйль татар дәүләте юк. Фор-маль яктан дәүләт булып саналса да, ул урыс мәмләкәтенең бер өлеше. Шуңа күрә мәгарифе дә, шул исәптән югары белем системасы да урысныкы. Кайберәүләр татар телендә укытуга берникадәр мөмкинлек бирүне татар мәгарифен тудыруга нигез була ала дип уйлыйлар. Әмма бу ялгыш фикер. Беренчедән, белем-тәрбия нинди генә телдә алып барылмасын, ул урыс дәүләтчелегенә, урыс тәгълиматенә, урысча яшәү рәвешенә корылган. Ул Мәскәүдә расланган белем стандартлары, укыту-тәрбия программалары, дәреслекләр, методик куллан-малар, күргәзмә әсбаплар, белем таныклыклары (сертификатлар), рөхсәт кәгазьләре (лицензияләр), белгечлек таләпләре (аттестация) аркылы тормышка ашырыла. Татар телендә укыткан очракта да, татар мәгарифе шушы калыплардан чыкмаска тиеш була. Икенчедән, югары белем, белгечләр әзерләү, аттестация, фән системалары тулысы белән Мәскәү хаки-мияте кулында. Бу мәсьәләдә ул аеруча таләпчәнлек күрсәтә. Димәк, татар мәгарифе, татар югары мәктәбе, татар фәне урыс дәүләтчелеге калыпларында туа алмый. Өченчедән, Рәсәй хөкүмәте укыту-тәрбия эшенең эчтәлегенә генә түгел, гомумән, татар телендә укытуга һәрвакыт каршы килеп торачак. Бу бигрәк тә югары белем һәм фән системасына кагыла. Тормыш моны 450 ел буена раслап килә. Әле дә бу сәясәтнең үзгәргәне юк. Бары без генә аңа күнегеп киләбез. Димәк, татар дәүләт мәгарифе дигән төшенчә бары тик вәсвәси мәгънәгә генә ия. Иң яхшы очракта да ул нияттән ары китә алмый. Урыс дигәннән, сүз этник урыс турында түгел, этник аңын җуйган, милли яшәү рәвешен оныткан, манкортлашкан мәмләкәтчел урыс турында бара. Бу исәпкә татарның да бер өлеше керә. Шул уңайдан бер гыйбарә китерәм. Татарны көчләп чукындыру чорында, Казан миссионерлары бу эш чы-гымнарны акламый, нык тырышуга карамастан, нәтиҗәләр ифрат түбән дип, синодка мөрәҗәгать итәләр. Тегеннән исә мондый җавап килә: эшегезне дәвам итегез, чыгымнардан курыкмагыз, сез салган орлыклар 30-40 елдан шытып чыгачак. Чыннан да, бу фараз артыгы белән расланды. Татар бүген көчләүгә буйсынып түгел, үз теләге белән иманынан яза. Тулы-сы белән диярлек урыслашып бара. Иң эзлекле милләтпәрвәрләребез дә исламга чит-ят дин итеп карый. Үзләрен мөселман дип санаучылар да, мөселманча яшәү рәвешеннән шактый ерак торалар. Бу хәлгә төшүебезнең төп сәбәбе - үзебезнең милли яшәү рәвешебездән, берен-че чиратта, рухи-этник мәгарифебездән аерылу, рухыбызга ят белем-тәрбия системасына кереп китү. Димәк, милли мәгарифне, шул исәптән, татар югары белем системасын тудыру өчен бездә хокуки нигез юк. Хәзер яшәп килгән татар мәктәбе Ильминский мәктәбенең за-манави нөсхәсе. Әмма анда да әле безгә ят булса да, дин-иман булган, милли мохит саклан-ган. Бүген исә дин дә юк, иман да юк, милли мохит тә юк. Урыс-татар мәктәбен бетергән татар баласы, Мәскәүдән исем-дәрәҗә алган татар галиме ничек кенә татар җанлы булып күренмәсен, беркайчан да чын татар, чын мөселман була алмый. Болардан беркайчан да Имәниләр, Бигиләр, Фәхретдиннәр, Барудилар, Мәрҗәниләр, Максудилар, Исхакыйлар, Ту-кайлар, Әмирханнар чыкмаячак. Аларның исеме белән ришвәт кылучы мөнафиклар гына туачак. Балалары яки оныклары исә, иртәме-соңмы, урыска яки манкортка әйләнеп бетәчәк.
Кызганыч ки, бүгенгә күпчелек татар яшьләре зур-зур акчалар түгеп, динсез-кыйбласыз уку йортларына керәләр, ә татар милли уку йортларында бушлай булса да укырга теләмиләр. Чөнки күпчелек өчен дин-иман, милли рух, генетик мирас белән килгән һөнәр түгел, ә кеше өстеннән хакимлек итәргә мөмкинлек бирә торган диплом кирәк. Бигрәк тә юрист, финан-сист, банкир дипломы. Ата-аналар да балаларын шушы юлга этәрә. Дөнья җәһәннәмгә барса да, боларга бай-бичә булырга кирәк. Ә иң аянычы шул, моның турында татар ректор-директорлары, татар рәсми мәгариф җитәкчеләре, татар галимнәре, татар зыялылары уйлап та карамый. Чөнки үзләре дә динсез-кыйбласыз уку йортларын тәмамлаганнар, имансыз исем-дәрәҗәләр алганнар. Милли мәктәпне татар телендә укыту дип кенә санап, моны шәкертләрне надан калдыру дип саныйлар. Ә рухи-илаһи милли мәгариф тарафдарларының гамәли омтылышларын саташу дип кенә кабул итәләр. Бүген Татарстанда йөзләп дәүләти һәм дәүләти булмаган дөньяви югары уку йорты бар. Аларга рәсми мәгариф органнары рөхсәт таныклыклары бирә. Ә татар матбугаты хәтта дәүләти булмаган татар милли уку йортларын ачуга да каршы чыга. Татар милли мәгарифенә бердәнбер юлны яба. Милли мәгарифкә мондый тискәре караш патша хөкүмәтенең иң карагруһ чорларында да булмады.
Өченче матдә - укыту-тәрбиянең эчтәлеге. 
Монда аңлашылмаучанлык тагы да тирәнрәк. Чөнки татар мәктәбенең эчтәлеге урыс-лашкан татар телендә укытудан, берникадәр милли сәнгатькә игътибар арттырудан ары кит-ми. Болары да бик зәгыйфь, примитив һәм иярү халәтендә. Татар мәктәбендә укучы баланың теле, холкы, үз-үзен тотышы, хәтта исем-атамасы урыс баласының шушы сыйфатларыннан аерылмый диярлек. Татар милли мәктәбенең, белем-тәрбияви нигезләре кимендә өч өлештән торырга тиеш: 1) рухи-илаһи тәрбия, 2) милли-этник тәрбия, 3) һөнәр-белгечлек белеме. Иң зур каршылыкка дучар булган өлеш - ул рухи-илаһи тәрбия. Моны күпчелек дини тәрбия, башлыча ислам тәрбиясе белән бәйли. Ә динне дәүләттән аерылган дип белә. Димәк, дәүләт тә мәктәпнеке булгач, анда дини тәрбия булырга тиеш түгел. Шулай итеп, мәктәптән белем-тәрбиянең иң әһәмиятле өлеше төшеп кала. Татар җәмәгатьчелеге, хәтта зыялылары моның белән килешеп кенә калмый, күп очракта илаһи тәрбиягә каршы килә. Милли-этник тәрбиягә дә караш бик тар. Бу мәсьәләнең фәлсәфи нигезен, гамәли максатын аңлаучылар ифрат дәрәҗәдә аз. Һөнәри-белгечлек белеменә килгәндә, монда берникадәр уртаклык булса да, эчтәлек, ният, максат, гамәл мәсьәләләрендә шактый гына каршылыклар бар. Чөнки ру-хи-илаһи, милли-этник тәрбия алмаган бала бу белемне бары тик дөньяви, матдәви, җәсади максатларда гына үзләштерә һәм гамәле дә җәмгыять өчен бәрәкәтле булмый.
Дүртенче матдә - татар җәмгыятенең милли мәгарифкә карашы.  
Бу карашта хокукый чикләнгәнлек барлыгын әйтеп киткән идек инде. Шулай да, урыс хакимияте татарның үсешенә нинди генә киртә куймасын, белем-тәрбиянең эчтәлеге хәзергә никадәр зәгыйфь булмасын, әгәр татар кешесе бу мәсьәләнең асылын аңлап, эчке дөньясын үзгәртсә, һичшиксез берникадәр вакыттан соң югары үсешкә ия булыр иде. Әмма әлегә бу күренешләрне ул гадәти итеп кабул итә һәм үзенең эчке сыйфатларын үзгәртергә талпынып та карамый. Шуңа күрә бездә милли мәгариф тә, милли университет та, татар фәне дә, татар җәмгыяте дә, ахыр чиктә, татар дәүләте дә туа алмый. Һәм моның төп сәбәбе үзебездә. Бе-ренче чиратта безгә бу төшенчәләрнең асылына төшенергә, шуңа бәйле рәвештә фикер дөньябызны үзгәртергә, аннан соң гына гамәл кыла башларга тиешбез. Ә инде һаман да иске карашта калып, бернәрсәне дә үзгәртмәсәк, киресенчә, артка тәгәрәвебезне дәвам итәчәкбез. Бу халәттән безне көннән-көн арта барган академикларыбыз да, зур-зур исем-дәрәҗәләр яу-лаган зыялыларыбыз да, дөньякүләм “танылган” милләттәшләребез дә коткара алмаячак.
Һәрхалдә, татар милли мәгарифен булдырмыйча, төрек-татар лицейларын ачып кына, Төркиягә, Гарәбстанга барып укып кына тулы канлы милләт буларак яшәп китә алмаячакбыз 
Әлегә татар түрәләре, татар зыялылары, татар җәмәгатьчелеге чын милли юнәлешкә белеп тә, белмичә дә аяк чалып килде. Хәтта милли хәрәкәт тә, уңы да, сулы да, өсте дә асты да милли мәгарифкә битараф калды. Татар мәктәбен даулап йөргәндә дә, урыс мәктәбен та-тарлаштырудан ары китмәде. Әлбәттә моның тирән сәбәпләре дә бар. 450 ел буена безнең чын милли зыялыларыбыз бетерелеп килде. Яңа катлам барлыкка килгән саен, аны юк итә тордылар. Моны урыс хезмәтенә ялланган, аннан исем-дәрәҗәләр, социаль өстенлекләр ал-ган “служилый” татарлар эшләде. Иң зур зыянны 70-80 елга сузылган дәһрилек чоры китер-де. Безне дини яктан да, милли яктан да, социаль яктан да гарип ясадылар. Шушы гарипләрдән “служилый” зыялылар туа. Татарның тамыр системасыннан аерылганлыктан, алар икенче буында ук урыслаша башлый һәм урысның иң ышанычлы хезмәтчесенә әверелә. Мондый “зыялылар” татар мәгарифенең, татар югары мәктәбенең, татар фәненең милли асылын аңламыйлар һәм аларны чит тамырда үстерүне алга сөрәләр.
Димәк татар милли университетын ачу өчен безгә, беренче чиратта, аның хокукый нигезләрен булдырырга, эчтәлеген тудырырга, һөнәр-белгечлек юнәлешләрен билгеләргә кирәк.
1993 елның 20 сентябрендә ачылган Татар милли университеты нәкъ шушы матдәләргә нигезләнеп эшли башлаган иде. Әмма ул татар җәмәгатьчелеге тарафыннан яклау тапмады һәм очраклы кешеләр кулына эләгеп, әкренләп таркатылды. 
Бүген дә әле Татар милли университеты мәсьәләсен Дәүләт шурасы югарылыгында, хөкүмәт даирәләрендә, матбугат битләрендә күтәрүчеләр әлеге дүрт матдәнең асылын аңламыйлар һәм татар югары белем системасын татарлаштырылган урыс яки көнбатыш мәгариф калыпларында гына күрәләр. Янәсе, аларга Оксфордлар, Сорбонналар кирәк, татар һәвәскәрлеге кирәкми. Ә бу мәшһүр уку йортларының унөченче гасырда ук, рәсми хакимияттән качып, монах мәгарәләрендә, инде кояшы баеп барган ислам цивилизациясе кыйммәтләре йогынтысында бик бәләкәй орлыктан үсеп чыгуын белмиләр.
Рәсми хакимияттән, рәсми мәгарифтән аңлау, теләктәшлек тапмагач, ярдәм күрмәгәч, без дә дәүләти булмаган татар милли мәгариф системасын төзергә керештек. Аның үзәгендә Колшәриф исемендәге татар рухи-дөньяви университеты тора. Шушы зәгыйфь орлыктан, кояшы баеп барган көнбатыш цивилизациясе кыйммәтләрен үзләштереп, үзебезнең рухи-этник, милли-мәдәни тамырларыбызда, Оксфорд, Сорбонналар мисалында, төрки-мөселман дөньясының аерылгысыз өлеше булган мөстәкыйль татар мәгарифе үсеп чыгар дип уйлый-быз.

Университетны оештыру проблемалары
Татар милли мәгарифен оештыру никадәр кыен эш икәнлеген хәтта милли мәгариф, милли университет дип йөрүчеләр дә күз алдына китерми. Алар акча булса, барысы да була дип уйлыйлар. Әмма күргәнебезчә эш акчада гына түгел, ә фикер торгынлыгында. Милли мәгарифне оештыру өчен бөтенләй башка кыйммәтләр баскычына күтәрелергә кирәк. Ассы-зыклап кабат әйтәбез: милли мәгариф ул урыс мәктәбен татарлаштыру, ягъни татар телле итү һәм татар төсмере бирү, җәмгыятьнең социаль заказын үтәү түгел, ә рухи-этник яссылыкка чыгу, ягъни, нигез итеп рухи-илаһи тәрбияне алу, халыкның тарихи-мәдәни этник тамырла-рына кайту, һөнәр-белгечлекне шәхеснең генетик мирасына нигезләнеп бирү. Бу мәсьәләнең тәгълимати ягы. Монда берникадәр аңлашу бар әле. Ә менә иң кыены, эш гамәлгә җиткәч башлана. Дәүләт югарылыгында аның рухи-этник асылын алып ташлыйлар, ягъни җанын теләләр. Дәүләти булмаган халәтен бөтенләй танымыйлар. Чөнки монда искиткеч тәвәккәллек, фидакарьлек, кыюлык кирәк. Акчасын да, бинасын да үзеңә табарга, хокуки һәм матдәви тәэминатны да үз өстеңә алырга туры килә. Инде моңа да күнәр идең. Тик шуңа да юл куймыйлар. Урыска, яһүдкә рөхсәт бар, безгә, мөселман татарларына, юк. Халыклар төрмәсе булган Рәсәйдә моңа рөхсәт булган, ә суверен Татарстанда моңа рөхсәт юк. “Служи-лый” имамнар әзерләргә, Гарәбстанда, Мисырда, Төркиядә, Англиядә укырга, татар-төрек лицейлары ачарга (болары да булсын!) рөхсәт бар, ә менә татар-мөселман мәктәпләре ачарга рөхсәт юк.
Урыс-яһүди мәктәпләренең ниндиен генә ачып бетермәдек. Френе, Либерман, Маха-риши, Вальдердорф, “Озарение” һәм башкалар. Урыс-яһүди педагогларын ничек кенә күккә чөймибез. Бер беребезне уздырып, Ушинский, Крупская, Макаренко, Сухомлинский, Шата-лов, Эльконин, Давыдов, Ильин, Шацкий, Выготский, Рубенштейн, Занков, Гальперин ысулларын алга сөрәбез. Нинди генә өйрәтмәләргә иярмибез. Ә үзебезнең мең еллык мәгърифәти мирасыбызны, Мохаммәдия, Галия, Иж-Буби, Хөсәения кебек атаклы мәдрәсәләребезне, Ризаэддин Фәхретдин, Шиһабетдин Мәрҗәни, Хөсәен Фәезхан, Хөсәен Әмирхан, Каюм Насыйри кебек олуг шәхесләребезнең мәгърифәти мирасын бөтенләй дияр-лек файдаланмыйбыз. Боларны артталык билгесе буларак кабул итәбез. Ә бит нәкъ шулар безнең милләтебезне тәмам бетүдән саклап калганнар. Киләчәк буыннарның яшәешен тәэмин иткәннәр. Ә әлеге атап киткән урыс-яһүди мәгърифәтчеләреннән безгә әллә-ни файда юк. Аларның эше көнбатыш мәгарифенең технологик ысулларын камилләштерүгә генә кай-тып кала. Тулысынча аларга иярсәк, без татар мәктәбе дигән төшенчәне бетерәбез. Бу исемнәр, бу ысуллар, бу мәктәпләр, бу өйрәтмәләр безнең галим-голәмәләргә диссертацияләр яклау, исем-дәрәҗәләр алу өчен генә кирәк. Бүген татарда никадәр академик, профессор, доктор һәм башкалар. Әмма барысы бергә бер Ризаэддин Фәхреддингә тормый-лар. Мәсәлән, тәрбия мәсьәләләре буенча никадәр хезмәт яздылар, никадәр диссертация як-ладылар, әмма Ризаэддин Фәхреддиннең “Җавамигуль каләм шәрхе” хезмәте дәрәҗәсендәге бер генә хезмәт тә иҗат итә алганнары юк.
Ә бит татар мәгърифәтчеләренең урыстан алган бернинди исем-дәрәҗәләре булмады. Киресенчә, алар, иманнарын саклап, көфер дөньясыннан мөмкин кадәр ераграк тордылар. Ә татардан чыккан бүгенге галимнәребезнең күпчелеге Мәскәү биргән исем-дәрәҗә өчен иманнарын җуйдылар, диннәреннән, телләреннән, хәтта исем-атамаларыннан ваз кичтеләр.
Дөрес, шул ук исем-дәрәҗә алу максатыннан, тарихи-мәдәни яктан, татар мәгарифен тасвирларга, татар мәгърифәтчеләрен олыларга мөмкин, әмма гамәли яктан, ягъни татар-мөселман мәктәпләрен ачу ягыннан моңа рөхсәт юк. 
Дөресен әйткәндә, безгә аларның рөхсәте кирәкмәс тә иде. Ахирәт өчен иман, дөньялык өчен һөнәр булгач, нигә безгә аларның кәгазьләре. Әмма шәкертләр, ата-аналар, татар җәмәгатьчелеге моңа әзер түгел әле. Бездәге укыту-тәрбиянең эчтәлеге белән килешсәләр дә, рухи-дөньяви белем системасын хупласалар да, беренче урынга белем та-ныклыклары, кайда эшләү, хәрби хезмәткә алыну-алынмау, социаль яклау мәсьәләләрен куя-лар. Ягъни, татар мулласына укып, яһүд кәгазе алып, урыс побы булып эшләргә дә ризалар. Дөрес, барысы да түгел, әмма күпчелеге. Нишлисең бит, татар түрәсе, татар галиме, татар зыялысы аңламаган нәрсәне гади кешегә аңлату ифрат кыен. 
Шуңа күрә безгә ике юлны сайларга туры килә. Беречесе - рөхсәт таныклыклары алган урыс-яһүди мәктәпләре белән килешүләр төзү, аларның белем таныклыклары белән файда-лану, әмма мөмкин кадәр үзебезнең рухыбызда белем-тәрбия бирү. Моның өчен алар бездән бик зур акча сорыйлар. Ни аяныч, татар-мөселман җирендә урыс-яһүдигә акча түләп укырга туры килә. Ә менә урыс-татар мәктәпләре, урыс татарлары белән килешү дә төзеп булмый. Алар мөселман татарлары мәктәбенә урыс-яһүдидән дә каршырак. Икенчесе, патша Рәсәендәге кебек милли белем стандартлары буенча укыту, үзебезнең белем таныклыкларын булдыру. Бу очракта уку чыгымнары күпкә ким. Халыктан, хәлле кешеләрдән берникадәр ярдәм булганда, үзтәэминатка күчкәндә, шәкертләрне бушлай да укытып була
Ата-аналарга киңәшем шул: балаларыгызны бары тик мөселман татарлары мәктәпләренә генә бирегез. Аларны ачуны таләп итегез. Балаларыгызны чит илләргә җибәрергә дә ашыкмагыз. Хәтта мөселман, төрки дәүләтләргә дә. Анда барыбер татар тәрбиясе юк. Белем тирәнлеге дә бездән артык түгел. Мин моңа Төркиягә, Гарәбстанга бар-гач инандым. Урыс, татар-урыс мәктәпләрендә исә дин-иман, милли тәрбия юк. Мәгариф министрлыгына мөрәҗәгать итегез: безне урыс-яһүди астына кертмәсеннәр. Алар безнең рухыбызны, җаныбызны, малыбызны суырмасыннар. Бүгенге татар дип аталган мәктәпләр беркайчан да саф татар-мөселман мәктәпләре булмаячак. Иртәме-соңмы, барыбер урыс мәктәпләренә әйләнеп бетәчәк. Бу процесс башланды ннде. Илленче елларда барлык татар балалары диярлек шундый мәктәпләрдә укыды. Әмма сиксәненче елларга алар барысы да урыслашып бетте. Хәтта милли мәркәзебез саналган Казанда да бер генә татар мәктәбе дә калмады. Үсемлек өчен дә ярамаган Мичурин тәҗрибәләре милләтне үстерми. Күпме генә арыш белән бодайны кушма, ирекле үсештә алар барыбер бодай белән арышка әйләнә. Әмма селекция даими ясалып торганда, тегесенең дә, монысының да юкка чыгуы ихтимал.
Ә без бетмик. Бездә әле көч тә, дәрт тә, дәрман да бар. Әмма төп таянычыбыз - халык. Мин моңа “Мәгариф” берлеген төзегәндә дә, Татар милли университетын оештырганда да, 15 - татар гимназиясен ачып йөргәндә дә, ата-аналар, гади мөгаллимнәр, шәкертләр белән очрашканда да тулысынча инандым. Милли мәгариф өчен көрәштә төп таянычым шулар булды. Бүген рәсми мәгариф берникадәр дәрәҗәдә шушы юнәлештә эшли икән, бу халык таләбе. Шәхсән мин үзем милли мәгариф өчен берничә концепция эшләдем. Мәгариф мини-стрлыгында да алар яклау тапты. Әмма әлегә татар мәктәбе “дөнья цивилизациясе үрнәге” булган унитар мәгариф калыпларында яши. Нәтиҗәдә, татар баласы ни урыс, ни татар, ни яһүд булмаган мәктәптә укып, динсез-имансыз, гыйлем-һөнәрсез кала.
Әйтеп үткәнемчә, бүген Ризаэтдин Фәхреддин, Шиһабетдин Мәрҗәни югарылыгында-гы татар галимнәре юк. Хәзерге татар галимнәренең академик, профессор, доктор булула-рыннан милләткә файда аз. Исем-дәрәҗәләре, нигездә, үзләре өчен кирәк. Җитмәсә, фән, мәгариф өлкәсендә дәрәҗәле, абруйлы урыннарны биләп, татар-мөселман мәктәбен ачу юлында киртә булып торалар. Безгә каршы кую максатыннан дәүләт милли университетын ачу да шуларга йөкләтелә. Әмма татар милли мәгарифе юкка чыккан шикелле, алар төзегән югары белем системасы да эшләп китә алмаячак. Чөнки ул урыс-яһүди югары мәктәбенең гарип күчермәсе генә булачак.
Халык шуларны аңлап, татар мәгарифе эшен үз кулына алырга тиеш. Ул чакта без, бик кыска вакыт эчендә, дөнья күләмендә иң иманлы, иң гыйлемле, иң һөнәрле милләткә әйләнер идек. Дөньялыгыбыз да, ахирәтебез дә нур белән тулыр иде.
Күпчелек мәктәпкә дин кертүгә каршы. Янәсе анда ислам тәрбиясе керсә, нәсара дине дә керәчәк. Урыс мәктәпләрендә укучы татар балалары урыслашып бетәчәк. Ә бит мәктәптән православие диненә нигезләнгән урыс тәрбиясе хәтта атеизм чорында да чыкканы булмады. Ул матдәвиләштерелгән яһүди-нәсара кыйммәтләр системасы аша татар баласы калебенә сеңдерелде. Бу авылларда сакланып калган татар мәктәпләрендә дә шулай булды. Шуңа күрә дә татар баласы шәһәрдә генә түгел, авылда да бик тиз урыслаша. Чөнки аның иман тотрык-лыгы беткән. Без дә дөньяви мәктәпне дини хорафатлар баткагына төшерергә жыенмыйбыз. Бары тик яратылыш тәгълиматы, төрки-ислам кыйммәтләр системасы аркылы үз асылыбыз-га кайтырга гына тырышабыз. 
Безнең кайбер милләтпәрвәрләребез армиядә муллалар булуга да каршы чыккан иде. Янәсе анда күпчелек поплар булачак, татар мулласына урын булмаячак. Нәтиҗәдә, армия поплар белән тулды. Ник бер мөселман мулласы булсын. Һәр “изге” эшне поп фатихасы белән башлыйлар. Хәрби хезмәттә һәлак булган татар баласын урыслар белән бергә поп до-гасы белән күмәләр. Ә күп очракта ул ахирәткә бөтенләй кяфер булып күчә.
Мин Татар милли университетын ачып йөргәндә, безнең бер зур түрәбез болай дигән иде: татарлар милли университет ачсалар, моны урыслар, чуашлар, яһүдләр дә таләп итәчәк, шуңа күрә бу эш белән мавыкмыйк. Ягъни, татар булып калу өчен безгә, башкалар белән берлектә, милли сыйфатларыбыздан арынырга кирәк. Гаҗәеп фикер!
Аның каравы, урыс җәмгыятенең барлык күзәнәкләренә коммунизм, атеизм идеяләренә алмашка православиегә нигезләнгән урыс дине үтеп керә. Аның йогынтысына эләккән татарның урыслашу халәте тирәнәя бара.
Шуңа күрә безгә дә ялган дәрәҗәләр, өстенлекләр артыннан куылып, чит-ят мохиттә адашып, буталып йөрүдән туктарга вакыт. Безне коллыкта урыстан, Мәскәүдән бигрәк, нәфесебез тота. Бер мизгеллек дөнья өчен, мәңгелек ахирәттән ваз кичмик. 
Юк, без бернинди яңалыктан, көнбатышның яки көнчыгышның бернинди казанышла-рыннан баш тартырга җыенмыйбыз. Аларны бары тик үзебезнең рухи, милли-мәдәни һәм тарихи җирлегебездә үзләштерергә телибез.
Әмма мөстәкыйль татар милли мәгарифенең, татар милли университетының рәсми мәгариф кысаларында эшләп китүенә әлегә өмет аз.
Шуңа күрә без Колшәриф университетының эшен, бернинди кыенлыкларга карама-стан, дәвам итәргә мәҗбүрбез. Чөнки саф татар милли университетын тудыра алмасак, татар милли мәгарифе, татар милли җәмгыяте, татар милли дәүләте беркайчан да тумаячак. 70-80 ел буена дәһрилек, миллисезлек чорында яшәгән бүгенге буын, нинди генә изге теләктә булмасын, бу вазыйфаны үти алмый. Моның өчен ана карынынан башлап шәхес булып җитешкәнчегә кадәр рухи-илаһи, милли-этник тәрбия алган яңа буын кирәк. Андый буын бары тик мөстәкыйль татар милли мәгариф системасында гына туа ала.
Шуны да әйтергә кирәк. Безгә килгән балаларның күпчелеге фәкыйрь гаиләләрдән, башлыча, авылдан. Аларның укырга да, торырга да, ашарга-эчәргә дә акчалары юк. Әмма күбесе иманлы, сәләтле, тырыш. Очраклы рәвештә килеп эләккәннәр бик тиз төшеп кала. Безгә аларны тартып-сузуның мәгънәсе юк. Чөнки без Колшәриф университеты нигезендә халкыбызның киләчәген әзерлибез. Милләтебезнең, һәрберебезнең язмышы азынган байбәтчәләрдә, чит илләрдә, элитный урыс-йәһүди мәктәпләрендә укучыларда түгел, ә иманлы, сәләтле, тырыш, әмма әлегә фәкыйрь, шушы балаларда. 

Колшәриф университеты буенча кыскача белешмә
Колшәриф университеты мөстәкыйль татар милли мәгариф системасы таләпләреннән чыгып төзелде. Аның хокукый нигезен ислам (Шәригать кануннары) һәм татар милли хоку-кы (Татар кануны) тәшкил итә. Белем-тәрбияви нигезе өч өлештән тора: 1) рухи-илаһи тәрбия, 2) милли-этник тәрбия, 3) һөнәр-белгечлек белеме.
  Бүген яшәп килгән дини уку йортлары балаларга дөньяви белем, дөньяви мәктәпләр илаһи тәрбия бирми. Әмма гыйлемсез дин, динсез белем кешене шәхес булудан мәхрүм итә, аның яшәү мәгънәсен бетерә. Бу уку йортларының шулай ук милли йөзе дә юк.
Колшәриф университеты татар дөньясында беренче рухи-дөньяви уку йорты. Аның төп максаты - шәкертләрнең кальбләрен илаһи мәгърифәтчелек нуры белән яктыртып, ана карынына салынганнан алып, шәхес булып җитешкәнчегә кадәр дөньялыкта яшәргә өйрәтү һәм мәңгелек ахирәткә әзерләү.
Университетта күпбаскычлы белем системасы кертелә.
Башлангыч баскыч - дөньяви мәктәпләрдән килгән барлык шәкертләргә рухи һәм мил-ли реабилитация үткәрә, тормыш өчен башлангыч һөнәр бирә.
Беренче баскыч - махсус урта белем бирә һәм урта белгечләр әзерли;
  Икенче баскыч - махсус югары белем бирә һәм югары белгечләр әзерли;
Өченче баскыч - милли мәгариф системасы өчен галимнәр әзерли.
Университет каршында гаилә һәм мәхәллә мәктәпләре эшли. Аларда, нигездә, универ-ситет мөгаллимнәре һәм шәкертләре белем-тәрбия бирәчәк.
Гаилә мәктәбе - балаларга карын тәрбиясеннән алып мәхәллә мәктәбенә кадәр белем-тәрбия бирә, йөкле һәм имезүче аналарны, яшь аталарны гаилә тормышына өйрәтә, гаилә мөгаллимнәре һәм тәрбиячеләре әзерли. 
Ике басмалы гомумбелем мәхәллә мәктәбе- беренче басмада рухи тәрбия һәм тулы булмаган гомум урта белем бирә, өйрәнчекләр әзерли, икенче басмада исә, милли тәрбия һәм тулы гомум урта белем бирә, кече белгечләр әзерли. 
Дөньяви мәктәпләрдән килгән барлык шәкертләр дә башлангыч баскычны үтәләр.
Башлангыч баскычка шәкертләр әңгәмә нигезендә кабул ителәләр.
Башлангыч баскычта уку дәвамы бер ел, калган баскычларда икешәр ел.
Университетта килеп тә, читтән торып та, элемтәгә кереп тә укырга мөмкин.
Университетта 15 төрле белгечлек буенча әзерләү каралган. 
1. Татар теле белгече. Бүгенге татар теле үзенең рухи һәм этник нигезеннән нык дәрәҗәдә аерылган. Шуңа күрә төп әһәмият аның рухи-илаһи, милли-мәдәни асылын кайта-руга, канунчылыгын торгызуга бирелә. Төп максат- төрки-мөселман татарлары телен торгы-зу, татар теленең әдәби-сәнгати, социаль-иҗтимагый, фәнни-техник, кәмпитер стандартла-рын эшләү, мөселман татарларының язу имласын булдыру.
Төп фәннәр: иске татар теле, яңа татар теле, мөселман татарлары теле, татар имласы: рун, латин, кирилл, гарәп хорафатында; гарәп теле, фарсы теле, төрек теле.
2. Гарәп теле белгече. Коръән гыйлемен өйрәнү максатында әзерләнә. 
Төп фәннәр: гарәпчә уку, гарәпчә язу, әсват (фонетика), сарыф (морфология), нәхү (синтаксис), гарәпчә сөйләм, татарча тәрҗемә.
3. Тарих һәм археология белгече. Бүгенге тарих фәне, нигездә, дәүләтләр, патшалар, сугышлар тарихын өйрәнә. Анда халыкның илаһи инануларына, рухи-этник кыйммәтләренә, милли-мәдәни яшәешенә әһәмият аз бирелә. Кешелек дөньясының Адәм атабыз, Хава анабыздан башлап бербөтен организм буларак оешып яшәешен тасвирламый. Бу унитар мәгарифнең матдәви кыйммәтләр системасына корылганлыгыннан килә. Милли мәгариф исә тарихны гомумкешелек берлегеннән, илаһи кыйммәтләр системасыннан, мил-ли-мәдәни җирлектән чыгып өйрәнә.
Төп фәннәр: төрки-татар этногенезы, татарның рухи-этник, милли-мәдәни, социаль-иҗтимагый тарихы, Татарстан тарихы, диннәр һәм пәйгамбәрләр тарихы.
4. Педагогика һәм психология белгече. Бүгенге педагогика һәм психология фәннәре, нигездә, кешенең социаль яшәешен өйрәнә. Илаһи һәм этник яшәешкә бөтенләй диярлек ка-гылмый. Татарның яшәү рәвешенә тәңгәл килми.
Төп фәннәр: гомум педагогика, социаль психология, дини психология, этнопедагогика һәм психология, халык педагогикасы, әхлак тәрбиясе, этнокультура.
5. Җәмгыять белгече. Җәмгыятьне оештыру, аның белән идарә итү белгече.
Төп фәннәр: социология, соционика, социаль җәмгыять, милли җәмгыять, дини җәмгыять, кешелек җәмгыяте, иҗтимагый яшәеш.
6. Системалар белгече. Катлаулы системаларны төзү һәм көйләү белгече.
Төп фәннәр: информатика, кибернетика, мантыйк (логика), системотехника.
7. Дин белгече. Бүген дәүләт мәгарифе дин белгечләре әзерләү белән шөгыльләнми. Кайбер Рәсәй инсаният уку йортларында “религиоведение” дигән белгечлек юнәлеше кертелсә дә, ул, башлыча, урыс-православие кыйммәтләр системасына нигезләнә. Мөселман дини уку йортлары диннең фәнни ягына җитәрлек игътибар бирми. Дини мәктәпләр өчен мөгаллимнәр, мәчетләр өчен руханилар әзерли. Рәсми дингә корылган мәгариф, башлыча, җәмгыятьнең өске катламына хезмәт күрсәтә.
Колшәриф университеты исә илаһи гыйлемне хәзерге заман фәне югарылыгында бирә һәм халыкның барлык катламнарының да рухи-илаһи ихтыяҗын үти.
Төп юнәлешләр һәм фәннәр. Беренче юнәлеш: гарәп теле, тәҗвид, Коръән гыйлеме, Коръәннең татарчага юл тәрҗемәсе, Коръәннең татарчага гыйльми тәфсире, гакаид, гыйбәдәтел исламия, хәдис гыйлеме, шәригать белеме, диннәр тарихы һәм сира; икенче юнәлеш: теология, гомум фәлсәфә, махсус фәлсәфә (суфыйчылык, оккультизм һәм магия, астрология һәм мифология, парапсихология һәм экстрасенсорика).
8. Хокук белгече. Бүгенге дөньяви уку йортлары хокук белгечләрен матдәвиләштерелгән яһүди-нәсара кыйммәтләре белән баетылган рум хокукы нигезендә әзерли. Башлыча ул җәмгыятьнең өске социаль катламына хезмәт итә. Рәсми дин мәктәпләрендә өйрәтелә торган шәригать белеме дә дөньяви хокук таләпләренә буйсынды-рыла. Колшәриф университеты шәкертләре дөньяви хокук нигезләре белән беррәттән, төрки-ислам хокук системасын да өйрәнә.
Төп юнәлешләр һәм фәннәр. Беренче юнәлеш- дөньяви хокук: гражданлык, җинаять, хезмәт кодекслары, дәүләт хокукы; икенче юнәлеш- милли хокук: милли үзбилгеләнү, татар кануны, милли яшәеш; өченче юнәлеш- илаһи хокук (гыйльме каләм): тәүхид, гадәләт, нәбүвәт, мигад, имамат; илаһи хокук (гыйлме фикх): гыйбадәт, гакадәт, икагәт, иһкам. 
9. Икътисад белгече. Көнбатыш икътисады салым-ясак, сәрмәя-табыш, әҗәт-процент, уен-отыш кебек икътисади мөнәсәбәтләр системасын тәшкил итә. Бу системаның рухи-этник нигезе юк. Барысы да матдәви ихтыяҗга буйсындырылган. Дөньяви икътисад белгечләре дә шушы максаттан чыгып әзерләнә. Ислам икътисад системасы исә илаһи таләпләрдән чыгып төзелә. Бер ук вакытта халыкның милли яшәеш традицияләрен дә исәпкә ала. Колшәриф университетында икътисад белеме хезмәт-табыш, ярдәм-теләктәшлек, хәер-сәдака кебек мөнәсәбәтләргә нигезләнә.
Төп фәннәр: дөньяви икътисад, ислам икътисады, идарә эше (менеҗмент), хисап (бух-галтер) эше, казна (банк) һәм финанс эше, тауар әйләнеше (товароведение), сәүдә эше (ком-мерция), реклама, базар мөнәсәбәтләре (маркетинг).
10. Сәнгать белгече. Бүген яһүди-нәсара дөньясыннан татар тормышына үтеп керә торган сәнгать милли тормышның нигезен җимерүгә юнәлгән. Шуңа күрә сәнгать белгечләрен әзерләү татар милли сәнгатен торгызу максатыннан эшләнә.
Төп юнәлешләр. Беренче юнәлеш- музыкаль сәнгать, икенче юнәлеш- нәфис сәнгать, өченче юнәлеш- гамәли сәнгать, дүртенче юнәлеш- сын сәнгате (хореография, гимнастика), бишенче юнәлеш- сүз сәнгате (нәфис сүз, сөйләм сәнгате).
11. Сәламәтлек белгече. Бүгенге сәламәтлек хезмәте башлыча кешенең тән авыруын дәвалауга юнәлгән. Бу сәламәтлек системасында кеше организмының рухи, этник һәм физик бөтенлеген һәм камиллеген саклауга әһәмият аз бирелә. Дәвалау ысуллары да бөтенләй ди-ярлек матдәвиләшкән, кеше табигатен бозуга юнәлгән.
Төп юнәлешләр һәм фәннәр. Беренче юнәлеш- тыйб: җәсади тыйб, ислам тыйбы, көнчыгыш тыйбы; икенче юнәлеш- яшәү мохите: табигый мохит, этник мохит (этноэколо-гия), рухи мохит; өченче юнәлеш-фармакология, фитотерапия. 
12. Табигать фәннәре белгече. Илаһият белән табигать фәннәре бәйлелеге. 
Төп юнәлешләр һәм фәннәр. Беренче юнәлеш: биология, физиология, анатомия, антро-пология; икенче юнәлеш: химия, биохимия, биофизика; өченче юнәлеш: гомум җәграфия, этноҗәграфия, демография, табигать белеме.
13. Төгәл фәннәр белгече. Илаһият белән төгәл фәннәр бәйлелеге. 
Төп фәннәр: математика, физика, механика.
14. Техника белгече. Илаһият белән техник тәрәккыят бәйлелеге.
Төп фәннәр: гамәли механика, электротехника, электроника.
15. Технология белгече. Илаһият белән технологик тәрәккыят бәйлелеге.
Төп юнәлешләр. Беренче юнәлеш- аппаратлар һәм процесслар технологиясе; икенче юнәлеш- галәмдәге һәм табигатьтәге әверелеш-ясалыш процесслары; өченче юнәлеш- чимал эшкәртү технологиясе; дүртенче юнәлеш- ризык әзерләү технологиясе; бишенче юнәлеш- ясау-җитештерү технологиясе; алтынчы юнәлеш- төзү-төзәтү технологиясе.
Университетта фәнни һәм методик әзерлек камиллегеннән чыгып, укыту татар, урыс һәм чит телләрдә алып барыла.
Университетка гаризалар ел әйләнәсендә кабул ителә. 
Колшәриф университеты системасында укучы татар баласы кая яшәвенә карамастан, үзенең диненән, милләтеннән, теленнән бервакытта да язмаячак һәм көферлеккә чумган дәүләт структураларына даими ялынып, түбәнлеккә төшмәячәк. 
Моның өчен ул бары тик нәфестән арынып, үз көнен үзе күрә башларга тиеш.
Шәкертләрне һәм ата-аналарны түбәндәгеләр белән искәртәбез.
Колшәриф университеты матдәвиләштерелеп көнбатышта калыпланган яһүди-нәсара кыйммәтләренә һәм Рәсәй дәүләт хокукына корылган мәгариф системасына керми. Шуңа күрә монда дәүләт стандартлары һәм дәүләт белем таныклыклары дигән төшенчә юк. Шәкертләр милли белем стандартлары буенча укыйлар һәм милли белем таныклыклары алалар, бернинди дәүләт ташламаларыннан, файдаланмыйлар. Чөнки бүгенге дәүләт мәгарифе белем-тәрбияне “бездән имана, сездән иман” дигән шартларда гына бирә.
 Әлбәттә, милли белем таныклыклары, милли белем стандартлары рәсми яктан таныл-мавы да мөмкин. Әмма без шәкертләрне динсез дәүләт структуралары өчен түгел, милли җәмгыять өчен әзерлибез. Анда иманлы һәм камил белемгә ия белгечләргә һәрвакыт урын табылыр. Ирекле җәмгыятьтә бу шулай булган һәм шулай булачак та.
Уку хәйрияви ярдәм, зякәт-сәдака исәбенә бара. Шуннан башка университет яши ал-мый. Татар моңа битараф калса, аның киләчәге юк. Дөньялыкта да, ахирәттә дә. 
Кайбер шәкертләр университетның төп максатын аңламыйча, йә аңларга теләмичә, аңа имтихансыз кереп, бушлай укып, йә укыган булып дәүләт дипломы алу, армиядән калу, дәүләтнең социаль ташламаларыннан файдалану өчен килә. Алар бигрәк тә хокук, икътисад белгечлекләрен сайлый. Ягъни җиңел кәсеп белән инде кырык мәртәбә таланган халыкны бөлдереп, үзенчә хөкем итеп муллыкта яшисе килә. Безгә мондый шәкертләр кирәкми. Чөнки без ул белгечләрне, хәрәмгә чик куеп, хәләл юл белән яшәү, җәмгыятьтә Аллаһы Тәгалә кануннарын урнаштыру өчен әзерлибез. 

No comments: