Saturday, September 6, 2008

Татар халкының Милли Мәҗлесен төзүнең 90 еллыгына карата ТАТАР ХАЛКЫНА ЮЛЛАМА

ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ МИЛЛИ МӘҖЛЕСЕ









Татар халкының Милли Мәҗлесен
төзүнең 90 еллыгына карата

ТАТАР ХАЛКЫНА ЮЛЛАМА

Казан 2007


1. Татар милләте бармы?

Татар халкы дүрт ярым гасыр инде Мәскәү коллыгында яши. Шул дәвердә ул күп мәртәбә иреккә чыгуга омтылыш ясап караса да, зур югалтулар белән артка чигенә. Соңгы 1986 ел апрель инкыйлабы да аны бу халәттән чыгармады. Әлеге чорда барлыкка килгән милли күтәрелеш тә җиңелүгә дучар ителде. Халык яңадан әкәм-төкәм шикелле үз кабыгына кереп бикләнде. Рухи, милли-мәдәни үсеш тукталды, татар яңадан мәрткә китте.
Ә иң аянычы - һәр җиңелүдән соң ул үзенең илаһи куәтен җуя бара. Халыкның ирек рухы күккә аша, коллыгы җиргә иңә. Чөнки һәр хәлиткеч бәрелештә милләтнең иң яхшы уллары кырыла, мыскаллап җыелган каймагы юыла. Аның каравы, һәр югалтудан соң яшәү көченең таркалышы нәтиҗәседә барлыкка килгән зарарлы матдәләре, иң яман сыйфатлары туплана. Болар коллыкка каршы торган тумыштан килгән иммун системасын җимерә. 
Хәзерге вакытта татар халкы үзенең илаһи куәтен җуеп, барлык ирексез халыклар кебек “цивилизацияле” коллыкта яши. Алла биргән иреген югалту сәбәпле, халыкның күпчелеге үзенең коллык халәтен аңламый, нормаль яшәү рәвеше итеп кабул итә. Әмма мондый яшәү рәвеше табигате белән бозык. 
Ничек болай булды әле, зур мәмләкәтләр төзегән, цивилизацияләр тудырган, куәтле дәүләтләр корган горур һәм буйсынмас түрек кәвеменең варислары мескен коллар дәрәҗәсенә төштеләр? Кайчан һәм ничек кулга ияләштереп булмаган бүреләр ялагай этләргә әйләнделәр? Ни өчен ирекле кешеләрнең табигый сыфатлары булган намуслылык, турылык, миһербанлык хашәрәт коллар мәкерлегенә, хаинлегенә һәм куркаклыгына әйләнде? Ни өчен һәр иреккә омтылыш тагы да тирәнрәк коллыкка төшү белән тәмамлана? Рухның бу кадәр тирән түбәнлеккә төшүенең төп сәбәбе нидә? Татар халкының кайчан да булса иреккә чыгуына өмет бармы? Әллә инде ул чыннан да мәгелек йокыга талган? Әллә мәңгегә бәйдәге этләрнең язмышына дучар ителгән? 
Әгәр без бу сорауларга өздереп җавап бирә алмасак, һәр ирек даулавыбыз коллыкны тирәнәйтәчәк, һәр җиңелүебез каршы көчләрнең куәтен арттырчак.  
Әлегә исә без үзебезнең коллык халәтебезне Мәскәүдән күрәбез. Аның урыс булмаган халыкларга каршы юнәлтелгән колониаль сәясәтен гаеплибез. Нигездә бу дөрес. Әмма беркайчан да, бернинди баскынчы да үз корбанын үз теләге белән иреккә җибәрмәгән. Һәр җанварның бу асыл табигате. Ирекне зәгыйфьләр югалта, көчлеләр көрәшеп ала. Безнең һәрбер җиңелүебез Мәскәүнең колониаль сәясәтеннән дә бигрәк, татар җәмгыятенең тирән таркалышы, бик күп катламнарга бүленеше, кыйбласын, яшәү егәрлеген югалтуы, илаһи куәте кимүе, гасырлар буе тәрбияләп үстергән рухи, милли-мәдәни, матди-җәмгыяви тамырларыннан аерылып, рухына ят үсентеләргә тоташуы белән билгеләнгән. Мәскәү белән 1994 ел 15 февраль “килешүе” шушы кырыс хакыйкәтьнең әче җимеше булды. Шул сәбәпләр аркасында, атомар дәрәҗәгә төшкән милли таркалыш, гомумән алганда, татар халкының һәм татар милләтенең барлыгы мәсьәләсен бөтен кискенлеге белән куя.  
Ачыктан-ачык әйтергә кирәк, традицион төшенчәләр буенча бүгенге көндә татар халкы да, татар милләте дә юк. Халык булыр өчен татарның йә бәйсез дәүләте, йә Мәскәү белән тигез хокуклы Рәсәй субъекты булырга тиеш. Ә милләт булу өчен исә, аның үзидарә хокукына ия урыс милләтеннән бәйсез милли структурасы булырга тиеш. Татарның бүгенгә боларның берсе дә юк. Ул бары тик структур яктан формалашмаган урыс халкының этник төркеме генә булып санала. Шуңа күрә дә аның азатлык өчен көрәше сепаратизм дип атала.
Бүгенге көндә, татарлар коллыктан чыгу юлын бары тик түрә көрсие аша гына күрәләр, ә милли үзидарә структураларын бөтенләй танымыйлар. Ирек алар өчен эчке илаһи халәт түгел, ә урыс хәкимлеген татар хәкимлеге белән алмаштыру хыялы гына. Бу исә Мәскәү тарафыннан “хаклы рәвештә” хәкимият бүлешү дип кабул ителә һәм “фетнәгә” каршы көч куллануга китерә. Табигый ки, каршылык көченә ия булмаган татар халкы җиңелүгә дучар ителә. 

2. “Служилый” татарларның соңгы хыянәте

Мәгълүм ки, Татарстанның рәсми хакимияте, өске катлам татар зыялылары Мәскәү белән җиңелү килешүен төзүне чигенеш итеп түгел, ә сәяси уңыш буларак бәяләделәр. Алар фикеренчә, бу татар халкын чичән халкы язмышыннан саклап калу чарасы иде. Монда берникадәр хаклык та бар кебек. Чөнки рәсми хакимиятьнең, Мәскәү басымына каршы куярлык тәгълимате дә, ихтыяр көче дә булмады. Ә андый-мондый хәл килеп чыкса, бер фикергә килә алмаган өч татар биш гаскәригә бүленеп Мәскәү файдасына бер-берсен кырып бетерәчәк иде. Моның өчен Мәскәү танкларының да кирәге булмас иде.
Аның каравы, “килешү”не тискәре итеп кабул итүчеләр бу чигенешне Мәскәү шовинистларының бөек мәмләкәтчелеге, ә иң кыюлары Татарстан хакимиятенең хыянәт нәтиҗәсе итеп бәяләделәр. Әлбәттә, монда да хаклык юк түгел иде. Башта җирле славян һәм угор, аннан соң төрки халыкларны кол иткән, аларның уртак тарихи ватаннарын биш йөз еллык халыклар төрмәсенә әйләндергән, илсез-җирсез урыс (вирус) исеме белән йөргән Мәскәү килмешәкләреннән (москальләрдән) әллә-ни изгелек көтәсе юк иде. Татарстан хакимиятенә килгәндә, ул кыйбласын югалткан, коллык сөреме белән исергән, изелгән-биртелгән халыкның шыксыз өлгесе генә иде.
Гади кеше исә, үз өстендә эшләү, саваплы гамәл кылу, дин, милләт, мәгариф, фән юлында иҗтиһат итү урынына үз язмышын булдыксыз түрәләргә, җансыз чиновникларга, курчак урыс-татар, җәһүди-татар марҗаларына тапшырды. Сәясәтчеләребез Мәскәүгә таянып хакимият бүлешүне, зыялыларыбыз шәхси уңышка ирешүне, “затлы”ларыбыз мәңгелек данга күмелүне, галимнәребез исем-дәрәҗә даулауны өстенрәк күрде. Рәсми руханиларыбыз динне кәсепкә, мәчетне милеккә әйләндерде. Ахыр чиктә дилбегәне шулар алды. Шуңа күрә алар дәүләттән бәйсез халык идарәсен дә, мөстәкыйль татар мәгарифен дә, аның милли университетын да танымадылар. Суверен дәүләт төзибез, татар дәүләт магарифе булдырабыз, Оксфорд, Сорбонналарга тиң татар милли университеты ачабыз дигән булып, мөстәкыйль милли җәмгыятьләрне яралгы халәтендә үк бетерә бардылар. Янәсе алар Рәсәй кануннарыннан тайпылмаска, мәскәүчел дәүләткә параллель булмаска тиешләр. Болар Алла кануннарын да, татар кануннарын да танымадылар. 
Бу тайпылышларның тискәре нәтиҗәсе буларак, татар халкының милли үсеше тукталды. Аның каравы, мәскәүчел фиркаләр, дин һәм милләт дошманнары активлашты. Алар ачыктан-ачык икетеллеккә, татарча укытуга, татар телен өйрәтүгә, милли мохит тудыруга каршы чыга башладылар. Теләсә нинди дини күтәрелештә, рухи тәрбиядә фетнә, «вәһһабилык» күрәләр. Шулай итеп безне 60-80 нче елларның динсезлегенә, милләтсезлегенә, телсезлегенә кайтарырга тырышалар. Әгәр бу һөҗүмне туктатырга үзебездә көч таба алмасак, татар телендә сүз әйтергә куркачакбыз, намазыбызны качып-посып укырга, хәтта иман алмаштырырга мәҗбүр булачакбыз.
Шулай итеп Мәскәү хезмәтенә күчкән “служилый” татарлар безне тагы, бәлки соңгы мәртәбә инкыйраз каршына куйдылар, иреккә чыгуга соңгы өметне өзделәр. Бу аларның татар-мөселман халкына карата соңгы хыянәте иде.

3. Яңа өметләр һәм милли аң баскычлары

Шулай да туксанынчы еллар башында үсеш алган милли хәрәкәтнең эше нәтиҗәсез калмады. Соңгы вакытта, әлеге чорда «милли прививка» алган күп кенә татар зыялылары, татарның иманлы бәндәләре бу куркынычны аңлап, милләтне үстерү юнәлешендә уңышлы гына гамәл кыла башладылар. Алар мәгърифәт учаклары тудыралар, иҗади остаханәләр төзиләр, милли студияләр оештыралар, фәнни-гамәли эзләнүләр алып баралар. Әкренләп яшь талантлар үсә, байтак кына гүзәл иҗат үрнәкләре туа. Әмма бер-беребезгә ярдәм, теләктәшлек, үзара оешканлык булмаганга, эшебезгә таркаулык керә, чигенү-тайпылыш күзәтелә. Башлаган эш таркала, гамәл ярты юлда кала. 
Моның төп сәбәбе акыл, осталык, мал җитмәүдән түгел, ә рухыбызга ят кяфер системасына ябышып ятуда. Бу система вампир шикелле элегебезне суыра, хәлебезне ала, таркаулыкка китерә. Шуңа күрә аннан арынырга, Алла кануннарына, милли гореф-гадәтләргә нигезләнгән яшәү рәвешебезгә кайтырга кирәк. Әлбәттә, тарихи тирәнлектә, заманави югарылыкта.
Әмма, бу эш җиңел түгел. Чөнки үзебезнең идарә системаларыбыз юк. Барлык җәмгыяви яшәеш - идарә, хокук, икътисад, иялек, салым, эшмәкәрлек, сәнәгать, мәгълүмат, фән, мәгариф, мәдәният, мәгърифәт, илаһият системалары - көфер дөньясы кулында. Әгәр без милли яшәешебезне шулар кырында оештырсак, үз кырыбызга кайта алмасак башыбыз җафадан чыкмас, бар тырышлыгыбыз төпсез коега су ташуга, «сизиф хезмәтенә» кайтып калыр.
Шуңа күрә әлеге системаларны без үзебез мөстәкыйль рәвештә корырга тиешбез. Бу юнәлештә бер төркем милләт мәхдүмнәре эшли инде. Әмма киң җәмәгатьчелек моңа тартылмагач, эш бик сүлпән бара. Ә каршы көчләр тик ятмый. Иҗтиһат зәгыйфьләнгән саен алар безгә басымны көчәйтә бара.
Шуңа күрә иблис тантана иткән заманда чын мөселман кешесе үзенең иманын Алла кануннарына таянып яши торган ирекле җәмгыятьләр, үзидарә кагыйдәләренә корылган мәхәлләләр корып кына саклап кала ала. Әлегә бу юлда төп киртә булып төрки-татар аңының баскычларга бүленеше тора.
Бүгенге көндә төрки-татар халкын милли аңын камиллек дәрәҗәсе (илаһи югарылыгы) буенча шартлы рәвештә җиде баскычка бүләргә була. 
Беренче баскыч аң – илаһи милләтчелек. Бу аң югарылыгында адәм баласы Алла кануннарына буйсынып, пәйгамбәрләр юлыннан тайпылмыйча яши. Мондый яшәеш үрнәкләрен Идел-Урал төбәгендә илаһи тәңрелек (бераллалык) һәм ислам диненең башлангыч (халыкчан) чорында таба алабыз.
Икенче баскыч аң – мүсбәт милләтчелек. Бу аң дәрәҗәсендә милли һәм җәмгыяви яшәештә илаһи кануннарга өстенлек бирелә. Халыклар белән дустанә мөнәсәбәттә яшәү тәэмин ителә. Мондый яшәү рәвеше Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорында, Русия мәмләкәтендә төрки-ислам күтәрелеше дәверендә күзәтелә. Бу аң дәрәҗәсенә күтәрелгән күренекле шәхесләр: Кол Гали, Кол Шәриф, Утыз Имәни, Габделнасыйр Курсави, Хөсәен һәм Нәҗип Әмирханнар, Ризаэддин Фәхреддин, Муса Биги, Шиһабетдин Мәрҗәни һ.б.
Өченче баскыч аң - милли социализм. Бу аң дәрәҗәсендә җәмгыяви яшәештә милли кыйммәтләргә өстенлек бирелә. Илаһи кыйммәтләр милләтне оештыру вазыйфасын үти. Социаль гаделлек принциплары милләтнең бердәмлегенә эшли. Бу аң дәрәҗәсендә фикер итүче һәм гамәл кылучы шәхесләр: Садри Максуди, Гаяз Исхакый, Әхмәтзәки Вәлиди һ.б. 1917 елгы түнтәреш чорында Милли Мәҗлес тә, нигездә шушы аң дәрәҗәсендә оеша. 1986 ел инкыйлабыннан соң оешкан Милли Мәҗлеснең кайбер тарафдарлары да шушы аң дәрәҗәсеннән чыгып эш итә. Бу дәвердә барлыкка килгән Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең сул канаты да боларга якын торды.
 Дүртенче баскыч аң – социаль (җәмгыяви) милләтчелек. Бу аң дәрәҗәсендә җәмгыяви яшәештә социаль гаделлек принципларына өстенлек бирелә. Милли мәнфәгатьләр социаль гаделлек принципларыннан чыгып яклана. Илаһи кыйммәтләр шәхси ихтыяҗ булып бәяләнә. Бу аң дәрәҗәсендә фикер итүче һәм гамәл кылучы шәхесләр: Мулланур Вахитов, Мирсәет Солтангалиев, Галимҗан Ибраһимов һ.б. 1986 ел инкыйлабыннан соң оешкан Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең уң канаты шушы аң дәрәҗәсеннән чыгып эш итә. Милли Мәҗлескә көндәш рәвешендә оештырылган Бөтендөнья татар конгрессының җирле (халыкка якын) оешмалары да шушы юнәлештә эшли.
 Бишенче баскыч аң – мөнафи (бозык, риялы) милләтчелек. Бу аң дәрәҗәсендә җәмгыяви яшәештә шәхси ихтыяҗларга өстенлек бирелә. Милләтчелек хисе шәхси кимсенү тойгысыннан туа. Кайвакытта һөҗүмчәнлек, үч алу төсмерен ала. Милли хәрәкәтнең актив фазасында боларда күкрәк көче, гайрәт булса да, чигенеш чорында ул бик тиз сүрелә. Күп очракта конформизм (яраклашу), хәтта мөртәтлек белән тәмамлана. Бу аң дәрәҗәсе вакчыл, амбициоз (тәкәббер), дуамал, тар фикерле кешеләргә хас. 
 Алтынчы баскыч аң – мөртәтлек (хыянәтчелек). Кеше аңының иң зәгыйфь халәте. Мондый хәлдәге бәндә өчен бернинди дә (илаһи, милли, җәмгыяви) кыйммәтләр әһәмияткә ия түгел. Аның өчен дин-иман, ил-җир, тел-гадәт төшенчәләре юк. Ул бик тиз сата, бик тиз сатыла. Эчкечелек, әфьюнчелек, фәхишәлек, караклык, ялган, ялагайлык кебек сыйфатлар аның канына сеңгән. Кол-түрә мөнәсәбәтләренең иң түбән баскычында тора. Татарның абсолют күпчелеге шушы халәткә төшкән. Бу халәт милләтнең үлем чиренә әйләнгән.  
Җиденче баскыч аң – мөнафикълык (икейөзлелек). Иң түбән дәрәҗәдәге аң. Илаһи, милли, социаль кыйммәтләр белән ришвәт кылу исәбенә яшәү рәвеше. Җәмгыять өчен иң куркыныч чир. Чөнки аларны ихлас диндарлардан, саф милләтчеләрдән, гадел социалистлардан аеру кыен. Зур-зур исем дәрәҗәләргә, мал-мөлкәткә ия булганлыктан аларның сүзе өстә йөри. Шуңа күрә мондый ришвәти өстенлек татарның тәрәккый үсешенә киртә булып тора. Бу аң сыйфатлары, башлыча, өске сыйныфларга - дәүләт хезмәтендә, рәсми хакимият оештырган яки рәсмиләштергән (дини, милли, сәяси, җәмгыяви һ.б.) оешмаларда эшләүче түрәләргә, зыялыларга, хезмәткәрләргә хас.
Әлбәттә, аерым кешеләрне әлеге аң дәрәҗәләре буенча бүлү кыен. Әмма җәмгыять сыйфатларын аң дәрәҗәсе буенча төгәлрәк билгеләргә була. Мәсәлән, бүгенге татар җәмгыятенең идарәче яки өске катламы, нигездә, мөнафикълардан, хезмәт халкы яки аскы катламы мөртәтләрдән, өске катлам зыялылары мөнафи, урта катламы социаль милләтчеләрдән тора. Әлбәттә, татар халкы бу сыйфатта илаһи җәмгыять тә, милли дәүләт тә төзи алмый. Бар тырышлыгы вак мәнфәгатьләр кыйпылчыгына таркалып бетә. Моны без Русия мәмләкәтеннән аерылып чыккан «бәйсез» дәүләтләр мисалында да ачык күрәбез. Болар һаман да мөнафикълык, мөртәтлек, коллык халәтеннән арына алмыйлар. Кичәге хуҗаларына тәлинкә тотудан башлары чыкмый.
Димәк безнең каршыбызда татар аңын югары баскычларга күтәрү, һәм шының нигезендә үзидарә принципларына корылган милли җәмгыятьләр кору бурычы тора. Бу җәмгыятьләренең төп вазыйфалары – әкренләп халкыбызны мөртәтлек дәрәҗәсенә төшкән җәһлият дөньясыннан арындырып, Алла кануннарына корылган илаһият дөньясына чыгару. Әгәр үзебезгә шул максатны куймасак һәм шуңа ирешмәсәк, милләт-дәүләт, мөстәкыйльлек-бәйсезлек, ирек-азатлык дип кычкырып йөрүебез мөнафи милләтчелектән ары китмәячәк. Мөнафикълар өчен җим, халкыбыз өчен хәсрәт кенә булачак.

4, Милли җәмгыятьләрне оештыру кагыйдәләре  

Әлбәттә, милли җәмгыятьләр Алла кануннарына каршы килмәгән кагыйдәләр нигезендә оешырга тиешләр. Нигездә алар түбәндәгеләр.
Беренче – идарә өлкәсендә. Безнең идарә – җәмгыяви идарә, ягъни, үзидарә, халык идарәсе. Моны Алла кануннары нигезендә оешкан татар-мөселман җәмгыятьләре генә эшли ала. Бүгенге диннән аерылган дөньяви дәүләт ул – иблис корылмасы. Түрәләребез, имамнарыбыз да илаһи кануннар белән түгел, иблис кануннары белән идарә итә. Илаһи-милли яшәешкә бернинди җирлек калдырылмаган. Шуңа күрә мөселман татарлары аларга кушыла алмый. Югыйсә кяферлеккә төшеп милләт тәмам харап булачак.
Икенче – хокук өлкәсендә. Безнең хокук – илаһи татар-мөселман хокукы, шәригать кануннары, татар кануны. Бүгенге дәүләт хокукы илаһи хокукка каршы килгәнлектән, аңардан мөмкин кадәр азат булырга тиешбез. Әлбәттә, бу ифрат кыен эш. Чөнки бөтен җәмгыяви тормышыбыз шуңа көйләнгән. Әмма илаһи хокук белән яшәсәк, Алла үзе безгә ярдәмгә киләчәк.
Өченче – икътисад өлкәсендә. Гамәлдәге икътисад системасы салым-ясак, сәрмәя-табыш, әҗәт-процент, уен-отыш кебек хәрәм мөнәсәбәтләргә корыла. Аның илаһи нигезе юк. Барысы да матдәви ихтыяҗга буйсындырылган. Ислам икътисады исә илаһи таләпләрдән чыгып төзелә. Ул хезмәт-табыш, ярдәм-теләктәшлек, хәер-садака кебек хәләл мөнәсәбәтләргә корыла. Бу икътисад системасында милек, иялек, казна, акча, сәрмая, мал мәсьәләләре дә Алла кануннарына таянып чишелә. Дәһри-дөньяви икътисад исә җәмгыятьнең аерым социаль төркемнәре файдасына эшли. Ислам икътисады гадел эшмәкәрлеккә, саф сәнәгатькә, хәләл хезмәткә таяна. Илаһи ирекнең матди нигезе булып тора.
Дүртенче – фән һәм мәгариф өлкәсендә. Бүгенге дөньяви фән һәм мәгариф диннән, ягъни илаһи кануннардан аерылган. Шуңа күрә алар җәмгыятьнең рухи, хәтта матдәви үсешенә уңай йогынты ясый алмый, күп очракта зарарга эшли. Илаһи фән һәм мәгариф системасы Алла кануннарына таянып төзелә. Бу системада илаһи тәрбия ана карыныннан башлана. Чөнки карында вакытта ук балага Алла тарафыннан фитырый иман иңдерелә. Ана карынына бисмилласыз салынган, күкрәк сөте белән илаһи тәрбия алмаган бала иблис корбанына әйләнә. Һөнәри белем, фән дә Алла гыйлеменең бер өлеше генә ул. Шуңа күрә, динне фәннән, мәгариф һәм тәрбия системасыннан аеру үзе зур гөнаһ. Моңа юл куючы яки шуны куәтләп торучы кешеләр Алла каршында зур көферлек кыла.
Бишенче – тыйбб (дәва-сәламәтлек) өлкәсендә. Дөньяви тыйбб кешенең җәсадын, ягъни физик тәнен генә дәвалый. Әмма рухы зәгыйфь кеше өчен моның әллә-ни файдасы юк. Ислам тыйббы нигезендә исә Алла кануннары ята. Чөнки рух сәламәтлегеннән башка тән сәламәтлеге була алмый. Рух Алла дине белән ныгытыла. Динсез кеше ул - тере мәет. Шуңа күрә дә динсез тыйбб мәет юуга бәрабәр. Рухы сәламәт булган адәм баласы тән җәрәхәтләрен дә, тормыш авырлыкларын да, кайгы-хәсрәтне дә түземлек белән кичерә. Ахирәткә дә ул җирдәге вазыйфасын намус белән үтәп җиңеллек белән күчә.
Алтынчы – мәгълүмат өлкәсендә. Бүгенге көндә барлык мәгълүмат чаралары, телиме-теләмиме, кяфер дөньясы ихтыяҗларын канәгәтьләндерүгә эшли. Шул исәптән татарныкы да. Алар халыкка коллык психологиясе сеңдерә. Ирекле фикерне томалап тора. Шуның өчен татар-мөселман мәгълүмат системасы кяфер мәгълүмат системасыннан бәйсез булырга тиеш. Әйе, барлык мәгълүмат чаралары кәфер дөньясы кулында булганлыктан, моны эшләү ифрат кыен. Әмма илаһи аң нигезендә туган ирекле фикер теләсә нинди ясалма киртәләрне рентген нурлары шикелле үтеп чыга ала. Әлбәттә, моның өчен һәркемгә, рухы-җәсадын пакъландырып, илаһи халәткә килергә кирәк.
Җиденче - илаһият өлкәсендә. Без бүген дин дәүләттән аерылган шартларда яшибез. Дөрес, үзгәртеп кору чорында «дин дәүләттән аерылса да, җәмгыятьтән аерылмаган» дигән үтә мөнафи гыйбарә туды. Башта, әлбәттә, дөньяви, ягъни Алла кануннарын танымаган динсез дәүләт җәмгыятьтнең бөтен элеген суырды. Аңа гына хас булган үзидарә, хокук, икътисад, иялек, эшмәкәрлек, сәнәгать, мәгълүмат, фән, мәгариф, мәдәният системаларын үзенә тартып алды. Аларның илаһи, милли рухын иблис кануннары белән алмаштырды. Шулай итеп, рәсми хакимият кишернең тамырына, ә рәсми дин аның сабагына хуҗа булды. Әлбәттә, мондый шартларда динсез дәүләтнең рухани йомышчысына әйләнгән рәсми дин берничек тә җәмгыятьне савыктыра алмый. Кишер сабагы белән генә аны туендырып булмый.
Шуңа күрә татар-мөселман җәмгыяте Алла биргән барлык вазыйфаларын кайтармый торып, бернинди дә уңышка ирешмәячәк. Кишер сабагыннан әфьюн ясаудан ары китмәячәк. Бүген үзләрен мөселман дип санаган бәндәләрнең күпчелеге рәсми хакимиятне, рәсми динне, рәсми мәгарифне генә таный, рәсми сүзне генә тыңлый. Моның мөнафикълык икәнен аңлый алмый. Чөнки боларда дөньяви нәфес илаһи нияттән өстен йөри.

5. Мәхәлләләрне оештыру кагыйдәләре 

Мөселман татарларының җәмгыяви яшәү нигезе булып мәхәлләләр тора. Җирле яки җираралаш мәхәлләләр түбәндәге кагыйдәләр нигезендә оеша.
Беренче - һәр милләтнең, һәр этник яки дини төркемнең Коръәнгә каршы килми торган үзенә генә хас рухи, милли, социаль-җәмгыяви яшәешкә хокукы бар; алар яшәгән җирдәге барлык табигый байлыклар, алар җитештергән мал-мөлкәт һәм башка яшәү чыганаклары бу җәмгыятьләрнең хәләл милке булып санала һәм беркем тарафыннан да, бернинди шартларда да алардан читләштерелә алмый; табигый байлыклардан алынган табыш, хезмәт чыгымнарын чигереп, шушы җирлектә яшәгән кешеләргә тигез микъдарда бүлеп бирелә. Бу Алланың һәр инсанга дөньялыкта яшәү өчен бүлеп бирелгән өлеше. Башка кешеләрнең Алла биргән өлешенә керү караклык санала.
Бүген исә татар-мөселман кешесе табигать байлыкларының үзенә тиешле өлешеннән шәхси файдаланудан бөтенләйгә диярлек мәхрүм ителгән. 
Икенче - бу җәмгыятьләрнең хокукый системасы шәригать кануннары нигезендә төзелә; ислам иманлы кешеләргә карата бирнинди мәҗбүрият, көчләү ысулларын кулланмый. Кешене коллык халәтенә төшерүче салым-ясак, хәрби хезмәткә алу, илдән куу кебек гамәлләрне кире кага.
Бүгенге көндә исә ихтыяри иректән мәхрүм ителгән татар-мөселман кешесе җанын-тәнен гарипләүче рухына ят мәҗбүрият кысаларында яши. 
Өченче - Ислам барлык Китап кешеләрен (шул исәптән, Муса һәм Гайсә пәйгамбәр өммәтләрен) кайсы милләттән, нинди инануга карамастан, Әһле Китап канун-кагыйдәләрен саклаган, Коръәни Кәримне, Ислам динен, пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламне, аның Сөннәсен таныган һәм хөрмәт иткән очракта һәм барлык мәхлукатне Яратучы, Галәмнәр Хуҗасы Аллаһы Тәһгаләгә буйсынып яшәгәндә үз яклавы астына ала.
Әмма әлегә ислам кануннарының асылын аңламаган кешеләр, кяфер коткысына бирелеп, мөселманнарны да, үзләрен дә коллык халәтенә куялар. 
Дүртенче - мәхәлләләрнең икътисад системасы дини таләпләр куйган зякәт-садака нигезендә генә формалаша һәм бу керемнәр түбәндәге микъдарда билгеләнә: нисабтан (яшәү өчен тиешле күләмнән) арткан хәләл малның 2,5% күләмендә зякәт һәм хәләл хезмәт нәтиҗәсендә җирдән алган уңышның 10% күләмендә гошер садакасы. Зякәт-садака исәбенә тупланган мал бары тик мәхәлләнең үз-үзен асрый алмаган әгъзаләре өчен генә тотыла. Илаһи дин инсаннарга көчләп тагылган ясак-салым системасын танымый, алар аркылы алынган табышны һәм башка төр керемне хәрәм мал исәбенә кертә.
Бүгенге мәҗбүри салым-ясак системасы зякәт-садака системасына кешене фәкыйрьлеккә һәм мескенлеккә төшерүче өстәмә йөк булып төшә.
Бишенче - мөселман җәмгыятенең һәр әгъзасе үзенең рухи һәм матдәви ихтыяҗларын ирекле эшмәкәрлек нәтиҗәсендә барлыкка килгән хәләл табыш исәбенә канәгатьләндерә; ислам дине кеше хезмәтен үзләштерү, төрле ташламалар һәм ришвәт исәбенә алган табышны хәрәмгә саный.
Көфер дәүләтнең бүгенге рөхсәтнамә (лицезия, сертификат, шәһадәтнамә һ.б. бирү) системасы исламның ирекле хезмәт канунын боза.  
Алтынчы - бер җирлеккә кагылган җәмгыяви яшәеш программалары шәхси һәм җәмгыятьара килешүләр нигезендә тормышка ашырыла.
Хәзерге социаль-икътисадый мөнәсәбәтләр якларның үзара килешүе аркылы төгәл, дәүләт канун-карарлары, хезмәт кодексы, салым-ясак, рөхсәтнәмәләр системасы аша көйләнә. Мондый шартларда җәмгыятьтә ришвәти мөнәсәбәтләр урнаша һәм гадел яшәешкә өмет сүрелә.
Җиденче – татар-мөселман кешесе җәһли икътисад системасын көчләү буларак кабул итә һәм аңа карата нияте, сүзе һәм гамәле белән җиһадта тора.
Әмма үзен мөселман санаган бәндә дә әлегә көфер системасыннан сүзе һәм гамәле белән генә түгел, нияте белән дә чыгарга ашыкмый. Чөнки ният белән каршы тору өчен генә булса да Алла кануннарын белергә, ислам диненең асылына төшенергә кирәк. Шуларны белмәгән һәм белергә дә теләмәгән, әммә үзен мөселман санаган кеше иблискә ришвәт биреп җәннәткә керәсе килә.
Әлбәттә, Мәскәү басымы астында һәм мәскәүчел хакимият шартларында бу таләпләрне үтәү шактый авыр. Әмма төп каршылык үзебездә. Татарның күпчелеге моңа нияте белән дә әзер түгел. 450 еллык коллык дәвере эзсез калмаган. Гасырларга сузылган рухи һәм милли изү, уй-фикерне тыю, ихтыяр көчен бетерү татар аңын гарипләндергән. Татар әкренләп «татурыс»ка, әйләнгән. Шуңа күрә милли җәмгыятьләрнең беренче бурычы – милли аңны уяту, әлеге сыйфатларны ният дәрәҗәсенә үстерү. Шуннан соң гына сүз югарылыгына күтәрү һәм, ниһаять, сүздән гамәлгә күчү.

6. Татарның адашкан юлы 

Әмма татар бүген милли-илаһи тәрәккыяттән өметен өзеп, яһүди-насара дөньясында калыпланган көнбатыш кыйммәтләрен өлге итеп алып, латин имласын иярләп, интернетка утырып «алтын миллиард» катламына кереп китәсе килә. Бәлки аның бер өлеше моңа ирешер дә. Вакытлыча җазасын да кичектерер. Әмма халыкның күпчелеген тәшкил иткән «нәҗес» катламына моңа да өмет аз. Ул яһүдләрнең «гой»лар өчен эшләнгән яшәү кагыйдәләренә буйсынып, аларның идарә, хокук, җәмгыять, икътисад, сәнәгать, фән, мәгариф, мәдәният, мәгълүмат системаларын бермә-бер кабул итеп, бер-берсен ашап бетерәчәк. Вак кавемнәргә бүленеп атомар кисәкчекләргә таркалачак. Һәркемнең үз баскычы, үз басмасы булачак. Кайсы гына эштә, нинди генә өлкәдә эшләмәсен, ул бөтен гомерен шул баскыч-басмаларга үрмәләүгә сарыф итәчәк. Нинди генә һөнәр иясе булмасын (фән һәм мәгариф өлкәсендәме, сәнәгать яки мәдәният эшендәме, хәрби яки дәүлүт хезмәтендәме), ул 15-25 - һәр баскычтан торган разрядлар, класслар, категорияләр, исем-дәрәҗәләр аша үтәргә мәҗбүр ителәчәк. Җитмәсә болар барысы да лицензияләр, сертификатлар, дипломнар, свидетельстволар, указлар һ.б. шуның ише «гой» таныклыклары белән расланырга тиеш булачак. Бу баскычларны үтү, басмадан-басмага күтәрелү өчен һич тә кызганмыйча йөрәк-миеңне, үпкә-бавырыңны бар куәтенә җигәргә кирәк. Боларның барысына да ялагайлыктан, ришвәттән башка, коллыкка төшмичә ирешеп булмый. Түзсәң түз, чыдасаң чыда. Түзмисең-чыдамыйсың икән – сине сәрхүшлек, әфьюнчелек, җинаятьчелек, зина көтә. Башың исән калса, элмәккә кермәсә - соңгы юлга сине хәерче картлык, мескенлек, хасталык озата. Кан һәм дин кардәшләрең булмагач, монда сиңа беркем дә ярдәмгә килә алмый. Чөнки ыруг-кардәшлек алдан ук бетерелгән, адәм баласы шәхси бәлаләре белән талау, изү, золым каршында ялгыз калдырылган. Яшәп калу өчен телевизор, кәмпитер экраннарыннан төшми торган яһүд фәлсәфәсе белән сугарылган «супершәхес» булырга кирәк. Булмасаң, беттең-киттең. Түрәләребез, зыялыларыбыз, имамнарыбыз татарга шушы юлны тәкъдим итә. Әмма бу юлда милләтне һәлакәт көтә 
Әлбәттә, болар барысы да диненнән язган, теленнән ваз кичкән, күп мәртәбә кыйбласын алмаштырган җәһли татарның «өлешенә тигән көмеше». 

7. Мөселман татарларының сәяси фиркаләргә карашы
 
Бүгенге җәһли җәмгыятьтә җир патшалары үзләренең хакимлеген халыкны бер-бересе белән кыйнашып торган фиркаләргә бүлеп сакларга тырыша. Чөнки һәркем үз фиркасен генә өстен куеп, башкаларга көндәш итеп карый. Татар халкы өчен бу бигрәк тә куркыныч. Чөнки аның бәйсез дәүләте дә, мөстәкыйль милли җәмгыятьләре дә булмаган шартларда, бу бүленеш урыс кавеме эчендә бара һәм аны социаль таркалышка гына түгел, милли таркалышка да китерә. Шулның өчен мөселман татарлары хәтта мөстәкыльллеккә ирешкән очракта да сәяси фиркаләр оештыру тарафдарлары түгел. Ирекле җәмгыятьтә фиркаләргә бүленеш фикер төрлелеге итеп каралса һәм берникадәр дәрәҗәдә тәрәккыяткә хезмәт итсә, бездәге авторитар шартларда ул таркалышка китерә. Чөнки татарда халыкны агарту, аны ирекле татар-мөселман җәмгыятен төзүгә әзерләү урынына һаман да хакимияткә килеп, кырык мәртәбә таланган, еллар буе миңгерәйтелгән, мөстәкыйль фикер йөртү сәләтен җуйган, гаделлеккә өметен өзгән, алдау-ялганны, ялагайлык- яраклашуны, ришвәт- урлашуны төп яшәү рәвеше иткән, шушы кимсетелүдән бары тик үч алу, вату-җимерү хыялы белән янган халык исеменнән үз сәяси нәфесебезне канәгәтьләндерү теләге өстенлек итә. Соңгы үзгәреш чорында да сәяси нәфес иң изге теләкләрдән өстен булып чыкты. Татар тагы бер кабат илаһи иректән баш тартты. Көфер түрәләргә баш иеп, бихисап фиркаләргә бүленеп, иблискә сатылган имамнардан пот ясады.
Әлбәттә, болар барысы да безнең динсезлегебездән килә. Алланы танымаган, дингә каршы яки битараф булган бер генә иҗтимагый хәрәкәт тә безне уңышка китерми, ә бәлки яңа таркалышка гына сәбәп була. Нинди генә изге теләкләргә нигезләнмәсен, нинди генә купшы сүзгә төренмәсен, динсез дәүләт иблис корылмасына, динсез милләт халыклар җәлладына әйләнә. 
Соңгы милли күтәрелешнең җиңелү сәбәпләре дә аның динсезлегендә иде. Бер бөртек иманлы милләтпәрвәрләрдән кала, барлык милләт хадимнәре һәм әйдәрләре динне инкарь итте, аңа мөрәҗәгать иткән очракта да шәхси мәнфәгатьтән, сәяси ихтыяҗдан ерак китә алмады. Хәтта 1994 елда оешкан Милли Мәҗлеснең үзендә дә татар Пуришкевичлары, Победоносцевлары пәйда булды. Карагруһчылар шикелле ук болар да, «бу дини мәҗлес түгел, милли мәҗлес», дип дингә каршы чыктылар. Патша Думасы мондыйларны мәҗлестән куып чыгарган булса, безнең Мәҗлес аларга теләктәшлек күрсәтте. Ягъни урыс Думасы татар Мәҗлесеннән иманлырак иде. Шуңа күрә дә татар милли хәрәкәте күтәргән дәүләтчелек, милләтчелек принциплары тәүхид таләпләренә нигезләнмәгәнлектән, халыкка, милләткә түгел, аерым сәяси төркемнәрнең, татарның элитар катламының социаль нәфесенә генә хезмәт итте.
Әлбәттә, безнең арабызда һәрвакыт шундый кешеләр булырга тиеш ки, кайсылары яхшылыкка өндиләр һәм хакыйкәтьне ачалар, бозыклыкны тыялар. Әлеге кешеләр җәннәт рәхәтен татыячаклар (Коръән, 3:104).  

8. Мөселман татарларының төрле тәгълиматларга карашы

Әлбәттә, без мөселман татарлары соңгы елларда дин иреге тууга ихлас күңелдән шатбыз. Моны раслаучы иң зур дәлилләрнең берсе - һәр тарафта мәчет-мәдрәсәләрнең ачылуы. Әмма әлегә җәмгыять илаһият юлыннан китмәде. Шуңа күрә тормышыбыз да уңай якка үзгәрмәде. Дөрес, иманлы бәндә аларга бирешмичә, бу сынауны да уңышлы үтәр. Ә менә дистәләрчә еллар Алладан биздерелгән халык илаһи юлга басарга үзендә көч таба алырмы? Әллә инде дини, милли, сәяси ришвәтчеләрнең батыйл гамәлләрен күреп Аллага бөтенләй өметен өзмәсме? Бу шөбһәләнү һич тә нигезсез түгел. Чөнки мәчет - мәдрәсәләр саны артуы мөселманча яшәү рәвешенә кайтуга түгел, ә аерым социаль төркемнәрнең дөньяви яшәү рәвешенә күбрәк хезмәт итә. Халыкның аскы катламнарыннан чыккан иман яңарту хәрәкәте әкренләп өске катламнарның хакимлек сәясәтенә әйләнеп бара. Тик бу юлны без үттек инде. Хаким сыйныфларның рәсми руханилар белән берләшеп халыкны изүе динне җимерүгә китерде. Инде менә шушы юлны яңадан кабатлау куркынычы бар. Югыйсә, нәтиҗәләр тагы да аянычырак булуы мөмкин. Чөнки күп мәртәбә алданган халыкны дин юлына кайтару бөтенләй мөмкин булмаячак. Шуңа күрә без, ниһаять, акны карадан аерырга өйрәнергә тиешбез. Беренче чиратта бу идеологик тәгълиматләргә кагыла. Гасыр башында без патша хөкүмәтен гаепләп, большевизмга кушылдык. Соңыннан аларны барлык гөнаһларда гаепләп, демократия игълан иттек. Бүген исә аннан күңелебез сүрелеп, бөтенләй кыйблабызны югалттык. Нәтиҗәдә ярык тагарак алдында калдык. Хатабыз нәрсәдә соң? Һаман да шул акны карадан аера алмауда. Коръәннең Исра сүрәсендә үзегез белмәгән юлдан китмәгез, диелгән. Инҗил дә бөртекне кибәктән аерырга өйрәткән. Әмма без һаман да бу күрсәтмәләрнең асылына төшенә алмыйбыз. Һәр нәрсәнең ике - мүсбәт һәм мөнафи ягы барлыгын күрмибез. Бу тәгълиматләрне бер-берсенә каршы куеп, мүсбәт кыйммәтләреннән ваз кичәбез һәм шуның белән яңа тәгълиматнең мөнафи ягын куәтлибез. Әлеге сыйфатларны без патша заманын тиргәгәндә дә, коммунизмнан баш тартканда да, демократияне сүккәндә дә ачык күрсәттек. Инде менә кайбер дин әһелләренең мөнафи кыланышын күреп, диннән, хәтта Алладан ваз кичәргә әзербез. Әлбәттә, болар барысы да бозыклык галәмәте. Бу ришвәти гамәлләр барлык төр бозыклыкның нигезен тәшкил итәләр. Бигрәк тә дин белән ришвәт кылу зур бәлаларга китерә. Шуңа күрә мөнафикълык диндә иң зур гөнаһлардан санала. Мәсәлән, кеше социаль гаделлектән сүрелсә, малын гына югалта, милли тигезлеккә ышанмаса, телен югалта, Аллага өметен өзсә, иманын җуя һәм дөньялыкта да, ахирәттә дә тәмүг кисәвенә әйләнә. Коллыкның да төп сәбәбе, ришвәти ният нәтиҗәсе. Чөнки кайсы гына якны алма, без шәхси мәнфәгатьләрдә һәр тәгълиматнең мүсбәт ягы белән ришвәт кылып, мөнафи ягы белән файдаланып килдек. Шуның җәзасын да алдык. Татар-мөселман җәмгыятьләре исә рәсми тәгълиматләрнең мөнафи якларын кире кага һәм аларның мүсбәт яклары белән генә гамәл кыла. Әлбәттә, моның өчен һәркайсыбыз һәр яңа тәгълиматкә Алла кануннары үлчәвендә бәя бирергә тиеш. Шунда гына гадел яшәешкә башкаларны да ияртә алачакбыз. 
Татар-мөселман җәмгыятьләре Коръәндә вәхи ителгән ислам кануннарына нигезләнә. Әмма дөньяда башка диннәр дә бар. Безгә их якын торганнары - насара (христиан) һәм яһүд дине. Ә шулай да Алла ул бер генә. Димәк Аның дине дә, кануннары да бер. Мәсәлән, Ом яки Ньютон кануннары берничә булса дөнья таркалышка килер иде. Шуңа күрә дин дә ул бер, ягъни, ислам дине. Тәүрәтнең, Зәбүрнең, Инҗилнең асыл нөсхәләре белән гыйбадәт кылган кешеләрне дә без Тәүрәт, Зәбүр, Инҗил мөселманнары дип атыйбыз. Ә инде аларның асыл нөсхәләрен бозып, ислам динен милләтләштергән яки мәсихләштергән кешеләрне яһүдидләр яки насаралар дибез. Шуннан төрле диннәр барлыкка килә дә инде. Бу Алла диненең илаһи асылын аңламаудан килә. Шулай итеп диннәр каршылыгы түгел, мәчет-чиркәү, мулла-поп, тәре-шамаил, ярымай-хач, вәгазь-дога, чалма-чикмән, түбәтәй-кәпәч каршылыгы туа. Ә чынлыкта дөнья яратылганнан бирле бер Алла дине хөкем сөрә. Адәм баласы да мәхлукат буларак милләтенә, заманына карамастан, шул дингә буйсынып яшәргә тиеш. Шуңа буйсынмаган бәндә кяфер яки «гой» санала, ягъни хайван хокукында йөри. Асылда бу шулай булырга тиеш тә. Чөнки Алланы танымаган, Аңа буйсынмаган кеше тәмуг иясе. Нәкъ шушы илаһи хакыйкәтьтән ришвәти рәвештә файдаланып, яһүдилар үзләрен Алла кешеләре, башкаларны аларга буйсынырга тиешле «гой» дип саныйлар. Шуның өчен алар Муса г.с. вәхи кылган Тәүрәтне үзгәртеп, кешелек тарихын яңабаштан язалар. Хәтта календарьне дә «дөнья яратылганнан башлап» алып баралар. Янәсе, кешелек тарихы яһүдиләрдән башлана. Шуңа күрә яңартылган «тәүрәттә» барлык пәйгамбәрләр дә, Адәм г.с.нән башлап, Муса г.с.гә кадәр яһүдләр. Әлбәттә, Муса г.с.нән соң килгән пәйгамбәрләр моны инкарь итәләр. Шуның өчен Гайсә пәйгамбәр яһүдләрнең иң югары дини мәхкамәсе (синедрион) тарафыннан хачта кадакланырга хөкем ителә, ә аннан соң килгән Мөхәммәд г.с.нең пәйгамбәрлеге танылмый. Шулай итеп, Гайсә һәм Мөхәммәд г.с.нәргә ияргән халыклар «Алла кануннарыннан» тайпылуда гаепләнеп «гой»га әвереләләр. Ә инде яһүдләшкән (кәвемләштерелгән) Тәүрәт гамәлдән чыккач, аның илаһи нөсхәсе әүвәл Зәбүр, соңыннан Инҗил белән яңартыла.
Әмма дүртенче гасыр урталарында Рим мәмләкәте мөселман-насараларны җиңә алмагач, өске даирәләргә хас мөнафи юл белән мәсихчелекне дәүләт дине дип игълан итә. Илаһи мәсихчелек (хак ислам) формасы белән насара, эчтәлеге буенча рим мәҗүсилеге белән алмаштырыла. Ирекле дини җәмгыять мәмләкәткә буйсынган чиркәү астына куып кертелә. Шушы максат белән 325 һәм 381 елларда ике Никей соборы җыела. Рәсми дин башына мәмләкәткә турылыклы руханилар (епископлар) куела. Дәүләт һәм чиркәү берләшеп, бу көфран тайпылыш белән килешмәгән Инҗил мөселманнарын кырып бетерә. Ихлас диндрлык яңадан эчкә яшеренә. Тик шушы рәвештә генә Алла биргән фитырый иманны саклап калырга була. Әмма яһүди-нәсара тайпылышында барлыкка килгән рәсми дин кешелек җәмгыятен рухи таркалышка (кризиска) китерә. Җирдә җәһлият чоры урнаша. Адәм баласын бу халәттән чыгару өчен Аллаһы Тәгалә тарафыннан пәйгамбәребез Мөхәммәд г.с. аркылы Җиргә Әһле Китапның соңгы нөсхәсе булган Коръәни Кәрим иңдерелә. Әмма җәһли дәвернең имамнары йә мөшрик (мәҗүси), йә мөнафыйкъ (икейөзле), йә кяфер булганлыктан хак дингә каршы чыгалар. Шуңа да карамастан, фитырый иманнары сакланып калган адәм балалары җәһлият пычрагыннан әкрен генә арына башлый. Ислам дине куәтләнеп китеп, дөньякүләм тарала. Җир йөзендә берничә гасырга илаһият чоры урнаша. Әмма кяфер дөньясын бу хафага сала. Бөтендөнья иблис гаскәре берләшеп, ислам диненә каршы тәре һөҗүмнәре оештыра. Әкренләп җәмгыяви исламның да илаһи асылы зәгыйфьләнә башлый. Рухи-илаһи җәмгыятьләр дәүләт-мәмләкәт төсмерен ала. Дин дә рәсмиләштерелеп, динсез дәүләтнең йомышчы малаена әверелә. Хәлифә Гомәр заманында дини киңәшче вазыйфасын гына башкарган мөфтиләр рим-насара чиркәве мисалында рәсми дин башына куела башлыйлар, ягъни аларга шул ук епископ вазыйфалары йөкләнә. Патша Русиясе дә моннан оста файдалана. Һәр патшага диндарлар өстеннән күзәтчелек итүче «үз мөфтие» кирәк була. Шулай итеп мөфтиләр дөньяви (асылда көфран) кануннар белән идарә итүче хакимдарларның аркадашларына (союзникларына) әйләнә. Бүгенге көндә рәсми диннең (яһүди, насара, ислам, будда, һинд һ.б.) баш руханилары (первосвященниклары) тоташ дљньякүләм синедрион тәшкил итәләр. Әлеге югары мәхкәмәгә буйсынмаган ихлас диндарларга экстремистлар, террорчылар, вәһһабилар, бандитлар, дошманнар, фанатиклар, фундаменталистлар һәм шуның ише «гасьянчылар» мөһере сугыла. Дөрес, бу исемнәр бүген, нигездә, «исламчыларга» тагыла. Чөнки башка дини мәсхәбләрнең ихлас диндарлары күптән инде йә кырылып бетерелгән, йә саташтырылган, йә монастырь мәгәрәләренә бикләнгән. Дәрвиш (люмпен) төркеме исә, хак исламга каршы көрәштә «туп итенә», «корбан тәкәсенә» әверелдерелгән. Димәк көфер дөньясына каршы торырлык илаһи көч бары тик исламда сакланган. Әлбәтә, рәсми исламда түгел, хак исламда. 
Әгәр бүгенге яһүдләр, насаралар арасында илаһи Тәүрәт, Зәбүр, Инҗил мөселманнары сакланып калган икән, тәүхид мөселманнары алар белән һәрвакыт мөнәсәбәткә керергә, хезмәттәшлек итәргә әзер. 
Гайсә г.с. өммәтеннән булган, әмма урыс чиркәвеннән аерылып, үз дини җәмгыятьләрен булдырган, хак мөселманнарны таныган кан кардәшләребез керәшеннәрне дә Инҗил мөселманнары дип саныйбыз.
Кайбер керәшеннәр мөселман татарларын мәчет кенә салуда, чиркәү салуга каршы булуда гаепли. Монда бер аңлашылмаучылык бар. Хак мөселман татарларының бер генә мәктәп-мәдрәсәсе булмаган кебек, бер генә мәчете дә юк. Мәчетләрне мөнафи мөселманнар төзи. Аларның күбесе үзләренә хан сарайлары салучы комсыз түрәләрнең акчасын «юу», исемнәрен «мәңгеләштерү» өчен кирәк. Мондый мәчетләрдән йозак төшмәячәк. Алар динне үстерми. Киресенчә, аннан биздерә генә. Шундый ук хәл Мисырда Габдел Насир үлгәч, Әнвар Сәгадәт вакытында булган иде. Ул вакытта Сәгадәт “динсез” Насирга үч итеп бик күп мәчет салдырды. Һәр өйдә диярлек мәчет калкып чыкты. Диндар булганнан түгел, өй төзегәндә салымнан азат ителгәннән. Моннан дин дә үсмәде, иман да ныгымады. Киресенчә, Әнвар Сәгадәт кяфер дөньясының коткысы белән хак мөселманнарны кырып бетерде. Шуңа үзе дә үтерелде. Бүген Мисыр «ислам терроризмына» каршы көрәшүче мөселман илләренең алгы сафында бара. 
Мөселман татарларына урыс чиркәве вазыйфасын башкаручы мәчетләр кирәкми. Аларга мунча белән бәдрәфтән кала бөтен җир мәчет, ягъни Аллага сәҗдә кылу (табыну) урыны. Керәшеннең урыс чиркәве артыннан куылуы да яһүдләр, монафи насаралар, рәсми мөселманнар үрнәгендә синедрионга иярү генә. Алар арасында Гайсә г.с. өммәтләре әлегә күренми. Алла дине урыс чиркәве белән тәңгәлләшүгә, москальләшүгә генә кайтып кала.

9. Татар исламы 

Инде диннең миллилегенә килик. Берәүләр диннең милләте юк диләр. Ягъни, ул барлык халыклар өчен дә бер. Икенчеләр өчен, киресенчә, дин милли булсын, яисә миллиләштерелсен. Бу карашларның икесенә дә беръяклылык хас. Әйе, милли яшәеш белән дини яшәеш формасы белән бер-берсенә тәңгәл килми. Тәңгәл килсә, гарәпләр, фарсылар, төрекләр һ.б. булмас иде. Барысы да мөселман булыр иде. Асылда гарәпнең генә милли һәм дини яшәеше бер-берсеннән аерылмый. Чөнки Коръән гарәп җирлегендә, гарәп телендә иңдерелә. Моңа кадәр башка халыклар белән дә шулай ук булган. Мәсәлән, тәңрелек дәверендә төрки халыкларның да дини яшәеше милли яшәешенә тәңгәл килгән. Чөнки пәйгамбәрләр аерым халыкларга җибәрелгән. Башка халыклар исә бу динне үзләренең этник җирлегендә үзләштергән. Шуңа күрә татар-мөселман җәмгыяте өчен дин эчтәлеге белән илаһи, формасы белән милли. Диннең эчтәлеген миллиләштерү аны бозу дигән сүз. Нәкъ шушы хәл яһүдләр һәм мәсихчеләр белән булды. Мәсәлән, православие мәсхәбе Инҗилнең эчтәлеген юнан-славян, католицизм мәсхәбе – рим-герман, протестантизм мәсхәбе – англо-сакс этник рухына көйләгән. Болардан тагы җитмештән артык тармак киткән. Шул ук хәл исламда да күзәтелә. Мәсәлән, сөннилек исламның гарәп-төрек, шигыйлык – фарсы нөсхәсе. Шулардан тагы берничә мәсхәб һәм дистәләгән тармак барлыкка килә. Әлбәттә, модый таркалыш хак диннең илаһи куәтен зәгыйфьләндерә, йогынтысын киметә.
Безнең татар дөньясында да «татар исламы» төшенчәсе барлыкка килде. Мөселман татары бу төшенчәне милли форма буларак кабул итә. Эчтәлек буларак кабул итми. Ислам динен эчтәлеге белән татарлаштыруны (ислахлаштыру, аурупалаштыру кебек бозуларны) кискен рәвештә кире кага. Татар-мөселман җәмгыяте өчен исламда мәсхәбләр дә, тармаклар да юк. Тик Алла кануннары, Коръән, Сөннә бар. Дини йолаларның гамәли үтәлешенә генә ул милли форма бирә. «Татар исламы» шул чикләрдән узмый. Әмма шуны әйтергә кирәк, динле бәндә, беренче чиратта, үз халкының иманлы булуы өчен тырышырга тиеш. Бу Коръәни кәримдә ассызыклап әйтелә. Шуңа күрә милли телдән, этник яшәештән аерылган кешене хак мөселман дип санап булмый.
 Шуңа күрә катгый әйтә алабыз, без урыс мөселманнары да, гарәп, фарсы, аурупа мөселманнары да түгел, ә төрки- татар мөселманнары. Шуңа күрә безнең ислам эчтәлеге белән илаһи булса да, формасы белән татар исламы. Безнең дөнья яратылганнан бирле килгән үз кендек җиребез, үз яшәү рәвешебез, үз гореф-гадәтләребез, үз йолаларыбыз бар. Аларны бары тик Ислам нуры белән илаһилаштырырга гына кирәк. Үз халыкларына килгән барлык пәйгамбәрләр дә шулай иткән. Аллаһы Тәгалә «Мин сезне кәвем-кәвем яраттым» дигән. Без шул кәвемнәрнең берсе - шимал (төньяк) төркиләре - күп динле дә, күп милләтле дә түгел. Без бербөтен халык. Чит-ят кавемнәргә, чит патшаларга, батыйл диннәргә буйсынмыйбыз. Безнең мәңгелек хакимебез - Аллаһы Тәгалә, соңгы пәйгамбәребез - Мөхәммәд галәйһиссәлам, соңгы динебез - Ислам, бердәнбер кыйблабыз – Мәккәи-Мөнәввәрә, соңгы дәүләтебез - Казан ханлыгы, соңгы имамыбыз - Колшәриф, соңгы падишаһыбыз - Сафа Гәрәй хан, соңгы ханбикәбез – Сөенбикә, соңгы атамабыз – татар, телебез – мөселман татарлары теле, имлабыз – гарәп-татар имласы. Безгә ятлар биргән исем-дәрҗәләр, илаһи, милли яшәү рәвешебезгә каршы килә торган канун-карарлар кирәкми. Без үз динебездә, үз милли мохитебездә, үз дәүләтебездә яшәргә телибез. Әмма хәзергә без коллыкта. Шуңа күрә мөселман татарлары бүген Җиһадта. Нәфесебезгә һәм иманнан яздыручыларга каршы. 
Рухи азатлык һәм дөньяви ирек безгә Олы һәм Кече Җиһад аша гына киләчәк. Әлбәттә, моңа Алланың ризалыгы булса.

10. Мөселман татарларының бүгенге хәле

Мәскәү кяферләре тарафыннан Казан ханлыгының яулап алынуы социаль яктан гына түгел, рухи яктан да зур югалтуларга китерә. Беренче чиратта, бу ислам диненә һәм мөселманнарга кагыла. Яулап алу чорында гына да биш йөзләп мәчет-мәдрәсә җимерелә, меңләгән руханилар үтерелә. Тарихта сирәк булган бу кырылыштан соң ислам дине татар җирлегендә нык зәгыйфьләнә, халыкның бер өлеше чукына, бер өлеше имансыз кала. Байтагы урыслаша һәм мөселман татарларының дошманына әверелә. Бу хәл, бигрәк тә, 1917 ел октябрь түнтәрешеннән соң көчәя. Татар кешесе динен генә түгел, берникадәр дәрәҗәдә ислам йогынтысын саклап калган телен, гореф-гадәтләрен дә җуя башлый, мең еллык имласын югалта, «динсез, служилый татар»га әверелә. Динле, бигрәк тә мөселман булу хурлык санала. Әкренләп аның рухи-илаһи, милли-мәдәни егәрлеге кими. Нәтиҗәдә коллыктан чыгу мөмкинлеге тагы да чикләнә. 
Шушы шартларда 1996 елның апрель инкыйлабы килде. Дингә дә иркенлек бирелде. Мәчетләр торгызыла-төзелә, мәдрәсәләр ачыла башлады. Әмма яңа дини күтәрелеш Мәскәү күзәтүе астында бара. Ул җәмгыяви тормышка кертелми. Белем-тәрбия чыганагына әйләнми. Дәһрилек, мөртәтлек тормышның төп кануны булып кала бирә. Хәким сыйныфка элеккечә үк татар галимнәренең динсез, руханиларының белемсез булуы кирәк. Чөнки динсез, телсез, мәдәниятсез, тарихсыз халыкны коллыкта тоту күпкә җиңелрәк. 
Әмма бу мөселман халыклары өчен генә шулай. Мәскәү, киресенчә, үзенең дәүләт дине итеп православиене күтәрә. Ул дәүләтнең барлык структураларына үтеп кереп бара. Шул вакытта төрки-ислам дөньясының төньяк капусы булган Идел-Урал төбәге Мәскәүнең аерым игътибар үзәгендә тора. Чөнки ислам төбәкне урыслаштыруга төп киртә булып кала бирә.
Шуңа күрә дин иреге дигән булып, төбәкне (бигрәк тә Казанны) дөньяның һәр тарафыннан төрле батыйл секталар тутырды. Дәһрилек чорында кыйбласын җуйган татар яшьләре дә шушы тозакка эләгә. Мәктәп программалары урыслаштыру-насаралаштыру вазыйфасын да үти. Күпчелек татар балалары шушы программалар нигезендә укый. Татар мәктәпләре дә читтә калмаган. Чөнки урыс әдәбияте, тарих дәреслекләре шул ук рухта тәрбияли. Милли мохитнең юклыгы да шуңа ярдәм итә. Татарның мөстәкыйль тәрбия, мәгариф, фән системасына һәряклап киртә куела. Татар баласына, татар яшьләренә яһүди-нәсара системасын сайлаудан башка чара калмый. Шуңа күрә муенга хач тагу тоташ чиргә әйләнеп бара. Аны хәтта җитәкчеләребез белән зыялыларыбызга да тактылар. Карагруһ Юнаннан килгән ике башлы каракош сүрәте дә Ислам нурына күләгә булып төшә, татарның җанын суыра,. 
Урыс-насара дине Рәсәйнең дәүләт идеологиясе дәрҗәсенә күтәрелгәндә, Ислам дине дәүләттән, җәмгыятьтән аерылган хәлдә кала бирә. Бигрәк тә Идел-Урал төбәгендә. Хәтта ул милли идеология көченә дә керә алмый. Шимал төркиләрен дин буенча да бүлгәләү максатыннан, ике йөз ел буена Аурупа һәм Себер мөселманнарын берләштереп килгән Өфө диния нәзарәте ялган суверенитетлар, автономияләр мисалында җирле мөфтиятләргә таркатылды. Дини үзәк урыс яһәдләре мәркәзенә күчерелеп, мөселман тормышы белән турыдан-туры Мәскәү идарә итә. Ә җирле хакимиятләр, рәсми руханилар, мөнафи милләтчеләр иманга кайтуны мөселманча яшәүгә түгел, сәясәткә, мәдәни компонентка, дини хорафатларга кайтарып калдырырга тырышалар. Ягъни, тере исламнан җансыз курчак ясыйлар.
Аның каравы, саф ислам даими күзәтү астында тора. Аз гына баш күтәргәндә дә аңа кара мөһер сугыла, сектантлыкта гаепләнә. Кыскасы, татар халкы тышчасы белән төрки-мөселман, эчтәлеге белән яһүди-нәсара кәвеменә (Муса һәм Гайсә өммәтләренә түгел!) әйләнеп бетәргә тиеш. Аннан соң тышча һәм эчтәлек аермасы үзеннән үзе юкка чыгачак.
Ул гына да түгел, бүген татарның үз арасында да исламга каршы агымнар көчәеп килә. Алар арасында тәңречеләр, мәсихчеләр, кришнаитлар, әхмәдиялеләр, бахаистлар, кеше-алла, агни-йога тәгълимате тарафдарлары, хәтта яһүдиләр бар. Матдәви тормыш белән генә канәгатьләнмәгән инсаннар җаннарына рухи азык эзлиләр һәм батыйл тәгълиматләрнең тозагына эләгәләр. Дөрес, аларның кайберәүләрен бу юлга сәяси нәфес, тәкәбберлек, шәхси танылуга омтылу, башкалардан өстен булырга тырышу, котылып калу кебек тискәре сыйфатлар этәрә. Әмма төп сәбәп - гасырлар буена исламга каршы алып барган сәясәттә, кешене хак диннән биздерүдә, ялган кыйммәтләр боҗрасына куып кертүдә. Иң аянычы шунда ки, бу юлга татарның зыялы затлары, милләтпәрвәрләре басып киләләр. Инанулары төрле булса да, исламга каршы алып барган сәясәтләре уртак. Бүгенге көндә «изге» синод, Гурий оешмалары, урыс карагруһчылары - Победоносцев, Пуришкевич, Ильминский, Малов эшен нык инанып, зур күндәмлек белән татарның үзе башкара. Бу сәясәт дөньявилык, тәрәккыят, ирек, демократия исеме астында барганлыктан, тагы да уңышлырак бара. Совет чорындагы «сугышчан» дәһрилек «демократик» мөртәтлек белән алмашынды. Мөнафикълык чире йоккан рәсми дин дә бу афәткә каршы тора алмый. Шулай итеп, социаль көрәштә, милли күтәрелештә, дини яңарышта хаклык, гаделлек тапмаган татар таркалышка бара. Динсез фанилыкка чумып үзен бакыйлыктан мәхрүм итә. 
Кайчандыр без Тәңребезгә хыянәт итеп, Аның барлыгын һәм берлеген онытып, ирекле халыклар җөмләсеннән төшеп калганбыз. Моннан унөч гасыр элек ул безгә Ислам дине белән Аллаһы Тәгалә сыйфатында кире кайткан. Безне дәүләтле һәм ирекле иткән. Әмма яңадан хыянәт юлына басканбыз. Иблис тозагына эләгеп, коллык боҗрасына үзебезне яңадан куып керткәнбез.
Әлеге коллык боҗрасыннан олы тәүбәгә килеп, илаһи кануннарга таянып милли дәүләт корып һәм илаһи җәмгыять төзеп кенә котыла алабыз.

11. Милли дәүләт һәм илаһи җәмгыять

Татар мөстәкыйльлеген югалтса да, үзенең тарихи җирлегендә яши. Шуңа күрә бу җирлектә аның дәүләт корып та, милли җәмгыять төзеп тә яшәргә хокукы бар. Беренче чиратта, бу Татарстанга кагыла. Татарстан - татар халкының тарихи ватаны, милли дәүләтчелегенең нигезе. Бу хокуктан аны Алладан башка берәү дә мәхрүм итә алмый. Әмма Исламга кайта алмаса ул үз урынын башка халыкларга бирәчәк. Димәк, Татарстан, татар халкының милли дәүләте буларак, Исламга таянып кына тулы мөстәкыйльлеккә ирешәчәк.
Шуңа күрә мөселман татарлары Алла кануннары нигезендә төзелгән, татар милли яшәешенә туры килә торган дәүләтне генә үзләренең милли дәүләте итеп таный. Шушы таләпләргә җавап бирми торган бернинди «суверенитет»ны да кабул итми. Мәскәү тарафыннан идарә ителгән мондый «дәүләт»не кяфер дөньясының колониаль биләмәсе дип саный. Русия мәмләкәтенә килгәндә исә, ул - Мәскәү килмешәкләре тарафыннан басып алынган төрки, угор, славян халыкларының Бөек иле. Аны тулы хокук белән Татар иле дип тә атарга була. Шуңа да без Русиядән аерылырга җыенмыйбыз. Аерылу гамәле күпчелек милләттәшләребезне ватаннарыннан мәхрүм итә, Татар илен тулысынча вәхши москальләр кулына тапшыру булыр иде. Дәүләт корып яшәү мәсьәләсендә безнең төп максатыбыз - Бөек илне москальләрдән азат итү һәм канкардәш урыс-славян, фин-угор халыклары белән берлектә уртак мәмләкәт төзү. Бу максат мөстәкыйль Татарстан дәүләтен төзүне инкарь итми. Чөнки Мәскәү мәмләкәте көчендә булганда, ул Бөек илне илсез-җирсез, имансыз-кыйбласыз москальләрдән азат итү өчен форпост буларак кирәк. Кавказ, Балтыйк буе халыкларына килгәндә, без аларның тулы мөстәкыйльлеккә ия булу хокукын таныйбыз. Чөнки бу халыкларны иректән мәхрүм итү алар төзегән цивилизацияне җимерү булыр иде.
Татарстан ул күп милләтле дәүләт түгел, татар халкы дәүләте. Татарстанда яшәүче барлык этник компонентлар (татар, керәшен, башкорт, славян, чуаш, ар, чирмеш һ.б.) татар халкын тәшкил итә. Дәүләт коручы компонент булып татар компоненты санала. Татар милләтен исә милли җәмгыять хасил итә. Милләт Милли Мәҗлес һәм Милли Идарә структуралары аркылы идарә ителә. Халык кендек жир белән бәйләнгән булса, милләт төрле җирлектә мәхәлләләр, җәмгыятьләр корып яши. Татар-мөселман җәмгыятьләре шундый яшәешнең бер формасы. Гомумтатар милләтен бөтенрусия яки бөтендөнья татарлары тәшкил итә. Татар милләтенең төп шивәсе - мөселман татарлары. Алар милләтнең рухи-этник асылын билгели. Мөселман татарларының яшәү рәвеше илаһият белән сугарылган милли гореф-гадәтләргә нигезләнә. Телләре дә «татурыс», «татжид» теле түгел, мөселман татарлары теле. Алар Коръәнне аңлар дәрәҗәдә гарәп телен үзләштерә. Язуда гарәп имласын куллана. Төрки-ислам дөньясының бер өлешен тәшкил итә. Бу дөньяга ул татар-мөселман милләте буларак килеп керә.
Әмма бүгенге шартларда милләт атамасын үзгәртергә тырышучылар да бар. Беренче чиратта, бу «болгарчылык», «тәңречелек» юнәлешләренә кагыла. Беренчесе аларның «татар» атамасын, икенчесе «мөселман» төшенчәсен кире кага. Нигездә без милләтнең «болгар» компонентын инкарь итмибез. Киресенчә, дини күтәрелештә һәм дәүләт төзелешендә аңа төп урын бирәбез. Бу «болгарчылык»ның мүсбәт ягы. Шул ук вакытта аның милләтне таркатуга юнәлтелгән мөнафи ягын кире кагабыз. «Тәңречелекнең» дә «Тәңре» тәүхиден һәм этник ягын кабул итәбез, әмма исламнан ваз кичеп мәҗүсилеккә төшүен кире кагабыз. Әлеге мантыйк «татарчылык», «башкортчылык» төшенчәләренә дә кагыла. Без аларның да мүсбәт (этник үзенчәлек, ирек, иркенлек) якларын кабул итәбез, ә инде мөнафи (өстенлеккә омтылу, кавем-кабилә чикләнгәнлеге) якларын кире кагабыз. Шул күзлектән караганда без хак мөселман булу белән беррәттән мүсбәт болгарчылар да, мүсбәт тәңречеләр дә, мүсбәт татарчылар да, мүсбәт башкортчылар да. Ә бүгенге мөнафи болгарчылар, тәңречеләр, татарчылар, башкортчылар милләткә карата җыһудлар, москальләр вазыйфасын үти. Алар мүсбәт шигарьләр астында мөнафи сыйфатларын җигеп төрки-татар бердәмлегенә, хак исламга каршы аяусыз көрәш алып баралар. Динсез-имансыз, илсез-җирсез, телсез-имласыз, исемсез-атамасыз бу иблис ялчылары татар-мөселманнарның иң явыз дошманнары белән берләшүгә баралар. Чөнки москальләргә каршы торучы (кавказлардан кала) иң зур көч мөселман татарлары икәнлеген алар яхшы белә. Москальләргә дә татарны татарга, мөселманны мөселманга каршы куеп татар милләтен, ислам динен эчтән җимерү күпкә отышлы. 
Әлбәттә, татар атамасын саф этник атама дип, ислам динен төрки тамырдан үсеп чыккан дип әйтеп булмый. Этник атама да күктән төшми, очраклы рәвештә туа, дин дә бөтен халыкка бердән бирелми, аерым милләткә иңә. Эш исемдә түгел, җисемдә. Этник атаманы алмаштырырга, динне этник тамырларга тоташтырырга була. Әмма һәр гамәлнең үз вакыты бар. Бүгенге коллык шартларында без татар атамасыннан ваз кичсәк, ислам диненән баш тартсак, мыскыл халык бөтен Бөек ил буенча тантана итечәк. Татар милләте белән бергә ислам дине генә түгел, башкорты да, болгары да, тәңречесе дә юкка чыгачак. Фикердә моны яхшы аңласак та, гамәлдә коткыга биреләбез.
Әйе, этник яктан без шимал төркиләре (Нух пәйгамбәрнең оныгы Төрек нәселеннәнбез), илаһи яктан шимал мөселманнары (Ибраһим г.с. милләтеннәнбез). Тулы ирек алгач без бәлки шул атамалар белән йөрербез дә. Ә бүген татар атамасыннан баш тарту милләтне корбан итү булыр иде. 

12. Татар-мөселман җәмгыятьләрен төзү тәртибе

Бербөтен татар-мөселман җәмгыяте 1917 елның октябрь түнтәрешенә кадәр бөтен Русия күләмендә яшәп килә. Ул бер үзәктән - Өфө диния нәзарәтеннән идарә ителә. Өфө диния нәзарәте ул вакытта үз тирәсендә дүрт меңгә якын мәхәлләне берләштерә. Патша хәзрәтләре күзәтүе астында яшәсә дә, ул чагыштырмача мөстәкыйль була. Ягъни, татар-мөселман җәмгыяте урыс җәмгыяте кануннарына буйсынмый. Үз яшәү рәвешен - милли мәгарифен, икътисадын, хокук системасын булдыра. Бүгенге татар-мөселман җәмгыятенә нәкъ шулар җитми. Шушы тәҗрибәгә таянып, хәзерге шартларны исәпкә алып, татар-мөселман җәмгыятьләре түбәндәге рәвештә оеша ала: гаилә, мәхәллә, бистә (авыл), илчә (район), ил (төбәк) җәмгыятьләре, бербөтен татар-мөселман җәмгыяте. Шуңа тиңдәшле рәвештә гаилә, мәхәллә, бистә, илчә, ил, гомумҗәмгыять имаматлары булдырыла. Алар белән гаилә, мәхәллә, бистә (авыл), илчә (район), ил, гомумҗәмгыять имамы идарә итә. Гомумҗәмгыять имамы бер ук вакытта Татарстан имамы да булып тора. Гаилә имамы булып гаилә башы санала. Мәхәллә имамын үз араларыннан мәхәллә мөселманнары, бистә (авыл) имамын мәхәллә имамнары, илчә (район) имамын бистә (авыл) имамнары, ил (төбәк) имамын илчә (район) имамнары, гомумҗәмгыять имамын ил (төбәк) имамнары сайлый. Әхлаки кагыйдә буларак, сайлаулар ачык рәвештә үткәрелә. Яшерен тавыш бирү гадәттән тыш очракта гына була ала. Сайлауларда өстән басым ясау зур гөнаһ санала. Сайланган имамнарга бернинди «указ» кәгазе тоттырылмый. Бу гамәл сайлау нәтиҗәләренә шөбһә белдерү дип карала. Имамнар үзен сайлаган мөселманнар каршында гына җавап тота. Җәмгыятьнең бөтенлеген саклау максатыннан «өстәге» имамнарның фәтвәсен үти. Имам дәүләт күзәтчелегендә тормый. Мондый күзәтчелек булганда, ул аны дин иреген кысу, мөселманча яшәү рәвешен танымау дип кабул итә. Имамнарга ярдәмгә муллалар сайлана. Имам мөселман җәмгыятенең барлык тормышы белән идарә итсә, мулла исә җәмгыятьнең дини вазыйфаларын башкара. Имаматлар каршында җәмгыятьнең төрле идарә органнары төзелә ала. Идарә органнарының структур һәм идарә төзелеше, тулы вазыйфалары аларның низамнамәләрендә күрсәтелә. 
Мөселман татарларының гомумҗәмгыять милке алты өлештән тора: гаилә, мәхәллә, бистә (авыл), илчә (район), ил (төбәк) җәмгыятьләре милекләреннән. Бу милек аерым шәхесләрнең, икътисад ияләренең, эшмәкәрлек һәм җәмәгать оешмаларының, сәнәгать һәм җитештерү ширкәтләренең зякәт-гошереннән, хәер-садакаларыннан, хәйрияви кеременнән, уртак табыштан, күмәк эш нәтиҗәләреннән туплана.
Аерым һәм махсус очракларны исәпкә алмаганда, зякәт-гошер, хәер-садака, хәйрияви керем башта гаиләдә туплана. Гаилә хәҗәтләрен үтәгәч, фәкыйрь-мескеннәргә бирелгәч, калган өлеше мәхәлләләрдә җыйнала. Өске идарә органнарына килешенгән күләмдә бүлеп бирелә. Матдәви һәм хәйрияви ярдәм кайсы да булса идарә органын атап та күрсәтелә ала.
Матдәви һәм акча кеременнән файдалану тәртибен җәмгыятьнең икътисад идарәсе билгели. Керем һәм чыгым исәбе идарә рәисе һәм баш хисапчы тарафыннан башкарыла һәм җәмгыять каршында хисап тотыла.
Җәмгыять малын сарыф итү яки аны шәхси ихтыяҗ өчен файдалану зур гөнаһтан санала. Мондый гамәлне кылган кеше катгый җавапка тартыла.

13. Татар мөснлман җәмгыятьләрен гамәлләштерү тәртибе

Бүгенге шартларда татар-мөселман җәмгыятен гамәлләштерү ифрат дәрәҗдә кыен. Чөнки әлегә аның бер генә мәхәлләсе дә, бер генә күзәнәге дә юк. Дини һәм милли таркаулык хәтта гаиләгә үтеп кергән. Хәзерге гаиләдә төрле милләт, төрле дин кешеләре яши. Ата улны, ана кызны белми. Гаиләдә баш та юк, аяк та юк. Димәк анда имам да була алмый. Шулай итеп көферлеккә чумган дөнья каршында кеше бер ялгызы торып кала. Әмма иманы никадәр нык булмасын, аңа каршы торырга куәте җитми. Шуңа күрә дә адәм баласы кат-кат итеп гаилә, ыруг, кабилә, милләт, дәүләт боҗралары белән уратылып торган. Әмма бу боҗралар берсе артыннан берсе көфер җәмгыять тарафыннан җимерелә килгән. Аларны яңадан торгызмый торып, аерым шәхес иблис тозагыннан ычкына алмаячак. Шуңа да карамастан указлы муллаларыбыз, ак калфаклы абыстайларыбыз җәмгыятьне түгел, үзебезне төзәтергә чакыра. Баланы карында вакытта ук тәрбияләргә кушса да, ананы кем тәрбияләргә тиешлеген әйтми. Янәсе ул үзен үзе тәрбияләсен, дини әдәбиятне үзе үзләштерсен, гөнаһтан үзе чистарсын. Тик моны ул каян белсен. Никахсыз анадан туа, исрек гаиләдә үсә, динсез бакчада тәрбияләнә, имансыз мәктәптә укый, көфер җәмгыятьтә яши. Пенсия яшенә җиткәндә инде соң була. Зиһен дә таркау, иман да зәгыйфь. Кеше үзлегеннән тәрбияле һәм һөнәрле булса, бернинди тәрбияче дә, мөгаллим дә кирәк булмас иде. Әлбәттә, моны мулла-абыстайлар яхшы белә, әммә динсез хакимияткә ярарга тырыша. Иблискә ришвәт биреп оҗмахка эләгәсе килә. Моңа игътибар да итмәс идең, әмма алар матур вәгазьгә, акыллы киңәшләргә төренгән шайтан фәлсәфәсе белән ислам җәмгыятенә юлны киртәли, Алла юлында иҗтиһат итүдән, җиһад кылудан читләштерә. Без бүген иблис котырган заманда яшибез. Көфер дөньясы бар куәтен җигеп, яңа тәре яулары оештырып хак исламны бетерегә тырыша. Яшәү мәгънәсенә торырлык изге көрәш үлем һәм хәят арасында барганда, купшы сүзләр сөйләп, дин дошманнарына ләббәйкә әйтеп, милләт җәлладларына мәдхия укып, динсез хакимнәрдән пот ясап, имансыз түрәләргә тәлинкә тотып илне-динне коткарып булмый. Моның өчен пәйгамбәрләр, хәлифәләр, газиләр ныклыгына торырлык көчле җиһад кирәк.
Татар-мөселман җәмгыяте ул татлы әфьюн дә, рухи исерткеч тә түгел, ә халкыбызны дөнья изүеннән, тәмуг газабыннан коткару чарасы. Башлангыч чорда аның күзәнәкләре җиһадта булган аерым инициатив төркемнәрдән торырга мөмкин. Чөнки бүген чын мәгънәсендә төзек никахлы, камил иманлы гаиләләр юк дәрәҗәсендә. Җирле мәхәлләләрне оештыру да зур каршылыкка очрый. Исламча яшәешкә дөньякүләм киртә куела. Моны без Кавказ, Әфганстан мисалларында да ачык күрдек. Димәк әлегә бердәнбер юл - гаилә һәм җирлек белән бәйләнмәгән иманлы төркемнәр. Бу төркемнәрнең төп бурычы - илаһи җәмгыять тәгълиматен бөтен татар-мөселман дөньясына тарату. Әлеге юнәлештә берникадәр уңышка ирешкәч, аның күзәнәкләреннән гаиләләрдән) башлап югары оешмаларына (Татар-мөселман мәҗлесенә- Милли Мәҗлескә) кадәр тулы структурасын булдыру. Төркемнәрнең оешу формасы якын кардәшләр яки фикердәшләр бергәлеге рәвешендә була ала. Гамәли эшчәнлеге үзтәэминатка корыла. Һәркем булдыра алган кадәр шуңа ярдәм итә.
Татар-мөселман җәмгыяте төркемнәре, нигездә, ачык мәгълүмат аша түгел, шәхси элемтә аркылы оеша. Һәр төркемне аның имамы җитәкли. Төркемнәр үзләренең имамнары аркылы бәйләнешкә керә ала. Бер төркемнән икенче төркемгә күчү ирекле. Әмма бу китеш-күчеш төркемнәр, имамнар арасына бозыклык салырга, җәмгыятьләрне таркатырга тиеш түгел.
Татар-мөселман җәмгыяте имамнары җәмгыять рөхсәте яки ризалыгыннан башка рәсми дин, рәсми хакимият структураларында эшләми. Алар биргән исем-дәрәҗәләрне кабул итми, алган очракта да алардан баш тарта.
Татар-мөселман җәмгыяте әгъзасе ирекле рәвештә җәмгыятьтән китә һәм аңа әйләнеп кайта ала. Әмма фетнәче яки гаугачы була алмый.  
Татар-мөселман җәмгыяте бернинди рәсми саналган яки рәсмиләштерелгән оешмада теркәлми. Җәмгыятькә ярдәм итү максатында гына аның аерым оешмалары һәм хуҗалык ширкәтләре моны эшли ала.
Татар-мөселман җәмгыяте кешеләрне байга һәм ярлыга бүлми. Аларның иманлы булуын гына тели. Байның бар мөлкәте хәләл булып, Аллага хезмәт итсен, ярлының һәр догасын Алла кабул итсен.
Әмма татар халкы 100 елга якын (хәтта күбрәк тә) никахсыз, зякәтсез, уразасыз яшәде. Алла каршында уйнашчы булып күкләр өчен мәеткә әйләнде. Олы тәүбәгә килмичә Ул аны коткармаячак, Үз хозурында урын бирмәячәк. Иблис белән мәңгегә калмас өчен, дөнья һәм ахирәт газабыннан котылу өчен иманга кайтырга кирәк. Дөньялык никадәр гүзәл булмасын, мәңгелек каршында ул бер мизгел генә. Ә мәңгелек булмаса ул «гәзәл» мизгел нигә кирәк? Очкын булып юкка чыгар өченме? Яшәүнең дә ни мәгънәсе кала?

14. Мөэмин татарның яшәүнамәсе 

Мөэмин татар 
1. Мөэмин мөселман. Аның эчке халәте - ихлас күңелдән бер Аллага хезмәт итү, бер Аңа гына иман китерү. Ислам кануннары нигезендә хак мөселманча яши. 
2. Илен, җирен, иманын сатмый. Халкына хыянәт итми. Үз-үзен аямыйча аның хокуклары өчен көрәшә. Кыю һәм туры. Хыянәт һәм хаинлекне гафу кылмый. 
3. Туган телен яхшы белә. Беркемгә дә аның рухын һәм шәкелен бозарга ирек куймый. Телне шәхеснең сыйфат күрсәткече, халыкның рухи һәм милли нигезе дип саный. 
4. Халкының тарихи хатере сакчысы. Аның бөек рухи мирасы белән гоурлана, булган тарихи данын күтәрү өчен бар нәрсәне эшләргә тырыша. 
5. Милли һәм кан кардәшләренә лаеклы үрнәк булып тора. Кыю һәм эзлекле рәвештә үзенең фикерләрен яклый. Беркемгә дә аларның асылын бозарга ирек куймый. 
6. Төп яшәү кыйммәте - Алла биргән ирек дип саный. “Иреккә һәм бәхеткә бары тик шул лаек, кем һәрдаим алар өчен җиһадта тора”, дигән шигарьне тота.
7. Берәү каршында да тезләнми, беркемгә дә тәлинкә тотмый. Бары тик үз халкына хезмәт итә, бары тик аңа гына итәгать итә. 
8. Шәхсән үзе сайлаган имамга гына буйсына. Үзенә көчләп тагылган, яки ирексез булган хәкимнәрне кире кага. Үз өстеннән Алладан башка беркемнең дә хакимлеген танымый. 
9. Югары әхлаки сыйфатларга ия. Күңел пакълеге, рухи сафлыгы белән аерылып тора.  
10. Ваклыктан, хөсетлектән, көнчелектән, тәкәбберлектән, яраклашу, сатылу кебек яман сыйфатлардан азат. Нәфесенә хуҗа, тәнкыйтькә түземле һәм киңәшкә игътибарлы.  
11. Акылын камлләштерә, уй-фикерләрен, тәнен-җәсаден, күңелен һәм рухын пакъләндереп тора. Яман гадәтләрдән арына. Белем һәм илһам көчен таный. 
12. Динсез хакимиятьнең рухи йомышчысы булган рәсми динне танымаган Әһле китап кешеләрен үзенең дин кардәшләре һәм бербөтен мөэмин миләт вәкилләре итеп саный. 
13. Халкының, түрек һәм ислам дөньясының бердәмлегенә омтыла. Алласызларны һәм потларга табынучыларны үзенең милләттәшләре һәм дин кардәшләре итеп санамый. 
14. Нык һәм төзек гаилә төзи. Балаларын милли рухта тәрбияли. 
15. Инсанлы һәм мәрхәмәтле. Фәкыйрьләргә, ятимнәргә һәм гарипләргә ярдәм итә. 
16. Социаль гаделлек таләпләрен яклый. Теләсә нинди изүләргә, көчләүләргә каршы тора. 
17. Гаделлек өчен көрәштә ныклык һәм сыгылмаучанлык күрсәтә. Ялган, мыскыл итү, мөнафикълык кебек бозык гамәлләрне фаш итә. Кан һәм дин кардәшләренә карата йомшак күңелле, итәгатьле һәм түземле. Тәүбәдә ихлас, гафу кылулада миһербанлы. 
18. Тарихи ватанының, кендек җиренең пәрвәре. Кушып та, бәхет эзләп тә, кеше җиренә керми, кеше малына кул сузмый. “Күрше хакы Тәңре хакы” дип саный.  
19. Үзен, гаиләсен, халкын, динен, Ватанын кимсетүче, түбәнлеккә төшерүче бернинди дә гаепләүне, гамәлләрне якламый, әлеге изге кыйммәттләрне пычратырга ирек куймый.  
20. Бары тик хәләл эшләрне генә башкара, хәләл ризык кына ашый. 
21. Табигый җирлеген саклый, тирә-юньне чисталыкта тота. 
22. Үзе яшәгән җирлектә татар исем-атамаларын саклый, искеләрен торгыза, бозыкларын төзәтә, югалганнарын кайтара. 
23. Торган җирендә татар мәхәлләләре корып яши. 
24. Үз шәҗәрәсен һич кимендә җиде буынга кадәр белә. 
25. Туганнары белән даими аралаша. Тереләрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен белә. 
Әлеге яшәүнамә мөэмин татарның мәхәллә һәм җәмгыятьләргә керү һәм аларны оештыру өчен юллама вазыйфасын үти. 

15. «Нух көймәсе» проекты

Әлбәттә, үтә дөньявилаштырылган, илаһи кануннардан тайпылган җәмгыятьтә мөэмин мөселман җәмгыятьләрен оештыру ифрат дәрәҗәдә кыен.  
Чөнки бүген бөтен дөньяда җәмгыяви тормышның барлык формаларын: гакыйдәсен, тәгълимати, мәдәни кыйммәтләрен, хокук, икътисад, мәгариф, мәгълүмат системаларын глобальләштерү процесслары бара. Бу проектны тормышка ашыру башында Америкага таянган көнбатыш дөньясы тора. Шушы максатка ирешү өчен чикләнмәгән күләмдә финанс һәм мәгълүмат ресурслары тотыла. Кирәк булган очракты куәтле һәрби көчләр дә кулланыла.  
Бер яктан караганда, бу проект бер җаннан яратылган кешелек дөньясы өчен уңай күренеш. Бигрәк тә куллану сферасындагы социаль-икътисади күрсәткечләре игътибарга лаек. Барысының да телендә аурупа сыйфаты, ирек, демократия, гомумкешелек кыйммәтләре, муллык һәм тәрәккыят. 
Әмма шул ук вакытта кешелекне борчый торган нәрсәләр дә байтак: табигый байлыкларны ерткычларча талау, яшәү мохитенең куркыныч пычрануы, кешеләрнең социаль яктан тирән бүленеше, җирле һәм төбәкара конфликтларның ишәюе, җинаятьчелекнең өзлексез үсүе һәм көч куллануның һаман да артуы, җәмгыятьнең рухи һәи әхлаки яктан бозылуы. Көнбатыш цивилизациясенең әлеге һәм бүтән “гүзәл” җимешләре күпләрне борчуга сала.  
Ә күпчелек исә яхшы белә, бу глобальләшү процесслары белән Тагутка, “алтын бозауга” табынган “җир патшалары” идарә итә. Шулай да кешеләрнең күпчелеге бу потларның тышкы ялтыравына исереп, Иблис артыннан иярә. Ә инде потларга иярмәгән кешеләр өчен бүгенге көндә ике юл бар. 
Беренче юл - өстән аска таба юнәлгән Алла - Тагут - “җир патшалары” вертикаленә каршы куелган астан өскә алып баручы Илаһ - Изге рух - рәсулләр юлы. Бу юл кешеләргә илаһи үлчәмне тигезләү мөмкинлегеннән чыгып, Алаһы тәгалә ахырзаманны кичектергән очрак өчен бирелә (Коръән 55:8). 
Икенче юл - Мәһди килгәнне көтеп, Алла - Тагут - “җир патшалары” вертикаленә каршы тору (җиһадта булу) юлы (илаһи яһүдиләр юлы). Бу юл кешеләргә Алаһы тәгалә ахырзаманны кичектермәгән очрак өчен бирелә.
Әмма ике очракта да Тагут арканына (вервь иблиса) каршы тору Изге Рух арканы (вервь Бога) аша үтәргә тиеш. Бу ике көчнең көрәш мәйданы булып дәүләт формасында оешкан җәмгыяви структуралар арканы тора. 
Ачыклык кертү максатында Изге рух һәм рәсуллар арканын - илаһи, Тагут һәм “җир патшалары” арканын - көфер, дәүләт арканын - дөньяви дип атарбыз.
Түбәндә бу арканнарының үзара бәйләнеш схемасын китерәбез.  
Илаһи һәм көфер арканнар көрәшенең төп максаты көфер арканын юкка чыгару түгел, ә Коръән нигезендә аларның тигезләнешен булдыру. Әмма көфер глобализациясе нәтиҗәсендә илаһи һәм дөньяви арканнар көфер арканы белән өзлексез рәвештә йотыла баралар һәм бу дәвамлы процесс ахыр чиктә илаһи арканны бөтенләйгә йотып, ахырзаманны китереп чыгарырга мөмкин. 
Күргәнебезчә, кешелек дөньясы бүгенге көндә үзенең критик халәтенә килеп җиткән. Бу хәлдән илаһи арканны көчәйтеп Алла билгеләгән тигезләнешне торгызып кына котылырга мөмкин. Әлеге тигезләнеш бу ике арканның “алтын кисеме” дип атала. Әйтеп үткәнчә, илаһи арканның көфер арканы белән абсолют йотылышы ахырзаман җиткәч кенә булырга мөмкин, чөнки бу вакытта Иблиснең җәзасын кичектерү срогы бетә. Җирдә илаһи оҗмах урнаша. Әмма Инҗил әйтмешли, бу вакытта Җир дә, Күк тә башка булачак.  
Илаһи аркан энергиясен бары тик илаһи куәткә ия кешеләрнең генә энергиясе белән тулыландырырга мөмкин. Мондый кешеләр башта илаһи җәмгыятьләр һәм мәхәлләләр төзиләр. Анан соң үз кавемнәренең (халкының, милләтенең) көфер өлешеннән аерылып башка илаһи кавемнәр белән берлектә дөньякүләм илаһи милләт оештыралар (Ибраһим г.с.милләтен торгызалар). 
Димәк, каршылык, җиһад диннәр, халыклар арасында түгел, ә илаһи һәм көфер кавемнәр, дөньякүләм илаһи һәм көфер милләтләр арасында бара. 
Шуңа күрә безгә котылу юлы да бер. Әмма һәр кәвемнең үзенә генә хас үзенчәлекләре бар. Аларны исәпкә алмыйча без татар кавемен үз артыбыздан ияртә алмаячакбыз. Шушы макстатан чыгып без “Нух пәйгамбәр көймәсе” проектын эшләдек. Мәгънәсе аңлашыладыр булса кирәк. Милли Мәҗлес шушы проектны гамәлгә ашыруның башында торырга тиеш дип уйлыйбыз.
Түбәндә без бу проектның эчтәлеген китерәбез. 
1. Коръәни кәримнең фәнни тәрҗемәсе 
2. Ислам гакыйдәсе 
3. Гыйбадәтел исламия 
4. Коръән сүзлеге
5. Коръән грамматикасы
6. Ислам икътисады
7. Татар-мөселман җәмгыятенең социаль доктринасы.
8. Тәҗвид фәне 
9. Хәдисләр җыентыгы 
10. Шәригать белеме 
11. Гарәп сөйләм теле
12. Илаһи фәлсәфә (яратылыш һәм үсеш тәгълимате) 
13. Дәһрилек чире һәм гыйлем тантанасы
14. Гомумкешелек кыйммәтләре һәм милли аң
15. Татар кануны  
16. Татар мәхәлләсе
17. Татар гаиләсенең әхлак кануны 
18. Татар кыйбласы  
19. Татар суфыйчылыгы
20. Татар яшьләре: бүгенгесе һәм киләчәге
21. Яһүд яңарышы һәм татар юлы
22. “Тәүхид” җәмгыяте: нигезнамә һәм гамәли эшләнмәләр
23. Үгет-нәсихәт (гаилә тәрбиясе) 
24. Мәгърифәт нуры 
25. Татар мәгарифе концепциясе  
26. Гаилә-мәхәллә мәктәбе
27. Татар мәктәбе һәм милли җәмгыять
27. Колшәриф университеты
29. Татар милли тәрбиясе  
30. Бөтендөнья мәгълүмат кырында татар мәгарифе
31. Татар фәне бармы
32. Татар галиме нинди булырга тиеш
33. Әлифба галәмнән килә яки алфавитмы, әлифбамы
34. Газап боҗрасы
35. Тел – гасырлар авазы
36. Мәгариф һәм дин
37. Фән һәм дин 
38. Милләт һәм дин
39. Иман һәм дин 
40. Милли йолалар  
41. Балкыш программасы  
42. Алтын миллард фетнәсе яки дөньяга террор белән кем яный  
43. Дөньяви дәүләт һәм рухи җәмгыять 
44. Җаннар сафланалар иман белән
45. Чечен могҗизасы һәм татар фаҗигасе







Хөрмәтле дин кардәшләребез!
Газиз милләтәшләр!

Сез ошбу юлламаны укып (карап, караштырып, актарып) чыктыгыз.
Күбегез аны тормышка ашмас саташу дип кире какты. Бер өлешегез аның кайбер фикерләрен игътибарга алды яки яраклы дип тапты. Бик азыгыз гына аны гамәлгә алды. Тулысынча кабул итүчеләр юктыр да мөгаен. 
Әлбәттә әлеге юлламаны кабул итү яки итмәү һәркемнең үз ихтыярында.
Әмма шуны искәртәбез, анда безнең тарафтанан уйлап чыгарылган бер генә фикер дә, бер генә уйдырма да юк. Барлык әйтелгәннәр пәйгамбәрләребездән, аларның сәхабәләреннән килә һәм Изге Китапларга, аларның җирдәге соңгы нөсхәсе булган Коръәни Кәримгә каршы килми. Димәк юлламага кергән фикерләр Аллаһы Тәгалә сүзе белән дәлилләнә. 
Әйе, бер карашка әлеге юллама буенча яшәү мөмкин түгел. Әмма иблис күзлегеннән караганда гына бу шулай. Чөнки ул безгә һәр яхшыны микроскоп, һәр яманны телескоп аша күрсәтә. Хәтта вакыт үлчәмен дә ул ахирәткә түгел, дөньялыкка көйләгән. Шуңа күрә дә безнең өчен дөнья бар, ә ахирәт юк. Алла белән элемтәләребезне өзгәнгә, без боларның барысын да чынбарлык итеп кабул итәргә күнеккәнбез. Нәтиҗәдә фани дөнья безне газап боҗрасыннан чыгармый. Мәңгелек белән чагыштырганда бер мизгелгә дә тормаган дөньяви яшәешкә янаган бихисап сугыш кораллары, авыру-гариплек, картлык-хәерчелек, кайгы-хәсрәт, җәбер-золым, иң озын гомернең дә аяныч нәтиҗәсе котылгысыз рәвештә өстебездә эленеп тора. Шуны ишетмәс-күрмәс, сузу-кичектерү, уйламас-сизмәс өчен күпме хезмәт куябыз, никадәр акча түгәбез, әллә нинди хәйләгә, җинаятькә барабыз. Кәеф-сафа корып онытылырга тырышабыз. Болар да ярдәм итмәгәч, хәмер-әфьюнга тотынабыз. Чөнки безнең өчен газаплы булса да, дөнья якты, рәхәт булса да, ахирәт караңгы. Ә чынлыкта исә болар барысы да Аллага ышанмауның дөньяви җәзасы. Ә инде ахирәт җәзасы турында Коръән ачык итеп әйтә.
Ә бит ике дөнья җәзасыннан да котылу юлы бер генә: ул да булса Алла кануннары буенча яшәү. Шуны сезгә Милли Мәҗлес тәкъдим итә дә.
Инде уйлап карагыз, Алла юлы җиңелме, әллә иблис юлымы?


  Татар халкы Милли Мәҗлесе рәисе
  Илдус Әмирхан

No comments: