Saturday, September 6, 2008

Этнокультура фәне нәрсәгә өйрәтә?

Этнокультура фәне нәрсәгә өйрәтә?

Мин Казан шәһәренең 15 татар гимназиясндә дүрт ел буена үзем эшләгән программа буенча этнокультура фәне укыттым. Нәрсәгә кирәк булды соң бу фән? Балаларга ул нәрсә бирә?
Шушы сорауларга җавап биреп карыйк.
Барыбызга мәгълүм ки, шәһәр баласы саф татар мохитендә үсми. Җәмгыятьтә генә түгел, гаиләдә дә милли тәрбия алмый диярлек. Дөресен әйткәндә, татар мәктәбенең беренче сыйныфына урыслашкан балалар килә. Аларның фикер йөртеше дә, гамәл-фигыльләре дә, холыклары да гел урысча. Үзара да, укытучылар белән дә, башлыча урысча сөйләшәләр. Дөрес, арада күптән түгел авылдан күчеп килгән, җәйләрен авылда үткәргән, гаиләдә әби-баба тәрбиясе алган балалар берникадәр аерылып торалар. Әмма гомум мохиткә ияреп алар да урыслашып баралар. Чөнки авылда да төпле милли тәрбия юк. Урыслашып бетмәгән тел генә берникадәр аерымлык бирә.
Шуңа күрә беренче чиратта мин шәһәр балаларының милли потенциалын ачу максатын куйдым. Ни дәрәҗәдә татарлыклары сакланып калган да, нинди тирәнлектә урыслашканнар. Шуннан чыгып ничек аларга милли тәэсир ясарга, ничек итеп татар мохитенә кайтарырга. 
Шушы максаттан чыгып, башта ук сораунамә (анкета) төзедем. Ул түбәндәге сораулардан тора.
1. Исем-атамам, аларның ничек аталуын теләр идем?
2. Әти-әниемнең исемнәре.
3. Әби-бабаларымның исемнәре.
4. Бертуганнарымның исемнәре.
5. Башка туганнарымның, дусларымның исемнәре.
6. Этем, мәчем һәм башка йорт хайваннарымның исемнәре.
7. Туган җирем, яшәгән урыным, аларның исем-атамалары, адресым.
8. Нинди урам, авыл, шәһәр исемнәрен, елга, күл, чишмә, урман, юл, сукмак, тыкрык, болын, кыр, атамаларын беләсез?
9. Үзегезнең урамыгызның, авылыгызның, шәһәрегезнең ничек аталуын теләр идегез?
10. Мәктәбегезне кем яки нинди исем белән атар идегез?
11. Нинди гәзит-журналлар аласыз?
12. Телевизордан нинди тапшырулар карыйсыз, радиодан нинди тапшырулар тыңлыйсыз?
13. Татарча яхшы беләсезме? Үзара, гаиләдә нинди телдә сөйләшәсез? Туган-тумачаларыгыз, дус-ишләрегез татарча беләме һәм сөйләшәме? 
14. Ни өчен татар мәктәбенә укырга килдегез?
15. Нинди халык җырлары, бәетләр, мөнәҗәтләр беләсез?
16. Нинди йолалар, гореф-гадәтләр, сүрәләр, хәдисләр беләсез?
17. Нинди кыска җырлар, такмаклар, шигырьләр, әкиятләр, мәкальләр, табышмаклар беләсез?
18. Нинди милли биюләр, уеннар беләсез?
19. Нинди милли ашлар беләсез, әзерлисез һәм ашыйсыз?
20. Нинди милли киемнәр беләсез, тегәсез һәм киясез?
21. Үзегезнең шәҗәрәгезне беләсезме һәм төзедегезме?
22. Нинди милли кул һөнәрләре беләсез?
23. Нинди спектакльләр, концертлар карыйсыз?
24. Җәй көне нинди авылга кайтып йөрисез һәм анда кемнәрегез бар?
25. Тагы нинди сорауларга җавап бирер идегез?
Сораунамә 110 укучыга 4 ел дәвамында таратылып килде. Аларга җаваплар алынды. Инде берникадәр нәтиҗә ясарга да була. Кыскача ул түбәндәгедән гыйбарәт.
1. Балалар мәктәпкә берникадәр дәрәҗәдә татар телен белеп киләләр. Әмма үзара урысча сөйләшәләр. Татарча фикерләү юк. Татар холкы, татар үзаңы юк дәрәҗәсендә. Урыслашкан исем-атамаларын татарчалаштыруны кабул итә алмыйлар. Йә моңардан кәмит ясыйлар, йә ризасызлык белдерәләр. Балаларның 40-45 проценты аурупа-латин исемнәрен йөртә. Татар исемнәре дә урысчалатып әйтелә. Мөселман исемнәре юк дәрәҗәсендә. Татар милли тәрбиясе сизелми. Дини тәрбия бөтенләй юк диярлек. Этләренә, мәчеләренә, башка йорт хайваннарына биргән исемнәр татарча яңгырамый. Күбесен кино-телевидениегә, урыс китапларына, урамга ияреп бирәләр. Яшәгән урамнарының исемнәре урысча яңгырый. Әмма моңа алар битараф. Күпчелек мәктәпләренә урыс исе-атамалары бирү ягында. Бары берничәсе генә Тукай йә булмаса Җәлил исемен атый. Татарча гәзит-журнал алдыручыларның саны 5-10 артмый. Күпчелек гаиләләр “Вечерняя Казань”, “Казанские ведомости”, “Казанская неделя” гәзитләрен алдыра. Телевизордан, радиодан, башлыча, урысча тапшыруларны карыйлар һәм тыңлыйлар. Татар халык иҗатын, гореф-гадәтләрен, йола-инануларын белмиләр диярлек. Өйдә, йортта, урамда урысча сөйләшү өстенлек итә. Татар ашларын, татар киемнәрен, милли һөнәрләрне бик азы белә. Нәсел шәҗәрәсен белүче аз. Байтагы әби-бабаларын да белми.
2. Әмма икенче сыйныфтан этнокультура фәнен керткән очракта ике-өч ел эчендә балаларның милли аңы шактый активлаша. Күп нәрсәгә “күзләре ачыла” башлый. Беренче чиратта исем-атамаларының дөрес әйтелешен үзләштерәләр, нәсел шәҗәрәләрен төзергә өйрәнәләр. Бу эшкә ата-аналары, әби-бабалары да тартыла. Бозылган сүз-авазларны татарлаштыруны да тиз үзләштерәләр. Татарлаштырылган кирилл, гарәп, латин имласын да җиңел кабул итәләр. Әкиятләр, мәзәкләр, кыска җырлар, такмаклар, такмазалар, мәкальләр, табышмаклар да тиз үзләштерелә. Ә менә татарча фикер йөртүгә күнектерү авыр. Башта урысча уйлыйлар, аннан тәрҗемә итеп татарча җавап бирәләр. Күп очракта урысча төшенчәнең татарча әйтелешен сорыйлар.
Этнокультура фәне никадәр соң керә, балаларның этник аңын уяту да шулкадәр кыенрак. Җиденче-сигезенче сыйныфтан бу бөтенләй диярлек мөмкин түгел. Дөресен әйткәндә, икенче сыйныфтан укыту да инде соң. Бала аңы, нигездә, формалашкан була. Олыгайган саен аның күңеленә үтеп керү кыенлаша бара. Гаилә-урам тәрбиясе моңа йозак булып тора.  
Шулай да дүрт ел этнокультура фәнен укыту дәверендә гимназия балаларының этник аңы уянуда шактый гына уңай нәтиҗәләр дә күренә башлады. Әкренләп балалар үзләренең татарлыкларын формаль яктан гына түгел, эчтән дә сиземли башладылар. Инде кайбер мәсьәләләрдә бәхәскә дә керә башладык. Бу уңай күренеш. Чөнки битарафлык кими. Милли хәләткә үз карашлары туып килә. Күп нәрсәгә татар күзе белән карау гамәлгә керә. Гаиләгә, туганнарына, дус-ишләренә дә йогынтылары арта.
3. Шулай да тынычланырга ерак әле. Этнокультура фәне әлегә гимназия башлангычында гына укытыла. Хәтта һәвәскәрлек югарылыгында дияр идем. Чөнки методик яктан тирән уйлап эшләнгән программалар юк. Дәреслекләр юк та юк инде. Хәзергә үзебез эшләгән программалар нигезендә укытабыз. Методик материалларны да үзебез әзерлибез. Бу юнәлештәге чыганаклар әлегә фәнни калыптан чыкмаган. Дәреслекләр дәрәҗәсенә җиткерелмәгән. Шуңа күрә аларны “аяк өсте” “эшкәртергә” туры килә. Әлбәттә моны һәр вакытта да уңышлы дип әйтеп булмый. Мин үзем дә төгәл фәннәр мөгаллиме. Бу фәнне укытуга күңел борчыганнан алындым. Рәхәтләнеп белгечләргә тапшырыр идем. Әмма алар әлегә юк. Бер генә уку йорты да аларны әзерләми. Этнокультура фәнен һич кенә дә формаль яктан ошаш халык педагогикасы, әхлак дәресләре, татар теле, әдәбият, тарих кебек фәннәр белән бутарга ярамый. Әйе, алар арасында ошашлык бар. Милли тәрбия бирүдә, милли аңны үстерүдә аларның йогынтысы зур. Әмма бу фәннәр, башлыча, этник тойгылары гарипләнмәгән, һәрхәлдә, җуелып бетмәгән балаларның милли аңын үстерү өчен. Этнокультура фәне исә, фәнниләштереп әйтсәк, “этник реабилитация”, этник аңны уяту фәне. Этник аңны уятмыйча, милли аңны устереп булмый. Бездә физик, хәтта психик реабилитация фәннәре бар, ә менә этник реабилитация фәне юк. Ә безнең өчен бу бик кирәк. Чөнки дүрт ярым гасыр буена, бәлки артыграктыр да, без этник яктан гарипләндерелгәнбез. Инде төркиләр икәнлегебезне дә онытып барабыз. Мөселман психологиясе турында әйтмим дә инде. Ул бөтенләй диярлек җуелган. Үз фамилиясен “Мухаметзяновтан” (Мухметзян-ов сыннан) “Мөхәммәтҗан”га, ягъни “Мөхәммәт җаны”на төзәтүдән гарьләнгән бала, ничек итеп татар-мөселман рухындагы әхлак дәресен кабул итсен! Мондый шартларда татар мәктәпләренә махсус этник реабилитация фәнен кертү аеруча зарур дип саныйм. Әлбәттә, һәвәскәрлек югарылыгында түгел, фәнни-методик югарылыкта. Бәлки безнең тәҗрибә дә ярап куяр. Озакка сузмыйча бу эшне башлап җибәрергә кирәктер. Методик үзәкләрдә һәм педагогия уку йортларында. Хәтта махсус факультетлар ачу, бүлекләр булдыру да максатка ярашлы булыр иде. Әмма бүген ук татар мөгаллимнәре арасында андыйлар бар. Шул ук 15 татар гимназиясендә. Методик яктан гына берникадәр булышу кирәк. Бер гимназиянең генә моңа көче җитәрлек түгел.
4. Татар балаларының этник аңын уяту, милли аңын үстерү өчен тагы бер зур киртә бар. Ул да булса, мәктәптән тыш милли мохит булмау. Әйтеп үткәнемчә, без тулысынча диярлек рухыбызга ят мохиттә яшибез. Ул, телибезме, теләмибезме, татар тормышының барлык күзәнәкләренә, шул исәптән татар гаиләсенә, татар мәктәбенә үтеп керә. Беренче чиратта, радио-телевидение, вакытлы матбугат, тирә-як мохит аша. Шәһәрләребезнең, хәтта авылларыбызның тышкы күренеше аша. Чит-ят яшәү рәвеше, гореф-гадәтләр, ясалма традицияләр аша. Татар мәктәбе үзе дә урыс йогынтысыннан чыга алмый. Мөгаллимнәрнең күпчелеге еш кына урысча сөйләшә. Урыслашкан исем-атамаларыннан да арына алмыйлар. Холыкта, киенү-ясануда татар төсмере аз. Күп кенә тәрбия чаралары рухыбызга ят традицияләрдә үткәрелә. Сыйныф журналларының да татарча нөсхәләре юк. Балаларның исем-атамалары урысча тутырыла, башка мәгълүматлар да урыслашкан формада бирелә. Күпчелек дәреслекләр, методик кулланмалар урысча яисә урысчадан күчермә. Күргәзмә әсбаплпр урыс баласын күздә тотып эшләнгән. Татарча карталар, атласлар юк. Барлык географик атамалар урысча. Хәтта Татарстанныкы һәм татарныкы да. Болар барысы да баланың болай да инде зәгыйфьләнгән этник аңын гарипләндерә. Аңа урыслашу боҗрасыннан ычкынырга ирек бирми. Татар мәктәбен бигрәк тә урыс мохитенә көйләнгән роно-гороно системасы имгәтә. Чөнки аның үз оешу системасы юк. Нәтиҗәдә ул урыс мәктәбенең татарчалаштырылган нөсхәсеннән ары китә алмый. Шул сәбәпле тиз урыслаша. Татарда боларга каршы торырлык көч-куәт юк шикелле. Әмма ныклабрак уйласак, ул бар. Беренче чиратта, тирән яшерелгән этник аң. Ул милли аңнан да тирәнрәк. Этник аң меңләгән еллар буена формалаша. Аны гасырлар буе да бетереп булмый. Бары тирәнрәк күмелә генә бара. Вакыт үткән саен чит катламнар белән томалана. Әмма чишмә томаланудан юкка чыкмый. Йә яңа юллар эзли, йә үз вакытын, иреккә чыгарырлык миһербанлы җаннарны көтеп ята. Татарда әлегә андый җаннар бар. Дөрес, еллар үткән саен томалаучы катламнар арта, чистартучылар саны кими. Аның каравы, гыйлем арта. Чистаруның яңа, нәтиҗәле ысуллары ачыла. Беренче чиратта, ул мөстәкыйль татар милли мәгариф системасы. Аны гамәлгә куеп, без рухыбызны җимерүче чит-ят мохиттән китеп, үз милли яшәү рәвешебезгә кайта алабыз.
5. Мөстәкыйль мәгариф системасы мөмкин кадәр рухыбызга ят мәгариф системасыннан бәйсез булырга тиеш. Бу кыен эш. Әмма акыл белән эш итсәк, ят карында да, аңа ябышып та, мөстәкыйль рәвештә дә үсеп китә алабыз. Моның өчен проблеманы тирән аңлау кирәк. Әлегә ул безгә җитенкерәми. Бигрәк тә мөстәкыйль милли мәгариф системасын булдыру, илаһи һәм этник аңны уяту мәсьәләсендә. Ассызыклап әйтик, милли мәгариф карын-күкрәк тәрбиясеннән башлана. Шул чакта гына без этник аңны уятуда уңай нәтиҗәләргә ирешәчәкбез. Әмма моны балага узачак аналардан һәм гаилә башы булачак аталардан башларга кирәк. Шуңа күрә, беренче чиратта, татар мәктәпләре каршында гаилә мәктәпләре ачу зарур. Бу исә әкренләп бала өчен саф татар мохите тудырырга ярдәм итәчәк. Бала мәктәпкә урыс баласы булып түгел, татар баласы булып киләчәк. Этнокультура фәненең нигез максаты шунда да инде.  
   

No comments: