Saturday, September 6, 2008

Бөтендөнья мәгълњмат кырында татар мәгарифе

Бөтендөнья мәгълњмат кырында татар мәгарифе

“Ватаным Татарстан” гәзитенең 124-125 (22 июнь 2001 ел) саннарында галим Назиф Мирихановның “Яңалифтән - латинга” исемле мәкаләсе басылган. Бу мәсьәлә буенча Татарстан кануны кабул ителсә дә, кайбер милләттәшләребез, бигрәк тә Татарстанда читтә яшәүчеләр, яңа имла белән килешеп бетмиләр. Алар татар теленең киләчәге өчен борчылу белдерәләр. Кануный мәсьәләләргә саклык белән караучы мөхтәрәм гәзитебезнең әлеге мәкаләгә урын бирүе дә имла проблемасының чишелеп бетмәвен күрсәтә. Күптән түгел илбашы да бу мәсьәлә буенча бик нык үлчәп эш итәргә чакырган иде. Чыннан да, сүз бер имладан икенче имлага күчү турында гына түгел, ә татар халкының тарихи үсеш (ә бәлки таркалыш) чорында кискен борылыш ясавы хакында бара.
Инде мәкаләдә куелган кайбер мәсьәләләргә якынрак килик.
Назиф Мириханов бүген кабул иткән имланы 30 еллар яңалифенә кайту дип атый һәм моны хупламый. “Чөнки, тәкъдим ителгән алфавит ул латин алфавиты түгел, ә татар теле өчен генә уйлап чыгарылган гибрид”, - ди ул. Аның фикеренчә, бу гибрид татар телен ныгытасы урынга, аны бөтенләй бетүен тизләтергә мөмкин. Автор фикере белән килешмичә булмый. Чөнки бу чыннан да шулай. Мәкаләдә кайбер дәлилләр дә китерелә. Өстәп шуны гына әйтәсе кала: татарга дөньякүләм мәгълүмат кырына (мәсәлән, Интернетка) чыгу өчен ниндидер ясалма гибридка түгел, ә шушы кырда үзенең мөстәкыйль сайтын (ќирлеген) булдырган гамәлдәге имлага таянырга кирәк. Нәзиф әфәнде бу имла сыйфатында 26 шәкелдән торган инглиз алфавитын күрә. Татар теле өчен ќитмәгән хәрефләрне дифтонглар рәвешендә тутырырга тәкъдим итә. Бу очракта татар алфавиты өчен нокта-өтер өстәп бернинди яңа хәрефләр ясап торырга кирәкми. Кәмпитер клавиатурасына да үзгәрешләр кертеп торасы юк.
Чыннан да, сүз авазлар язылышы һәм кәмпитер клавиатурасы турында гына барса, шуннан да гади юл юк. Әгәр дә гибрид тарафдарлары шул уңайлыкларны гына күздә тотып эш итсәләр, әлеге тәкъдим күпкә отышлы. Нигә уеннан уймак ясарга.
Әмма эш күпкә катлаулырак. Чөнки, чыннан да сүз татарның киләчәк язмышы турында бара. Автор да шул фикердә. “Татарның ассимиляциясе шул хәтле тиз бара, аны көчле адымнарсыз туктату мөмкин түгел сыман”, - ди. Ул шундый көчле адымнарны башка төрки халыклар белән консолидацияләшүдә һәм төрки халыклар өчен уртак алфавит тудыруда күрә. Моның өчен инглиз алфавиты алына һәм өстәмә хәрефләр кертмичә, дифтонглар белән төркиләштерелә. Бу очракта инглиз алфавитына нигезләнгән төрек алфавиты да шушы рәвешчә үзгәрергә тиеш була.
Әмма мәсьләнең болай куелышы госманлы төрекләренә күптән мәгълүм. Гасыр башында көнбатыш йогынтысында (дөресрәге, басымында) гарәп имласыннан латин имласына күчкәндә, аларда да шул диелемма туган иде: йә нигез итеп инглиз алфавитын алырга һәм җитмәгән авазларны дифтоглар белән тулыландырырга, йә нокта-өтер булса да өстәп, шушы алфавит нигезендә төрек-латин алфавитын булдырырга. Төрле бәхәсләрдән соң икенче вариант кабул ителә. Шулай итеп 29 хәрефтән торган бүгенге төрек алфавитында 23 “саф” инглиз хәрефе, 2 умлаутлы (төрткеле) алман хәрефе һәм латин шәкелендәге 4 “төрек” хәрефе (икесе койрыклы, берсе дугалы, берсе ноктасыз). Назиф әфәндегә шушы төрткеләр ошап бетми һәм алардан арынасы килә. Шушы “көчле адымын” ул болай дәлилли: төрекләр дә, алманнар да бу турыда уйлана башладылар, ди. Анысыннан хәбәрдәр түгелмен. Хәлбуки шулай булса да, безгә алга чыгарга кирәкме икән? Алар эшләнмәләреннән файдалану күпкә отышлырак булмасмы?
Ә хәзер кабул ителгән яңалиф-латин гибриды 34 хәрефтән тора. Кайсы аның “саф” инглизнеке, кайсы алманныкы, кайсы гарәпнеке, кайсы төрек-татарныкы, әйтүе кыен. Моның турында Назиф әфәнде дә әйтми. Инглизнең 26 хәрефеннән ничәсен ала да, шулардан ничә дифтонг ясый. Ул хәрефләр һәм алардан ясалган дифтонглар татар теленең лингвистик закончылыгына буйсынамы? Бу хакта сүз юк. Чөнки Нәзиф әфәнде үзе дә урыс-мәгъриб ягын каера. Татарның рухи-этник тамырларын күрми.
Ә бит мәсьәлә шунда ки, әлеге яңалиф-латин гибриды татар теленең кануный кагыйдәләренә дә, аның авазлар системасына да, бүгенге дөньякүләм мәгълүмат кыры таләпләренә дә җавап бирми. Чыннан да, аны гамәлгә кертү каш төзәтәм дип күз чыгару гына булуы мөмкин. Монда Назиф әфәнде хаклы. Аның тәкъдимнәре рухи-этник яктан зәгыйфь булса да, дөньякүләм мәгълүмат кыры таләпләренә якынрак торалар.
Колшәриф университеты тарафыннан имла, тел, мәгариф, фән мәсьәләләре концептуаль яктан комплекслы рәвештә күптән хәл ителгән. Монда өч ел инде, мәгънәсез бәхәскә кермичә, татар имласының нигезе итеп бүгенге төрек алфавиты алынды. Аңа бернинди дә өстәмәләр кертелмәде, бары бер хәреф кенә (Ң) дифтонг белән ясалды. Әлеге татар алфавиты 28 “төрек” хәрефеннән, бер дифтонгтан, бер апокрифтан тора. Ул татар теленең лингвистик закончылыгына да, дөнькүләм мәгълүмат кыры (Интернет) таләпләренә дә җавап бирә. Уртак төрек алфавиты булдыру турында йөз елдан артык инде хыялланабыз. Әмма ике төрки-татар өч фикердә торганда, моны эшләү мөмкин түгел. Төрек дөньясын гибрид милләт түгел, дөньякүләм цивилизация үсешенә җавап бирүче халык җитәкләячәк. Ул халык кем булыр, киләчәк күрсәтер. Әлегә бу таләпләргә җавап бирүче көчләр Төркиядә туып килә. Ә безне кайбер милләттәшләребез “төркиләшүдән”, саклап, “татарлаштырырга” тырышалар. Әмма урыслашу, мәгърипләшү исәбенә барган бу “татарлашу” аларны борчымый.
Төрек алфавитын кабул итеп, без тулысынча диярлек, зур чыгымнар куймыйча, төрек мәгълүмат кырына чыга алабыз. Аның нигезендә татар мәгълүмат кырын тудыру да күпкә җиңел булачак. Дифтонглар белән тагы мәшәкать туачак. Чөнки аларны дөньяга “таныттыру” бу мәсьәләдә бик зәгыйфь татар милләте өстенә төшәчәк.
Төрек алфавиты татарның төрле шивәләре мәнфәгатьләрен күздә тотып кабул ителде. Эш шунда ки, латин алфавиты Татарстанда кабул ителгән очракта да (анысы да татарлар өчен генә), башка төбәкләрдә яшәгән татарлар озак елларга кирилл имласында калачак. Чөнки никадәр тырышсак та, октябрьгә кадәр булган гомумтатар милли яшәешен тудыра алмадык. Татар бихисап “бәйсез” төбәкләрдә бүленеп калды. Аларның язмышын җирле түрәләр хәл итә. Мондый очракта татар милләте бөтендөнья мәгълүмат кыры аша гына берләшә ала. Бу форсаттан файдалана алмау зур хата булыр иде. Шуңа күрә төрек латинына нисбәтле рәвештә татар кириллы да эшләнде. Ягъни латинның 30 хәрефе кириллның 30 хәрефе белән тәңгәлләштерелде. Татар кириллы 25 “саф” урыс, 5 “татар” шәкеленнән тора. Бу гына да түгел, татарга мең ел буена игелекле хезмәт иткән гарәп имласы да торгызылды. Ул гарәп имласындагы фарсы әлифбасына нигезләнеп, төрек-татар латинына тәңгәлләштерелде. Бу имла да, латин һәм кирилл имларары кебек ук, 30 хәрефтән тора һәм 32 шәкелле фарсы әлифбасының 22 шәкеле һәм 8 хәрәкәсе белән бирелә. Нәтиҗәдә татар язма графикасының барлык рухи-илаһи, милли-этник, матди-мәдәни сыйфатлары торгызыла. Дөньякүләм мәгълүмат кырына чыгу өчен төрек, фарсы, урыс мәгълүмат кырлары кулланыла. Шул сәбәпле аларның язма графикасы үзгәртелми диярлек. Бары тик кириллга гына 5 татар шәкеле өстәлә. Монда да әллә-ни фаҗига юк. Беренчедән, кирилл Русиядә генә диярлек кулланыла. Икенчедән, бу шәкелләр татар язма графикасына күптән инде кертелгән һәм җитәрлек дәрәҗәдә кәмпитерләштерелгән. Гомумтатар мәгълүмат кырында, тылмач рәвешендә, урыс, инглиз, фарсы, гарәп телләре дә кулланылышта булачак.
Шулай итеп, татар алфавиты төрек-латин имласына нигезләнә. Аңа нисбәтле рәвештә кирилл һәм гарәп имлалары өстәлә. Бу халәт өстәмә кыенлыклар тудырмый. Чөнки имлалар арасындагы тәңгәллек бер шәкелдән икенче шәкелгә күчүне конвертор аркылы кәмпитер ярдәмендә башкарга мөмкинлек бирә.
Әмма, конверторның уңышлы рәвештә эшләп китүе өчен татар теленә кергән, хәтта әлегә кермәгән сүзләрен яңа имла кагыйдәләре иләге аркылы үткәрергә кирәк. Иң кыен эш тә бүген шушында. Моның өчен Колшәриф университеты каршында кәмпитер-мәгълүмәт төркеме белән беррәттән “тел табиблары” төркеме дә тупланып килә. Чөнки төрле тарихи сәбәпләр аркасында, татар теле урыс, латин, гарәп, фарсы телләре йогынтысында шактый дәрәҗәдә гарипләндерелгән, рухи-этник асылы җуелган, кисеп-җуеп фәкыйрьләндерелгән. Ул, хәтта, бүгенге урыс теленең үтә зәгыйфь күчермәсенә әйләнеп бара. Бигрәк тә, фәнни, иҗтимагый, фәлсәфи яктан. Шуңа күрә әлеге “табиблар” югары квалификациягә, хикмәт һәм акылга ия булырга тиешләр. Бүгенге көндә, беренче чиратта, алар каршында түбәндәге бурычлар тора:
1. Татар теленең өч (рухи-илаһи, милли-этник, матди-мәдәни) асылын тогызу.
2. Тел сүзләре фондын татар теле канунчылыгына буйсындырылыру. 
3. Татар теленә “репрессияләнгән” сүзләрне кайтару.
4. Татар теленең әдәби-сәнгати, иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисади, тәгълимати-фәлсәфи, фәнни-техник, кәмпитер-мәгълүмати өлгеләрен булдыру.
5. Татар теленең авазлар системасын яңарту.
Әлбәттә, татар теле бу яңарыш процессында башка телләрдән кергән терминнардан да ваз кичә алмый. Киресенчә, аларның кулланышын тагын да киңәйтергә тиеш. Хәтта синонимнар, төсмерләр рәвешендә булса да. Чөнки татар аңына дөнья цивилизациясе казанышлары югалтуларсыз сеңдерелергә тиеш. Дөньякүләм йогынтыга ия телләр шулай итә дә. Әмма бу эш элеккечә сукырларча үзләштерүгә кайтып кала алмый. Һәр сүз, һәр термин татар теленең рухи-этник асылына, матди-мәдәни максатларына җавап бирергә тиеш. Ягъни һәр яңа үзләштерү татарның этник тамыр системасында ялганып кына алып барыла. Югыйсә татар теле барлык телләр кушылмасын тупласа да, үзенең уникаль үзенчәлеген саклап кала алмаса, шушы телләр арасында эреп юкка чыгачак, татар халкын да башка халыклар арасында эретәчәк. 
Чын татар җәмгыяте, татар тормышы, татар мәдәнияте, татар мәгарифе, татар фәне шул тел нигезендә генә туа ала. Бүгенге яңалиф-латин гибридында, татар теленең урыс-мәгъриб нөсхәсендә рухи үсеш алачак дөнья цивилизациясенә чыгып булмый. Моңа түккән акча да көткән нәтиҗәне бирмәячәк. Шәхси мәнфәгатьләр карынында ашалып бетәчәк. Бу икетеллек мисалында да ачык күренә. Әлеге эш ун елга якын алып барылса да, бер генә урыс кешесенең дә ихтыярсыз татарча сөйләп китә алганы юк. Киресенчә, урыслашу процессы көчәя генә бара. Татар да үз теленнән ваз кичә. Бигрәк тә чит төбәкләрдә. Яңалиф-латин гибриды, татар теленең урыс-мәгъриб калькасы белән дә шулай булачак. Эсперанто кебек җансыз, рухсыз, хиссез, кысыр ясалма имла, ясалма тел беркемгә дә кирәкми, шул исәптән татарның үзенә дә.
Колшәриф университеты исә татар үсешен башка яссылыкта, башка үлчәүләрдә күрә, эшне дә шушы юнәлештә алып бара. Ул Мәскәү тарафыннан имгәтелгән дәүләт кысаларында түгел, бар халыкларга да уртак дөньякүләм мәгълүмәт кырында үсеп чыгачак, җимешләрен, кая яшәвенә карамастан, һәр татарга бирәчәк. Бу университетның башка милләтләрне кызыксындыручы сыйфатлары да булачак. Бүген ук инде аның фәлсәфи, тәгълимати нигезләре дөнякүләм кыйммәткә ия. Ана карынына салынганнан алып, галим булып җитешкәнче алып барылачак белем-тәрбия системасы да өч (рухи-илаһи, милли-этник, матди-мәдәни) үлчәнештә төзелгән. Гомум мәгълүмат кырына (Интернетка) чыга алган һәрбер кеше аның әбүнәсе була алачак.
Дөрес, моның өчен байтак вакыт кирәк булачак. Чөнки бөтен эш аерым шәхесләрнең шәхси иницитивасы белән җан асрарга киткән вакыт, хезмәт исәбенә бара. Безгә рәсми хакимият тә, рәсми дин дә, милләтпәрвәрләр дә ярдәм итми. Алар моны ишетергә дә, күрергә дә теләми. Ә иң аянычы шул, аз гына баш күтәргән очракта татар галимнәре башка суга. Янәсе, бу дәүләт кануннарына сыймый. Әмма татарның яшәешен, үсешен тәэмин итә алмаган кануннар безне канәгатьләндерә алмый. Шуңа күрә дә, бөтендөнья мәгълүмат кырына ыргылабыз. Анда чикләүләр дә, тыюлар да, көнчелек тә, хөсетлек тә юк. Кемдә хикмәт, кемдә акыл, шул җиңә. Бүген яшәеш өчен көрәш яу кырында түгел, дөньякүләм мәгълүмат кырында бара. Уклар-җәяләр белән мылтыкка-тупка каршы тора алмаган кебек, ясалма гибридлар белән дә куәтле һәм камил мәгълүмат кырын үзләштереп булмый. Без бу эшне урыстан элек башласак та, дәүләт тарафыннан инкарь ителү сәбәпле бик нык артта калдык. Шуңа күрә кыска, әмма камил юлларны эзлибез. Теләсә нинди каршылыкны җиңәргә тырышабыз. Хәер, каршылыксыз барган эштән дә бәрәкәт юк. Ул бик тиз нәфес ризыгына әйләнә. 
Бүген татар, чын мәгънәсендә, сират күперен кичә. Колшәриф университетында алып барыла торган эшләр аны уңышлы кичәргә ярдәм итәр дип ышанабыз.

No comments: