Saturday, September 6, 2008

ГАИЛӘ БӘХЕТЕ - ИЛ ИМИНЛЕГЕ

 ГАИЛӘ БӘХЕТЕ - ИЛ ИМИНЛЕГЕ

  Бала чакта алынган тәрбия гомерлеккә җуелмас була.
  Ризаэддин Фәхреддин

Егерменче гасырның соңгы ун елында Россиядә, шул исәптән Татарстанда да үтә киеренке демографик хәл туды. Бала тудыруның кимүе, үлем-китүнең артуы халыкның үсешендә тискәре күрсәткечләргә китерде. Дөрес, кайбер социаль-икътисадый яктан алга киткән илләрдә дә әлеге тенденция күзәтелә. Әмма моның сәбәпләре аларда икенчерәк: халык мул һәм озаграк яшәргә тели. Ярлырак илләрдә исә халыкның тотрыклы үсеше традицион кыйммәтләргә таянып тәэмин ителә. Россия исә муллык ягыннан да, традицион кыйммәтләр ягыннан да әллә ни мактана алмый. Шуңа күрә халык санының кимүе нигездә паталогик төс алды. Демографик күрсәткечләрнең яхшыруына хәтта уңай миграцион процесслар да ярдәм итми. И.М. Сеченов исемендәге җәмгыять сәламәтлеге белән идарә итү фәнни тикшеренү институтының исәпләве буенча, сиксәненче елларның ахырыннан алып, 1994 елга кадәр Россиядә үлем-китем 1,5 тапкыр арткан. Нәтиҗәдә ил өстәмә рәвештә 9 миллион кешесен югалткан. Демография өлкәсендә эшләүче белгечләр тарафыннан мондый күтәрелеш “чиктән тыш” дип аталган. Ә кайбер галимнәр тарафыннан әлеге демографик кризис хәтта катастрофик дип бәяләнә. Шуларның нәтиҗәсе буларак, җәмгыятьнең хезмәт һәм интеллектуаль потенциалы кими, икътисад, мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль яклау, куркынычсызлыкны тәэмин итү кебек аеруча әһәмияткә ия институтларының эшчәнлеге зәгыйфьләнә. Ә иң аянычы шунда ки, бу тискәре процесслар тирәнәя, тотрыклылана бара. 
Әлбәттә, мондый табигый булмаган хәл, ихлас галимнәрне, намуслы белгечләрне, шуңа битараф булмаган кешеләрне борчымыйча калмый. Төрле тарафта, барлык җәмгыяви идарә структураларында, шул исәптән фәнни даирәләрендә алар көчле чаң кага башлады. 
Бу эшнең башында Россия фәннәр академиясе, М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты, Россия дәүләт социаль институты һәм Россиянең башка югары фәнни үзәкләре тора. Алар соңгы өч елда илнең барлык төбәкләреннән йөзләгән галимнәр җыеп халыкара һәм гомумроссия конференцияләре, симпозиумнар, семинарлар үткәрәләр. Аларда тупланган материаллар җитди фәнни басмалар булып чыга, хокукый яктан эшләнеп, хөкүмәткә гамәли рекомендацияләр рәвешендә тәкъдим ителә. Беренче чиратта алар Россиядә демографик хәлне яхшыртуга юнәлтелгән чараларга кагыла. Аларның берничәсен генә булса да санап үтү урынлы булыр: демографик кризисның табигате һәм сәбәпләре, бу кризистан чыгу юллары; Россииянең милли йөзе, заман глобализмына каршы тору юллары; урыс милли идеясенең үткәне, бүгенгесе, киләчәге; Россия цивилизациясенең үзенчәлеге, кыйммәтләре, дөньякүләм әһәмияте; демографик сәясәтнең хокукый яклары; милләтнең рухи-әхлаки сәламатлеге, милли горурлык хисе, гражданлык, толерантлык, милләтләр арасында мөнәсәбәт, православие диненең һәм башка диннәрнең бүгенге Россия җәмгыятендә тоткан урыны һәм әһәмияте; социаль яклау өлгеләре, милли проектлар, милли конкурентлык; физик һәм рухи сәламәтлекне торгызу юллары; гаиләнең демографик үсешкә йогынтысы; яшьләрне тәрбиләүдә, әхлак принципларын иңдерүдә дәүләтнең роле һ.б. 
Кызганычка каршы йөзләгән проектлар арасында берсе генә дә традицион гаилә институтын торгызу проблемаларын күтәрми. Әгәр дә гаилә мәсьәләсе нинди дә формада телгә алына икән, бу бары тик фәкыйрь яисә сәламәт булмаган гаиләләрне социаль яклау яки үрчемне арттыру зарурлыгына гына кагыла. Ә менә гаиләнең рухи-әхлаки сәламәтлеген, милли-мәдәни үсешен, эчке тотрыклыгын тәэмин итү, тәрбияви вазыйфаларын башкару мәсьәләләре һаман да читтә кала бирә. Хәтта киресенчә, гаиләләрне тотрыксызландыруга, таркатуга алып бара торган “ирекле” яшәү рәвешен пропагандалау ысуллары үрчи, камилләшә бара. Рәсми мәгълүматларга караганда бүгенге көндә 50% гаилә таркала. “Пар канатлар” арасында да канатлары сынган парларның арта баруы гаилә институтына зур зыян китерә. Җыеп әйткәндә, матди-социаль кыйммәтләр системасына корылган дөньяви гаилә институты гаиләне саклый, яклый алмый, күп очракта аның таркалышына сәбәпче генә була. 
Ә бит төзек, бәхетле гаилә генә илнең тотрыклыгын, иминлеген тәэмин итә ала.
Әлбәттә, Россиянең гаилә проблемасы өстендә эшләүче күп кенә галимнәр традицион гаилә институтының таркалу сәбәпләрен эзли. Мәсәлән, Мәскәүдәге гаилә һәм тәрбия институтының директоры академик С.В. Дармодехин гаилә институтының таркалышын социалистик җәмгыятьнең идеологик принципларында күрә. Совет хакимиятенең беренче декретлары ук гаилә институтына каршы юнәлтелгән иде ди ул. Ә менә аның фикердәше Орлов И.Б. гаилә институтын җимерү дәүләт сәясәтенең бер өлеше иде дип саный. Бу сәясәтнең нигезендә яшьләрне гаилә тормышыннан биздерү максаты тора иде ди ул. 
Бүген исә гаилә институтына каршы ачыктан-ачык көрәш алып барылмый. Киресенчә, барысы да диярлек сүздә генә булса да аны ныгыту ягында. Әмма чынлыкта аны җимерү эчтән бара. Бу инде декретлар аркылы җимерүдән дә куркынычрак. Чөнки бу җимерү “гаилә файдасына” эшләнә. Кеше үзе дә сизмичә шайтан тозагына эләгә.
Мисалга күптән түгел генә дөнья күргән, гаилә энциклопедиясенә дәгъва белдергән зур күләмле, зур галимнәр тарафыннан эшләнгән гаилә китабына мөрәҗәгать итик. Нигездә бу китап традицион булмаган “гаиләләрне”, хатын-кызларны “яклауга” багышланган. Анда традицион гаилә институтын торгызу турында ләм-мим сүз юк. Бу мәсьәләгә кагылган очракта да, ул гел тискәре сыйфатта яктыртыла. Бигърәк тә мөселман “гаремена” (харамына) нык эләккән. Авторлар фикере буенча, мөселман гаилә институты гел “гаремнәрдән” генә тора. Аларда хатын-кыз якты дөньяны пәрдә һәм тимер чыбык аша гына күрә. Әмма иң аянычы шунда ки, бу китап гади монография генә түгел, ә фундаменталь кыйммәткә ия югары уку йортлары өчен уку дәреслеге. Авторлары да гади галимнәр түгел, ә гаилә, тәрбия, җәмгыять проблемаларын чишү башында торган күренекле дәүләт һәм җәмәгаять эшлеклеләре. Болар булганда совет чоры декретларын язучылар да читтә торсын. Инде бу китап буенча имтихан тоткан яшь егетләр һәм яшь кызлар нинди гаилә корырга тиеш?
Инде берникадәр дәрәҗәдә демографик кризисның сәбәпләренә тукталып үтик. Күренекле урыс галиме И.А. Гундарев бу кризисны катастрофик дип атый. Ул моның сәбәбен рухи гариплектә күрә һәм урыс халкын православие рухи кыйммәтләренә кайтырга чакыра. Үзгәртеп кору чорындагы гаделсезлек, ди ул, кешедә өметсезлек уятты, яшәү мәгънәсен югалтуга китерде. Медицина белгече буларак, ул Россия җәмгыятенә агрессив-депрессив синдром дигән диагноз куйды. Аның исәпләүләре буенча әлеге чир йоккан җәмгыяттә үлем-китем 2-3 тапкыр арта. Әмма И.А. Гундарев бу диагнозны гаилә институтының җимерелүе белән бәйләми, ә “ят” көчләрнең тыкшынуы аркасында барлыкка килгән үзгәртеп кору дәверенең аяныч, хәтта җинаятчел нәтиҗәләре дип саный. Шуңа күрә дә ул урыс (хәтта бөтен Россия) халкы тоташ провославие кыйммәтләренә кайткан очракта, бу кризисның тискәре нәтиҗәләре 3-4 елда юкка чыгачак дип фарызлый.
Без исә үзгәртеп кору чорының тискәре нәтиҗәләрен инкарь итмәгән хәлдә, әлеге кризисның сәбәпләрен тирәнрәк катламнарда, гаилә институтының җимерелүендә, адәм баласының кыйбласын югалтуында, традицион яшәү рәвешенең юкка чыгуында күрәбез.
Әлбәттә күпләр, бигрәк тә рәсми дәирәләр бу фаразны кире кага. Алар фикеренчә гаилә институты бар, аның хокукый киртәләре билгеләнгән, тик аларны үтәргә генә кирәк. Чыннан да, гаилә төзим дисәң, загска барып гаризаңны бир дә, рәхәтләнеп яшә. Бала тудырыйм дисәң, хатын-кыз киңәшханәләре, бала тудыру йортлары бар. Имчәк баласын карыйм дисәң, декрет ялы, пособиеләр бар, баланы тәрбиягә бирәм дисәң, балалар бакчалары эшләп тора, белем бирим дисәң, мәктәпләрнең ишеге ачык. Бала туу, үлем-китем, атасын аныклау, исем алмаштыру, кушылу-аерылу, уллыкка-кызлыкка алу кебек актлар дәүләт кануннары белән ныгытылган. Барлык җәмгыяви институтлар: социаль яклау, сәламәтлек саклау, гаиләне планлаштыру һ.б. гаиләгә эшли кебек. Әмма гаилә юк. Ә бит боларның берсе дә диярлек берничә дистә ел булмаган, ә гаилә булган. Дәүләт тә әллә-ни тыкшынмаган. Шуңа да карамастан, халыкның күпчелеге һаман да гаилә бар, җәмгыятьне савыктыруда аңа таянырга кирәк дип бара. Бигърәк тә милләтпәрвәрләребез шуңа басым ясый. 
Шуңа күрә фикерләремне берникадәр дәрәҗәдә дәлилләмичә булмый. Беренчедән, шуны әйтәсем килә, загс органнарында теркәлгән очракта да, күпчелек гаиләләр никахсыз, яки никахлары төзек түгел килеш оеша. Шуңа күрә гаиләне саклау, үстерү, ныгыту җаваплылыгы гаять дәрәҗәдә түбән. Ярәшү, яучылык институтлары бөтенләйгә диярлек җимерелгән. Күпчелек парлар очраклы рәвештә кавыша. Шул сәбәпле кавышканда күбәләккә ошасалар да, гаиләләренең гомере дә күбәләк гомере кадәр генә була. Нәтиҗәдә загста теркәлгән парларның 40% кавышып яшәүнең беренче елында ук аерылыша. 10% исә калган гомергә туры килә. Социологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, аерылмаган парларның да 30-35% “тәмуг газабында” яши. Аларда савыт-саба шылтырау түгел, диварлар селкенә. Болар әле рәсми теркәлгән гаиләләрдә. Ә койма астында кавышкан, бер кайда да теркәлмәгән гаиләләр турында сөйләп тә торасы юк. Боларны “виртуаль”, ягъни, барлы-юклы гаиләләр дип атарга була. Ярар, “ата-аналар” үзләре гаепле булсыннар ди. Ә балалар? Аларның гаебе нидә? Бүгенгә балаларның 50-60% атасыз үсә. Сугыштан соң да бу күрсәткеч 40-45% тан артмаган. Төп сәбәп: гаилә таркалу һәм ирләрнең гомере кыскару. Тулы, ягъни өч буынлы гаиләләр күргәзмә өчен генә калып бара. Гаиләнең рухи таянычы, милли җаны, тәрбия учагы, тарих җебе булган әби-баба институты хәрәбәләр хәлендә. Бер-бересенә карата каенана-каената пәригә, килен-кияү шайтанга әйләнде. Урыннары түрдә буласы әби-бабайлар, картлар йортлалары дигән “оҗмах” аша, беркемгә дә кирәк булмаганга, әкренләп ахирәткә күчә баралар. Ичмасам анда җәннәтле булсыннар иде.
Һәм без шушы шартларда тәрбия гаиләдән башлана, тел-лөгат, дин-иман, гореф-гадәт гаиләдә саклана дип авыз тутырып сөйлибез. Әлбәттә бу шулай, әмма гаилә институты төзек булганда. Бүгенге булачак ата-аналарны үзләрен әле иманлы гаилә төзергә, аны сакларга, тормыш корырга өйрәтергә кирәк. Ә кая? Нинди даирәләрдә? Кем моны эшләргә тиеш? 
Шуларны уйлый, күзәтә торгач, безнең җәмгыятьтә гаиләгә урын юк икән дигән аяныч нәтиҗәгә килдем. Башта мине бөтенләй аңламадылар. Ничек инде юк. Кем хәзер гаиләсез яши, диләр, сукбайлар гына. Чыннан да, гаиләләр бар, әмма илаһи кануннар нигезендә төзелгән гаиләләр юк дәрәҗәсендә. Чөнки сүз гамәлдәге рәсми дәүләт гаилә институты турында түгел, ә гасырлардан килгән традицион гаилә институты турында бара. Дөрес, соңгы вакытта җәмгыятьтәге тискәре күренешләр нәтиҗәсендә гаилә проблемалары өскә калка башлады, әмма институт рәвешендә түгел, социль-икътисади яссылыкта. Мәсьәләнең болай куелышы кемгәдер файдалы да иде: гадәтенчә гаилә фаҗигасыннан, ил фаҗигасыннан табыш алу форсаты туды. Гаиләгә “ярдәм” итү йөзеннән бик күп акча туздырылды. “Наркоманиягә каршы көрәш” өчен генә дә миллиарлаган сум акча тотылды. “Гаиләне планлаштыру” үзәкләре табыш чыганагына әйләнде. Ә традицион гаилә институты торгызылмады. Гаиләләрнең таркалуы, үлем-китем, җинаятьчелек арта гына төште.
Мин исә хәлләрнең шулай буласын алдан күреп, традицион гаилә институтын торгызу, гаилә мәктәпләрен ачу максатын алга сөрдем. Татарстан мәгариф министрлыгында эшләгәндә боларны өзлексез белем-тәрбия системасына кертергә теләдем, ЗАГС идарәсендә эшләү дәверендә Гаилә институты оештырырга, гаилә мәктәпләре ачарга теләдем. Шушы максаттан чыгып фикердәшләрем белән бергә “Татарстан гаиләсе”, “Казан гаиләсе” программаларын, Татарстан гаиләсенең әхлак кодексын, Татар гаиләсенең үсеш програмасын эшләдем, шушы темага багышланган күп кенә фәнни-практик хезмәтләр иҗат иттем. Әмма болар Мәскәү тарафыннан югары бәяләнсәләр дә (грантлар, дипломнар һ.б.), Татарстанда теләктәшлек тапмады. Инде үзебезнең инициативабыз белән Татарстан фәннәр академиясе структурасында оешкан Гаилә һәм демография фәнни-тикшеренү үзәгенә килеп, гаилә институты, гаилә мәктәбе проблемаларын фәнни нигезгә салырга тырышам. Бәлки дим, дәүләт аларны хокукый калыпка салып, өзлексез белем һәм тәрбия системасына кертәр. Әмма үзәк шушы максатта оешса да, әлегә тулы аңлашу да, әллә ни алга китү дә юк. Шуңа күрә бар өметем җәмәгатьчелектә. Бәлки фаҗиганың тирәнлеген аңлап, гафләттән уяныр һәм гамәли хәрәкәткә килер. Дәүләт структураларына басым ясарга да үзендә көч табар.
Шуңа күрә җәмәгатҗчелек белән дә эшләргә тырышам. Татарстан конгрессына да чыгып карадым, кайбер социаль яклау структураларына да мөрәҗәгать иттем, радио-телевидение, гәзит-журналлар белән дә аралашам, мәктәпләрдә, конференцияләрдә дәгъват алып барам, аерым шәхесләрне бу эшкә җәлеп итәргә маташам. Әмма күп очракта сөйләшү нәтиҗәсез кала. Мәсәлән, “Сөембикә” журналының бер дәрәҗәле журналисты минем традицион гаилә институтын торгызырга кирәк дигән тәкъдимемне ишеткәч, дорфа гына итеп: “нинди инде ул гаилә институты, хәзер бер кешене коткару да зур эш”, ди куйды. Анысы шулай. Әмма гаилә институты булмагач, ул бер кешеләр тулы бер милләткә әйләнде түгелме? Нәкъ шундый сөйләшү бер казыебыз белән дә булган иде. Минем өзлексез дини мәгариф системасын булдырыйк дигән тәгъдимемә каршы ул: “безнең алда бер генә кешене булса да иманга китерү бурычы тора”, дип әйткән иде. Югыйсә “Сөембикә” журналының да, дин әһелләренең дә төп вазыйфалары традицион гаилә институтын торгызу булырга тиеш ләбаса. Ә без шакшы тәннән салдырган тунның бетләрен берәм-берәм сытарга тырышабыз. Гомумән, эшне тәнне чистартудан (мунча себеркесеннән) башласак, отышлырак булмасмы?
Мин, әлбәттә, бу шәхси фикерләрне абруйлы, иманлы, зәвыклы журналыбыз, Алла юлында фидакарьләрчә эшләүче руханиларыбыз белән тәңгәлләштерегә җыенмыйм, ә бәлки шундый дәрәҗәле даирәләрдә дә әлегә фикер тарлыгы чагылып китүенә ишарә генә итәм.
Әлбәттә, 90 ел буена өзлексез рәвештә җимерелеп килгән традицион гаилә институтын тиз генә торгызып булмас. Моңа бик зур тырышлык һәм фидакарьлек кирәк. Әмма булган күәтебезне дә берөзлексез сыбызгыга җибәрә торсак, бу эшкә тагы 90 ел вакыт та җитмәс. Безгә тәгәрмәчләре рельсларга шыплап ябышкан паравозны әкрен генә булса да селкетеп, резонанска кертәргә кирәк. Шуннан соң ул инерция көченә ияреп, әкренләп кузгалып китәр. Әлбәттә, башта беренче этәреш өчен булса да җитәрлек көч тупларга кирәк.
Мин исә үз нәүбәтемдә мондый көчне гаилә мәктәпләре аркылы тупларга чакырам.
Дәүләт структуралары бу эшкә әлегә битараф калганлыктан, аны башлап җибәрү дини оешмаларга төшәр дип уйлыйм. Алланың рәхмәте, - тиздән дини уку йортларына да дәүләт белем таныклыгы бирелә башлаячак. Димәк бу юнәлштәге эшләребез юкка чыкмаячак.
Милли оешмаларга таяну хата булыр иде, чөнки аларның күбесе, башлыча, динсез.
Шуларны күздә тотып, гаилә мәктәпләре буенча кайбер мәглүматлар бирәсем килә.
Иң башта шуны ассызыклап әйтәсем килә: әгәр без балаларыбызны унике яшькә кадәр булса да рухыбызга ят динсез-кыйбласыз рәсми мәгариф системасыннан аера алмасак, безнең дин, милләт, дәүләт, тел, имла дип һаваланып йөрүебез бернинди уңай нәтиҗә бирмәячәк. Чөнки бу максатларны тормышка ашыручы кеше булмаячак. Рәсми мәктәп нинди генә «милли» булмасын, ул Мәскәү тарафыннан юк итүгә дучар ителгән. Бүген дә ул җайланган, көйләнгән милли система рәвешендә түгел, аерым мөгаллимнәрнең, мәктәп мөдирләренең, кайбер роно, министрлык белгечләренең фидакарь эшчәнлеге исәбенә яши. Әмма аларның саны көннән-көн кими бара. Татарстаннан читтә яшәгән милләттәшләребез хакында әйтеп тә торасы юк. Алар өчен гарип кенә булса да бер татар мәктәбе ачу котыпка юл салу белән бер. Урысны, яһүдне яки башкортны тиргәп кенә бу халәттән чыгып булмый. Әгәр иманда ихлас булсак, тәкәббер, куркак, ваемсыз, битараф, көнчел, холыксыз булмасак, Аллаһтан башка безгә юлны беркем дә киртәли алмас. Бу юлны безгә үзебезнең нәфсебез киртәли. Мал, байлык, дөньялык өчен балаларыбызны корбан итәбез.  
Гаилә-мәхәллә мәктәпләре рәсми мәгарифтән бәйсез, мөстәкыйль булганда гына, милләтебезнең рухи-илаһи, милли-мәдәни төшен хасил итә ала. Бүгенге көндә шушы төшне хасил итү милләтнең төп максаты булырга тиеш. Әгәр милләт моны аңласа, котыпта да ул шушы максатка эшләячәк. Ә инде эттән сөяк, иблистән иман сорап йөрергә көне калса - бу беткән халык. Фикеремне остазыбыз Ризаэддин хәзрәтләре сүзләре белән ныгытасы килә.
“Балаларны изге итү юлы ничек? Изге балалар күктән килмиләр, бәлки гаиләләр эчләрендә җитешәләр. Аның юлы исә ... яшь вакытлардан башлап, яхшы тәрбия бирүдер. Бу эш ата вә ана өстендә иң олуг бурыч... Балаларны яшь вакытларыннан башлап мөһмәл тоту (ташлау, ташландык итү), бозык кешеләр кулларына бирү, урам балалары белән йөртү - тиешсез эш. Балалар - һәртөрле язу язылуы кабил булган (кабул ителгән) ак кәгазь вә яки һәртөрле нәрсәнең сүрәте күрелергә мөмкин булган көзгеседер. Шуның өчен мөмкин кадәр яхшы язу язылу вә мәргүб (күңелгә ярашлы) рәсемнәр төшерү ләзим (тиешле). Монларның тәрбияләренә тәмам бирелү, яхшы кеше булып җитешүләре өчен бөтен иҗтиһадны (тырышлыкны) сарыф итү тиешле”. Гаилә мәктәбен дә шушы таләпләргә таянып төзү ләзим.  
Милли традицияләр буенча аның сыйныфлары һәм бурычлары шуннан гыйбарәт:
карын тәрбиясе сыйныфы - баланы «бисмиллаһ» белән ана карынына салып, кендеге киселгәнчегә кадәр карында тәрбия кылу;
күкрәк тәрбиясе сыйныфы - баланың кендеген кискәннән алып, күкрәктән аерганчыга (ике яшькә) кадәр ана куенында тәрбияләү; карын-күкрәк тәрбиясе чорында ата-ананың, барлык гаилә әгъзаләренең вазыйфаларын билгеләү;
оя тәрбиясе сыйныфы - баланы ике яшьтән биш (алты) яшькә кадәр үз оясында (гаилә бишегендә) тәрбияләү, кан кардәшлеге тойгысын иңдерү;
шәхес тәрбияләү сыйныфы - баланы өй-йорт шартларында биш-сигез яшькә кадәр биошәхес итеп формалаштыру, мәхәллә мәктәбенә әзерләү.
Балага 5-6 яшь тулгач та, тәрбиячеләр, укытучылар, мөгаллимнәр, табиблар, психологлардан оештырылган махсус педологик (педагогик түгел!) комиссия, аның мәхәллә мәктәбенә әзер булуын билгели. Әгәр теге яки бу сәбәпләр (мәсәлән, физиологик үсеш тоткарланышы) аркасында бала мәктәпкә әзер түгел дип табыла икән, ул мәктәпкә әзерләү сыйныфында җиде, хәтта сигез яшькә кадәр кала ала. Балага озакка сузылачак укыту-тәрбия процессының башлангыч этабында тоткарлану файдалырак. Бу очракта ул шәхесне җимерүче түбәнсенү-кимсенү тойгысыннан азат булачак. Җәмгыять өчен дә бу уңай нәтиҗә бирәчәк. Мәхәллә мәктәбенә биш-алты яшьтә керү мәҗбүрият кысасына керми, ә яшь зурлыгына куелган иң түбән таләп. Шәхси үсеш тоткарлануы - ул физиологик җитешсезлек түгел, ә биологик үзенчәлек. Әгәр бала сигез яшьтә дә педологик комиссия тарафыннан җәмгыяви мәктәпкә тәкъдим ителми икән, бу аның үзенә генә хас аерым үзенчәлеген күрсәтә. Җәмгыяви программалар нинди генә сыгылмалы булмасын, уртак таләпләргә корылганлыктан, мондый балаларга ярамыйлар. Бу очракта һәр балага аның психик халәтенә зарар китерми торган шәхси программа эшләү таләп ителә. Өстәмә матди чыгымнар соралса да, тулаем алганда, җәмгыяви мәктәп өчен бу зур отыш. Чөнки «нормаль» балалар өчен укыту-тәрбияви мөмкинлекләр арта. «Нормаль булмаган» балаларга белем-тәрбия гаилә яки аерым төркем оештыру шартларында бирелә. Мондый бала тулысы белән мәхәллә карамагында тора. Мәхәллә аларның биосоциаль яшәешен тәэмин итә. Татар мәгарифе традицияләрендә «акыллы» һәм «акылсыз» балалар мәктәпләре юк. Бу күренеш татарга ят мохиттән кергән һәм аннан арыну хәерлерәк. Мондый халәт бер милләт балаларын аеруга, бер-бересенә каршы куюга китерә;
- тигезләү төркеме – гаилә мәктәбе шартларында тәрбия алмаган балаларны мәхәллә мәктәбенә әзерләү өчен оеша; төп бурычы - милли мохиткә кертү, туган телне үзләштерү;  
- махсус әзерләү төркеме – биш-алты яшьтә педологик комиссияне үтә алмаган балалар өчен оеша; төп бурычы - яшь зурлыгын исәпкә алып, балаларның нормаль физиологик үсешен тәэмин итү, коррекция, реабилитация ысулларын куллану.
Мәктәпнең тәрбияви эчтәлеге исә түбәндәгедән гыйбарәт:
- карын тәрбиясе – йөкле ананың рухи һәм физик сәламәтлеген тәэмин итүгә, хезмәтен һәм ялын оештыруга, сөйләменә, хиссиятенә, гамәленә юнәлтелгән; аның сүзе, көе-моңы, уе-хыялы бала калебенә сеңдерелә; даими халәте - намаз, гыйбадәт;
- күкрәк тәрбиясе - ананың һәм баланың эчке дөньясын хиссият, ярату аркылы тәңгәлләштерүгә юнәлгән. Бу чордагы тәрбиянең иң әһәмиятле гамәли ысуллары: чисталык, пөхтәлек, сөю, ярату, дога, җыр, моң, көй; туклану, тугандагы зәгыйфьлекне төзәтү, сәламәтлекне саклау ысулларына өйрәтү;
- оя тәрбиясе – нигездә, баланың үзенә юнәлгән. Төп эчтәлеге шуннан гыйбарәт: 
туган-тумачаларың, ыруг-кардәшләрең белән үзеңне бер нәсел итеп сизү;
гаилә-ыруг яшәешенең иң гадел кагыйдәләренә: дус-ишләрең белән дустанә мөнәсәбәткә, пөхтәлеккә, чисталыкка, йомыш үтәргә өйрәнү;
абый-апа, сеңел-энеләреңә карата җаваплылык хисе сизү;
гаилә һәм ыругтагы туганлык, буйсынучанлык бәйләнешләрен белү;
- шәхес тәрбияләү - 5 яшьтән 8 яшькә кадәр алып барыла. Бу дәвердә бала түбәндәге кагыйдәләрне үзләштерә:
«мин», «ул», «алар», «җәмгыять» төшенчәләрен иңдерү;
физик сәламәтлекне ныгыту;
тирә-як табигатьне танып белү;
хәреф танырга өйрәнү;
унга кадәр исәп-хисап гамәлләрен үзләштерү;
сөйләү байлыгын арттыру, шигырь, җыр, хикәя, әкиятләр сөйләргә өйрәнү;
табигый ихтыярга таянып, кулдан килгән хуҗалык эшләрен башкару;
зурлар һәм кечкенәләр белән аралашу кагыйдәләрен үзләштерү. 
Карын тәрбиясе сыйныфына ярәшкән яки никахлашкан, яисә балага узган яшь аналар кабул ителә. Мәктәпкә керү алдыннан аларның әхлаки тотрыклылыклары һәм сәламәтлекләре тикшерелә. 
Күкрәк тәрбиясе сыйныфына имчәк балалары булган яшь аналар алына. Мәктәпкә керү алдыннан аларның әхлаки тотрыклылыклары, ана булырга әзерлекләре, үзләренең һәм балаларының сәламәтлекләре тикшерелә.
Оя тәрбиясе сыйныфына карын-күкрәк тәрбиясе сыйныфларын, яисә шушы сыйныфлар программалары нигезендә сынау үткән аналарның балалары алына. Оя тәрбиясе сыйныфында тәрбия йә гаилә, йә мәктәп шартларында бирелә. Беренче очракта мәктәп шурасы тарафыннан гаилә тәрбиячесе билгеләнә. Ата-аналар үзләре дә мәктәп мөгаллиме һәм табибы күзәтүе астында тәрбияче вазыйфаларын үти алалар. Моның өчен мәктәп шурасының аерым рөхсәте кирәк. Оя тәрбиясе сыйныфында баланың тормыш программасы ачыклана һәм шуның нигезендә тәрбияви гамәл кылына. 
Мәктәпкә әзерләү сыйныфына оя тәрбиясе сыйныфын, яисә шушы сыйныф күләмендә махсус сынау үткән балалар алына. Мәктәпкә әзерләү гаилә шартларында да, мәктәптә дә алып барыла ала. Беренче очракта мәктәп шурасы тарафыннан гаилә мөдәррисе билгеләнә. Бу вазыйфаны мәктәптә махсус әзерлек курслары үткән ата-ана да үти ала. 
Гаилә мөгаллименә ярдәмгә махсус фәннәр буенча аерым укытучылар беркетелә.
Гаилә мөгаллимнәре карын–күкрәк, оя тәрбиясе һәм мәктәпкә әзерләү сыйныфларында тәрбияви уку процессын алып бару өчен, нигездә, булачак яки яшь ата–аналар арасыннан әзерләнә.
Гаилә мәктәбен тәмамлаган балалар мәхәллә карамагында эшләгән мәхәллә мәктәбенең ибтидаи (башлангыч) сыйныфына укырга керәләр. Мәхәллә мәктәбенең ибтидаи сыйныфы өй шартларында да, мәхәллә шартларында да эшли ала. Бу сыйныф оясыннан чыккан балаларны җәмгыятькә чыгару (оя тирәсендә канат ныгыту) вазыйфасын үти. 
Шулай итеп татар мөселман балалалары 10-12 яшькә кадәр тулысынча рухи-милли тәрбия алалар. Әлеге тәрбия, Ризаэддин Фәхреддин әйтмешли, гомер буена җуелмас була.
Гаилә мәктәбен һәм мәхәллә мәктәбенең ибтидаи сыйныфын тәмамлаган балалар үзләренең укуларын, җирле шартларга карап, мәхәллә мәктәбенең беренче баскыч рөшдия (тулы булмаган урта белем), икенче баскыч рөшдия (тулы урта белем), санавия (башлангыч һөнәр), игъдадия (махсус урта белем), галия (югары белем) сыйныфларында дәвам итә алалар. Тулы татар-мөселман мәктәбе дәүләт мәктәбенә бөтенләй кушылмыйча эшли ала.
Әлбәттә, саф татар-мөселман мохитен традицион гаилә институтын торгызып кына тудырып була. Бүгенге дөньяви тәрбия-белем системасы моңа киртә булып кына тора. 
Кызганыч ки, бүгенге татар җәмәгәтчелеге моңа әле әзер түгел. Шулай да әлеге системаны әкренләп дини җәмгыятьләр аркылы торгызырга була. Әлбәттә, имамнарның, дин белгечләренең, мөдәрис-мөгаллимнәрнең моңа тирән әзерлеге кирәк. Бу вазыйфаларны үз өсләренә илаһи һәм дөньяви белемгә ия дини уку йортлары алырга тиеш дип уйлыйм.

Илдус Әмирхан,
Татарстан фәннәр академиясе гаилә һәм демография 
фәнни-тикшеренү үзәгенең баш фәнни хезмәткәре, 
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре


No comments: