Saturday, September 6, 2008

Безгә нинди мөфти кирәк?

Безгә нинди мөфти кирәк?

Мәгълүм булганча, 2006 елның 20 февралендә Казан шәһәрендә Татарстан мөселманнарының чираттагы Корылтае чакырыла. Исәп буенча, «әби патша» заманыннан калган Аурупа һәм Себер мөселманнарының диния нәзарәте таркалганнан соң, бу мљстәкыйль Татарстан диния нәзарәте тарафыннан чакырыла торган бишенче корылтай (1992, 1995,1998, 2002, 2006). Беренче корылтай аерылу-бүленү һәм Татарстан диния нәзарәтен оештыру корылтае булды. Ул бик катлаулы азатлык хәрәкәте күтәрелеше чорында чакырылды. Мөфти итеп Фәүзия Бәйрәмова тәкъдиме белән милли хәрәкәткә теләктәшлек кәрсәткән, һәр яклап аңа ярдәм иткән «Нурулла» мәчете имамы Габдулла Галиуллин сайланды. Ул Рәсәй мөселманнары тарихында Галимҗан Баруди һәм Ризаэтдин Фәхретдиннән соң халык тарафыннан сайланган өченче мөфти булды. Икенче корылтай да милли хәрәкәт йогынтысында үтте. Беренче ике корылтайны дәһри коммунистик фирка кысаларыннан чыкмаган рәсми хакимият танымады. Шуңа күрә бишенче корылтай рәсми исәп буенча өченче корылтай дип атала. Бу шуны күрсәтә ки, халык үз мөфтиен Рәсәй мәмләкәтенең зәгыйфьләнүе һәм милләтнең күтәрелње шартларында гына сайлый ала.
Габдулла хәзрәт 1992-1998 елларда мөфтилек итте. Бу татар милләте өчен киеренке еллар иде. Милли хәрәкәт бу елларда күтәрелеш (1992-1994), чигенеш (1994-1996) һәм таркалыш (1996-1998) чорларын кичерде. Әлбәттә инде дини хәрәкәт тә шушы юлларны үтте. Милли хәрәкәтнең күтәрелеше чорында дин дә күтәрелде. Ул зәгыйфьләнә башлагач, диния нәзарәтенә һәм шәхси мөфтигә карата каршылык көчәйде. Аның урынына дәгъва итүчеләр саны артты. Чөнки бер мәлгә халык хәрәкәтеннән куркып калган рәсми хакимият өнгә килде. Аңа үзен бәйсез тоткан, хәтта берникадәр дәрәҗәдә каршылыкта торган мөфти түгел, ә югары даирәләргә күндәм булган рухани йомышчы кирәк иде. Әмма Габдулла хәзрәт үзен сайлап куйган милли хәрәкәткә тугры калды һәм шуңа күрә аның өсләр белән боткасы пешмәде. Шулай да милли хәрәкәт таркалышка барса да, аның халыкчан диния нәзарәтен 1998 елга кадәр саклап калырга көче бар иде әле. Инде тулысынча айныган, тәмам ныгып алган рәсми хакимият милли хәрәкәткә карата һөҗүмен көчәйткәч, диния нәзарәтенең дә хәле начарланды. Чөнки 1994-1996 елларда милли хәрәкәтнең төшен тәшкил иткән сул канаты тулысынча диярлек тар-мар ителде: иң беренче булып суллар кулына күчкән Бөтентатар иҗтимагый үзәге куып таркатылды, ул яңадан йомышчы милләтчеләр кулына күчте, шуннан соң шушы үзәк, «Иттифак» милли бәйсезлек фиркасе һәм башка сул көчләр тарафыннан оештырылган татар халкының Милли Мәҗлесе Татарстан югары мәхкәмәсе тарафыннан законнан тыш дип игълан ителде, аңа каршы хөкүмәт тарафыннан оештырылган Бөтендөнья татар конгрессы куелды. Шулар белән бергә, сул хәрәкәтнең Чаллыда «Иттифак» фиркасе тарафыннан чыгарыла торган «Алты Урда» (мөхәррире Рафаил Хәплехәмитов), Уфада нәшер ителә торган «Идел-Урал» (мөхәррире Кадерле Имаметдинов) гәзитләре мәхкәмәләр карары белән ябылды. Сул хәрәкәт яңадан күтәрелмәсен өчен аның тәгълимәти һәм мәгърифәти нигезләренә дә балта чабылды: 1992 елның 10 гыйнваренда оешкан, «татар халкы мәгариф эшен үз кулына ала» дигән чакыру белән чыккан Гомумтатар «Мәгариф» бергәлеге таркатучы көчләр тарафыннан урыс булмаган барлык этник төркемнәрне күзәтү астына алган, АНКО дип аталган ясалма оешмага куып кертелде, 1993 елның 20 сентябрьдә Казан дәүләт университеты (ректоры Юрий Коноплев), Татарстан фәннәр академиясе (президенты Мансур Хәсәнов) теләктәшлеге һәм ярдәме белән ачылган беренче Татар милли университеты йомышчы милләтчеләр тарафыннан берничә «университетка» таркатылып юкка чыгарылды. Соңрак аның урынына милли үсеш алган Татар гуманитар институтын таркатып (ректоры Вәсил Гайфуллин), милли унивеситет идеясен тәмам бетереп, Казан дәүләт педагогия университеты нигезендә рухи һәм милли йөзе булмаган унитар Татар дәүләт гуманитар-педагогия университеты оештырылды, Милли Мәҗлес кабул иткән «Татар кануны», «Гаилә кодексы», «Татар мәхәлләсе», «Татар мәгарифе» кебек кануный эшләмәләр «затлы» зыялылар тарафыннан кире кагылып, өндәмәләр, чакырулардан торган вәсвәси вәсикалар белән алмаштырылды. 
Шулай да иң соңгы булып йомышчы мөселманнар кулына Татарстан диния нәзарәте күчте. Чөнки моның өчен хак милләтчеләрне бетерү генә түгел, урындагы имамнарны, күпчелек мөселманнарны күндерергә кирәк иде. Милли-дини таркалыш чорында, әлбәттә инде, мөфтилеккә дәгъва кылучылар саны да артты. Бу Татарстанда дини тотрыклылык булмавын күрсәтү өчен кирәк иде. Шуннан чыгып рәсми хакимияттә динне «берләштерү» идеясе туды. Моның өчен кулай кандидатура да табылды. «Берләштерү» вазыйфасы Габдулла хәзрәтнең каенесе Госман Исхаковка йөкләтелде. Мөфти барлык көндәшләрен белсә дә, алар белән көч сынашырга эзер булса да, куенына кереп оялаган «кардәшен» абайламыйча калды. Чыннан да, шикләнерлек нәрсә дә юк: беренчедән, бер табактан ашаган, Уфадан чакырып алган, аңа голамалар шурасы рәисе вазыйфаларын йөкләгән бердәнбер каенесе, икенчедән, ул Татарстандагы дини һәм милли вазгыятне белми, өченчедән, моңа белеме дә, әзерлеге дә җитми. Тик бер нәрсәне онытып җибәргән иде мөфти: хакимияткә белемле, абруйлы мөфти кирәк түгел, аның китүе кирәк иде. Башкалар белән «китәреп» булмый, ә менә каене аркылы була. Шунысы гыйбрәтле, әлеге ниятне мөфтидән соңгы көнгә кадәр яшереп килделәр. Йомышчы «вәкилләр» туплау эше бетмәгән иде булса кирәк.
Корылтайда мөфтилеккә алты дәгъвачы «көч сынашты»: Габдулла хәзрәт үзе, «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин, «Солтан» мәчете имам-хатыйбы Камил хәзрәт Бикчәнтәев, Яшел алан мәчете имам-хатыйбы Габделхәмит хәзрәт, «Болгар» мәчете имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Салман һәм дә инде Голамалар шурасы рәисе Госман хәзрәт Исхаков. Күргәнебезчә, «ядрәләр» шактый гына саллы иде. Шулай да, тамаша сценариеның алдан хәзерләп куелганы баштан ук беленде. Дилбегәне кулга Балтач районы мөхтәсибе, Габдулла хәзрәтнең «ышанычлысы» Җәлил хәзрәт Фазлыев алды. Ул режиссер вазыйфаларын оста гына башкарды. Нәтиҗәдә Госман хәзрәт Исхаков мөфтилеккә шома гына үтте. Йомышчы дәгъвачылар сүзсез генә ризалашты, рәсми хкамияттән фатиха алмаганнар эчке каршылыкка күчте. Чын мәгънәсендә, килешү дә, берләшү дә булмады. Шулай да бу корылтай рәсми хакимият тарафыннан «берләштерү» корылтае дип аталды.
Шулай да Корылтайга Татарстан илбашының чакырылуы йомышчы «вәкилләргә»гә дә ышаныч аз булуын күрсәтте. Әлеге тамашаны әзерләүче Президент администрациясе башлыгы Хәләф Низамов җаваплылыкны үз өстенә генә алырга батырчылык итмәде. Шуңа күрә Президенттан үзенә ышаныч «түбәсе» ясады. Шулай итеп Татарстан мөселманнарының «берлеген», корылтайның «лигитимлыгын» мөфтинең гыйльми яки оештыру сәләте түгел, ә диннән аерылган дөньяви дәүләтнең күрсәтмәсе тәэмин итте.
Эш шунда ки, 1993 елның ахырында Рәсәй парламентын тупка тотканнан соң илдә демократик үсеш процессы кире хәрәкәт ала башлады. Мәмләкәт тарихында иң карагруһ Дума сайланды. «Фетнә башы» булган Татарстанга басым бермә-бер артты. Ничек булса да йөзне югалтмыйча Мәскәү белән килешүгә барырга кирәк иде. Шулай итеп 1994 елның 14 февралендә Мәскәү белән Казан арасында «вәкәләтләрне бүлешү» шартнамәсе төзелде. Тәхет тирәсе түрәләре аны күккә чөеп мактасалар да, «служилый» зыялылар һәм йомышчы милләтчеләр аны зур җиңү дип бәяләсәләр дә, милли хәрәкәтенең сул канаты моны Мәскәү каршында капитуляция, бөртекләп җыйган милли бәйсезлеккә хыянәт дип атады. Чөнки бу «шартнамә» буенча Рәсәй кишернең тамырына, Татарстан сабагына хуҗа булды.
Дөрес, бу вакытта татарга өч юлның берсен сайларга калган иде. Беренче юл – милли хәрәкәт ирешкән казанышлардан баш тартып, яңадан Мәскәү хакимлегенә кайту, икенче юл – чечен халкы мисалында азатлык көрәшен дәвам итү, өченче юл – мәгърифәтчелекне җәелдереп, яңа күтәрелешкә әзерләнү. Шушы юллар чатында бүленеш, талаш, таркалыш китте. Рәсми хакимият, өске катлам татар зыялылары берникадәр тарткалашканнан соң, әкренләп беренче юлга күчеп бетте, икенче юл тирән таркалыш шартларында безне һәлакәткә китерергә мөмкин иде. Шуңа күрә аерым омтылышларны исәпкә алмаганда, ул милли хәрәкәттә яклау тапмады. Әмма мәгърифәтчелек тарафдарлары да икегә бүленде. Аларның абсолют күпчелеге рәсәйчел дәүләт структуралары аша эшләргә булды һәм беренче юлны сайлаучылар белән кушылды. Чөнки монда дин, мәгърифәт, нур булмаса да, исем, дәрәҗә, акча, мал бар иде. Шуңа күрә бик азы гына мөстәкыйль тарафта калды. Болар дин, фән, мәгариф, мәдәният, тел мәсьәләләрен милли структуралар аша хәл итәргә теләде. Милли хәрәкәтнең чигенү чорында күсәкнең авыр башы шуларга төште. Президент исә, сәяси тотрыклыкны бозудан куркып, күпчелек ягын алды. Аны аңларга була, әмма иреккә сусаган рух моның белән килешә алмый. Тотрыклык һаман да шул мең мәртәбә изелгән татар исәбенә тәэмин ителә. Һаман да сарык бүрене рәнҗетә, сарыкны куян ашый.
Минем карашка, милли хәрәкәтнең чираттагы җиңелүе өчен төп җаваплылык татар зыялыларында өстенә төшә. Мәскәү ничек кенә басым ясамасын, нинди генә мәкерлек кылмасын, илаһи кануннарга нигезләнгән мәгърифәтчелек аңа каршы тора ала иде. Әмма моның өчен аларга иман ныклыгы, илаһи гыйлем, кыюлык, корбанчылык җитмәде. Һәрхалдә, киләчәккә оеткы салып калдыру алар намусында иде. Рәсми хакимиятне агарту, ниндидер дәрәҗәдә аңа басым ясау урынына, яраклашу, күндәмчелек юлын сайладылар. Шәхси мәнфәгатьләрен милләт язмышыннан өстен куеп, тарих сынавын үтә алмадылар. 
Әлбәттә, бу 450 елга сузылган коллык халәтенең аяныч нәтиҗәсе иде.
Менә шушы авыр чигенеш чорында безнең бердәнбер сыену урыныбыз «Нурулла» мәчете, яклаучыбыз Габдулла хәзрәт булды. Безнең өчен бу соңгы көрәш иде. Шуңа күрә каршылык күрсәтеп чигендек. Бәлки артык кискенлек тә күрсәткәнбездер. Ул Габдулла хәзрәткә дә хас иде. Шуңа күрә «өсләр» безне яратмады, «аслар» өчен карачкы ясады.
1998 елгы «берләштерү» корылтае йомышчы көчләр белән соңгы бәрелеш мәйданы булды. 1994 ел безнең өчен сәяси җиңелү елы булса, 1998 ел рухи җиңелү елы булды. 
1986 елда башланган инкыйлаб чоры милли хәрәкәт өчен 1998 елда тәмамланды.
Татар халкы өчен тотрыклык чоры торгынлык, таркалыш, инкыйраз чорына әйләнде.
Инде 1998 елда Татарстан мөселманнары «берләшкәннән» соң диндә, илаһи яшәү рәвешендә нинди дә тәрәккый үсеш булдымы? Тыштан караганда булды. Күп кенә мәчетләр төзелде, мәдрәсәләр ачылды, мөселман җәмәгатьчелеге тарафыннан күптән көтеп алынган Рәсәй ислам университеты беренче шәкертләрен кабул итте һәм, ниһаять, татар халкының хыялы булган Колшәриф мәчете бөтен мәһабәтлеге белән торгызылды.
Әммә Татарстан диния нәзарәтенең моңа нинди дә катнашы булдымы? Булды, әлбәттә. Дәүләтнең йомышчы малае рәвешендә. Бу эшләрне, нигездә, дәүләт эшләде. Диния нәзарәте «түбә» буларак, халык малын җәлеп итү, мөселман дәүләтләреннән акча суыру өчен кирәк иде. Ул мал-акчаларының кайсы Тәңрегә, кайсы патшага киткәнен бер Алла белә. Күпме доллар, евро, рубль кергән дә, алар кая һәм кемгә киткән, миңа мәгълүм түгел. Әмма бер нәрсә шөбһәсез, халык Алла кануннары белән яшәп китмәде. Киресенчә, гаделлек кимеде, бозыклык артты. Нигә болай булды? Әллә чыннан да, дин артталык билгесеме?
Юк әлбәттә. Эш диндә түгел, ә аны тормыштан аеруда. Дин динсез дәүләтнең йомышчы малаена әверелеп, халык күңеленә үтеп кермәде, аның иманын ныгытмады. 
Шуңа күрә 1986 елның апрель инкыйлабы да аңа азатлык китермәде. Татар дәүләте дә, татар милли җәмгыяте дә тумады. Татар рухы, татар гадәте яшәү рәвешенә әйләнмәде. Урыслашу тышкы сыйфатлардан эчкә күчте. Моны хәтта Татарстан җитәкчелегенең тоташ татарлашуы да, дәүләт символлары булдыру да, татар теленең дәүләт теле статусы алуы да, татар мәктәпләре ачу да, дин иреге кайту да туктата алмый. Гади кеше гадел һәм ирекле яшәешкә өметен өзеп, үз көнен үзе күрә башлады. Сүз үтмәс, гамәл кылынмас булды.
Дистәләрчә елларга сузылган дәһри коммунизм чорыннан соң татар халкы дини яңарышка, Алла рәхмәтенә өмет баглаган иде. Әмма гамәлдә бүген Алла кануннары белән яшәүче бер генә мәхәллә дә, рухи-милли нигездә эшләүче бер генә мәктәп тә, илаһи тәрбиягә корылган бер балалар бакчасы да, мөселман хатын-кызлары өчен бер бала тудыру йорты да юк. Барлары да дини хорафатка батып, дәһри дәүләт кануннарына буйсына. 
Ә бит Татарстан мөселманнарын берләштерүнең максаты Диния нәзарәтен рәсми хакимиятнең дини департаментына әйләндерү түгел, ә Татарстан, башлыча татар халкын Алла кануннары нигезендә яшәүгә туплау, мәхәллә рәвешендә оешып яшәүгә кайту.  
Диния нәзарәте каршында торган төп бурычлар түбәндәгеләр булырга тиеш иде:
1) халыкны коллык психологиясеннән арындыру, аның үз-үзенә ышанычын уяту, өметсезлек баткагыннан чыгару, динле-иманлы итү, милли рухын ныгыту;
2) татар кешесен милли идарә эшенә тарту, үз җирендә хуҗа булу хисен иңдерү;
3) татар-мөселман кешесен үз хокукларын якларга өйрәтү;
4) картларны, гарипләрне, балаларны, ятимнәрне, фәкыйрьләрне асрау;
5) мәктәп-мәдрәсәләр, дәвалау, савыктыру, бала тудыру һәм ял итү йортларын ачу, эшмәкәрлек ширкәтләрен, җитештерү, сәүдә үзәкләрен оештыру, хәләл ризык белән туклануга күчү, милли яшәешнең хокукый һәм икътисадый нигезләрен булдыру;
6) халыкка мәхәлләләр аркылы үз милкен, табыш чыганакларын кайтару, мал-мөлкәтне хәләл юл белән табуга, җир-милекне гадел итеп бүлүгә булышу; 
7) төрки һәм мөселман халыкларының дини-милли бердәмлеген ныгыту.
Татарстан мөселманнары өчен сигез еллык «берләшү» чоры, торгынлык, риялык, ришвәтчелек чоры гына түгел, мөртәтлек чоры да булды. Меңнән артык мәчет төзүгә, йөзләгән мәдрәсә, хәтта университет ачуга карамастан, 16 мең мөселман насара динен кабул итте, ислам диненә бары тик 4 мең насара күчте. Бу әле «мөстәкыйльлеккә» ирешкән Татарстан шартларында. Ә бөтен Рәсәй буенча карасаң! Анда тоташ иманнан язу. Мәскәү патшасына, Рәсәй түрәләренә баш игән имамнарыбыз үзләренең эшлексезлекләрен күрсәтмәс өчен, халыктан моны яшерәләр. Мәскәүнең баш түрәсе андагы мөселманнарны мактап та куйды. Янәсе алар мөселманча яшәү рәвешен Җәмиг мәчете кысаларыннан чыгармыйлар, ягъни төбәк буенча бернинди дәгъват эше алып бармыйлар. Шулай да мөртәтлегебезнең кульминацион ноктасы Рим папасыннан сорап, Рәсәй патриархыннан ялынып, Казан илаһ анасы тәресен Казанга алып кайту булды. Моның фаҗигасы шунда ки, ул Казанны мөһдиш Иван тарафыннан яулап алу хәтирәсе генә түгел, ә бөтен Ауразияне түрек-мөселман мохитеннән аерып, анада славян-православие менталитетын урнаштыру символы булды. Шуңа күрә бу тәре урыс-православиесе чиркәве тарафыннан аеруча югары бәяләнә. Тантаналы рәвештә Казанга «кайткан» бу «изге» сүрәтне озатып, артларыннан меңнәрчә «православныйларны» ияртеп Татарстанның баш түрәләре һәм мөселман мөфтие барды. Бу хәл Казанны икенче кабат рәсми рәвештә чукындыру башлангычы булды. 
Нәзарәт исә бу мөртәтлек, хыянәт күренешләренә бернинди дә бәя бирмәде.
Шуны да әйтергә кирәк, татар имамнары фонында урыс руханилары күпкә укымышлы күренә. Чөнки алар тиешле дини һәм дөньяви белемне алалар, ә безнекеләр исә, заманави рухи-дөньяви белемне кире кагып, наданлыкта калалар. Шуларны барысын да күреп, татар милли мохитеннән аерылган (саф милли хәрәкәт тар-мар ителгән шартларда) урыс телле татар яшьләре бозыклыкка тәмам төшеп батмас өчен насара динен кабул итәләр. Әлеге күренеш бигрәк тә катнаш никахларга хас. Дәһрилек чорында бу урыслашу галәмәте булса, «дин иреге» чорында ул насаралаштыру вазыйфасын үти. Традицион татар мәхәлләре оештыра алмаганлыктан саф татар-мөселман мохите тудыра алмыйбыз. Бу милләт өчен фундаменталь булган мәсьәләгә Татарстан диния нәзарәте бөтенләй диярлек битараф. 
Рәсми диннең заман үсешеннән артта калуы, дөньялыкка яраклашуы, илаһи яшәештән ераклашуы, ахирәткә әзерләмәве ислам диненедәге татар яшьләрен дә манкортлыкка этәрә. Алар «исламда милләт юк», дигән уйдырма төшенчәгә таянып, үзләре өчен саф, ихлас, алдынгы, төпле, һөҗүмчән дип саналган чит мәсхәбләргә, төркемнәргә, агымнарга иярәләр. Мең ел буена безне милләт итеп саклап килгән традицион яшәешебезне җимерәләр. Әлеге агымнар үз җирлекләре өчен ярашлы булсалар да, безнең милләткә таркалыш кертәләр. Бу татар халкын интернационаллаштыруның иң нечкә ысулы. Чөнки без исламга каршы бара алмыйбыз. Патша вакытында тупас рәвештә урыслаштыруга, чукындыруга каршы тора алганбыз, коммунизм чоры бездән совет халкы ясап шактый гына урыслаштырса да, дәһрилеге аркасында чукынудан саклап калган, бүген исә урыслашуның һәм чукынуның барлык шартлары бар. Хәттә ислам битлеге астында да урыслаштыру варианты уйланган.
Әлбәттә, милли хәрәкәт җимерелмәсә, дин үз халкына хезмәт итсә, бу күренешләр булмас иде. Әмма тегесе дә, монысы да дөньяви нәфескә бирелеп монафиклыкка батты. Татарстан диния нәзарәте милләт фаҗигасын аңламады һәм аңларга да теләмәде. Мәчетләр салу, мәдрәсәләр ачу ышыгында, ялтыравыклы бизәкләр хозурында диннән тамаша ясады. Аның идарәче катламы, бигрәк тә мөфти үзе һава юлларында дөнья гизде, әмир-шәехләр белән кәеф-сафа корды, затлы йортлар-сарайлар салды, иномаркаларда ил буйлап җилдертте. Ә халык бөлде, бозылды, чукынды. Инде шундый нәзарәтне танып, нәфесен тыя белмәгән мөфтине яңадан сайлап Аллага хыянәт кылмабызмы, милләт каршында хурга калмабызмы?
Ни өчен соң мөфтият шундый шартларда да үзен иркен хис итә? Бернинди тәнкыйтькә дә игътибар итми? Киресенчә, хак мөелманнарны мыскыл итә, кимсетә.
Эш шунда, татар халкының күпчелеге дингә битараф. Аңа попмы, мулламы, барыбер. Мөфтият, нәзарәт төшенчәләре бөтенләй ят нәрсә. Үзләрен мөселман дип санаганнарның күбесе дини яктан бөтенләй надан. Чалма-чапан, гасырлар буена күгәреп-тутыгып беткән вәсвәси вәгазь, йөзләгән хата-кимчелектән торган һәфтияк-догалык бик җиткән. Түрәләрдән бөтенләй куркасы юк. Диндә шыр надан булсалар да, мәчетләр төзеп малларын чистарталар. Галимнәрдән дә куркасы юк. Аларның күпчелеге әлифне таяк дип тә белми. Үзләрен доктор-академик дип йөртсәләр дә, ник бер аять, бер хәдис белсеннәр. Бернинди исем дәрәҗәләре булманан Утыз-Имәни, Габделнасыйр Курсави, Муса Биги, Ризаэтдин Фәхретдин, Галимҗан Баруди, Шиһабетдин Мәрҗани кебек галимнәрнең тырнагына да тормыйлар бит болар. Имамнарны наданлыкта гаепләсәләр дә, дини яктан чеп-чи наданнар. Журналистлар да алардан ерак китмәгән. Диннең фундаменталь кыйммәтләрен белмәгәнлектән, нәзарәтнең эшчәнлегенә тирән анализ ясый алмыйлар. Югыйсә оятка калулары бар. Хуҗалары риза булса, шул җиткән. Ислах-реформа, яңарту-модерн, җәдитчелек, хәнәфи мәсхәбе дип йөрүчеләрнең дә авызын тиз ябарга була. Чөнки болар ислам гыйлеме белән исламоведениене бутыйлар. Яңа Мәккә эзләүчеләр дә башта мәчеткә юл тапсыннар иде. Ә нинди дә акыллы башлар табыла башласа, аларны да шул исәпкә кертәләр. Әйдә аклана бирсеннәр. Кем каршында? Дини монополия болар кулында.
Бүгенге көндә дөньяви галимнәрдә генә түгел, дин галимнәрендә дә илаһият дөньясыннан алган, күңел тирәнлегеннән килгән, милли хиссият белән сугарылган, канга сеңгән нәкъли (аң югарылыгындагы) гыйлем түгел, ә укып-өйрәнеп алган, вәгазь, китаплар белән кергән, дөньяви фикер яссылыгында туган аклы гыйлем (акыл белеме). 
Шуңа күрә без генә түгел, хәтта мөселман илләре дә илаһи тәрәккыяткә чыга алмый.
Нәкъ шуны исәпкә алып, без 1992 елның 10 гынварендә чакырылган «Мәгариф» корылтаенда мөстәкыйль милли мәгарифнең төше итеп Татар милли һәм Татар ислам университетларын ачуны максат итеп куйган идек. Ә 1998 елда Татар ислам университетын ачарга да форсат туды. Безнең концепция Татарстан диния нәзарәтенең голамалар шурасына тәкъдим ителде. Ул мәдрәсә мөдирләре тарафыннан бертавыштан яклау тапты. Хәтта академик Мирза Мәхмудовның урыс телендә, «фәнни» нигездә язылган нигезнамәсе дә кире кагылды. Ул вакытта Мирза ага үпкәләп, хискә бирелеп, мөфтият бинасын ташлап чыгып китте. Киләсе утырышта Татар ислам университетын ачу игълан ителергә тиеш иде. Әмма утырышта Ислам университеты ачылу түгел, мөфтигә Рәсәй инсаният (гуманитар) академиясенең мактаулы академик исемен бирү игълан ителде. Академик таныклыгын һәм туграсын аңа шушы академиянең академигы Энгель Таһиров тапшырды. Ул ук аның иңбашына акдемик тасмасын салды. Күп тә үтми, моның максаты ачылды. Татар ислам университеты урынына Рәсәй ислам университеты ачылды. Аның ректоры итеп дини дә, дөньяви да югары белеме булмаган мөфти Госман хәзрәт Исхаков билгеләнде. Шулай итеп Татар милли университетыннан соң Татар ислам университеты идеясе дә юкка чыкты. 
Әлбәттә, инде, бу университет татар милләтен үстерү өчен берни эшләмәде. Аңа кем генә кереп тулмады. Аны да «диннең милләте юк» дигән шаукым биләп алды. Озакламый шул шигарь астында мәчет-мәдрәсәләребез ак-сары-кара төскә керде. Милләт күренмәс, татар теле ишетелмәс булды. Безне өйрәтүчеләр, төзәтүчеләр, дөресләүчеләр ишәйде.
Әмма моның аянычы шунда ки, без төрле телдә сөйләшкәч, төрле имлада язгач, төрле гореф-гадәт тоткач, мәхәллә, мөселман өммәте булып оеша алмыйбыз. Барыбыз да берәм-берәм башка милләтләр эчендә эреп барабыз. Чөнки урыс та, гарәп тә, фарсы да, төрек тә милләтсез түгел, татар гына ул пәйгамбәрдән мөселманрак булырга тырыша.
Шуның өчен дә без милли университетыбызны да, ислам университетын да татар дип атадык. Шулар аркылы гына без иманлы һәм мәгърифәтле милләт дәрәҗәсенә күтәрелербез дип уйладык. Әмма милләтчеләр динне, динчеләр милләтне җимерер дип уйламадык.
Әлбәттә без мәчет-мәдрәсәләребездә башка милләт вәкилләре булуга шатбыз. Аларны дин кардәшләребез дип атыйбыз. Әмма алар үз мәхәлләләре, үз гореф-гадәтләре, үз йолалары белән яшиләр. Үз телләрендә сөйләшәләр, үз имлаларында язалар. Безне татар милләте буларак кабул итмиләр, урыс милләтенең бер өлеше дип саныйлар. Шуңа күрә күбрәк татарга түгел, урыска, урыс хөкүмәтенә ярарга тырышалар. Гарәбе дә, төреге дә, фарсысы да, сарысы да, карасы да һәм башкасы да. Бер дә динне милләттән аермыйлар.
Татар милли университеты таркатылгач, Татар ислам университеты юкка чыгарылгач, мөстәкыйль Татарстан диния нәзарәте бетерелгәч, хәзерге заман фәне югарылыгында рухи-дөньяви белем системасын булдыру максатыннан, 1998 елның 1 сентябрендә «Нурулла» мәчете бинасында Колшәриф исемендәге татар-рухи дөньяви университеты ачып җибәрдек. Аңа йөздән артык шәкерт кабул иттек. Беренче дәрес Габдулла хәзрәтнең вәгазе белән башланды. Бу 1992 елда «Мәгариф» бергәлегенең Татар милли һәм ислам университетларын ачу карарын үтәүнең тагы бер талпынышы иде бу. Әлеге университет дини, милли, һөнәри юнәлешләрне бергә берләштерде. Милли мәгарифнең тулы системасын төзү максатыннан аның каршында «Әмирхания» креацион (яратылыш) көллияте һәм Гаилә мәктәбе ачылды.
Төп максат: дини һәм дөньяви мәгариф һәм фән системасында эшләргә сәләтле илаһи һәм дөньяви белемгә ия югары һәм урта белемле белгечләр әзерләү иде. Әгәр бу проект барып чыкса, диндә дөньви наданлык, фәндә илаһи сукырлык бетәргә тиеш иде. Шуның белән бергә дөньяви мәгарифтә әхлак, дини мәгарифтә дөньялык мәсьәләләре чишелеш табачак иде. Колшәриф университеты унбиш гыйльми, 40 һөнәри юнәлештә эшләп китәргә тиеш иде. Әмма рәсми дин һәм мәгарифнең, татар җәмәгатьчелегенең үтә битараф карашы, бер яктан да ярдәм булмау, ата-аналарның рухи-дөньяви белемгә кулланучан карашы эшне күп мәртәбә чикләргә мәҗбүр итте. Университет «Нурулла» мәчетендә, аерым фатирларда, соңга таба Казан техник университеты бинасында 7 ел буена эшләде. Безнең карашка ул Колшәриф мәчете төзелеп беткәч, анда урнашырга тиеш иде. Әмма Диния нәзарәте моның турында ишетәсе дә килмәде. Чөнки бу эш барып чыккан очракта, рәсми руханиларның гыйльми дәрәҗәсе бүгенге фән һәм илаһи гыйлем югарылыгын таләп итәсе иде. 
Шулай итеп «берләштерелгән» Диния нәзарәте барлык яктан исламның Татарстанда тәрәккый үсешенә, дини һәм дөньяви мәгарифнең яңабаштан торгызылуына киртә булды. Әлбәттә, моны ул дәһри хакимиятнең фатихасы һәм теләктәшлеге белән эшләде.
Шуңа күрә дә Татарстанда дәүләттән бәйсез халык идарәсе дә, мөстәкыйль татар мәгарифе дә, милли һәм ислам университетлары да тумады. Суверен дәүләт төзибез, татар дәүләт магарифе булдырабыз, Оксфорд, Сорбонна, Гарвардларга тиң югары уку йортлары ачабыз дигән булып, халык җәмгыятьләрен яралгы халәтендә үк бетерә бардык. 
Моның төп сәбәбе акыл, осталык, мал җитмәүдән түгел, ә рухыбызга ят көфер системасына ябышып ятуда иде. Бу система вампир шикелле элегебезне суыра, хәлебезне ала, таркаулыкка китерә. Шуңа күрә аннан арынырга, Алла кануннарына, милли яшәү рәвешебезгә кайтырга кирәк. Әлбәттә инде, тарихи тирәнлектә, заманави югарылыкта.
Әлбәттә, бу эш җиңел түгел. Барлык җәмгыяви яшәеш - идарә, хокук, икътисад, иялек, салым, эшмәкәрлек, сәнәгать, мәгълүмат, фән, мәгариф, мәдәният, мәгърифәт, илаһият системалары - көфер дөньясы кулында. Әгәр без милли яшәешебезне шулар кырында оештырсак, үз кырыбызга кайта алмасак башыбыз җәфадан чыкмас, бар тырышлыгыбыз төпсез коега су ташуга, «сизиф хезмәтенә» кайтып калыр. Ә каршы көчләр тик ятмый. Иҗтиһат, хәрәкәт, гамәл зәгыйфьләнгән саен алар безгә басымны көчәйтә бара.
Шуңа күрә яңа оешачак Татарстан диния нәзарәте яңадан күтәрелеп килгән милли хәрәкәт белән бергә татар җәмгыятен түбәндәге юнәлешләрдә үзгәртеп корырга тиеш.
Миңа күп вакытта шундый сорау бирәләр: нәрсә, Габдулла хәзрәттән башка мөфти урынына куярлык лаекле шәхес юкмыни? Дин эше бер аңа гына терәлмәгәндер, ләбаса! 
Әлбәттә, дини һәм дөньяви яктан әзерлеге Габдулла хәзрәттән югары булган кешеләр бардыр анысы. Андыйларны үзем дә беләм. Әмма эш анда түгел. Эш кемнең кемгә хезмәт итүендә. Халыккамы, милләткәме, әллә патшага, яки түрәләргәме, шунда бар хикмәт.
Адәм баласы авыр вакытта сынала. Имамнар да шулай. Милли хәрәкәт күтәрелеше вакытында алар барысы да диярлек безнең белән иде. Чигенеш чорында, әкренләп теге якка күчеп беттеләр, таркалыш чорында исә инде безгә каршы эшли башладылар.
Әлбәттә, гыйлемле, акыллы, намуслы иманарыбыз күп. Алар арасында мөфтилеккә лаеклылары да бар. Берече чиратта Рамил хәзрәт Юнусовны, Илдус хәзрәт Фәизовны, Фәрит хәзрәт Салманны, Малик хәзрәт Ибраһимны һәм башкаларны атар идем. Рамил хәзрәт үзе дә баштан ук мөфтияткә оппозицядә булды. Ул аны «әби патша» заманыннан калган мөселманнар өчен күзәтү органы итеп күрде. Үзенең бәйсез ислам үзәген төзеде. «Оазис» исемле затлы, акыллы журнал чыгара башлады. Матур вәгазьләр сөйләп, күп кенә кешеләрне дингә тартты. Аларны магнит тасмаларына язып таратты һәм башка күп кенә игелекле эшләр эшләде. Әмма «күзәтү органы» аңа мөстәкыйль рәвештә эшләп китәргә ирек бирмәде. Нык авыр хәлгә калгач, мөфтиятнең Голамалар шурасы рәислегенә тәкъдимен кабул итте. Мине исә мәгариф эше буенча үзенең урынбасары итеп алды. Әмма беренче утырышларда ук мөфтият тарафыннан безнең рухи-дөньяви мәгариф системабызга каршылык туды. Дини яктан да, дөньяви яктан да. Җәлил хәзрәт Фазлыев без әле моңа әзер түгел диде, диннән шактый ерак булган дөньяви галимнәр үзләре моңа әзер булмадылар. 
Берникадәр тарткалашканнан соң мин аннан китәргә мәҗбүр булдым. Рамил хәзрәт формаль яктан шура рәисе булып калса да, Түбән Камага имам-хатыйб итеп җибәрелде. Анда ул җирле түрәләр белән уртак сүз табып, яхшы гына эшләп китте һәм, ниһаять, Колшәриф мәчете ачылганнан соң аның имам-хатыйбы булды. 
Илдус хәзрәт Фазлыев та безнең иң эзлекле тарафдарыбыз иде. Өч ел буена ул безнең Колшариф университетында бушлай иман дәресләрен алып барды. Бу эшкә ул үзенең аркадашларын да җәлеп итте. Мөфтият аны да бездән аерды. Илдусның авыр хәлгә төшүеннән файдаланып, аңа мөфтияттә дәгъват бүлеге рәисе вазыйфаларын йөкләде. Берникадәр вакыттан соң ул «Болгар» мәчетенең имам-хатыйбы итеп билгеләнде. 
Фәрит хәзрәт Салманны һәм Малик хәзрәт Ибраһимны мин татарның иң яхшы ислам белгечләреннән, хәтта галимнәреннән саныйм. Әмма Фәрит хәзрәт артык Татарстанда «вәххабилекне» фаш итү белән мавыкты булса кирәк, ә Малик хәзрәт үзен күбрәк ислам гыйлемен үстерүгә багышлады. Һәрхалдә ислам дөньясында аларның вазыйфалары башка. 
Ә инде ихласчыларга, яки «диннең милләтте юк» диючеләргә, ничек кенә алар акыллы, белемле, дәрәҗәле булып күренмәсеннәр, безнең ышаныч юк. Алар йә динне, йә милләтне инкарь итә. Без исә динне өстен куеп, аларны бербөтен һәм аерылгысыз итеп күрәбез.
Шулай итеп милии хәрәкәтнең яңа күтәрелеше чорында мөфти өчен кулай фигура – Габдулла хәзрәт булды. Чөнки милли хәрәкәт яңадан күтәрелми торып, дини хәрәкәт күтәрелмәячәк. Көчле милли хәрәкәт булмаганда түрәләр чикне белми башлыйлар. Алла куйган чикләрне бозып, үзләрен дә, халыкны да җәһәннәмгә өстериләр
Әлбәттә бүгенге шартларда хак мөселманча яшәп китүе ифрат дәрәҗәдә кыен. Дини һәм милли таркаулык хәтта гаиләгә үтеп кергән. Хәзерге гаиләдә төрле милләт, төрле дин кешеләре яши. Ата улны, ана кызны белми. Гаиләдә баш та юк, аяк та юк. Димәк анда имам да була алмый. Шулай итеп көферлеккә чумган дөнья каршында кеше бер ялгызы торып кала. Әмма иманы никадәр нык булмасын, аңа каршы торырга куәте җитми. Шуңа күрә дә адәм баласы кат-кат итеп гаилә, ыруг, кабилә, милләт, дәүләт боҗралары белән уратылып торган. Әмма бу боҗралар берсе артыннан берсе көфер җәмгыять тарафыннан җимерелә килгән. Аларны яңадан торгызмый торып, аерым шәхес иблис тозагыннан ычкына алмаячак. Ә инде яшәү мәгънәсенә торырлык изге көрәш үлем һәм хәят арасында барганда, купшы сүзләр сөйләп, дин дошманнарына ләббәйкә әйтеп, милләт җәлладларына мәдхия укып, динсез хакимнәрдән пот ясап, имансыз түрәләргә тәлинкә тотып илне-динне коткарып булмый. Моның өчен пәйгамбәрләр, газиләр ныклыгына торырлык көчле җиһад кирәк.
Әмма татар халкы 100 елга якын (хәтта күбрәк тә) никахсыз, зякәтсез, уразасыз яшәде. Алла каршында уйнашчы булып күкләр өчен мәеткә әйләнде. Олы тәүбәгә килмичә Ул аны коткармаячак, Үз хозурында урын бирмәячәк. Иблис белән мәңгегә калмас өчен, дөнья һәм ахирәт газабыннан котылу өчен иманга кайтырга кирәк. Дөньялык никадәр гүзәл булмасын, мәңгелек каршында ул бер мизгел генә. Ә мәңгелек булмаса ул «гүзәл» мизгел нигә кирәк? Очкын булып юкка чыгар өченме? Яшәүнең дә ни мәгънәсе кала?


Ильдус Амирханов председатель Милли Меджлиса татарского народа

06 сент 2008г.

No comments: