Saturday, September 6, 2008

Югары белем нинди булырга тиеш?

 Югары белем нинди булырга тиеш?

Мәгълүм булганча, Татарстанда 18 дәүләт һәм 17 дәүләти булмаган югары уку йоры бар. Шулай ук башка төбәк вузларының 13 филиалы эшли. Аларда хәзерге вакытта 74,5 мең шәкерт укый. 1997 елда Татарстан вузлары 12 мең белгеч әзерләгән. Бу күрсәткеч 1990 ел белән чагыштырганда 23 % ка артык. Димәк, бернинди кыенлыкларга карамастан, Татарстан югары уку йортларында белгечләр әзерләү үсеше күзәтелә. Шул ук вакытта белгечлек юнәлешләренең үзгәреше сизелә. Мәсәлән, төгәл, техника-технология фәннәре белән бәйләнешле белгечлекләргә ихтыяҗ берникадәр кимегән, ә менә хокук, икътисад, социология, психология, идарә юнәлешендәге белгечлекләргә, киресенчә, ихтияҗ арткан. Мәгариф, сәләмәтлек, мәдәният, сәнгать белгечлекләренә ихтияҗ һаман да югары урында тора.
Шулай да хәзерге кытлык заманында Татарстан югары уку йортларының хәле ничек соң? Аларга игътибар, дәрәҗәләре таләп иткәнчә, югарымы?
Шуны ачыклау максаты белән без “Татарстан” җурналы хәбәрчеләре Илдус Әмирхан һәм Әгъзам Фәйзрахманов Татарстан югары уку йортларының Ректорлар шурасы утырышында катнашып, кайбер сорауларга җавап алдык.
Әңгәмә түбәндәге сорауларга җавап бирү юнәлешендә барды. 
1. Татарстан югары уку йортларының хокукый статусы.
2. Татарстанда югары белемле белгечләргә ихтыяҗ.
3. Татарстанда югары белгечләрне дөнья белем таләпләреннән чыгып әзерләү сыйфаты.
4. Татарстан югары уку йортларын финанс-икътисади һәм техник-матдәви яктан тәэмин итү дәрәҗәсе.
5. Татарстан югары уку йортларында татар телендә укыту халәте.
6. Татар милли университетына мөнәсәбәт.
7. Дәүләти булмаган югары уку йортларына мөнәсәбәт.
8. Татарстан югары уку йортларының яшәү һәм үсеш перспективасы.
9. Мөгаллимнәрне һәм шәкертләрне социаль яктан яклау мәсьәләсе.
Әңгәмәдә түбәндәге Шура әгъзаләре һәм белгечләр катнашты:
Наил Хәйруллин- Казан дәүләт финанс-икътисад институты ректоры, Татарстан югары уку йортларының Ректорлар шурасы рәисе.
Сергей Дьяконов- Казан дәүләт технология университеты ректоры, Татарстан Президентының фән һәм югары белем буенча киңәшчесе.
Рамил Вәлиев- Татарстан Вәзирләр Шурасының югары һәм урта профессиональ белем буенча идарә башлыгы.
Юрий Коноплев- Казан дәүләт университеты ректоры.
Гүзәл Мөхаммәтҗанова- Казан социаль-юридик институт ректоры, Татарстанның дәүләти булмаган югары уку йортлары Ассоциациясе рәисе.
Рубин Абдуллин- Казан дәүләт консерваториясе ректоры.
Рәфгать Юсупов- Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясе ректоры.
Газим Идрисов- Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе ректоры.
Рүзәл Юсупов- Казан дәүләт педагогия университеты ректоры.
Геннадий Дегтярев- Казан дәүләт техник университет ректоры.
Валерий Куприянов- Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясе ректоры.
Җәүдәт Фәйзрахманов- Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе ректоры.
Борис Хәйбуллин- Рәсәй Федерациясе эчке эшләр нәзарәте юридик институтының Казан филиалы башлыгы урынбасары.
Владимир Кушниренко- Мәскәү дәүләт коммерция университеты Казан институтының укыту-методик бүлеге мөдире. 
Юрий Болонин- капиталь төзелеш һәм яңарту буенча Казан дәүләт университеты проректоры.
Петр Краевский- Татарстан Вәзирләр Шурасының югары һәм урта профессиональ белем буенча идарә белгече.
Марат Бариев- балалалар һәм яшьләр буенча Татарстан дәүләт комитеты рәисе.
Альберт Бикмуллин- Казан шәһәр администрациясенең балалар һәм яшьләр буенча комитеты рәисе урынбасары.
Әңгәмәне Татарстан югары уку йортларының Ректорлар шурасы рәисе Наил Хәйруллин алып барды.
Беренче сорауга килгәндә, аңа җавап болайрак булды. Татарстан югары уку йортларының хокукый статусы Татарстанның дәүләти статусы белән бәйләнгән. Шуңа күрә алар, нигездә, Рәсәй дәүләт югары белем системасының региональ өлешен тәшкил итәләр. Кайбер региональ сыйфатларны һәм үзенчәлекләрне исәпкә алмаганда, алар Рәсәй дәүләт белем стандартлары һәм сертификатлары нигезендә эш итәләр. Әмма кайбер югары уку йортлары социаль-икътисади яктан Татарстан буйсынуына тапшырылган. Бу уку йортларына Рәсәй белем стандартлары кысаларында берникадәр региональ компонентлар иреге бирелгән. Әммә Татарстан югары уку йортларының хокукый статусы әлегә тулысынча хәл ителмәгән дияргә була.
Икенче сорауга җавап, ягъни югары белгечләргә ихтыяҗ, Наил Хәйруллин фикеренчә, әлегә бик “тайгак”. Чөнки дәүләт заказы юк дәрәҗәсендә. Бүгенгә бу ихтыяҗ югары уку йортларына кабул итү күләме һәм эшкә урнашу мөмкинлеге белән билгеләнә. Әлегә югары уку йортларын тәмамлап эшкә урнашучылар саны 80% тан артып китә. Егетләрнең армиягә алынуларын, кызларның кияүгә чыгуларын һәм башка шәхси сәбәпләр белән эшкә урнашмауны исәпкә алганда, югары белгечләрне әзерләү һәм ихтыяҗ тәңгәл килә дияргә була. Шулай да, Сергей Дьяконов фикеренчә, югары белгечләргә ихтыяҗның объектив күрсәткечләре дә бар. Рәсәй мәгарифе законы буенча бу күрсәткеч 1000 кешегә исәпләгәндә 150 кешедән ким булмаска тиеш. Татарстанда исә ул 198 гә тигез. Алга киткән илләрдә бу күрсәткеч 500 дән артып китә. Наил Хәйруллин фикеренчә, без вузлар республикасы булып саналсак та, бу күрсәткеч буенча кайбер күрше төбәкләрдән (Чувашстаннан, Башкортстаннан һәм башкалардан) артта калабаз. Гомумән алганда, күпчелек, югары белгечләргә ихтияҗ кимемәячәк кенә түгел, киресенчә артачак дип раслый. Валерий Куприянов исә, бу фикерне куәтләп, Япония һәр кешегә югары белем бирү бурычын куя дип мәсьәләне ныгытып куйды.
Белгечләрне әзерләү сыйфатына караган өченче сорауны күпләр көтеп алгандай булды. Барысы да диярлек үз югары уку йортларында белгечләрне әзерләү сыйфатын дөнья таләпләренә җавап бирә дип чыкты. Сергей Дьяконов хәтта, көнбатыш мәгълүматларына таянып, Американың селикон һәм кәмпитер-мәгълүмат системасы тулысынча Рәсәй югары уку йортларын тәмамлап чыккан белгечләр тарафыннан эшләнгән дигән фикерне әйтте. “Татарстан” җурналы хәбәрчесенең “Ә нишләп соң без Көнбатыш дөньясыннан техник-технологик һәм социаль-икътисади яктан һаман да артта калабыз?” дигән соравына, җавап түбәндәгечәрәк булды: “Рәсәйдә, шул исәптән Татарстанда хезмәткә түләү дәрәҗәсе Көнбатышка караганда күп мәртәбә түбән”. “Ә нигә түбән?” дигән сорау һавада эленеп калды. Берәү дә моның төп сәбәпләренә тирән кереп китәсе килмәде булса кирәк.
Өченче сорауга бәйләнешле рәвештә дүретенче сорауга да җавап туды. Барлык фикерләрне җыеп әйткәндә, Рәсәйдәге сәяси-иҗтимагый, социаль-икътисади кризис югары белем системасына да ифрат тискәре тәэсир итте. Беренчедән, белгечләргә дәүләт заказлары кискен рәвештә кимеде, кайбер юнәлешләрдә ул бөтенләй юкка чыкты. Шуңа бәйле рәвештә, югары уку йортларын социаль-икътисади һәм матди-техник яктан тәэмин итү дә күпкә кыенлашты. Башта матди-техник базаны финанслау кимеде. Кайберәүләр әйткәнчә, инде электр лампочкасын сатып алу да проблемага әйләнеп бара. Аннан соң эш өчен түләүдә кыенлыклар туды. Бүген исә мөгаллимнәр хезмәт хакын ел башындагына караганда ике мәртәбә азрак алалар. Анысы да тоткарлык белән. Бәяләрнең туктаусыз үсүе дә югары уку йортларының социаль-икътисади хәлен көннән-көн начарлата. Мондый шартларда җитәкчеләр үзтәэминат юлларын эзлиләр. Белгечлек буенча яңа юнәлешләр булдырыла. Түләп уку сферасы киңәйтелә. Башка оешмалар белән хуҗалык килешүләре төзелә. Әмма бу чаралар гына югары мәктәп проблемаларын хәл итә алмый. Хөкүмәт тарафыннан җитди икътибар кирәк.
Татарстан югары уку йортларында татарча укытуга караган бишенче сорауга җаваплар берникадәр каршылыклы булды. Наил Хәйруллинның фикере буенча, татар телендә укырга теләүчеләрнең саны ифрат дәрәҗәдә аз. Без диде ул һәр ел беренче курс шәкертләре арасында сорау үткәрәбез. Әмма үткән елда татар телендә укырга теләүчеләр икәү генә булды, ә быел берәү дә табылмады. Чөнки икътисад фәннәре буенча терминнар барысы да урыс телендә. Мондый шартларда татарча укыту мәсхәрә булыр иде, дигән фикерне әйтте. Валерий Куприянов Казан дәүләт архитектура академияседә татар телендә укытыла торган берничә төркемнең күптән инде уңышлы эшләп килүен сөйләде. Җәүдәт Фәйзрахманов урыс һәм татар телендә укыту хокукын уку йортлары низамнамәләренә теркәп куярга тәкъдим итте. Авыл хуҗалыгы белгечләрен татар телендә әзерләүгә без зур икътибар бирәбез, диде ул. Рүзәл Юсупов та аның фикерен куәтләде. Татар телендә мөгаллимнәр әзерләү педагогия университетының төп бурычларыннан берсе дип чыкты ул. Юрий Коноплев Казан дәүләт университетында махсус татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультеты эшләвен искәртеп үтте. Шулай ук башка факультетларда да татар телендә укытуга мөмкинлекләр тудырыла, диде ул. Казан университеты Татар инсаният университетын оештыруда да үз өлешен кертте, дигән фикер яңгырады. Ә менә Геннадий Дегтярев Татарстан югары уку йортларында укыту иң интегратив телдә барырга тиеш дигән фикерне әйтте. Андый тел, диде ул - инглиз теле. Бүгенгә әле без моңа әзер түгел. Аннан кала, икенче интегратив тел ул - урыс теле. Димәк, укыту, нигездә, урыс телендә алып барылырга тиеш, диде. Гомумән алганда татар телендә укытуга караш уңай булды. Әмма моның өчен югары уку йортларының тырышлыгы гына җитми икән. Бу эштә фән активлык күрсәтергә, терминнар мәсьәләсен хәл итәргә тиеш. Әлбәттә, моның өчен зур гына чыгымнар да сорала. Дәүләт заказы булганда Татарстан югары уку йортлары татар телендә укытуны үз өсләренә алырга һәрвакыт әзер дигән нәтиҗә ясалды. 
Шулай да алтынчы сорауга кагылган Татар милли университеты турындагы фикер һавада эленеп калды. Әңгәмәдәшләр бу сорауга бөтенләй әзер түгел булып чыкты. Күпчелек Татар милли университеты нәрсә һәм нигә кирәк икәнлеген күз алдына китерми булса кирәк. Аларның уйлавынча, гамәлдәге югары уку йортларында татарча укыту җайга салынса, шул җиткән. Югары уку йортларын милли принципта коруның кирәге юк дигән фикер өстенлек итте.
Җиденче сорауда күтәрелгән мәсьәләгә мөнәсәбәт, нигездә, уңай булды. Бүгенге көндә 17 дәүләти булмаган уку йортларында 11 меңгә якын шәкерт укый. Шуларның 55,5%- көндезге бүлектә, 42,2%- читтән торып, 2,3%- кичке бүлектә укый. Бу уку йортлары, нигездә, зур чыгым сорамый торган 11 юнәлештәге 16 төр белгечләрне әзерли. Зур чыгым сорый торган һөнәрләр дәүләт уку йортлары карамагында кала бирә. Дәүләти булмаган вузларда иң күп шәкерт хокук юнәлешендә укый. Алар барлык шәкертләрнең 26,2%ын тәшкил итәләр. Аннан, кала финанс һәм кредит юнәлеше- 25,6%, дөнья икътисады- 6,5%. Шулай ук тәрҗемә, менеҗмент, психология, социология кебек һөнәрләргә ихтыяҗ зур. Шул сәбәпле бу уку йортларына кабул итү күләме елдан-ел арта. 1995/96 уку елында аларга 953 шәкерт кабул ителгән булса, 1997/98 уку елына бу күрсәткеч 20780 гә җитте. Димәк, дәүләти булмаган уку йортлары Татарстан югары белем системасының аерылгысыз бер өлешен тәшкил итә. Шулай да бу төр уку йортларына караш бер төрле түгел. Күпчелек дәүләти булмаган уку йортларының барлыкка килүен һәм яшәвен килеп туган иктисади кризис һәм белгечлек юнәлешләренең артуы белән бәйли. Ягъни дәүләт уку йортларының хәле яхшырган һәм социаль-икътисади нигезләре ныгыган очракта дәүләти булмаган уку йортларының кирәге калмаячак. Наил Хәйруллин, мәсәлән, Германиядә дәүләти булмаган югары уку йортларының саны- 2, Франциядә- 1 дигән мәгълүмат бирде. Әмма, диде Гүзәл Мөхәммәтҗанова, дәүләт уку йортлары кебек ук, дәүләти булмаган уку йортлары арасында да аерма зур. Берәүләр базар мөнәсәбәтләре шартларында белгечлек бушлыгын тутыра, икенчеләре исә һәвәскәрлек белән шөгыльләнә. Аның уенча, иң әһәмиятлесе, дәүләти һәм дәүләти булмаган уку йортларының берләшеп эшләве. Дәүләт уку йортларының ярдәменнән башка дәүләти булмаган уку йортлары эшләп китә алмаячак, диде ул. Юрий Коноплев фикеренчә, дәүләти булмаган уку йортлары дәүләт уку йортларының галимнәрен җәлеп итеп, уку-укыту эшенә һәм фәнни эшкә зыян китерәләр. Наил Хәйруллин мондый уку йортларының күпчелеге дәүләт уку йортларының программалары һәм мөгаллимнәре белән эшләгәнлектән югары белем системасының үсешенә әллә-ни зур файда китермәячәк дип уйлый. Дәүләти булмаган уку йортларының бурычы- белгечлек бушлыгын тутыру һәм үзләренең мөгаллимнәр корпусын булдыру, диде ул. Шулай да, дәүләти булмаган уку йортлары заман таләбе нигезендә барлыкка килде дигән фикер өстенлек итте һәм бу юнәлешкә Ректорлар шурасы үзенең теләктәшлеген белдерде. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, 1998 елның 27 августында Татарстан хөкүмәте рәисе урынбасары Илгиз Хәйруллин дәүләти булмаган уку йортларының ректорлары белән киңәшмә уздырды. Анда җитди рәвештә бу тип уку йортларының үсеш перспективасы каралды. Ректорлар каршында төп бурыч итен, бу уку йортларында бирелә торган белемнең дәләти вузларда бирелә торган белемгә тәңгәл килүе куелды. Перспектив үсеш юллары күрсәтелде.
Татарстан югары уку йортларының яшәешенә һәм үсешенә кагылган сигезенче сорау ректорларның авырткан җире булып чыкты. Чөнки сүз монда икътисади кыенлыклардан да бигрәк, дәүләт уку йортларының дәүләткә ни дәрәҗәдә кирәклеге турында барды. Дәүләт заказының кимүе, ә кайбер белгечлекләр буенча бөтенләй булмавы, югары уку йортларының үсешен чикли. Аларга үз көннәрен үзләренә күрергә туры килә. Бу исә аларны дәүләти булмаган уку йортлары статусына якынайта. Бигрәк тә Мәскәүгә турыдан-туры буйсынган вузларның хәле авыр. Аларны Рәсәй хөкүмәте бөтенләй онытып бара булса кирәк. Татарстан буйсынуында булган уку йортларының хәле берникадәр яхшырак. Һич югында хезмәт хакын вакытында түләп баралар. Шулай да ректорлар күңел төшенкелегенә бирелмиләр булса кирәк. Иртәме-соңмы югары белемгә мөнәсәбәт яхшырачагына ышаналар. Чөнки бер генә дәүләт тә үзенең югары белем системасын ныгытмыйча тәрәккый үсешкә өмет итә алмый. Әлегә Татарстан вузлары яшәп калуның һәм үсешнең яңа, заманави юлларын эзлиләр. Бу мәсьлә шулай ук Татарстан хөкүмәте икътибарыннан да төшми. 1998 елның 29 июлендә Татарстан хөкүмәте рәисе Рөстәм Миниханов югары уку йортларына кагылышлы мәсьәләләр буенча махсус киңәшмә үткәрде. Анда “1999-2002 елларга Татарстан Республикасында югары белемнең үсеш программасы”н эшләргә дигән карар кабул ителде. Шуңа бәйле рәвештә Ректорлар шурасы нигезнамәсен эшләү бурычы куелды. Тиешле оешмаларга конкрет күрсәтмәләр бирелде. Шулай ук вузларны социаль яктан яклау мәсьәләләре каралды.
Тугызынчы сорауда куелган мөгаллимнәрне һәм шәкертләрне яклау мәсьәләсе ректорларның гына түгел, Татарстан хөкүмәтенең дә күзәтүендә тора икән. Югары уку йортларына дигән бюджетның яртылаш кыскартылуы бу мәсьәләне тагы да кискенәйткән. Наил Хәйруллин әйтүенчә, вузларны финанслау күләме бюджет буенча 3 % тәшкил итсә, гамәлдә ул 1,32 %ка калган. Бу бигрәк тә шәкертләрнең матди хәленә тискәре йогынты ясаган. Стипендия фонды нык кыскарган. Мондый шартларда шәкертләрне социаль яктан яклау бурычы алгы планга килеп баскан. Һәр югары уку йортында шушы юнәлештә конкрет программа эшләнгән. Бу программаның үтәлеше Татарстан хөкүмәте караралары белән тәэмин ителгән. Рамил Вәлиев биргән мәгълүмат буенча, Татарстанда шәкертләрне, балаларын тәрбия кылучы яшь гаиләләргә ярдәм республикада гамәлдә булган халыкны адреслы яклау механизмы аркылы күрсәтелә. Бүгенге көндә компенсация күләме җан башына 195 сумга тигез. Ул чеклар белән бирелә. Балаларга исә бу сумма 300 сум тәшкил итә. 1998 елның 8 ае буеча компенсация алучы шәкертләрнең һәм аспирантларның саны 23 меңгә җитте. Бу барлык укучы яшьләрнең 19,8% ын тәшкил итә. 1997 елда бу сан 15,9% ка тигез иде. 1998 елның 8 аенда шәкертләргә Татарстан бюджетыннан ярдәм 18,6 млн. сум тәшкил иткән. Барлык өстәмәләр шәкертләргә аларның матдәви хәленнән чыгып бирелә.
Шулай да бернинди кыенлыкларга карамастан Татарстанның югары белем системасы тотрыклы рәвештә эшләвен дәвам итә. Бу фәнни хезмәткәрләр әзерләүдә дә күренә. Хәзерге вакытта Татарстан вузлары каршында 25 аспирантура һәм 7 докторантура эшли. Аспирантлар саны 1600 дән артып китә. Бу сан 1995 ел белән чагыштырганда 21,1% ка артык.
Шулай да Татарстан югары белем системасының иң йомшак ягы, ул татарча укытуның түбән дәрәҗәдә булуы һәм Татарстан вузларында татар мохите булмавы. Татарстан хөкүмәте һәм Ректорлар шурасы бу мәсьәләгә әле берничә мәртәбә кайтыр дип ышанабыз.
Геннадий Дегътяровтан алынган өстәмә мәгълүмат. 
Хәбәрче Илдус Әмирхан аңардан интегратив тел турында төгәлрәк мәгълүмат бирүне үтенде. Чөнки аның фикеренчә, фәннәр мөмкин кадәр уртак телдә укытылырга тиеш. Андый тел - инглиз теле. Әмма бүгенге көндә Россиядә аның кулланылышы әлегә тар. Бүгенгә аның вазыйфаларын урыс теле үти. Шуңа күрә нигездә урыс телендә укытырга кирәк. Ул чакта милли телнең үсеше чикләнмәсме дигән сорауга җавап түбәндәгечә булды. Милли тел нигезендә туган фәннәрне шушы телдә укыту дөрес булыр иде. Бу урыс теленә дә, татар теленә дә кагыла. Әмма дөньякүләм телдә туган фәннәрне башка телләргә тәрҗемә итеп укыту халыкара белем стандартларыннан тайпылу булыр иде. Бу өлкәдә фәнни аралашуны да чикләр иде. Шуңа күрә мин дөньякүләм әһәмияткә ия фәннәрне инглиз телендә укыту ягында. Ә инде милли, региональ әһәмияткә ия фәннәрне милли яки региональ телләдә укытуга мин каршы түгел. Татар югары белем системасы да шул шартларга җавап бирсә яхшы булыр иде. Заман шаукымы астында техник фәннәргә ихтыяҗ кимемәдеме дигән сорауга җавап шундый булды. Гомумән алганда, юк. Традицион белгечлекләргә конкурс шулай ук калды дияргә була. Әлбәттә, заман таләпләрен дә исәпкә алмыйча булмады. Укыту программаларына икътисад, хокук, социология, психология, менеҗмент кебек фәннәр кертелде. Бу исә безгә төп контингентны саклап калырга мөмкинлек бирде. Икътисади яктан без берникадәр үз көчебезгә таянабыз. Хуҗалык килешүләре төзибез. Башка уку йортлары белән элемтәләрне ныгытабыз. Сыйфат ягына килгәндә, безнең белгечләребез бүген дә иң әзерлекле санала. Бездә укып чыккан белгечләргә эшкә урнашу проблемасы юк.
Өстәмә. Бу мәкаләм Татарстан хөкүмәтенең рәсми органы булган “Татарстан” җурналы өчен әзерләнде. Шуңа күрә анда хөкүмәтнең югары белем системасына рәсми карашы өстенлек итә. Әлбәттә, шәхси минем фикерем бу мәсьәләгә башкача. Моны шушыхезмәтемдә урнаштырылган мәкаләләремдә күрергә була. Күргәнебезчә, ректорлар һәм хөкүмәтнең рәсми вәкилләре милли мәгариф, милли югары белем, милли фән проблемаларын бөтенләй диярлек аңламыйлар. Алар бары тик унитар-дәүләти һәм дөньви-матдәви кыйммәтләр калыпларында гына фикер йөртәләр. Милли белем системасын да шул кыйммәтләрнең милли телдәге күчермәсе буларак кына кабул итәләр. Әлбәттә, мондыйшартларда мөстәкыйль, үзкыйммәткә ия татар белем-тәрбия системасының туасы юк. Әмма әлегә боларның фикер юнәлешен үзгәртеп булмый. Чөнки шундый ук фикердә күпчелек татар галимнәре, татар зыялылары тора. Алар көнбатыш кыйммәтләрен төрки-мөселман кыйммәтләренә алмаштыруны күз алдына да китермиләр. Шуңа күрә татар мәгарифе, татар фәне мәсьәләләрендә урыс, яһүд, татар галимнәренең фикерләре бертөрле диярлек. Чөнки барысы бергә бер казанда кайнаган. Әнә бит, Татар милли университетын ачу эше дә Татарстан Президентының фән һәм югары белем буенча киңәшчесе, Казан дәүләт технология университеты ректоры Сергей Дьяконовка йөкләтелгән. Әлбәттә инде ул безнең төрки-мөселман кыйммәтләренә корылган мәгарифебезне дә, аерым алганда, милли университетыбызны да кире кага. Моның белән “милләтпәрвәрләребез” дә килешә. Чөнки аларның милли хисләре көнбатышчылык кыйммәтләр системасында калыпланган. 
Мин бу фикерләремне татар җәмәгатьчелегенә күпме генә үткәрергә тырышсам да, татар галимнәре, татар зыялылары, татар түрәләре тарафыннан теләктәшлек тапмадым. Һәм моңа инде өмет тә итмим. Әлеге фикерләремне яшь буынга җиткерәсем генә килә. 

No comments: