Saturday, September 6, 2008

Газап боҗрасы (Илдус Әмирхан белән әңгәмә))

Газап боҗрасы
(Илдус Әмирхан белән әңгәмә))


- Сезнең тәкъдим белән бу әңгәмәмне «Газап боҗрасы» дип атарга булдым. Ни өчен «Газап боҗрасы»? Ни киная ята бу сүзләрдә? Нәсел чылбырында, кем белә, бәлкем әмирләр, ханнар булган Гәрәй морза токымы Әмирханнарның бер-бер фаҗигасеме әллә бу? Әллә милли фаҗиганың бер күренешеме?
- Әйе, бу халәтне шәхсән безнең генә фаҗигабез дип әйтеп булыр иде. Әмма минем уемча, бу үзен татар дип атаган милләтебезнең фаҗигаседәр дә. Нәселебезгә караган тарихи документларны өйрәнгәндә мин шуңа ныклап инандым. Чыгышыбыз белән без борынгы Казаннан. Риваятьләр буенча, безнең бабаларыбыз монгол яуларыннан соң Кырымга күчеп киткән. Исламга куркыныч яный башлагач, ягъни Мәскәү басымы көчәйгәч, 1530-1535 елларда 5 меңгә якын мөһаҗир Кырымнан Казанга кайта. Сафагәрәй хан белән килгән морзалар арасында минем 12-буын бабам Гәрәй морза да була. Алар Казан ханлыгын саклап көрәшәләр, Мәскәү фиркасе тарафдарларына каршы торалар. Безнең төп фаҗигабез дә шулдыр, мөгаен - мәскәүчеләр белән генетик килешмәүчәнлек һәм аларның мәскәүчел хакимиятен танымау. Без таныйбыз соңгы пәйгамбәребез Мөхаммәт галәйһиссәламны, соңгы ханыбыз Сафагәрәйне, соңгы сәедебез Колшәрифне, соңгы ханбикәбез Сөембикәне. Безнең телебез – мөселман татарлары (Бигиләр, Имәниләр, Тукайлар, Әмирханнар, Мәрҗаниләр, Фәхреддиннәр) теле, имлабыз – татар-гарәп имласы …
Казан егылгач, морзалыклары алына, әмма чукынмыйлар. Мәскәү тарафдарларының күбесе чукына, урысның өске катламын тутыра. Исән калган мөһәҗирләрнең күпчелеге яшеренергә мәҗбүр була. Апам Зәйнәп әйтмешли, могҗиза белән исән калган нәселләрне нәрсә коткара? Исламга ихлас турылык. Аларның күбесе имамнар булып китә. Мәскәү басымы астында да диннәрен тоталар, үз телләрендә генә сөйләшәләр. Мәскәүгә ачыктан-ачык каршылык күрсәтмәсәләр дә, аңа баскынчы, ислам, татар, дәүләт дошманы итеп карыйлар. Бабаларым баскынчыларның динен, яшәү рәвешен, гореф-гадәтләрен, телләрен, дәүләтләрен, патшаларын, алар куйган җирле түрәләрне кабул итмиләр. Казаннан качып Чистай өязенә китәләр. Мәчет-мәдрәсәләр ачалар, мәгърифәтчелек белән шөгыльләнәләр. Хәзер генә ул Мәскәүнең кулы бөтен җиргә җитә, ул вакытта исә Чистай өязе Мәскәүгә буйсынмаган татарлар өчен бик яхшы тыл була. Идел дә бәлки саклагандыр.
 - Җитмсә әле әби патша мөфтият тә ачып җибәрә.
 - Әйе, ачарга мәҗбүр була. Чөнки ул чордагы Пугачев восстаниесе социаль восстаниедан бигрәк, милли восстание. Анда татар-башкорт сугыша. Аңа кадәр әле безнең бабаларыбыз да, аерым алганда, Мулла Морад «Болгар дәүләтен торгызырга вакыт җитте», - дип восстаниегә күтәрелеп карыйлар, әмма җиңеләләр. Ачыктан-ачык дини-милли восстание булганлыктан моның турыда урыс тарихчылары язмый, татар тарихчылары курка. Пугачев урыс казагы булгач, аңа социаль төсмер бирелә. Әмма Салаватлар, Канзафарлар исламны яклап, иманны саклап көрәшәләр. Пугачев восстаниесе җиңелгәч, Исламның икенче йөзе барлыкка килә. Мөфтият төзелгәч, аның башына, «ислам тынычлык дине» диптер инде, патшага турылыклы шәхесләрне куялар. IV гасырда Рим империясендә дә шулай була. Бу империя христианнарны (ул вакытта, мөселманнарны) җиңә алмагач, император үзе куйган епископлар белән кушылып, Гайсә пәйгамбәр өммәтләрен кырып бетерә. Бездә дә нәкъ шул хәл кабатлана. Император һәм епископлар шикелле патша белән мөфти бер булып, хак мөселманнарны «терроризмда» гаепләп төрмәләргә ябалар, әкрен генә юкка чыгаралар. Чын имамнар урынына мөфтият «указной» муллалар куя башлый. Ә бит ислам кануннары буенча имамны беркем дә күрсәтмә белән куя алмый, аны халык сайлый. Безнең диннең чынлап җимерелүе дә шул вакытта башлангандыр, мөгаен. Халыкта дин әле озак сакланса да, мөфтият Мәскәү патшасына буйсынганга күрә бөтен җиргә властька ярый торган муллалар куела. Әлбәттә, болар арасында иманлылары да була. Карагруһ муллалар алар өстеннән властьларга еш кына шикаятьләр яза. Бүген дә әле архивлар шул шикаятьләр белән тулы. Шулай да ул чорда динне иманлы, укымышлы муллалар саклап кала алганнар. Әмма әкренләп милләтнең гумусы, ягъни уңдырышлы катламы юыла башлый. Кырымнан килгән мөһаҗирләрнең нәселләре бөтенләйгә диярлек кырылып бетә. Хакимият тә әкренләп мәскәүчел татарлар кулына күчеп бетә.
- Зариф һәм Нәҗип хәзрәт Әмирханнар күп еллар Казанның Иске таш мәчетендә имамлык итәләр. Нәҗип хәзрәт үзенең укымышлылыгы, алдынгы карашлары белән аерылып торган диләр. Дөньяви фәннәрне дә, илаһи гыйлемне дә өйрәнгән. Җәдитчелек, суфыйчылык белән дә кызыксынган. Ул замандагы җәдитчелек белән кадимчелек бәрелешендә бүгенге көн чагылмыймы? Бүген дә бит шулай: күп кенә дин галимнәренең дөньяви, фән галимнәренең илаһи белемнәре юк. Адәм баласына бу гыйлемнәрнең икесе дә кирәк. Юкса кош та сыңар канат белән оча алмый.
- Бу махсус эшләнә. Элек, патша заманында безне мәдрәсәләргә бикләп, фән дөньясына чыгармыйлар иде. Моңа карагруһ муллалар да күп көч куйды. Хәзер инде дин дәүләттән аерылган дигән сылтау белән, илаһи гыйлемне дөньяви белемнән аералар. Шулай итеп җанны тәннән аерып, милләтне иҗтимагый мәет халәтенә кертәләр. 
 Нәҗип хәзрәткә килгәндә, ул минем бабам, Фатих Әмирханның әтисе Зариф хәзрәтнең бертуган энесе. Фатих абый күбрәк бабам белән аралашырга яраткан. Әлбәттә инде, аны бабамның балдызы Шәмсениса да күбрәк тарткандыр. Әмма алар бергә була алмый калалар. Фатих абыйны паралич суга. Карагруһчылар моны дингә каршы булган өчен Алланың җазасы диләр. Алай түгел бу. Чөнки безнекеләр дингә каршы түгел, шул чордагы карагруһлыкка, наданлыкка каршы көрәшкәннәр. Бүгенге көндәге кебек гап-гади идеологик көрәш булган. Динне бит большевиклар түгел, карагруһ руханилар какшата. Тукай, Әмирханнар патша түрәләре белән бер табыннан ашаган муллаларны тәнкыйтьләгәннәр. Элек тә, хәзер дә рәсми дин түрәләрдән (дәүләттән) түгел, халыктан аерылган. Халык һәрвакыт түрәләргә, рәсми муллаларга кәсеп, табыш, базар өчен генә кирәк булган. Тукай, Әмирхан исә халыкның динле, укымышлы булуын теләгәннәр. Чөнки золым башы наданлык. Әлбәттә, кем дә хатадан халый түгел. Яшьлек максимализмы да, ялгышлыклары да булгандыр үзләрендә. Җәдитчелек белән кадимчелеккә килгәндә, аларны бер-берсенә каршы куярга кирәк түгел дип уйлыйм. Иске яңаны саклый, ди халык. Сәясәттә бу консерватизм һәм либерализм дип атала. Алар икесе дә кирәк тик берсен берсе уздырып түгел. Аннан Фатих Әмирханның тагы бер ягы бар. Ул хатын кызны-яклый. «Аларны кара көч уратып алган», - ди. Монда да, кайберәүләр уйлаганча, дингә түгел, Фәтхулла хәзрәтләргә, Ишми ишаннарга ишарә. Хатын-кызны ул Кеше тәрбияләүче дип саный. Кол ул кеше тәрбияли алмый, кешедән кол гына ясый ала. Борынгы түрек хатын-кызлары ирекле дә, иманлы да, белемле дә булганнар. Балаларын да шулай тәрбияләгәннәр. Шуңа күрә дә халык көчле, бөек булган. Хатын-кызның түбән төшүенә ислам түгел, карагруһчылык, мәҗүсилек, наданлык гаепле. Ислам хатын-кызны Хава, Мәрьям, Хаҗәр, Гайшә аналарыбыз бөеклегенә күтәрә. Бүгенге көндә ир-атның дәрәҗәсе төшүгә дә хатын-кызның рух үсешенең түбән булуы сәбәпчедер. Чөнки иманлы, көчле рухлы, белемле хатын-кыз үз дәрәҗәсен дә, ир-атның дәрәҗәсен дә яхшы белә. Коллык психологиясе сеңгән хатын-кыз гына үзен дә башкаларны да коллык халәтенә төшерә. Әнә, шагыйрь дә бит: «Ту яңадан, мәгърифәтле анадан!» - дип әйткән. Яңа буын татар халкы шундый иманлы, мәгърифәтле аналар карынында тусын иде.
- Ә суфыйчылык белән кызыксыну каян килгән. Татар тормышында аңа урын бармы?
- Бар дип уйлыйм. Көферлек, мөнафыйклык, мәҗүсилек, дәһрилек, мөртәтлек шартларында ихлас диндар, мөселман кешегә яшәве бик авыр. Көчләре җиткәндә бабаларыбыз дин дошманнарына каршы ачык көрәш алып барганнар. Бик күбесе шәһит киткән. Ә инде көферлек өскә чыккач, берәүләр динен алмаштырган, икенчеләр динсез калган, өченчеләр мөнафик булган. Ихлас мөселманнар исә үз эченә кереп бикләнгән. Күбрәк фәлсәфәгә, эзотерикага (эчке кичерешләргә) кереп киткән. Шуның белән фитрый иманнарын саклап калырга тырышканнар. Бездә кадирийә суфыйчылык юнәлешенең нәкшбәндийә тармагы күбрәк таралган булса кирәк. Бу Кавказның йогынтысы дип уйлыйм. Чөнки имам Шамил урыс гаскәрләренә каршы нәкшбәндийә әләме астында көрәшкән. Казан төбәге мөселманнары моңа теләктәшлек белдермичә калмагандыр. Андый теләктәшлек урыс-төрек сугышында да булган, бүген аны урыс-чечен сугышында да күзәтәбез. Шуңадыр да бәлки Шамилнең улы Шәфи һәм оныгы Заһид берникадәр вакыт Казанда яшәгәннәр. Ибраһим Нуруллин Фатих Әмирханның Заһид Шамил белән элемтәдә булуы турында яза. Инде суфыйчылыкка килсәк, ул безнең шартларда тынычлык рәвешен алган. Әмма бу битараф тынычлык түгел, ә тышкы каршылыкның эчке формасы. Бездәге нәкшбәндийә тармагының: «Тыштан аларга (ягъни кяферләргә) ошагыз, эчтән иманны ныгытыгыз» дигән чакыруы күпләр өчен яшәү рәвешенә әйләнгән. Әлбәттә, мондый чакыру мәҗбүрияттән килеп чыккан. Тәмам кырылып бетмәс өчен. Әмма көферлек, мөртәтлек, дәһрилек ныгыган саен тышкы сыйфатлар эчкә күчә барган. Эчке сыйфатлар исә мөнафиклык күренешен алган. Шулай итеп татарда суфыйчылык юнәлеше үзенең асыл сыйфатларын җуйган.
- Ә бит бүген дә әле Татарстанда суфыйчылыкка иярүчеләр, хәтта аларны тәнкыйть итүчеләр дә бар. Моның элекке суфыйчылык белән бәйләнеше бармы?
- Бар да, юк та дияр идем. Бер суга ике мәртәбә кереп булмый. Әлбәттә, аккан суга. Кайбер укымышлы мөселманнарыбыз татар иҗтимагый фикерен өйрәнгәндә элекке суфыйчылыкка, аерым алганда аның кадирийә, нәкшбәндийә юнәлеш-тармакларына чыктылар һәм берникадәр дәрәҗәдә шуның белән мавыгып та киттеләр. Әмма элекке суфыйчылык мавыгу түгел, килеп туган кырыс шартларда зарурият булган. Ул заманда бу эчке каршылык рәвешен алса, бүген исә ул масаю, тәкәбберлек, фәлсәфи вәсвәсә (схоластика) төсмерен ала. Ягъни бүтән максатларга эшли. Ә инде тәнкыйть мәсьәләсенә килгәндә, монда инде «чүлмәгенә күрә капкачы». Бу тәнкыйтьтә шул ук татарның фәлсәфи тарлыгы, фикри сайлыгы сизелә. Суфыйчылыкка тирән фәлсәфи анализ ясалмый, аның сәбәп-нәтиҗәләре өйрәнелми. Тәнкыйть бары тик рәсми руханиларның ихтыяҗын үти. Алар фәлсәфи тирәнлектән куркып, кешене үзләренең буйлары җиткән дини схоластика сайлыгына өстериләр. Кызганыч ки, татардагы фәлсәфи тарлык, фикри сайлык милли фаҗига төсен алды. Бу суфыйчылыкка гына түгел, җәдитчелеккә дә, кадимчелеккә дә, төрле фәлсәфи тәгълиматларга да, сәяси юнәлешләргә дә кагыла. Татарның юрганы шуларның барысын да иңли алмый. Житмәсә, ул һаман да кыскара бара.
- Ә менә сездә үзегездә суфыйчылыкның нинди дә булса йогынтысы бармы? 
- Бар, әлбәттә. Әмма миндә бабаларыма сукырларча иярү дә, бүгенге «затлы» суфыйчылык белән мавыгу да, суфыйчылыкка карата «погонлы» (указлы) руханилар тәнкыйте дә юк. Бүгенге суфыйчылык ул заманави рухи-илаһи гыйлем, дөньяви-гамәли белем. Бу көферлеккә, мөнафиклыкка, мәҗүсилеккә, дәһрилеккә, мөртәтлеккә заман каршылыгы. Монда кылычка чакыру да, «ислам тынычлык дине» дигән булып, кяферләргә тәлинкә тоту да, «суфый» булып, гыйлем белән масаю да, акыл сатып, көферләргә кушылып җиһадка мәҗбүр ителүчеләрне гаепләү дә, мөртәтләргә хезмәт итеп, хәрәмгә яшәү дә юк. Бүген акча һәм мал, корал һәм техника, барлык мәгълумат чаралары, шул исәптән татарныкы да көфер дөньясы кулында. Шуңа күрә бу өлкәләрдә без аңа каршы тора алмыйбыз. Безнең бердәнбер коралыбыз - илаһият белән сугарылган рухи-дөньяви гыйлем. Бу гыйлемгә берәү дә каршы тора алмый. Әмма аны пәйгамбәребез Мөхаммәд галәйһиссәлам әйтүенчә, Кытайга барып булса да үзләштерергә кирәк.  
- Әмма, язмыш күпме генә кагып-сугып йөртмәсен, Әмирханнарның күбесе Казанга җыйналган. Бабаларыгыз да, ике дистәгә якын туганнарыгыз да кире кайткан. Нәселегезнең дистәләгән йортыннан берсе дә кире кайтарылмаган. Подвалларда, кеше өйләрендә яшәсәгез дә, монда калырга тырышкансыз. Сәбәп нәрсәдә?
- Француз революционеры Дантонга үлем куркынычы янагач, дуслары аңа чит илгә качарга тәкъдим итәләр. Әмма ул: «Ватанны табан астында алып китеп булмый», - дип, бу тәкъдимне кире кага. Гильотинода үлүне артыграк күрә. Аның каравы, бүген Франциядә Дантонга һәйкәлләр тора, ә качып китүчеләрнең эзе дә калмаган. Әгәр без дә «бәхет эзләп» дөнья буйлап йөрсәк, 14 буын нәселебезне белер идекме? Чөнки золым Ватаннан түгел, адәмнән. Адәм китә, Ватан кала. Китү нәселне, хәтерне корыта. Бер буын әле сакланырга мөмкин, ә икенче буын таркала башлый. Агач та шулай. Адаштырган эт тә кире кайта. Югыйсә, нәсел бетә. Күрәсезме, нинди зур шәхесләребезнең нәселләре корыган? Чөнки бүтән җирдә бай, дәрәҗәле булсак та, кунак кына, үзебездә хәерчә, сукбай булсак та - хуҗа. Без бүген читтәге татарлар белән, аларның дөньякүләм танылулары белән горурланабыз. Әмма аларның нәселләре кем, Ватаннары кая, кемгә хезмәт итәләр, моны уйлап бетермибез. Безгә бүген качаклар кайта. Ватанны сагынып түгел, куылып, анда күпме яшәп тә, килмешәк булганнар. Монда чыбык очы туганнарын искә төшереп кайталар. Кайтсыннар, рәхим итсеннәр. Әмма үзләрен генә түгел, Ватаннары, милләтләре турында да кайгыртсыннар иде.
Мин үзем дә Сембер өлкәсендә, Сарытау чигендә, ерак татар авылында туганмым. Сталин заманында әтием шунда китәргә мәҗбүр булган. Хәтта анда да бер авылда ике-өч елдан артык эшләргә рөхсәт ителмәгән. Шуңа күрә ун бала биш җирдә туган. Әмма без татар мохитендә үстек. Татарча укыдык. Дөньялар бераз яхшыргач, әкренләп Казанга кайта башладык. Казанда университет тәмамладым. Бераз эшләгәч тә Мәскәүгә аспирантурага чакырып алдылар. Аны тәмамлагач Краснодар төбәгенә җибәрделәр. Яхшы фатир, дәрәҗәле урын, бакча бирделәр. Ерак түгел Кара диңгез. Рәхәтләнеп яшә. Әмма улым Шамил туды. Татар мохите кирәк иде. Затлы фатирыбызны «хрущевкага» алмаштырып Казанга кайттык. Элекке урынга бик теләп алдылар. Монда парадоксаль бер әйбер бар. Без Мәскәү хакимиятен танымыйбыз дим. Әмма, гаҗәп, бөтен яхшылыкны урыстан күрдем. Казан талап алганны да кайтармады. Татар гел каршы булды. Татарстанда бар золым мәскәүчел татарлар кулы белән эшләнә. Хәер, хан заманында да бу шулай булган. Әнә Мөхаммәдяр да бит: «Монда золым, анда (ягъни, Мәскәүдә) көферлек», - дигән. Шуңа күрә Мәскәүгә авышкан. Мәскәүчел татар буларак түгел, хаклык эзләп. Димәк золым көфердән яманрак булып чыга. Татарда золым көчле булса, урыста әле киңлек, берникадәр миһербанлык сакланып калган. Мәскәүне танымауны урыс халкын танымау белән бутыйлар кайчак. Болар икесе ике нәрсә. Урыс үзе дә бит Мәскәү колы, татардан элек. Татар көчле булганда Мәскәү татар белән уйнаган, урыс көчәйгәч, урыс белән уйный. Инде яһүд көчәйгәч, аңа хезмәткә күчте. Мәскәү белән Казан Көфер һәм Золым исемле ике игезәк шикелле.
- Сез бит конструктор кеше, компьютерлар белгече … Мәгърифәтчелек белән уртаклык юк шикелле.
- Алай ук дип әйтмәс идем. Әйе, мин дистә елдан артык компьютер- мәгълумат системаларының баш конструкторы булып эшләдем. Күп кенә союзкүләм проектларның авторы идем. Ул вакытта бу зур дәрәҗә иде. Әмма бабаларымның мирасы булып килгән мәгърифәтчелек үзенә тартты. Яши-яши күрәм: безнең татар фәне – Мәскәү фәне ләбаса! Миңа әйтәләр: «Фән ул – интернациональ». «Юк, - мин әйтәм, - французның үз фәне, инглизнеке, урысныкы үзенеке, димәк татар фәне дә булырга тиеш». Әйе, бик күп фәннәр, бигрәк тә төгәл фәннәр, эчтәлеге белән интернациональ. Әмма һәр халык фәнне үз яшәү рәвешенә, үз максатларына көйли. Фән аркылы тел, фикер, мәдәният үсә. Тәрҗемә белән генә алга китә алмыйсың. Коръәнне урысчага тәрҗемә итеп кенә мөселман булып булмый. Урыс татарча сөйләп татарга әйләнми. Димәк татар үз фәнен үзе тудырырга тиеш, үз җирлегендә, үз мөхитендә, үз телендә, үз фикер юнәлешендә. Шулай булмаганда, ул башка халыкларның иярчененә әйләнә. Ә инде мәгариф системасына килсәк, мода эш тагы да катлаулырак. Инде әйтеп үткәнемчә, революциягә кадәр безне дөньяви белемнән аерып гарәп схоластикасына (ислам диненә түгел!) куып керткәннәр. Шуннан артта калдык. Бүген исә, киресенчә, дөньяви белем дигән булып, илаһи гыйлемнән мәхрүм итәләр. Диннән, милли яшәештән аерылган, әмма татар дип саналган мәктәп-гимназияләр дә динсез урыс мәгариф системасының зәгыйфь күчермәләре генә. Сүздә татар мәктәбе, милли мәгариф дип сөйлибез, ә чынлыкта бер генә илаһи-дөньяви мәктәп ача алганыбыз юк. Рәсми мәгариф моның турында ишетәсе дә килми. Бигрәк тә соңгы вакытта. Әнә, янәсе дини уку йортлары бар. Шунда укысыннар. Ә бит рухи тәрбия ана карынында башлана, күкрәк сөте белән дәвам итә. Бала рухи-илаһи яктан биш яшьтә инде формалаша. Шуңа күрә карын-күкрәк тәрбиясе илаһи милли мәгарифнең нигезендә ятарга тиеш. Булачак ата-ана андый тәрбияне каян алсын? Динсез гаиләдә туа, динсез бакчага йөри, динсез мәктәптә укый, динсез уку йортында һөнәр ала. Дини тәрбиягә, дини мәктәпкә, дини гыйлемгә вакыт калмый. Кайберәүләрнең пенсия яшенә җиткәч «күзе ачыла». Әмма бу яшьтә зиһен дә таркау, иман да зәгыйфь. Яшьләр исә күп очракта дини мәктәпләргә иман чакыруы буенча түгел, дөньяви мәктәпләрдә укый алмау сәбәпле киләләр. Шулай булгач каян килсен безгә укымышлы муллалар, динле җитәкчеләр, илаһи гыйлемгә ия галимнәр, мөгаллимнәр, табиблар, инженерлар. Ә үзебез дөнья ник болай бозык дип зарланабыз. Дин, әхлак дип сөйләргә яратабыз, ә үзебез динсез мәктәпкә барабыз.
Шуларны күреп, аңлап, мин баш конструктор вазыйфасын калдырып мәктәпкә мөдир булып килдем (хәер, моңа кадәр алты ел мәктәптә эшләгән идем инде). Максатым - милли мәгариф эшен гамәли нигезгә салу иде. Моңа форсат та туды. Татар иҗтимагый үзәге оешкач, «Татар мәгарифе концепциясе»нә конкурс игълан ителде. Мин үз концепциямне тәкъдим иттем. 11 концепция арасында ул беренче урынны алды. Милли Мәҗлескә килгәч, «Татар канунын», «Татарның яшәү системасын» эшләдем. Милләтем бетә баруга әрнеп, өзгәләнеп яздым. Тик игътибарга алучы, шуларны тормышка ашырырга теләүче булмады. Куркумы, көнләшүме, күңел тарлыгымы, наданлыкмы, әллә бөтенесе бергәме – безнең татарны болай гына аңлап бетереп булмый. Гаҗәп бит, шуны урыслар аңлады, хәтта Мәскәү дә кабул итте, татар исә читеген сатып, һаман урыс чабатасында йөри. Шуңадыр бәлки, күпме генә урысны, Мәскәүне сүксәк тә, татарның урыс белән кан катнаштыпруы 50 процентка җитеп килә. Димәк татар золымнан качып көферлеккә бата. Ә бит үзебезне үзебез коткармасак, безне кем килеп коткарыр?
- «Бер кәвем үз хәлен үзгәртмәсә, Алаһы аның хәлен үзгәртмәс», - ди бит.
  - Менә-менә … Мин: «Без Мәскәү кануннарын танымыйбыз», - дим. Монда да аңламыйлар. Сүз бит дәүләт кануннары турында түгел, иблис кануннары турында бара. Безгә аларның асылын аңлап, әкрен генә, астан булса да татар-мөселман кануннары буенча яшәешкә күчәргә кирәк. Урысның үзе дә моңа мохтаҗ. Югыйсә, дәүләте белән бергә череп бара. Әмма ул да ялганга баткан. Аңа шовинизм, тәкәбберлек сеңгән. Ә безнең татар артын-алдын уйламыйча шуңа иярә. Сүздә дәүләт, мөстәкыйльлек ди, әмма үз яшәү рәвешен булдырырга ашыкмый. Дөресрәге, теләми. Дәүләт структураларында бюджет (яки халык) акчасына 70 процеттан артык татар эшли. Әгәр аларда аз гына татарлык булса, милләт файдасына никадәр эш эшләнер иде. Әмма дәүләт акчасына түрәләргә файдалы эшләр генә эшләнә. Милләт эше аерым шәхесләрнең инициативасына, шәхси акчага кайтып кала. Әле шуңа да аяк чалалар. Ә без эшмәкәрләрдән ярдәм көтәбез. Дәүләт, дөресрәге, халык акчасын «юып» баеган «эшмәкәр»дән ни көтәсең? Без кайвакытта мәчет салучы, китап чыгаручы түрәләрне мактыйбыз. Әмма монда да рия ята. Беренчедән, болар халык кесәсәннән эшләнә, икенчедән, мәчет белән бергә шәхси кәттиж үсә, китап та «кирәк кеше»неке генә чыга. 
 Ә бит безгә Мәскәү дә, Аурупа да, Америка да ирек бирмәячәк. Ирек ул буйсыну бүләге түгел, рух халәте. Кол ул тәхеттә дә кол, ирекле ул зинданда да ирекле. Ә бит татар мең елдан артык ислам кануннары белән яшәгән, ә бүген горурлыгын җуеп, дуңгызлар белән кочаклашып пычрак сазда ауный, айный алмыйча җәһәннәмгә китәр сыман … 
 Милләтне шушындый халәткә мәскәүчел татарлар төшерде. Түрәсе дә, мулласы да, шагыйре дә, галиме дә. «Без докторлар, профессорлар, академиклар, депутатлар, полковниклар, генераллар», - дип мактаналар. Ә бит бу дәрәҗәләрне аларга татар халкы түгел, Мәскәү бирә, татарга хезмәт итү өчен түгел, Мәскәүгә эшләр өчен. Татарның ирек даулавы Мәскәү имчәгеннән аерылмыйча, Казан имчәгенә ябышуга кайтып кала. Шуңа күрә бүген дә ул коллык тозагында, түрәсе дә, хезмәтчесе дә. Һәм шуннан чыгарга да теләми. Кайчандыр бүре булган халык эт булып яшәүне кулайрак күрә. Ирек даулап түгел, табан ялап.
- Коллык та ике мәгънәдә бит. Беренчедән – без Алла коллары. Икенчедән – бүгенге көндә без кемгә кол соң? Без бит үз-үзебезгә кол. Нәфесебез коллары. Башта безгә үзебезне нәфесебездән азат итәргә кирәктер. Шуннан соң гына коллыктан чыга башлыйсың. Җиһадның иң зурысы да шул бит инде, кылыч болгап йөрү генә түгел. Шуннан инде дөньяга башка күз белән карый башлыйсың. Монда инде синең күңелеңдә тарлык та, хөсетлек тә юк. 
- Әйе, Мәскәү тозагының җиме – ул безнең нәфесебез. Илләрне, дәүләтләрне җиңәргә була. Ә үз нәфесеңне җиңеп буламы? Моны әйтүе кыен. Әйе, өеңә басып керсәләр, малыңны таласалар, динеңне таптасалар, кече җиһад фарыз. Әмма без инде моңа да ярамыйбыз. Балабызны тотып көчләсәләр дә, көфер мәхкәмәләрендә гаделлек эзләп йөрибез. Ә бит бер Аллага гына сыенган, Алладан гына яклау эзләгән кешене беркем җиңә, буйсындыра алмый. Чөнки нәфесеннән котылып илаһи дәрәҗәгә күтәрелгән кешегә иң явыз кяфер дә кул күтәрергә курка. Аны илаһи нуры, фәрештәләре коткара. 
- Әлбәттә, һәрберебез үзебезне төзәтсәк, башкаларны, җәмгыятьне төзәтәсе дә калмый. Без үзебезне күрмибез, тизрәк җәмгыятьне төзәтергә ашыгабыз. Янәсе, безнең шулай булуыбызга җәмгыять гаепле. Ә җәмгыять без бит ул.
  - Әйе, җәмгыять без ул. Һәрберебез иманлы булса, җәмгыять тә иманлы. Әмма без иман зәгыйфь чорда яшибез. Ислам риваятьләрендә ахырзаман алдыннан иманны саклу ифрат авыр дигән фикер бар. Ул кайнар ут кебек булыр диелә. Аны бер-береңнең учына салып кына саклап булачак. Димәк җәмгыять булмаса, аны бер кеше генә саклый алмый. Әмма җәмгыять белән бүген, башлыча, имансыз бәндәләр идарә итә. Гади кеше аларга ышана. Шуңа күрә чын белән ялганны аера алмый. Моның өчен аны гаепләп тә булмый. Чөнки күңелендә ышану булмаган кешенең иманы зәгыйфь. Имансыз түрәләр шуннан файдалана да. Ә инде халыкка хакыйкәтьне аңлата башласаң, болар: «син җәмгыятьне төзәткәнче, үзеңне төзәт», дип әйтергә ашыгалар. Чөнки үзләре төзәләсе килми. Бу алымны түрәләр генә түгел, рәсми дин әһелләре дә, түрдә утырырга яраткан остабикәләр дә кулланырга ярата. Моның тагы бер мәкерле ягы бар. Туксанынчы еллар башында без милли мәгариф концепциясен эшли башлаганда дини тәрбия, илаһи белем мәсьәләсен дә күтәргән идек. Әмма рәсми мәгариф җитәкчеләре моңа каршы чыкты. Янәсе, дин дәүләттән аерылган. Мин моңа каршы: «дин дәүләттән аерылса да, мәктәптән аерылмаган, мәктәп дәүләт учреждениесе түгел, җәмгыять учреждениесе», дигән идем. Моның белән берникадәр ризалаштылар. Мәгариф турындагы канунга дә милли мәктәп дәүләти-җәмгыяви система буларак керде. Әмма бу матдә үтәлмәде. Мәктәп динсез дәүләт учреждениесе булып калды. Бу халәт мәктәпкә генә кагылмый. Җәмгыять эше саналган мәдәният, икътисад, хокук, гаилә кору кебек системалар да дәүләтнеке саналып, диннән аерылган. Гомумән алганда, бүген аерым кешенең тормышы диннән аерылмаган җәмгыять кануннары белән түгел, диннән аерылган дәүләт кануннары белән көйләнә. Димәк җәмгыятьне төзәтү ул башкаларны төзәтү түгел, ә аңа Алла кануннары белән көйләнә торган вазыйфаларын кайтару. Шулай булмаганда, кайбер җитәкчеләребезнең һәм имамнарыбызның дин дәүләттән аерылса да, җәмгыятьтән аерылмаган дигән сүзләре буш вәсвәсә генә. Җәмгыятьнең барлык вазыйфаларын дәүләт алып бетергәч, аның кайсы ягы соң диннән аерылмаган? «Мәчет-мәдрәсә һәм гаилә», ди бер зур имамыбыз. Шундый ук фикерне Мәскәүнең баш түрәсе дә әйткән иде. Янәсе, Мәскәү мөселманнары бик тә тәртипле. Дини тормышны җәмигъ мәчеттән тышка чыгармыйлар. 
Менә шул ул дәүләтнең дингә карашы. Бигрәк тә ислам диненә. Шуңа күрә «син җәмгыятьне төзәткәнче, үзеңне төзәт» дигән гыйбарә «дин дәүләттән аерылса да, җәмгыятьтән аерылмаган» дигән уйдырманың бер төре генә. Ягъни, кеше башын бутаудан ары китми.
Шулай булгач, безгә үзебезне төзәтер өчен җәмгыятебезне дә төзәтергә кирәк. Әмма моның өчен зур гыйлем кирәк. Гыйлемсез кеше дивана шикелле ул. Үзен төзәтергә сәләтсез. Гыйлемдә бөтен хикмәт. Кече җиһадта көрәш коралы кылыч булса, олы җиһадта – гыйлем. Гыйлемле кешене, Тукайчарак әйтсәк, ук та алмый, туп та ватмый. Шуның өчен дә мин егерме елдан артык инде илаһи мәгариф өчен көрәшәм. Черек нигезгә нәрсә салсаң да, ишелеп тәшә. Бу сәясәтчеләр юлы. Без исә башта ныклы нигез салырга тырышабыз. Бу мәгърифәтчеләр юлы. Монда алдау да, көчләү дә юк. «Монда мәгърифәт, монда нур».
- Шәхси мәктәп идеясе кайчан туды? Шушы бәргәләнүдән соңмы?
- Мода да гыйбрәтләр бар … Башта без милли мәгариф идеясен күтәреп, концепция эшләдек, аны Татарстанның мәгарифе турындагы канунына керттек. Шуннан соң татар милли университетын ачып җибәрдек. Ике ел эчендә биш йөздән артык шәкерт тупладык. Әмма күрәм, татар түрәләренә, татар галимнәренә, татар зыялыларына, хәтта, ачынып әйтәм, татарның үзенә дә бу кирәкми. Янәсе моны дәүләт эшләсен. Монда акча, урын, дәрәҗә, диплом. Урак белән чүкечме, ай белән хачмы, ике башлы каракош яки канатлы барсмы, боларга барыбер. Милли мәгариф, милли университет дип сөйләп, кычкырып, язып йөрүчеләргә ышанмагыз. Алар моны оештырганда кыл да кыймылдатмадылар, төзегәннәрен дә җимерделәр. Һаман дә дәүләттән көтәләр, мәгърифәтчеләрне төрекләрдән, гарәпләрдән, американнардан эзлиләр. Үзләрендә мәгърифәт нуры булмагач, мәгърифәтчелекнең асылын аңламагач, татарда андыйлар юк диләр. Әгәр алар ихлас булсалар, күптән инде милли мәгариф тә, милли университет та булыр иде. Халык үзе эшләмәсә, булмаган дәүләттә моны кем эшләсен? Хәер, моны алар үзләре дә белә, әмма көнчелек, хөсетлек өскә чыга.
- Кайберәүләр, Исраил изүендә яшәгән фәлестиннәрнең 8 университеты бар диләр. 
- Әйе, бар. Әмма бу хокукны алар кан түгеп алганнар, кан түгеп саклыйлар да. Кемнән? Баштан-аяк атом-төш коралы белән коралланган дөньякүләм көферлектән. Ә татар канын түгел, сукыр тиенен дә милли мәгарифтән кызгана. Мәскәү бушлай алтын тәлинкәдә китереп тоттырыр дип уйлый бугай. Тот капчыгыңны? Казанны ул кан түгеп алган. Кан түкмичә бирмәячәк тә. Юк, мин кан түгәргә чакырмыйм. Күп түктек инде. Әмма Алла нуры белән иңгән илаһи гыйлем бар. Хәзер операцияне дә пычак белән түгел, лазер белән ясыйлар. Без татарга пычак яки сихер түгел, шушы лазерны тәкъдим итәбез. Әмма аңа пычак та, лазер да кирәкми, акча, мал, үз кардәше өстеннән хакимлек кирәк.
Рәсми хакимиятне, галимнәрне, зыялыларны, халыкны күтәрә алмагач, бабаларым мисалында шәхси мәктәп төзергә керештек. Мәктәп дигәннән, ул үзе тулы бер система. Башта туганнарым белән бергә «Әмирхания» мәгърифәтчелек вәкыфын оештырдык. Ул мәгариф нәзарәтебез вазыйфасын башкарды. Аның түбәсе астында «Колшәриф исемендәге татар рухи-дөньяви университетын», «Әмирхания» рухи-дөньяви көллиятен», «Гаилә мәктәбен» ачып җибәрдек. Максатыбыз – карын-күкрәк тәрбиясеннән башлап галим булып җитешкәнче белем-тәрбияне эченә алган тулы канлы татар-мөселман мәгариф системасын булдыру иде. Вәкыф шәхси булгач, бу система да шәхси иде. Шуңа күрә татарның «милләтпәрвәрләре» аны тиз генә җимерә алмады. Кыенлык белән булса да, зур чыгымнар куеп бу системаны юстиция министрлыгында теркәүгә ирештек (бу да шәкертләрнең иман зәгыйфьлегеннән килә, югыйсә безгә бернинди теркәү дә кирәкми). Әмма лицензия мәсьәләсендә рәсми мәгарифнең тулы каршылыгына очрадык. Татар мәгърифәтчеләренең патша чиновниклары белән татар мәктәбе өчен алып барган көрәше бермә-бер кабатланды. Ул вакытта татар мәгърифәтчеләренә урыс чиновниклары каршы торган булса, бу очракта безгә татар чиновниклары каршы торды. Аларга татар галимнәре, татар зыялылары, рәсми дин әһелләре кушыылды. Шуңа күрә безнең хәлебез патша заманыннан да кыен булды. Чөнки гади халык каршында алар татарлар, мөселманнар, янәсе ни өчен каршы булсыннар. Юк, туганнар, бар фаҗига да шунда, үз дәүләтең булмагач, Мәскәү эш башына үз кешеләрен куя, татардан булса тагы да яхшырак, сатлык татар намуслы урыстан яхшырак. Кирәк икән, алардан докторлар, профессорлар, академиклар ясыйлар. Бер тиенлек белемнәре булмаса да. Менә инде син аларга каршы торып кара! Без бит Фән Фәнычлар диләр, ә син кем янәсе? Элекке халәтне урыска сылтарга була иде, бүген кемгә сылтыйсың? Ә милли мәгариф илаһи гыйлем һәм заманави дөньяви белемгә ия белгечләр әзерли башласа, боларны кая куясың? Шуңа алар каршы да. Сүздә алар безнең фикерне хуплый да кебек, әмма законга ничек каршы барасың, диләр. Әлбәттә инде сүз Мәскәү, иблис кануннары турында бара. Без тәкъдим иткән татар, Татарстан кануннарыннан болар инде күптән баш тартты. Мәскәү барысын да өйрәтеп торгач эшләмәгән башны нигә азапларга. Бер генә мисал. Дини, рухи тәрбия турында һәр конференциядә чыгыш ясаган бер академигыбыз мине рухи–дөньяви университет буенча Президентка мөрәҗәгать итүдә гаепләде. Янәсе, дөньяви дәүләт президентына динле мәгариф мәсьәләсә белән ник мөрәҗәгать итәм. Дөньяви дәүләт ул динсез җәмгыять, динсез президент дигән сүз түгел, ләбаса. Әнә Америка президенты вазыйфасына керешкәндә кулын дөньяви конституциягә түгел, Библиягә куеп ант итә. Исраил дәүләтендә, гомумән, конституция дигән нәрсә юк, аның урынында Тәүрәт йөри, кануннар җыентыгы (безнеңчә, шәригать) вазыйфасын Талмуд үти. Шуңа күрә дөнья белән идарә итәләр. Ә татар Мәскәү конституциясенә ябышып упкынга тәгәри. Татарстан хөкүмәтенә, Дәүләт шурасына мөрәҗәгать итүем дә җавапсыз калды. Радиодан, телевизордан татарны бетерәләр дип ах орган депутат-«милләтпәрвәрләр» дә телләрен йотты. Ничек инде татурыс академиклары хупламаган эшне бер исемсез бәндә башкара алсын?! Мине саташканга санап юләрләр йортында дәваланырга киңәш итүчеләр дә булды. Тик алар бик акыллы булсалар да, Коръән аяте түгел, татарча бер кануный матдә дә яза алганнары юк. Әлбәттә, безгә аларның лицензияләре дә кирәкми. Әмма шәкертләргә диплом кирәк - каракош һәм хач сүрәтлесе, ай һәм Алла исеменә алар разый түгел.
Әлбәттә, без әкрен генә булса да эшлибез. Тамчылап булса да татар-мөселман мәгарифенә нигез салабыз. Алла барыбер ярдәменнән ташламый. 
- Ягъни, сез Алланың химаясендә яшисез.
- Әйе, безгә Алла ярдәм итә. Хәрәм кергән кәттижләргә, затлы иномаркаларга беркайчан да бәрәкәт иңмәс, ә без төзи торган мәгарифкә иңәчәк, иншалла. Чөнки без хакыйкәть өчен Алла кушканча көрәшәбез, Алла кушканча яшәргә тырышабыз. Әлбәттә, бездән көләләр. Хәтта, туганнарым да. Әмма иман мәсьәләсендә компромисс була алмый. Иман ул йә бар, йә юк. Миңа бу синең фаҗигаң диләр. Бәлки шулайдыр. Әмма бу бабаларымның да фаҗигасе. Шунда бәлки аларның бөеклегедәдер. Ә бит бездән көлүчеләр дә фаҗигадә: бу бозыклыктан, бу фаҗигадән үз акыллары белән чыкмакчы булалар. Алла кануннарына буйсынмыйча, Коръәнгә таянмыйча, шәригать кануннарын танымыйча. Ә рәсми динчеләрнең зыяны нидә? Алар халыкка илаһи хакыйкәтьне ачмыйлар, исламча яшәешне аңлатмыйлар, динне вәсвәсәгә, сафсатага, әфьюнгә әйләндерәләр, социаль гаделлек, хәләл яшәеш турында сөйләү урынына, күбрәк корбанга чала торган малның колагы–тоягы нинди булырга тиешлеге турында бәхәсләшәләр. Кәнфиттә, даруда, маргаринда хәрәм эзлиләр, ә хәләл яшәешкә бернинди җирлек калдырмаган түрәләр белән бер савыттан ашыйлар. Без күтәргән идеяләрне алып, без сөйләгән сүзләрне сөйләп, дин белән фәнне кушкан булып, ислам нурын таркаталар, төп максатны җимерәләр, гамәли исламны бетерәләр. «Ислам тынычлык дине» дигән булып, динебезнең иң явыз дошманнары белән берләшеп мөселман «террорчыларына» каршы көрәшәләр. Әлбәттә, халык та аларның тасма телләренә ышанган була, чөнки җан да жәл, мал да жәл. Аларга Алла әллә бар, әллә юк, ә дөнья ләззәтен бүген татыйсы килә. Ә бездә гыйлем булса да, мал юк. Шуңа күрә дин берәүләр өчен сәясәткә, икенчеләр өчен «страховка»га, өченчеләр өчен кәсепкә әйләнә. Динсезләргә, мөшрикләргә исә боларның берсе дә кирәкми. «Тәңречеләр»гә дә ислам төп дошманга әйләнеп бара. Нәтиҗәдә, көферлек арта, халык кырыла, бозыклык ишәя, җинаятьчелек үсә. Кайберәүләр рәсми динчеләрнең кыланышын күреп, минем мөселманча яшәешкә өндәвемне артка өстерәү дип бәялиләр. Янәсе, компьютер, кибернетика заманында нинди ул дин! Моны кибернетиканың «к» хәрефен дә белмәгән кешеләр әйтә. Ә мин дингә мәдрәсәләрдә укып түгел, шул кибернетика аркылы килдем. Көнбатыш галимнәре дә мәдрәсәләрдә укымаган, әмма Коръәннең хаклыгын раслаган шушы фәннәр аркылы исламга киләләр. Бүгенге мәдрәсәләр, хәтта «университетлар» әлеге хакыйкәтьтән ифрат ерак тора. 
Шуңа күрә беткә ачу итеп тән һәм җан сагында торучы туныбыздан баш тартмыйк.
- Әйе, Коръән хафиз булып та, заманави гыйлемне белмәгән бәндә «Китап күтәргән ишәк өммәтендә булыр» - ди. Шулай да мөселманның чынын ялганыннан ничек аерырга?
- «Гамәлләре аша белерсез», - дигән Гайсә пәйгамбәр. Ә гамәл нәрсә? Әнә пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам әйткән: «Бәндәләр ничек утырса, мин дә шулай утырырмын, ничек ашаса, мин дә шулай ашармын» һәм шулай иткән дә. Хәзер инде бүгенге көн белән чагыштырып карагыз - имамнарыбыз (ягъни җитәкчеләребез) пәйгамбәрләрдән дә өстенрәкме әллә? Барысы да үзләрен Алла санаган фиргәвеннәргә әйләнеп беттемени?
Шул уңайдан тагы бер нәрсә әйтәсем килә. Миңа кайчак исламга өндәп керәшеннәрне куркытасың диләр. Бу ислам хакыйкәтьләрен дөрес аңламаудан килә. Эш бит кем үзен ничек атауда түгел, ә Алла кануннары белән яшәүдә. Әгәр керәшенме, урысмы, башкортмы, чуашмы шушы кануннар белән яши икән, безнең өчен алар кальби мөселманнар. Иманны Алла бирә, кальб саклый. Безне Алла белән кальб түгел, мулла белән поп, чалма белән ряса, ай белән хач, шамаил белән тәре, пычрак сәясәт аера. Аннан кайда монда мантыйк. Керәшеннәрне куркытмас өчен без кем булыйк - христианмы, дәһриме, мөшрикме, «тәңречеме»? Ә керәшен үзе дәһри, мөшрик, «тәңрече» булырга ризамы? Һәрхалдә мин керәшеннәрдә андый омтылышны күрмәдем. Татар гына ул һаман мөгез чыгара.
- Шулай да керәшен татарны мөселман, үзен христиан дип санап, үзен татарга кертми.
- Татар чын мөселман, керәшен чын христиан булса, мин монда фаҗига күрмәс идем. Эш нәкъ киресенчә, татар чын мөселман, керәшен чын христиан түгел, икесе дә чын булса, бүленергә дә сәбәп булмас иде. Гыйбәдәт төрле булса да, Алла дине бер ул. Сембер өлкәсендә без урысы, татары, чуашы, мукшысы ахирәтләр булып яшәдек. Чөнки ул вакытта безне бүлүче булмады. Әнә башкортлар белән динебез дә уртак шикелле. Әмма бугазга-бугаз килергә торабыз. Чөнки икебез дә динсез. Шуңа күрә сәясәт корбанына бик тиз әйләнәбез. Бүлим дисәң, милләтне түгел, бер гаиләдәге балаларны төрле дингә, милләткә бүләргә була. Һәм шулай итәләр дә. Иман нык булмагач, сәбәпләр табылып тора. Бүлү идеясе Мәскәүдән генә түгел, татарның үзеннән, хәтта милләтпәрвәрләреннән дә чыга. Бер заман танылган милли лидерыбыз исламны мишәрләр бетергән дип чыккан иде, «тәңречелеккә» чыккан икенче лидерыбыз, киресенчә, татарга исламны «көчләп тагуда» мишәрләрне гаепләде. Мин бер генә мишәрнең дә «мин татар түгел, мин мишәр» дип әйтүен ишеткәнем булмады, ә татар матбугатында өзлексез татар белән мишәрне бүлүчеләрне фаш итү бара. Болай булгач бүленүгә дә күп калмаган. Бүлү–бүленү мәсьәләсендә шуны гына әйтәсем килә: башта үзебез чын мөселманча яшәп карыйк, аннан башкаларны үгетләрбез, әгәр кирәге калса. Чөнки аеру-бүлү идеясе халыктан түгел, сәясәтчеләрдән чыга.
- Без инде мөселманлыкны татарларга бирелгән бер титул рәвешендәрәк кабул иткәнбез. Үз гомерендә бер тапкыр намаз укымаган галимнәребез дә трибуналардан: «Без – мөселманнар» дип кычкыра, муенына таккан ярымайны мөселманлык галәмәте санаучы шәрә җырчыларыбыз да мөселманлыкка дәгъва итә, аракыны чучка колбасасы белән закускалап исерек «маруськалар» кочучы түрәләребез дә мөселман икән! Кыскасы, мөселманнарның спекторы киң бездә. Рахман һәм рәхим булган Хак Тәгаләбезнең әлегә сабырлыгы җитә. Әле ул безне һаман сыный. Һаман да шанс бирә.
– Әйе, сыный! Әмма без бу соңгы сынауны үтә алырбызмы? Җыр–биюле мәҗлесләргә исереп, җәһәннәмнең түренә үк әзерләнәбез түгелме? Чаң кагасым килә, инде амбразурага ятып: «Бетәбез бит, уяныгыз», – дип халкымны афәттән каплыйсым килә. Әмма ишетмиләр. Бер тиенлек табыш өчен ник милләтең, дәүләтең, галәмең пыран–заран килми шунда! Кемгә кирәк ул табыш бирми торган азатлык, милли мәгариф, милли университет?!
– Мин кушканча яшәмәгәнгә күпме шәһәрләрне юк иттем, сез аларның хәрәбәләре яныннан үтеп йөрисез», – ди Аллаһ Раббебыз. Нәкъ безнең Болгар дәүләте турында әйтелгән кебек. «Болгар шәһәрләре, Болгар авыллары җимерелгәннәр дә беткәннәр, эзләре дә калмады … », – ди бит Тукай да. Без һаман да монголларны, Аксак Тимерне, Явыз Иванны сүгәбез, алар җимергән дибез. Бер эш тә Алланың ризалыгыннан башка эшләнмәгәч, димәк Алла аларның күңелләренә шундый уйны салган, Болгар дәүләтен юк итүдә аларны сәбәпче иткән. «Бер залим кавемне икенче залим кавемгә ирекле иттем», – ди бит.
– Димәк Болгар залимлек буенча җәлладларын да узып киткән. Исламны ул йә сәяси уенга санаган, йә аңа буйсынмаган. Болгарны җир белән ни өчен тигезли? Кяферләрне, мәҗүсиләрне дә ул хәтле җәзаламый, чөнки аларның җәзасын ахирәткә калдыра. Ә бит бу үзен «Мин – мөселман», – дип игълан итә һәм Аллаһ кануннарын таптый. Алтын Урда да, Казан ханлыгы да шул рәвешле җимерелә. Ханнарның Алла өчен түгел, тәхет өчен үзара талашулары, бу талашта чиктән үтүләре сәбәпче була ул һәләкәткә. «Чиктән үтмәгез», – ди бит Аллаһы Тәгалә. Бүген дә шул дәвам итә. Без мөстәкыйльлек дип күтәрелеп карыйбыз, алалмыйбыз – һаман да шул золым, алдау, ялган өскә чыга. Золымга каршы Аллаһы Тәгалә көферне сәбәпче иткән. Шуңа күрә Мәскәү безне таптый да.  
– Димәк, галәмнәр кануны, Илаһи Канун идеологиягә, җир канунына әйләнсә – җәза килә. Шулай булгач кальб белән түгел, рия белән кабул иткән дин дәүләт сакчысы буламы?
– Юк, әлбәттә. Болгар Ислам динен рәсми рәвештә Аллага ихлас ышанып түгел, хәзәрләрдән саклану, көчле Халифәттән ярдәм алу өчен кабул итә. Димәк бу гамәлнең башында ук рәсми рия ята. Менә шунда инде диннең илаһи күәте кими. Дөрес, Багдадка хәтле ук Ислам динен ихлас кабул итүчеләр була. Тик алар күп булмый. Әмма шул Ислам да Болгарны күтәрергә җитә. Болгар дәүләте Көнчыгыш Аурупаның иң куәтле бер мәмләкәтенә әверелә. Шәһәрләр төзелгәч, мәдәният үскәч исламнан ришвәт ясала. Чисталык, пакълек өчен төзелгән мунчалар фәхишәлек, азгынлык йортына әйләнә. Акыллы кеше килеп чыкса, бу адәм Аллага хезмәт итәргә лаеклы дип, дарга аса башлыйлар. Нәкъ Рим, Помпея, Лут кавемнәре кебек азгынлыкка чума Болгар – шуңа җәзасын да ала. Бүген инде бөек Болгар, «галәмне дер селкетүче түрек–татарлар» белән мактанып йөрүдән ни файда? Юләрләр йортында «Наполеон» булып йөрү генә түгелме бу?
Әнә, Исламны ихлас кабул иткән, бүген дә аның кануннары белән яшәгән илләрдә 1400 ел буена бер таш та селкенмәгән. Согуд Гарәбстанында, Төркиядә ике мең елдан артык сакланып калган тарихи һәйкәлләр шуны сөйли түгелме? Ә без көрәк, китмән тотып, чуен–чүлмәк ватыклары, могҗиза белән сакланып калган ташязмалар эзләп йөрибез. Һәр чүлмәк ватыгына бер доктор ясасак та, адәм укырлык тарихыбыз, үрнәк алырлык мәдәниятебез, кешегә өйрәтерлек гыйлемебез юк.
– Ә бит Чыңгызхан да бер Аллага буйсынырга боерык бирә. Гаҗәп бит, бер дә юктан ярты дөньяны буйсындырырлык көч туплый. 
– Әйе, Алла бер кешене куәтләндереп, кануннарын бозучыларга Үз җәзасын бирә. 
– Шулай да без мөселман булып та коллыкта, ә мөселман булмаган халыклар азатлыкта?
– Беренчедән, без кальби мөселманнар түгел, ришвәти мөселманнар. Бу мөнафиклыкка тиң. Ә мөнафиклыкның җәзасы дөньялыкта кол, ахирәттә – ут. Ирекле халыкларда әле үз–үзләрен саклау иммунитеты бар. Рәсми мөселман булмасалар да, фитрый иманнары, кальби мөселманлыклары бар. Бу аларның гамәлләрендә күренә. Ул гына да түгел, бүген исламга урыслар, алманнар, французлар, инглизләр килә. Азия–Африка халыклары турында әйтмим дә инде. Ислам күтәрелешен күреп дөньякүләм көферлек берләште. Аларның кулында корал, акча, мәгълүмат. Көне–төне исламга яла ягалар. Йә без, йә алар дип ачыктан–ачык әйтәләр. Әмма бу аларның сәңгы золымы. Алла кануннары һәр харефенә кадәр үтәләчәк. Золым китәр, ирек килер. Ә татар золымнан котылырмы, ирекле булырмы? Әлегә өмет бик аз. Әмма һәр көтүнең көтү башы булган кебек, һәр халыкның да имамы була. Татарда әлегә ул юк. Бездә хуҗаның көтүчесе бар, көтүче ул көтүбашы түгел. Әйе, көтүче дә, көтү башы да көтүне ашарга, су эчерергә алып бара, эсседән, салкыннан, һөҗүмнән саклый. Әмма көтүче үзе бүтән ризык ашый, көтүбашы исә башкалар белән бергә туклана. Көтүбашы үз кардәшләренә зыян салмый, тәртип кенә саклый, көтүче исә, хуҗасы кушса, бөтен көтүне суеп чыга. Көтүченең һәм көтүбашының вазыйфалары ошаш булсалар да, ниятләре башка. Көтүчегә көтү ризык булса, көтүбашына ул кавем. Көтүбашын хуҗа куймый, аны көтү үзе тудыра һәм үстерә. Көтү башы булмаса көтү тарала, күч анасын югалтса һәлак була. Халык та шулай. Татарның бүгенге таркалышы да имамы булмаганнан килә. 
Тагы шуны әйтәсем килә, татарга коллык дәверендә дә берничә мәртәбә азатлык форсаты килде. Әмма һәр форсатны без бер–беребезне талауга файдаландык. Ирек даулап золым кылдык. Һаман бер хакыйкәтьне аңламыйбыз: Алласыз бай һәрвакыт хәерче һәм фани, Аллалы хәерче һәрвакыт бай һәм бакый.
- Кайбер түрәләребез, безне халык сайлый, диләр. Ягъни алар халык мәнфәгатьлерен үти. Рәсми дин әһелләре дә моны Коръәнгә таянып раслый. Янәсе, Алла патшаларга буйсынырга кушкан. Чөнки патша да Алла ризалыгыннан башка патша була алмый.
- Шунда бөтен мәкерлек тә. Беренчедән, Алла патшага түгел, үз араларыннан сайланган имамга буйсынырга кушкан. Ягъни, көтүчегә түгел, көтү башына. Югыйсә көтүдә тәртип бетә, фетнә чыга. Ә безнең патшаларны, түрәләрне халык сайламый, аларны халыкка көчләп тагалар. Йә турыдан туры, йә сайлау кәмите ясап. Әйе, Алла ризалыгы белән. Чөнки халык чын имамны танымый, ихлас кабул итми. Аның халәте, холкы шундый. Һәркем имамлык даулый, нәтиҗәдә коллык сайлый. Рәсми дин дә моны яклый.
- Әйе, безне саф исламча яшәеш кенә коткара ала. Моның белән килешәм. Әмма сез үзегезнең язмаларыгызда, чыгышларыгызда татар исламы, татар фәлсәфәсе мәсьәләләрен дә күтәрәсез. Бу интернациональ саналган ислам тәгълиматенә каршы килмиме? Монда татар милләтчелеге юкмы? 
- Юк. Чыннан да Алла кануннары бар дәверләр, бар халыклар өчен дә бер, ягъни, интернациональ. Алла яраткан галәм, йолдызлар, планеталар, Кояш һәм ай, барлык мәхлукат бар кеше өчен дә уртак. Иман кәлимәсе, әхлак кануннары һәр инсанның тумыштан ук калебенә язылган. Әнә, Иммануиль Кант та бит нәрсә ди: «Дөньяда ике могҗиза бар: беренчесе - өстебездәге йолдызлы күк, икенчесе – кальбебезгә салынган әхлак кануны (безнеңчә, фитрый иман)». Әлеге югарылыкта милләт тә, дәүләт тә, кавем-кабилә дә юк. Боларның барысы да адәм баласының галәми асылы, бакый яшәеше белән бәйләнгән. Әмма кешенең Жирдәге җәсади яшәеше дә бар бит әле. Кеше яшәгән табигый мохит - «кендек бәйләнгән» җир матди-җәмгыяви яшәеш, милли-мәдәни үсеш, гореф-гадәт, сөйләм-тел үзенчәлекләрен тудыра, халыкның тарихи хәтерен, холык-фикерен формалаштыра. Шуның белән дөньяви яшәү шартларында кавем-кабиләләр, милләтләр, дәүләтләр барлыкка килә. Әнә, Аллаһы Тәгалә дә бит: «Мин сазне кавем-кавем яраттым», - ди. Димәк кавем, милләт кануннарын бозу ул Алла яраткан табигать кануннарын бозу дигән сүз. Ягъни, без кавем кануннарын бозып, табигать кануннарын, табигать кануннарын бозып, Алла кануннарын бозабыз. Татар да шул кавемнәрнең берсе. Димәк ул җирдә илаһият белән сугарылган милли-җәмгыяви кануннары буенча яшәргә тиеш. Шуңа күрә бер үк диндәге халыклар төрле милләт-кавемнәрне тәшкил итәләр. Мәсәлән, мөселман дип саналган гарәпләрнең, фасыларның, төрекләрнең, Африка, Асия халыкларының дөньяви яшәү рәвешләре төрле, әмма бер Аллага буйсыналар, бер Коръәнгә таяналар. Үз араларында низагълар барлыкка килә икән, бу аларның төрле милләттән булуларыннан түгел, илаһи кануннарны дөньяви кануннарга буйсындырырга тырышудан килә. Татарның исә диндарлары бүген ислам дине белән түгел, гарәп схоластикасы белән яши. Милләтчеләре исә тегесен дә, монысын да белми. Тел, мәдәният, имла, дәүләт төшенчәләреннән ары китә алмый. Дәүләтчеләренә дин дә, милләт тә кирәкми. Суверенитет, мөстәкыйльлек исеме астында, әйтеп үткәнемчә, ике имчәккә ябышу сәясәтен генә алып баралар. Безнең динебез - ислам, милләтебез – татар. Димәк гамәли яшәү рәвешебез дөньялык өчен дә, ахирәт өчен дә татар исламына корылырга тиеш. - Ә менә тәңречеләр дә бит: «Безгә гарәп дине кирәкми, безгә түрек-татар дине, ягъни, тәңречелек кирәк», - диләр. Монда нинди дә уртаклык бармы?
- Юк, һәм була да алмый. Беренчедән Тәңре ул – шул ук Алла. Ул гарәп алласы да, татар алласы да, урыс алласы да түгел, ә галәмнәр Хуҗасы. Тәңре сүзе ул Ходай, Бог, Гот, Яхвә, Илаһ сүзләре кебек үк Алланың синонимы гына. Тагы Алланың сыйфатларын ачыклаучы 99 исеме бар. Кайвакытта Аны шул исемнәре белән дә атыйлар. Бу исемнәрнең нинди дә булса милләткә бернинди катнашы юк. Болар интернациональ исемнәр. Җиргә Мөхаммәт галәйһиссәламга кадәр ук меңләгән пәйгамбәр килеп киткән (төгәл саннары билгесез). Алар һәр халыкка, үз дәверендә, үз телендә Коръәннең асыл (тиңдәш) нөсхәсен алып килгәннәр. Алланың исеме дә, сыйфатлары да шул телдә иңдерелгән. Түрекчә Ул Тәңре дип аталган. Моны без бик күп борынгы чыганаклар, мәсәлән, Чыңгысханның Ясасы, монголларның «Алтын тарихы», Арихон язмалары аша белә алабыз. Әмма башка халыклар кебек үк түрекләр дә Аллага буйсынудан баш тартканнар, Аннан пот ясаганнар, Тәңре динен мәҗүсилеккә әйләндергәннәр һәм җәсасын алганнар. Җәһлият заманында мөшрикләр дә Тәңрене кабилә алласына әйләндергәннәр. Әмма аларны Мөхаммәд галәйһиссәлам коткарып калган. Түрек дәүләтләре исә җимерелеп, башка халыкларга коллыкка төшкәннәр. Әмма бүгенге «тәңречеләр» моның белән килешми. Мәсәлән, «төптәңре» Рафаэль Безретдинов «галәмне дер селкеткән» түрек-татарны ислам дине бетерде, ди. Ягъни, бу фаҗигане түрек-татар динен «гарәп дине» белән алмаштыруда күрә. Шул ук фикерне танылган язучы Нурихан Фәттах күптән инде әйтеп килә. Тәңречеләр гомумән, бераллалык төшенчәсен инкарь итәләр. Алар фикеренчә, безнең бабаларыбых Күккә, Кояшка табынган. Тик, нишләптер, Күк, Кояш түрек-татар халыкларыныкы гына булып чыга. Заманча әйтсәк, бу җисемнәр алар тарафыннан «приватизацияләнә». Димәк, башка халыклар безнең Күк, безнең Кояш белән файдалана. Болай булгач, аларга салым салырга да күп калмаган. 
Безнең «тәңречеләр» белән төп каршылыгыбыз шунда: алар бер Алланы, бер Тәңрене инкарь итә. Болар өчен «Яратучы» һәм «Яратылучы» (ягъни мәхлукат) төшенчәләре юк. Бары тик Адәмнәр һәм күкләр иерархиясе генә бар. Һәм, алар фикеренчә, бу төшенчә түрек аңында туган. Шуңа күрә «баштәңәре» Дамир Шәйхетдин татар халкын «Алла коллыгыннан Тәңре аңына» чакыра. Хәер, бер татар халкын гына түгел. Бу насараларның Алла аша түгел, Христос (Кеше-алла) аркылы котылуга чакыруына тиңдәш.
- Ә шулай да «түрек-татар» дине тууга «гарәп дине» сәбәпче түгелме?
- Әйе, монда беникадәр хаклык бар. Чөнки бездә гасырлар буена «татар исламы» түгел, «гарәп исламы» өстенлек итеп килде. Безнең шартларда ул вәсвәсәгә, ягъни, схоластикага әйләнде. Бу, берникадәр дәрәҗәдә, татар халкының тәрәккый үсешен тоткарлауга китерде. Монда гарәпләр түгел, үзебез гаепле. Алла динен үз җирлегебезгә тамырлый алмадык. Бер яктан наданлык, икенче яктан, нәфесебез комачаулады. Әлбәттә, бер төркем галимнәребез (Габделнасыйр Курсави, Утыз Имәни, Муса Биги, Галимҗан Баруди, Ризаэддин Фәхреддин, Шиһабеддин Мәрҗани кебекләр) моның өчен байтак көч куйды. Әмма патша түрәләре тарафыннан күпертелгән карагруһ руханилар алар җибәргән тамырларны корытып килделәр. Бүген дә шул халәт дәвам итә. Тагы да мәкерлерәк юллар белән. Үзгәртеп кору чорында яңа үсентеләр барлыкка килер дип уйлаган идем. Әмма өметем акланмады. Башта «тәңречеләрдән» берәр нәрсә көттем. Бәлки, дим, алар Тәңре исеме белән татар исламын тудырырлар. Шуңа күрә берникадәр дәрәҗәдә аларга теләктәшлек күрсәттем. Моның өчен кайбер «саф» мөселманнарның тәнкыйтенә дучар булдым. Тиргәшеп-акланып тормадым, «тәңречеләр»не үгетләвемне дәвам иттем. Әмма аларның максатлары башка булып чыкты: татар динен торгызу түгел, ислам динен бетерү. Мин үгетләгән саен алар исламга һөҗүмне көчәйтә бардылар. Ахыр чиктә бөтен «тәңречелекләре» «гарәп динен» фаш итүгә кайтып калды. Моның өчен татарны дөньякүләм хурлыкка төшергән Гариф Гөбәйнең «Коръән серләре» дә ярап куйды. Татарга «татабригадалар», әфган, чечен халкы җәлладлары, Коръән дошманнары гына җитмәгән икән, менә аркага пычак кадаучы «тәңречеләр» пәйда булды. Бөтен көфер дөньясы хак исламның соңгы кальгаларына җимергеч кораллары, дөньяны талап җыйган маллары белән, барлык матбугат чаралары аркылы көне-төне рәхимсез һөҗүм алып барганда, болар түрек-татар милләте эченә мәкерле агу җибәрделәр. Аның белән татар яшьләренең иң өметле катламы агулана башлады. Ислам тарихында мондый рәвештә Алла диненә, Алла китабына каршы ачыктан-ачык көрәш алып барган бер генә халык та юктыр мөгаен. Хәтта көферләр дә «экстремистлар» белән генә көрәшәләр.
- Соң дин әһелләрендә, мөселман яшьләрендә моны аңлаучы юкмыни? Менә татар яшьләре көннәренә килгән кайбер яшьләр мондый көннәрнең җыр-бию, уен-көлке, кәеф-сафа корып кына үткәрелүенә риза түгел. Безгә тирәнрәк мәгълумәтләр кирәк диләр. Нигә шулар белән очрашып боларның барысын да сөйләмәскә, ацлатмаска?
- Шунда бар фаҗига да инде. Рәсми дингә болар берсе дә кирәкми. Аларны татар милләте, татар исламы ашатмый, рәсми хакимият, «гарәп дине» ашата. Мәчетләрне дәүләт төзи, акчаны гарәп бирә. Алар фикеренчә, малсыз, акчасыз хак мөселманнар, милләтчеләр, «тәңречеләр» аларга әллә-ни куркыныч түгел, саташып йөрсеннәр шунда. Әйе, хак мөселманнар да, саф милләтчеләр дә әллә-ни кыра алмас, ә «тәңречелек» артында көфер дөньясы, «татар дине» белән агуланган яшьләр. Барысын да аракы, әфьюн белән саташтырып булмас, кайберәүләргә илаһи ризык та кирәк. Андый ризыкны тәңречеләр тәкъдим итә. Бу газиз «тәңречелек». Ә «гарәп дине» милләтне ашап бетереп бара. «Гарәп исламы» шул ук «гарәп дине». Милләтчеләргә ул артталык билгесе. Дәүләтчеләргә – йә бар, йә юк. Кемгә кирәк - шул тотсын, кирәкми икән - тотмасын. «Татар исламы» да тәңречеләр өчен «гарәп дине», ә рәсми дин өчен ул - мәҗүсилек. Ә менә «тәңречелеккә» берәү дә тел-теш тидерми. Димәк аның белән бар да риза. Шулай булгач яшәсен ирек, хөрлек, азатлык! 
Әлбәттә, мөселман яшьләренә дә өмет бар иде. Берничәсе безнең янда да буталып йөреде. Башта безнең белән фикердәш иделәр. Әмма хак исламда карьера ясый алмаячакларын, бу юлда җитди сынаулар көтәчәген, күп нәрсәне корбан итәргә туры киләчәген алар тиз аңладылар. Һәм безне юләргә, үзләрен бик акыллыга санап, рәсми яклау тапкан юнәлешләргә, оешмаларга китеп беттеләр. 
Татар яшьләре җыеннары мәсьәләсенә килгәндә, аларны, татар конгресслары кебек үк рәсми хакимият оештыра. Ул, әлбәттә, безне анда җибәрми. Чакырса да, йә рәсми динчеләрне, йә шул ук «тәңречеләрне» чакыра. Татар яшьләре йә шуны чынга алалар, йә борчылган булып кыланалар. Без инде ул курсларны үттек. Беренче җыенда мин дә чыгыш ясадым. Дәррәү кул чаптылар. Безнең программаларны алдылар, канатлангандай булдылар, аннан … юкка чыктылар. Икенче очрак Милли университет ачкач булды. Без ике агымда 500 гә якын шәкерт җыйдык. 100 әр кешелек аудиторияләрдә мин лекцияләр укыдым. Чебен тавышы ишетелерлек тынлык, шартлау дәрәҗәсендәге алкышлар, лекцияләрдән соң ихлас сөйләшү. «Татар уянды», - дип мин дә канатланып йөрдем. Әмма татар галимнәре, татар милләтчеләре, рәсми хакимият тарафыннан университет җимерелгәч, берсе дә безне яклап тавыш чыгармады. Университет таркалды, бар да качып бетте. Колшәриф университеты белән дә шул ук хәл булды. Безнең аркылы 400 гә якын яшьләр үтте. Бар да динле, иманлы, милли хисле. Әмма лицензия белән эш барып чыкмагач, барысы да диярлек әкрен генә юкка чыкты. Түләүле көфер вузларның хокук, икътисад, сәүдә белгечлекләренә 20 шәр мең түләп укысалар да, безнең илаһи гыйлемле уку йортларыбызда бушлай да укырга теләмиләр. Чөнки, әйтеп үткәнемчә, каракошлы, җиде хачлы дипломга ия булмагач, динле булуның мәгънәсен күрмәделәр.
Әлбәттә, боларны гаепләп булмый. Ата-аналарын да аңлап була. Ә менә милләт, дәүләт, дин, милли университет ди йөрегән «милләтпәрвәрләрне» ничек аңларга?
Менә шундый хәлдә безнең яшьләребез. Рәсми танылу булмаган җиргә алар бармый. Биш кабат суфый, ун тапкыр «коръән хафиз» булсалар да. Рәсми танылуга, нинди дә булса хөрлеккә ирешсәләр, динеңне дә, милләтеңне дә, дәүләтеңне дә оныталар. Татар яшьләре җыены да шуның өчен генә файдаланыла. Бер генә мисал: үзгәртеп кору башында татар яшьләрен җитәкләгән бер милләтпәрвәребез татар җыенына чит илдән килгән кызлар арасыннан үзенә кәләш табып, шунда китеп барды. Башта сирәк-мирәк булса да хәбәре ирешеп торды. Аннан соң тәмам эзе суынды. Анда тәм-том сатып баеган диләр. Хәерче Татарстанга килеп йөрүдән әллә-ни файда күрми мөгаен.
Ничек кенә матур сөйләмәсен, нинди генә вәгъдә бирмәсен, татарда беренче урында дөньяви хөрлек тора. Дин дә, милләт тә, дәүләт тә, беренче чиратта, аңа шуның өчен кирәк.
- «Татар исламы» аз-маз аңлашылды кебек. Ә нигә тагы «татар фәлсәфәсе»? Коръән гыйлеме, ислам фәлсәфәсе генә җитмиме?
- Юк, җитми. Коръән һәм аның нигезендә формалашкан ислам дине адәм баласын дөньялыкта яшәргә, ахирәткә әзерләнергә күрсәтмәләр бирә. Коръән гыйлеме бу күрсәтмәләрнең илаһи асылын ача, аларга заманави тәфсир кыла, иман савытын ныгыта. Ислам фәлсәфәсе кеше яшәешенең мәгънәсен ача, фани һәм бакыйлык төшенчәләренә аңлатма бирә, Алла белән инсан арасында күпер сала, дөньялыкта яшәүнең тәгълимати һәм гамәли нигезләрен тудыра. Заман фәне белән сугарылган фәлсәфә булмаса, моннан 1400 ел элек иңдерелгән Коръән мәгънәсез сүзләр тезмәсенә, ә дин тотнаксыз фанатизмга әйләнер иде. Шуңа күрә дә пәйгамбәрләр арасында һәр халыкка укытучылар, галимнәр, мөршидләр җибәрелә. Кызганыч ки, күп очракта пәйгамбәрләрне дә танымаган халыклар һәм бәндәләр аларның сүзләренә колак салмыйлар һәм жәһлияткә кереп баталар.
Татар фәлсәфәсе исә ислам фәлсәфәсенең милли нөсхәсе, шушы халык яшәгән шартларга илаһи күчермәсе. Һәр үсемлекне җирле туфракка, жирле мохиткә яраклаштырырга кирәк. Югыйсә аның җимеше үз шартларында никадәр татлы булмасын, безнең шартларда йә әче була, йә бөтенләй булмый. Милли фәлсәфәсе булмаган халык ул – мисез халык. Андый халыкның йөрәге, үпкә-бавыры, кулы-аягы эшләсә дә яшәү сәләте юк. Эшкә яраса да, башка ми аркылы идарә ителә. Милли фәлсәфә генә милли җәмгыять, милли хокук, милли икътисад, милли мәгариф, гомумән алганда, милли яшәеш тудыра.
- Ә менә безнең бер милли лидеребыз: «Безгә фәлсәфә кирәкми, безгә юристлар, экономистлар кирәк», - дигән иде.
- Шулай шул. Безнең хәтта иң укымышлы кешеләребез дә фәлсәфәнең әһәмиятен аңламый. Аңа тормыш белән бәйләнмәгән бер сафсата дип карый. Фәлсәфә белән мавыгучыларны юләргә саный. Ә бит дөнья барлыкка килгәннән бирле дини көрәш тә, милли көрәш тә, җәмгыяви көрәш тә, икътисади көрәш тә түгел, фәлсәфи көрәш бара. Материалистлар һәм идеалистлар, иманлылар һәм имансызлар, динсезләр һәм динлеләр көрәше. Кайсы фәлсәфә өскә чыга, шуңа бөтен җәмгыяви яшәеш нигезләнә. Хокукы да, икътисады да, мәгарифе дә. Җәмгыятьтә илаһи фәлсәфә өстенлек иткәндә, бөтен тормыш Алла кануннарына көйләнгән иде. Камун фәлсәфәсе җәмгыяви гаделлек яшәешен тудырды. Бүген исә иблис фәлсәфәсе өскә чыкты. Шуңа күрә бәтен тормыш иблис кануннарына корылган. Шул исәптән хокук системасы да, икътисед системасы да, мәгариф системасы да. Теге милли лидерыбыз фәлсәфәне инкарь итсә дә, бүгенге юристларның һәм экономистларның иблис фәлсәфәсенә нигезләнгән хокук һәм икътисад системасы өчен әзерләнгәнлеген белми. Безнең барлык милли лидерларыбыз да шундый. Мин дә бер мисал китерим. Минем, мөселман җәмгыяте җирендә шул җәмгыять әгъзасы булмаган берәүнең дә казык кагарга да хокукы юк, дигән сүзләремә каршы икенче бер милли лидерыбыз: «Кеше җирнең көрәк тирәнлегенә генә хуҗа, калганына дәүләт хуҗа», - дип белдерде. Беренчедән, безнең үз дәүләтебез юк, Мәскәү исә иблис кануннары белән идарә итә. Димәк, безнең лидерыбыз иблис кануннарына буйсынырга чакыра. Рәсми динчеләребез дә шул фикердә. «Азатлык» радиостанциясенә биргән интервьюсында бер дини лидерыбыз: «Безнең дәүләт белән каршылыгыбыз юк: алар да гаделлек ягында - ислам да, алар да халык өчен кайгырта – ислам да, шуның өчен дәүләт белән тату яшибез», - дип «шатландырды». Ачыктан –ачык үзен диннән аерылган дип игълан иткән, Алла кануннары белән түгел, иблис кануннары белән идарә кылган дәүләтнең Алла дине белән нинди уртаклыгы бар икән? Хәер, Рәсәйнең барлык дини лидерлары Исламның иң явыз дошманнары булган Мәскәү патшасыннан, аннан соң Америка патшасыннан инструкция һәм фатиха алдылар. Димәк аларның күрсәтмәләрен үтиләр. Менә бу ичмасам фәлсәфә. Әлбәттә, иблис фәлсәфәсе.
- Ә шулай да бездә милли фәлсәфә тууга нинди дә булса өмет бармы?
- Саклык белән булса да әйтәсам килә, бар. Әкрен генә тирән гыйлемле, киң фикерле шәхесләр туып килә. Алар камун, иблис фәлсәфәләренең милли ихтыяҗга җавап бирмәүләрен аңлый башладылар һәм татар исламы нигезендә татар милли фәлсәфәсенең кирпечләрен сугарга керештеләр. Дөрес, бу кирпечләргә әле форма бирәсе, аларны киптерәсе, кыздырасы һәм шул кирпечләрдән милли архитектура нигезендә татар-мөселман дөньясының мәһабәт бинасын төзисе бар. Бу бинаны төзүчеләр исемлегенә үзем белгән Ринат Галимулла, Рашат Сафин, Марсил Хайртдин, Маркиз Басыйр, Равил Рахман, Равил Һади, Гайнулла Шәйхи, Айназ Мөхәммәдҗан, Айдар Хәйртдин, Айдар Юзиев, Малик Салихҗан, Мингол Гали, Раил Имами, Тәүзих Ибраһим, Садриислам Миңнулла, Фәргат Дәүләтҗан, Әнвәр Шәриф, Солтан Шәмси.кебек шәхесләрне кертәр идем. Мин белмәгән шәхесләр дә, шушы юнәлештә үсеп килүче яшьләр дә байтактыр дип уйлыйм. Әлбәттә, әлегә алар арасында бердәмлек, уртаклык җитеп бетми. Моның сәбәпләре дә күп. Беренчедән, һаман да шул аралашырга вакыт җитмәү – дөнья мәшәкатьләре, барысын да биләп алган чарасызлык, хәтта өметсезлек. Шуңа өстәп, зыялылык, мәдәнилек, үзара итәгатьлек җитмәүне дә атар идем. Әмма әкрен генә шәхси йомыклыктан чыга, аз-азлап булса да төркемләшә башладык. Татарга хас тәкәбберлек, хөсетлек, көнчелек, нәфес җиңмәсә, гасырлар буе үзебезгә үзебез казыган чокырдан чыга башларбыз, иншалла.
- Әйе, бу зур өмет инде. Хәтта, пәйгамбәрләргә дә җиңел булмаган. Дистәләгән еллар буе Алла сүзе сөйләп тә җәбер-золымга дучар ителгәннәр. Озак еллар иярүчеләре дә аз булган. Булганнары да кимсетүгә, хурлануга, җәберләүгә түзә алмыйча ташлап киткәннәр. Арада хыянәтчеләр дә булган. Әмма барыбер Алла сүзе өскә чыккан.
- Бар ышанычта та бит шунда. Без хәзер иблис тантана иткән җәһлият чорында яшибез. Бу чор пәйгамбәрләр чорыннан да җәһилрәк. Хәтта пәйгамбәр килергә дә җирлек юк. Алла сүзе тулысынча ирештерелгән. Адәм инде, беркемне дә көтмичә, мөстәкыйль рәвештә бу хәлдән үзе чыгарга тиеш. Ә бит Муса галәйһиссәлам фиргәвеннәргә, Гайсә галәйһиссәлам мөнафикларга, Мөхаммәт галәйһиссәлам мөшрикләргә кашы көрәш алып барган булса, безгә боларның барысына каршы берюлы көрәш алып барырга туры киләчәк. Шул исәптән, җәмгыятьне биләп алган дәһрилеккә һәм мөртәтлеккә каршы. Моны эшли алмасак, безне бу хәлдән ахырзаман гына чыгарачак, барлык сәбәп-нәтиҗәләре белән.