Tuesday, September 16, 2008

Хәтер көне уңаенннан М и л л ә т кә Мөрөҗәгать

Хәтер көне уңаенннан

  М и л л ә т кә Мөрөҗәгать

  Кадерле милләттәшләр!
  Татар халкының тарихында иң зур фаҗига – ул Казан алынган көн, татар дәүләтенең юкка чыгуы, шул сәбәпле, милләтнең гасырларга сузылган коллыкка дучар ителүе. 1552 елныћ 15 октябре менә шушы олы фаҗигаләргә һәм югалтуларга юл ачты, милләт 456 ел буе үзен басып алучылар кул астында яшәргә мәҗбүр булды, кызганычка каршы, бу колонизация әле һаман дәвам итә. Безнең каһарман бабаларыбыз гасырлар дәвамында югалган татар дәүләтчелеген торгызу өчен канлы көрәшәләр алып барсалар да, Казан артыннан Әстерхан, аннан Себер һәм Кырым ханлыклары кулдан китә, алар Россия җирләре дип игълан ителә. Заманында дистәләгән мөстәкыйль дәүләтләр тоткан, Тын океаннан Кавказ тауларына чаклы җирләрдә идарә иткән бөек татар халкының бүген бер генә мөстәкыйль дәүләте дә юк, ул кайда яшәсә дә, чит милләтләрнең канун һәм тәртипләренә буйсынып яшәргә мәҗбүр.
  Кайберәүләрне Татарстан Республикасының чагыштырмача мөстәкыйль булуы, Казандагы татар төсмерләре алдамасын – бүген Татарстан бәйсез дәүләт түгел, ә Казан татар шәһәре түгел, чөнки биредә Россия законнары хакимлек итә. Инде заманында татар дәүләтләре булган Әстерхан, Себер, Кырым турында әйтеп тә торырлык түгел – алар күптән урыслашып беттеләр инде. Үз бәхетебез һәм бәйсезлегебез өчен көрәшмибез икән, безне – Идел-Урал татарларын да шундый ук юкка чыгу фаҗигасе көтә. Чөнки Россия законнары буенча мәктәпләрдә ана телендә белем алу бетерелә, күп төбәкләрдә мәктәпләрдә балаларга христиан дине укытыла башлады, алга таба милли республикаларны юкка чыгару турында да сүзләр бара.
  Казанны басып алу белән, Россия империясе њз алдына бары бер максат куйды – илдә яшәүче бар халыкларны, беренче чиратта, татарларны урыслаштырырга һәм христиан диненә кертергә. Әмма ул татар халкын ахыргача буйсындыра алмады, дәүләтен бетерсә дә, телен һәм динен юк итә алмады, чөнки милләт гасырлар буе татар булып калу өчен көрәште. 21 гасырда Россия империясе соћгы кљчлђрен ќыеп тагы татарлар љстенђ ябырылды, инде аны милләт буларак юк итү максатын куйды. Бүгенге кљндђ бөтен Россия буйлап татар мәктәпләре ябыла, булганында татар теле укытылмый, Россия төрмәләре мөселман-татарлар белән тулган, милләттәшләребез радиацияле җирләрдә, атом калдыклары арасында яшәргә мәҗбүр, татар халкының бу илдә бернинди хокукы юк. Мондый шартларда безгә, татарларга, бер генә юл кала – я халыкны бәйсезлек өчен көрәшкә күтәреп, югалган дәүләтебезне яңадан торгызырга, я урыска әйләнеп, милләт буларак яшәүдән туктарга. Без, татарлар, беренче юлны – яшәү, көрәш һәм җиңү юлын сайларга тиешбез, чөнки дөреслек безнең якта!
  Татар халкының 456 елга сузылган азатлык көрәшен байрак итеп алып, милләтебезнең бу юлда меңләгән корбаннар биргәнен истә тотып, 1990 елның 30 августында Татарстан Республикасы Парламенты тарафыннан игълан ителгән дәүләт бәйсезлеге Декларациясенә һәм 1992 елның 21 мартында уздырылган референдум нәтиҗәләренә таянып, милләт үзенең бәйсез һәм дәүләтле булырга хаклы икәнлеген игълан итү! Косованың дәүләт бәйсезлеген таныган дөнья җөмәгатьчелеге һәм Абхазия белән Көньяк Осетиянең бәйсезлеген таныган Россия Федерациясе Татарстан Республикасының да дәүләт бәйсезлеген танырга тиешле! Татар халкының үз бәйсез дәүләтендә яшәргә тулы хакы бар! Һәм татарлар кайда гына яшәсәләр дә, дөньяга Татарстанның дәүләт бәйсезлеген тануны сорап мөрәҗәгать итәргә тиешләр!
  Кадерле милләттәшләр!
  15 октябрь – Хәтер көнен, Казанны басып алу көнен – бәйсезлек өчен көрәш башлану көненә әйләндерик! Татарлар яшәгән барлык җирләрдә дә дәүләтчелегебезне югалткан көндә яңадан татар дәүләтен торгызу өчен көрәш игълан итеп, мәйданнарга чыгыйк! Үзебезнең барлыгыбызны, бердәмлегебезне күрсәтик, дәүләтле булырга лаек икәнлегебезне дөньяга белдерик! 
  15 октябрь – дәүләтне югалткан көн, 15 октябрь – татар дәүләтен торгызу өчен яңа көрәш башланган көн!
  Без бу көнне елап түгел, ирек даулап уздырырга тиеш! Без инде дүрт гасырдан артык еладык, инде күз яшьләребезне сөртеп, тезләнгән җирләребездән торып, үз хокукларыбызны таләп итәр вакыт җитте!
  Ул таләпләр – бәйсез татар дәүләте, ирекле татар милләте!
  Һәм ул шулай булачак та, иншаллаһ! 
  Бу сүзләребез, дога булып, Казан өчен, татарның бәйсезлеге өчен башларын салган әби-бабаларыбыз рухына барып ирешсен иде!
  Бу сүзләребез, теләк булып, Казан өчен, татарның дәүләт бәйсезлеге өчен яңа көрәшләргә күтәрелгән халкыбызны җиңүгә рухландырсын иде!
  Татарстан, татар халкы мәңге азат булсын!

  Фәүзия Бәйрәмова,
  “Иттифак” татар милли бәйсезлек партиясе рәисе.

  2008 ел, 14 сентябрь.


No comments: