Saturday, September 6, 2008

Татар галиме нинди булырга тиеш?

 Татар галиме нинди булырга тиеш?

Әле Казан университетында укып йөргәндә, без еш кына алама-сәләмә киенгән, сакал-мыек баскан, кулына һәрвакыт озын гына скрипка тартмасын тоткан бер сукбайны күрә торган идек. Юлында очраган һәрбер кешене туктатып, ашыгып-кызып аћа нидер аңлатырга тырыша иде. Берәүләр туктап аз-маз тыңлый, икенчеләр исә кул селтәп китеп бара. Берзаман мин дә аңа тап булдым. Авыл гадәте буенча, олы кешене рәнҗетмим дип, дикъкать белән тыңларга керештем. Минем сабырлыгымны күргәч, мавыгып китеп, үзенең скрипка тартмасын ачып җибәрде. Карасам, туп-тулы нидер язылган, сызылган кәгазьләр. Язмаларның матурлыгы, сызымнарның төгәллеге һәм пөхтәлеге искитмәле. Кара туш белән эшләнгән бу хезмәт борынгы манускриптны хәтерләтә иде. Әллә ни аңламасам да (беренче сыйныф шәкерте нәрсә белсен!), кызыксынып ул кәгазьләрне актара башладым. Әңгәмәдәшем фикердәшен тапкандай, бу язмаларның эчтәлеген аңлата башлады. Беренче истә калганы - мәңгелек двигатель һәм тулы биткә искиткеч матур итеп ясалган терекөмеш тәгәрмәче. Мәңгелек двигатель турында мин мәктәптә ук ишеткән идем. Әмма аның тормышка ашмас хыял икәнлеге дә миңа мәгълүм иде. Шушы мизгелдә миндә бу кешегә карата соклану да, кызгану да хисе туды. Шул кадәр ихлас күңелдән эшләгән хезмәткә, төгәл һәм катлаулы формулаларга, могҗиза рәвешен алган сызымнарга карап ничек сокланмыйсың да, ничек теләктәшлек күрсәтмисең? Ә инде кызгану бу хезмәтнең кемгә дә кирәкмәгәнлегеннән, шушы нәтиҗәсез эшкә бөтен гомерен сарыф иткәненнән килә. Ирексездән, тимердән алтын ясарга тырышып гомер үткәргән алхимиклар язмышын искә төшердем. Шундый хисләргә буталып, әңгәмәдәшемне бераз тыңлап тордым да, ниндидер сәбәп табып, үз юлыма китеп бардым. Әмма үземнән канәгать булмау хисе әле озак сакланды, бүген дә әле, искә төшкән саен, күңелне тырнап куя. Моның сәбәбен байтак еллар үткәч кенә аңлый башладым. Дөньяда мәңгелек двигатель да, алхимия дә бар икәнлегенә бик соң гына төшендем. Ул да булса, Аллаһы Тәгалә һәм Ул юктан барлыкка китергән Дөнья! 
Нәрсә, адәм баласы Алла дәрәҗәсенә дәгъва кыламы? Әйе, кайберәүләр бәрәңге үстерә белмәсәләр дә, кыла. Әмма болар, юк! Бары тик Тәңребез аларга Үз кодрәтен башкаларга караганда артыграк биргән һәм йөкне дә болар үз өсләренә, күп очракта, күтәрә алмаслык итеп алалар. Иң югары максатларына ирешә алмасалар да, “юл уңаенда”, байтак кына ачышлар ясыйлар, безнең яшәвебезгә мәгънә бирәләр. Үзләре дәрвиш хәленә төшсәләр дә, дөньякүләм данга ия галимнәр тудыралар. Кайвакытта дөньяның кендеге шул дәрвишләрдәдер дип уйлап куясың. Бәлки ялгыштыр. Әмма хәдисләр дә бит, дөнья дәрвишләр догасы белән яши диләр. Гади халык та аларга икътибарлы, рәхмәтле. 
Тормыш дәвамында миңа андый шәхесләрне байтак күререгә туры килде һәм һәр очрашкан саен үземне бер баскычка күтәрелгән кебек хис иттем. Киресенчә, кайбер зур дәрәҗәле, абруйлы, әмма тәкәббер галимнәр белән аралашу, күңелдә ниндидер бушлык хасил итә иде. Бүген дә мондыйлар белән еш кына очрашырга туры килә. 
Казанда инде җитмешне узган бер галим белән байтак очрашырга туры килде. Ул һәр очраган кешегә үзенең “дөньякүләм ачышларын” сөйли. Аның берсе - бүгенге фәннең кризисы магнит үлчәнешенең дөрес бирелмәвендә икән. Янәсе, бу мәсьәләне чишми торып, дөньяның мәңге төзәләсе юк. Моның турында ул кая гына язмаган да, кемгә генә сөйләмәгән. Элеккеге СССР Фәннәр Академиясеннән алып, милли оешмаларга кадәр. Аларның җавапларын чәчми-түкми җыеп барган һәм шаккаттыргыч нәтиҗәгә килгән: Рәсәй галимнәренең һәм җитәкче даирәләрнең белеме ун сыйныфка да тартмый икән. Аның уенча, бөтен мәгърифәт эшен шушы үлчәнешне төзәтүдән башларга кирәк. Югыйсә, дөнья бетте-китте. Икенче ачышы исә шуннан гыйбарәт: җәмгыятьне әхлак-вөҗдан юлына кайтару өчен эчкечелекне бетерү кирәк. Шуны белгән-аңлаган кешеләрне таба алмый интегеп йөри.
Икенче бер галимебез җитмеш яшенә җиткәндә галәм кануннарын яңадан ачып йөри. “Дөнья системасы бәяны” исемле гаять зур күләмле хезмәт тә язган. Талантлы гына бер әдибебез аны татарчага тәрҗемә дә иткән. Әлбәттә ике галимебез дә зур эш башкарганнар. Сүз дә юк, акыллы, белемле кешеләр. Шигем юк, икесе дә дөрес фикер йөртәләр. Әйе, магнит үлчәнеше мәсьәләсе бүген күпләрне борчый. Бу башка төр үлчәмнәргә дә кагыла. Мәсьәләнең чишелмәве техник үсеш процессын тоткарлый. Эчкечелек мәсьәләсен дә кемнәр генә күтәрми. Галәм кануннары да бүгенге фән кысаларына сыймый. Боларның барысы турында да дөньяның намуслы галимнәре, фикерле адәмнәре уйлана. Безнекеләрнең дә читтә калмавы күңелне сөендерә. Ягъни, без дә төшеп калганнардан түгел.
Әмма эш нәрсәдә соң? Нәрсә борчылу тудыра? Эш шунда ки, без һаман да иярчен хәлендә калабыз. Җитмәсә, таркалып барган җисемнең иярчене. Яңартылып, татарчалатып булса да, башкаларның үткән юлын кабатлыйбыз. Бу исә безне әйдәүче милләт түгел, иярчен милләт халәтенә куя, Ә иярчен, иртәме-соңмы, ияртүче йогынтысыннан чыга алмыйча, аның эчендә эреп юкка чыга. Моның өчен әллә нинди фәнни ачыш кирәкми. Күз алдыбызда бу кабатланып тора. Аз-маз фикер офыгын гына киңәйтергә кирәк. 
Төгәл фәннәрнең кризисы белән таныш булмаган адәмнәр дөньяның бүгенге тотрыксызлыгы, орыш-афәт, вөҗдансызлык-әхлаксызлык, башлыча, җәмгыятьнең социаль-икътисадый кризисыннан килә дип уйлыйлар. Нәтәҗә буларак, дөрес, сәбәп буларак, юк. Чөнки бу кризис бүгенге фән белән бәйләнгән дөньяны танып белү кризисы. Әгәр дә фән алга таба да әлеге юнәлештә хәрәкәт итсә, дөньяны һәлакәткә китерәчәк. Дәлилләр җитәрлек. Аңлатып та торасы юк. Аллаһы Тәгалә, әлбәттә, моңа юл куя алмый.
Казан университетында укыганда ук дөньяның тотрыксызлыгы фәннең тотрыксызлыгы белән бәйле икәнлеген сизенә башлаган идем. Беренче чиратта гаепне гуманитар фәннәрдә күрдем. Әмма гыйлем дәрәҗәсе җитәрлек булмаганлыктан, төгәл фәннәрнең гөнаһын күрмәдем. Алар миңа бигрәк итагәтьле булып күренделәр. Бары тик Мәскәүдә аспирантурада укыганда, гаҗәеп шәхесләр белән аралашып үзем өчен гыйбрәтле нәтиҗәләр ясадым. Әмма төп нәтиҗә шул булды: дөньяның кем тарафыннан, ничек итеп яратылганын белми, шуларны бүгенге фән телендә аңлатмый торып, җирдәге бер проблема да, шул исәптән рухи-этник, социаль-икътисади мәсьәләләр дә хәл ителмәячәк. Ә бу исә, үз чиратында, гамәлдәге фәнне яңабаштан, бөтенләй башка күзлектән чыгып карауны таләп итә. Беренче чиратта, фәнне тармакларга бүлмичә, аңа бербөтен илаһи көч итеп карау мохтаҗлыгы туды. Рухи җәмгыятьләр чорында фәлсәфә фәне нәкъ шушы вазыйфаны үтәгән. Матдәви чор гына аны таркалышка китергән, чөнки җансыз җисем таркалуга дучар. Фәннәрнең илаһи берлеге генә яшәешне тәэмин итә ала дигән фикергә килдем. Һәрхалдә мин үземне шуңа әзерләдем. Педагогия институты биргән филологик, университетта алган физика-математика, аспирантурада үзләштергән автоматика-компьютер белеме шундый эзләнүләргә этәргеч булды. Мәскәү медицина институтында белем алган иптәшем Әлфирә йогынтысында биология, биофизика фәннәре белән таныштым. Уникаль фикер йөртүче Мәскәү галимнәренең дә йогынтысы зур булды. Анда мин Николай, Елена, Святослав Рерих хезмәтләрен өйрәндем. Мәгърибнең экзотерик (матдәви), шәрекънең эзотерик (илаһи) фәлсәфәсен үзләштердем. Әмма шулай да тулы канәгатьләнү хисе кичермәдем.
Бервакыт авылга кайтканда, юл кырыена ял итәргә утырдым һәм ихтыярсыз шыксыз гына бер кыр үләнен өзеп алдым. Башка вакытта икътибар итмичә йөзләп таптап киткән бу үлән кисәге миңа дөнья ачкандай булды. Аның төссез генә чәчкә төзелеше мине гаҗәпкә калдырды: сабак эчендә сабак, тартма эчендә тартма, таҗ өстендә таҗ, серкә астында серкә, акыл җитмәс камиллек - кем аны уйлап тапкан да, кем аны хасил иткән? Җитмәсә, болар барысы да үсеш, яңарыш халәтендә.
Ә мин автоматик идарә системаларының баш конструкторы, дистәләгән союзкүләм проектлар авторы - шул мизгелдә үземне бер бичара бәндә итеп сиздем. Шагыйрь булмасам да, ихтыярсызга башыма шундый шигъри юллар килде:  
  Иң бәхетле кеше булыр идем, 
  Гыйлемнәрнең үтеп барысын - 
  Туплый алсам бары меңнән берен 
  Бер чәчкәгә киткән акылның.
Шушы акыл каршында минем гомум кыр теориясен табарга тырышуым, галәмнең дөнья хасил булганчы сингуляр (башлангыч) халәтен эзләвем, Эйнштейн механикасының, Фридман бәйләнешләренең асылын ачыкларга тырышуым, Риман, Лобачевский кәкрелекләренә чыгуым бер тузан бөртегенә дә тормавын аңладым. Горурлыгым сынды, акылым гаҗиз булып калды. Шул халәтемдә Коръәнгә ябыштым. Әмма акыл белән аның дөреслеген аңласам да, җаным белән тиз генә кабул итә алмадым. Бүгенге фән белән тәңгәлләштерергә тырыштым. Һәм, ниһаять, бүгенге прагматик, матди нигезгә корылган фәннең моңа сәләтсез икәнлегенә төшендем. Яңа эзләнүләр китте. Һәм монда мин үземнең ялгыз түгеллегемне күрдем. Әйе, без Алла дәрәҗәсенә күтәргән фән, хәтта, ни гаҗәеп, аның төгәл дип исәпләнгән өлешләре дә бүген гаять тирән кризис кичерә. Космологик мәгънәдә, ул “кара упкынга” (“черная дыра”га) әйләнгән. Менә-менә шартларга тора. Бу халәт җирдә җил-давыл, өермәләр тудыра. Бәхеткә каршы, сирәк булса да, бу “кара упкын”ны якты йолдызга (йә йолдызларга) әйләндерергә тырышучы шәхесләр туып тора. Андыйлар Мәгъриб дөньясында да, Шәрекъ дөньясында да бар. Мисалга Америка астрофизигы Хойлне, һинд галиме Нарликарны китерергә була. Алар Эйнштейн, Фридман, Риман тәгълиматларын өлешчә калдырып, Галәм төзелеше кануннарын, үзләре дә сизмәстән, Коръән югарылыгына күтәрә алдылар. Дөрес, матдиәви дөнья моны танырга ашыкмый әле. Түбәсе ишелеп төшүдән курка. Әлбәттә, Исламны рух һәм хиссият аша кабул иткән адәмнәргә моның әллә ни кирәге юк. Болар тумыштан бәхетле кешеләр. Әмма күпләр Исламга урау юлыннан килә. Боларга яңа тип галимнәрне генә түгел, “Агни йога” тарафдарларын, урысның Даниил Андреев, Сергей Лазарев, Геннадий Малахов кебек олы шәхесләрен кертергә була. Шулай да тулы хакыйкәткә бары Коръән аша гына ирешеп була. Әмма безнең татарның күбесе, үзен мөселман дип санаса да, Ислам кануннарын аңлаудан, бигрәк тә үтәүдән ерак тора. Күп очракта эзләнүчеләр дәрәҗәсенә дә җитә алмый. Рухи-хиссияти кичереш булмагач, без моны акыл аша ирешергә тырышабыз. Әмма еш кына ялгыш юлга кереп китәбез. Фәнни караш дигән булып, җанны тәннән аерабыз. Тик мондый фәннең инде киләчәге юк. Тән белән җанны бер итеп күргән фән генә чын фән була ала һәм ул хак дингә (Исламга) тәңгәл килә. Чын фән ул хак диннең заман тәфсире. Чөнки Алла Сүзенең мәгънәсе мәңге үзгәрмәс булса, басма сүзнең мәгънәсе вакыт белән үзгәрешкә дучар. Шуңа күрә бүген күбебез Коръәнне аңламый. Аны тәфсир кылырлык гыйлемгә омтылмый. Иң яхшы очракта, дөньялык өчен җайланган материалистик фән белән чикләнә. Исемнәр, дәрәҗәләр алабыз, шулай да дөнья тынычлыгы таба алмыйбыз. Кызганыч ки, бүгенгә әле татар фәне илаһи юлдан түгел, дәһрилек, хәтта хәрәм юлыннан бара.
Шуны да хәтергә алыйк. Тәңрелек, бераллалык безгә, төрки халыкларга, гарәпләрдән алда иңгән. Әмма галимебез Равил Һади фикеренчә, безнең бабаларыбыз Тәңре (Аллаһы Тәгалә) Сүзен Китапка теркәп бармаганнар. Мәгънәсен бозудан курыкканнар. Бары күңелләренә сеңдереп кенә барганнар. Шуңа күрә халкыбыз иманлы, нык, кыю, тугры һәм намуслы булган. Бүген исә шушы хәтерене җуйганбыз. Галәмнәр хуҗасы Тәңрене күпаллалык, потчылык дәрәҗәсенә төшергәнбез. Шулай да халык иманын Коръән аша яңарткан. Әмма Тәңре Сүзе 1400 ел элек гарәп теле, гарәп культурасы нигезендә теркәлгәнлектән, безгә аны үз мохитебезгә җайлап, илаһи фән югарылыгында тәфсир кылырга кирәк. Шушы максаттан чыгып, Аллаһы Тәгалә безгә пәйгамбәрләр арасында галимнәр биргән. Кызганыч ки, аларның ялганнары да күп булган. Иблис коткысына бирелеп, алар безне дәһрилек, көферлек юлына алып кергәннәр. Мин алда атап киткән галимнәр дә шул исәпкә керә. Чөнки алар Алланы, Коръәнне инкарь итәләр. Бүгенге материалистик фәнне Алладан өстен куеп, бердәнбер хакыйкәт итеп күрәләр. Шуңа күрә, бозыклыкка, әхлаксызлыкка, эчкечелеккә каршы көрәшүләре дә файдасыз. Көферлеккә баткан Аурупага барып семинарлар үткәрәләр, аеклык җәмгыятьләре төзиләр, яңадан-яңа уңышсыз дәвалар уйлап чыгаралар. Янәшә яткан Коръәнне ачып карарага гыйлемнәре җитми. Якындагы мәңгелек һәм саф чишмә суыннан ваз кичеп, татлы саналган, чит илләрдән кайтарылган химия юынтыкларын эчәләр.
Әйтәсе сүзем шул: татар галимнәре татар халкын мәңгелек галәми милләт итәселәре килсә, матдәви фәнне көферлектән арындырып, киләчәк фәнен тудырырга тиешләр. Ягъни, Коръәни-Кәримне шушы фән телендә тәфсир кылсыннар иде. Моның өчен татар телен камилләштерергә, аның җуелган илаһи сәләтен кайтарырга кирәк. Яңа сүз, яңа төшенчә башка культураларның җимеше булган тел күчермәсе буларак түгел, ә татар халкының рухи һәм матди культурасы нигезендә туарга тиеш. Ә моңа рухи-мәдәни, матди-социаль культурабызны галәми дәрәҗәгә күтәреп кенә ирешеп була. Бу исә бездән Аллаһы Тәгаләнең бербөтен һәм мәңгелек икәнлеген фәнни тануны, Аның Галәмне яратудагы фикер эзлеклелегенә ирешүне, Бөек Конструктор буларак Дөньяны юктан бар итү технологиясен үзләштерүне һәм шуларны татар телендә, илаһи фән югарылыгында аңлатып бирүне таләп итә. Шушы югарылыкка ирешеп кенә без үзебезне дөньяга галәми милләт итеп таныта алабыз. Шушы югарылыкта гына Аллаһы Тәгалә яраткан дөньяның бер өлеше булып саналырга лаеклыбыз. Әгәр шушы югарылыкка күтәрелергә көч тапмыйча, башкаларга ияреп котылабыз дисәк, бөтен тырышлыгыбыз юкка булачак. Галәмдә бер нәрсә дә кабатланмый. Ә иң әһәмиятлесе шунда ки, шушы югарылык безнең вакытлы дөньялыгыбызны да, мәңгелек ахирәтебезне дә тәэмин итәчәк. Милләтнең дә, һәр бәндәнең дә. Шушы югарылыкка күтәрелә алмасак, дөньялыгыбызның да, ахирәтебезнең дә газап боҗрасыннан чыгасы юк.
Боларны мин үзем һәм башкалар катнашында төзегән Татар уку-укыту үзәге, Татар милли мәгариф системасы, Татар милли университеты аркылы гамәлгә ашырырга теләдем. Шуның өчен 1977 елда Мәскәүдән Казанга кайттым, милли хәрәкәткә килдем. Әмма максатыма ирешә алмадым. Кыйналдым, тиргәлдем, куылдым. Аеруча татарның үзе тарафыннан. Илаһи гыйлемгә күтәрелергә чакыруымны комганга кайтуга тиңләделәр. Янәсе, кибернетика, компьютер, фән үсеше вакытында нинди ул дин! Кыргыйлык, хорафатлык, наданлык бит бу. Бигрәк тә кибернетикага, компьютерга, техник тәрәккыяткә бернинди кагылышы булмаган “гуманитарлар” дулады. Әмма рәнҗемим. Вакыты җитмәгәндер әле. Бер нәрсәне генә кисәтәсем килә: динсез фән, динсез белем, динсез тәрбия үсеш, үрчем, нәсел бирә алмый. Динсез милләт, динсез җәмгыять үлемгә, таркалуга дучар.

Ниһаять татар галимнәре шуны аңлап, татарның илаһи фәнен булдыру юлына басарлар дип уйлыйм. Һәрхалдә, шуңа өмет итәм

Ильдус Амиханов Председатель Милли Меджлиса татарского народа

No comments: