Tuesday, November 13, 2012

Страничка Председателя Милли Меджлиса татарского народа в facebook

Страничка Председателя Милли Меджлиса татарского народа в facebook
 Фаузии Байрамовой
http://www.facebook.com/fauziya.bayramova?fref=ts
 Данный материал публикуется в соответствии с нормами Международного права, касающееся права на получение и распространение информации, свободу слова и убеждений, а так же положений Конституции РФ статей: 13; 15; 16; 28; 29; 45касающиеся прав на свободу слова,мнений убеждений. Ведь если РФ демократическое и правовое государство,то нормы Международного права,  Конституция, а равно как права и свободы человека закрепленные в них должны соблюдаться в полном объеме.
Аскер Бикбаев Заместитель Председателя НДП Ватан askerbey@gmail.com 

Monday, July 13, 2009

*Мөхтәрәм милләттәшләр, фикердәшләр көрәштәшләр!** Нәзакәтле ханымнар, зирәк әфәнделәр!***
* ** **Сезне бүгенге тарихи һәм истәлекле көн белән ихластан тәбриклим!Ниһаят, бу көннәрдә татар халкының милли хәрәкәте үзенең 20 еллыгын билгеләпүтә. Әлбәттә тарих өчен бу бер мизгел. Әммә ләкин бу мизгел 20 ел беләнгенә чикләнми, аның тарихы гасырларга сузылган. Ә шуның иң фаҗигәле,-457 елмоннан элек булган кан койгыч вакыйгаләр. Ул да булса Русия патшасы, басмач,явыз Иван, сатлык яннар ярдәмендә безнең җирләребезне басып алган һәм бездәуләтчелегебезне югалтканбыз. Горур татар халкы мондый мәсхәрә хәл беләнбер кайчан да килешмәгән, килешми һәм килешмәячәк! Шуның өчен дә, без миллихәрәкәт, гасырлардан килгән татарның азатлык өчен көрәш рухын, 20-21гасырда яшәгән һәм яшәучеләр, Садри Мәксуди, Гаяз Исхаки, Гали Акыш, ГарифСолтан һәм башка даһиларыбыздан калган тарихи мирасны, аларның васияте итепкабул итек. Һәм сәләтебездән, көчебездән килгән куләмдә иҗтиһатлы хәрәкәтбашлап җибәрдек. Чөнки гөмумән, милли хәрәкәт өчен бер хакыйкат бар: Әгәр дәмилли горурлык хисе сунмәгән икән һәм халык узенең азатлыгын, миллимәнфәгатьләрен якларга тели икән, аның әйдәп баручы һәм бердәм миллихәрәкәте булырга тиеш. Бу үтәдә мөһим нәрсә! Бигрәк тә рәсәйдәге бугенгечынбарлыкны һәм уткән тарихны фаразласаң. Кыюсызлыктан, куркаклыктан һәмбитарафлыктан арына алмасак, киләчәктә милләтебез бик аяныч хәлдә калуымомкин.**** ** **Әлбәттә, демократик илләрдә дәуләтчелекне, милли мәнфәгатьләрне халыктарафыннан сайлап куелган ышанычлы һәм тәҗрибәле вакилләр кайгырта. Ләкин,шуңа карамастан андагы гражданлык җәмгыйяте, кеше һәм милли хөкукларны,хакыйкатьне саклауда уяу тора. Җитмәсә, оппозиция дигән гайрәтле сәясифиркәләр узләренең хакимияткә каршы булган фикерләрен вакытында җиткереп,тәнкыйтләп торалар. Нәтиҗәдә демократик илләрдә тормышның уңай тәрәккыйятитуе купләребезгә мәгълүм. Һәм шунысы игътибарга лаек, анда кешегә
экстримист, сепаратист, националист дигән ярлык һәм төрле уйдырмалар тагып,шәхесне бердә юкка кимсетмиләр, җәберләмиләр. Боевик диеп, судсыз нисез атып** **та утермиләр. Чөнки гаделлек сагында мөстәкыйл мәхкәмә бар һәм бернәрсәгә дә битараф булмаган, уз сузен курыкмыйче әйтә торган, тәләпчән халкыбар. Ә мөстәкыйль эшли торган информация чыганаклары дөрес хәбәрне даимирәвештә, турыдан халыкка җиткереп тора.**** ** **Рәсәйдә нәкъ шуның киресе кузәтелә. Бездә акыл һәм фәнни фикер -** **ил,милләт язмышын кайгыртуда таяныч түгел. Тора-бара мин шундый нәтиҗәгә килдемдип язган иде мәрхум Мирза ага Мәхмут узенең “Алга барабыз, дип сөйли-сөйлиартка чигенмибез микән?” дигән мәкәләсендә (Магариф газеты 29.09.96.).Чыннап** **та, бездә андый кайгыртучыларны шунда ук кузәтугә алалар, төрлеясалма уйдырмалар тагып, бер гаебе булмаган кешене төрмәгә утыртып такуялар. Инде бөлай да нахакка кыйналган, җәберләнгән илнең батыр улы РафисКашапка һәм башка дин кардәшләребезгә, бер дә юкка тагын төрмә блән янау,мөның ачы дәлиле. **** ** **Уз вакытында татар милли хәрәкәте Татарстан президентын “Шахрайчитлегеннән” коткарып калган иде. Әйе, халык аны саклап калды һәм Сөембикәхан бикәсен явыз Иван патша кулына биргән хатасын башка кабатламады... Ләкинвәхшилек давам итә! Буген Рафисны, иртәгә Фәузияне, сине, мине,президентны кулга алсалар, кем безне яклар?! Кая безнең парламент? Каяул, имештә, халык исеменнән янә дә “сайланган” депутатлар?! Нигә аларның мондыйвәхшилеккә каршы кискен чыгышлары ишетелми?! Әлбәттә, безне якларлыкүзебезнең мөстәкыйл һәм демократик дәуләтебез булмагач, рәсәй колониальимпериясындә мәҗбури ризалашып, коллык хәлендә яшергә дучар ителгән халыкларарасында хаман кала бирәбез. Ни айяныч! Ә без бит милләт буларак, купмиллионлы халык. Кимендә 15-20 мил. Һәр хәлдә, без моны күптән төгәл
ачыкларга тиеш идек. **** **Җир шарында 21 гасыр хәрәкәт итә! Инде куптән Африка, Азия һ.б.континентагы колонияләр, БМО-ң Генеральный Ассамблея тарафыннан,(14.12.1960ел) кабул ителгән декларация нигезендә юк ителде. Артта калгандип исәпләнгән халыклар, үз мәмләкәтләрен күптән инде төзеделәр. Рәсәйаюының кочагыннан котылган илләр-халыклар, мәсәлән Финляндия, Прибалтикаилләре һ.б. сокландыргыч тормыш иҗат итәләр. Ә без, рәсәйнең чираттагыялганына, феодал һәм кыргый капитализм коткысына бирелеп яә “великая россия”төзибез, яә “коммунизм”төзи-төзи хәлдән таеп егылабыз да, әле** **генәдошман булган, шул** **ук капиталистлардан бөтен дөнья буйлап хәерсорашабыз. Хәзер инде әллә нинди “вертикал**ь**”, “единый неделимый”,“суверен демократия” төзибез дип лаф ырабыз. Ә, рәсәй шартларында федерациядигәннәре буш суз, коры куаныч булып кала бирә. Һәм безгә, “Татарстан хоккейуйный” дикган шигарьне инде милли идея итеп тагып** **та куйдыар. Бу турыда,бөек Тукаебыз торган “Болгар” номерлары бинасының хәрәбәләрен каплап тораторган диварга зур хәрефләр белән язып куйганнар. Бөтен Татарстан җиренхоккей майданы итеп сызганнар. Бу хурлык! Җәрәхәткә тоз сибу! Татар халкынмәсхәрә иту! Әлбәттә, халык сузсез калмады! Тик аны ишетергә теләмиләр!**** **Әй, Казан, син кем шәһәре, **Кемгә син мәркәз буген **Ник монда узен таныган **Чын татар бик аз буген.(Г.М) **** ** **Әй, моңлы ил, мин кызганам сине,****Уйлый калсам, җанны били ут.****Имансызлар баскан туган җирне****Коткар, Аллам, бир тормышка сут. (З.З.) ***
* ** ** **Милли тәрәккыят очен бөек максатларга (идеяларга) ия булган инсаннар булуылазымдыр. Бөек максат, аерым бер шәхеснең дә һәм бөтен бер милләт өчен дәбик зур этәргеч көч булып тора. Бу илаһи көчкә каршы торырлык башка көчюктыр. Максатсыз инсан лаеклы тормыш кора алмас. Шулай ук бөек миллимаксатсыз хәрәкәт иту дә, җитлегу дә һәм дә ирекле яшәу рәвеше дә булмас.Максатсыз милләт җансыз гәүдәгә охшаш. Бу фикерне Садри Максуди әйтепкалдырган. Безнең өчен ул васият һәм татар милли хәрәкәтенең бөек максатынбилгеләуче өндәмә! Татар халкының бөек максаты ул бәйсез, мөстәкыйл һәмдемократик дәуләтчелегебезне торгызу! Һәрчак югалтканын эзли, тапмича тынмыйкеше. Инде ул бишенче гасыр милли дәуләтсез өши. **(**Н.С.) **** **Өшемәс өчен хәрәкәт итергә кирәк. Юкка гына халык, хәрәкәттә бәрәкәтдимәгән бит. 20 ел дәверендә татар милли хәрәкәте зур һәм әһәмиятле эшләрбашкарды һәм торле сәбәбләр аркасында, артка чигенуләр һәм башкарылмаганнарыйөрәкне әрнетә:**** **1. Татар милләтен йокысыннан уяту. Аның рухын, милли горурлыгын кутәру һәммиллионлаган татарны берләштеру.**2. Татар халкының мәдәниятен, чын тарихын, мәгърифәтен, туган телен, исламдинен, гореф-гәдәтләрен кире кайтару, үстеру һәм саклап калу.**3. Суверинитет, декларция, кеше хөкуклары, конституция проектларын һ.б.документларны эшләу, тикшеру, референдумга халык ара кузәтучеләрне чакыру һәмсайлауларда катнашу.**4. Табигәтьне саклау, экология, энергетика, экономика мәсъәләләре, атомстанцияләрен төзугә каршылык курсәту, нефть, газ һ.б. чыганакларны ТР халкыфайдасына эшләту. **5.Берләшкән милләтләр оешмасына мөрәҗәгәт иту һәм төрле халык ара
җыелышларда катнашу. Чит илләрдә яшәуче милләттәшләр белән элемтә урнаштыру.**6. Радио-телевидение, милли сәнгать, татар балалар бакчалары, мәктәпләр,гимназиялар, милли университетлар булдыру. Латин графикасы, татартелен-дәуләт теле иту.** 7. Митинглар, демонстрацияләр, пикетлар,- (хәттә АКШ президенты “АкЙорт”янында) һәм хәтер көнен уздыру. Төрле мөрәҗәгәтләр, резолюцияләр кабулиту. Чечня, Балкан, Фәләстин һ.б. сугышларны туктатуны тәләп иту.**** **Әлбәттә, милли хәрәкәт кылган изге гәмәлләр турында бәйнә-бәйнә сөйләргәбулыр иде. Киләчәктә, Алла боерса, тарихчылар бу турыда тәфсилләп язырлар.Тарих һәм киләчәк буын бу эшләргә узенең бәясен бирер. Безнең хаталарныкабатламаслар, эшләнми калган эшләрнең нәтиҗәле давамы, милләтебезнеазатлыкка китерер. Амин!**** **Ни кызганыч! Без милли хәрәкәт һәм ТР рәсми җитәкчелеге, референдум беләнрасланган халык ихтыярын нигез итеп, Татарстанны, чын мәгънәсендә,мөстәкыил-суверендәуләт булуын бөтен дөньяга таныта алмадык. Чөнки, тиешлесеннән азгакилешеп, безгә килешкәннән дә азырагын биргән булып маташтылар.**** **Югалтулар шулкадәр зур,****төшмәс өчен төпләргә,****канат куярга мәҗбур без****мәңге очмас купләргә... (Н.С.)**** **Исегездәдәр, нинди кыенлыклар белән ачылдылар татар мәктәпләре, балаларбакчалары, гимназияләр. Ә хәзер алар нинди хәлдә?! Оптимизация дигән булып,ул уку йортларын шыпырт кына бетерәләр. Төркиядән килгән укытучыларныбернинди сәбәпсез гимназияләрдән кудылар! Курәсез, татар баласына 3-4 телбелу, тәртипле булу һәм югары белем алырга омтылу, кемгәдер артык тоелаахрысы. Мәскәудән әллә нинди артеминколар килеп, “компонент” дигән балтабелән безнең милли тамырларыбызны кисмәкче. Булган һәм яхшы эшли торганмәктәпләрне бетерәләр. Имештер, 100 татар баласының 82 үзен “россиянин”
диеп тоймый икән. Әгәр бу “гәеп” дөрес булса, безгә шатланырга да була.Аллага шөкер, руслашып бетмәгәнбез бит әле! Димәк, ильминскилар,столыпиннар, шварцлар, толстойлар (Д.А.) һәм башка министрлар,“инородецларны” чукындыру, руслаштыру сәясәте “компонент” рәвешендәүзләренең мәкерле эшен давәм итмәкче.**** **Үз илендә, үз җирендә****Сөйләсен үз телендә.****Рухи афәт- болай яшәү****Ата-баба көлендә. (Н.С**.**)**** **Без мәгрифәтле халык һәм безнең укыту, тәрбия системасы булган һәм аныңнигезендә заманчасы булырга тиеш! Мәктәпләрдә, мәдрәсәләрдә милләтебезнеңчын зыялылары укып чыкканнар: Тукайлар, Мәсхудиләр, Исхакыйлар, Амирханнар,Урмачылар. Тирән белем һәм тәрбия алганнар. Садри Максуди Сарбоннауниверситетын бетергән һәм патша Думасында мөселман фракциясы депутатыбуларак дер селкетеп чыгышлар ясаган. Әгәр ризалыгын биргән булса, Төркиянеңпрезиденты да булган булыр иде. Кайда алар, бугенге Садрилар, Фатыхлар?!...Әллә сидорлар, федорлар булып акча капчыгына әйләнеп беттеләрме?! Шулайбулыр да, әгәр безнең белән артеминколар идәрә итә калсалар. Шулай булуыбик мөмкин, әгәр без милли мәктәпләребезне бетереп, рәсәй олигархларының,халыктан урланган байлыгын саклар өчен бик тырышып- тормашыпкадетлар-солдатлар устереп бирсәк. Әгәр авылларыбызны дунгыз фермаларынаәйләндерсәк.**** **Кавказ буе, Балтик, Одер буе****Әфган иле Чичән- чит җирләр... ****Ник без монда?! Кем уены-туе?!****Үз сузебез бармы соң ирләр?!****Нәрсәгә татарга бу җирләр?! ****Бармы соң татарда ирләр?! (А. Г.) ** **Авыллар турында сөйләгәндә без куп вакытта, бик рухланып, ул безнең миллигенофондыбыз дип сөйләргә яратабыз. Әйе, ул шулай! Ләкин, буген татаравыллары эчкечелеккә бирелә бара тугелме?! Әүвәл заманда авыл кешесе шәһәргә
килеп белем алып чын милли интеллегент булырга омтылса, хәзерге яшьләр тизарада манкортлык юлында үз**-**үзен югалта.**** **Җәй көне авылга кайтсаң сары башлы Робертлар, Аидылар, Русланнар, тагынәллә көмнәр, бөтен урамга акыра-бакыра, мескен әби-бабайлар белән русчалыкылтыйлар. **** **Әти-әниле ятимнәр үсә,****Йөзләрендә купме сагыш, моң! ****Урамдагы сукбай сабыйларны ****Кемнәр кочагына алыр соң?! ****Сөялеп чаттагы баганага ****Татар кызы буген тән сата. ****Кайда соң сез милләт ата-аналары? ****Халкың бетеп бара лабаса! **** **Конфуций болай дигән: Әгәр сез, илнең-дәуләтнең ничек идәрә ителүен һәмәхләки хәлен беләсегез килсә, ул илнең музыкасын тыңлагыз. Бу нисбәттән,шундый сорау туа: русиядә һәм көн батыш демократия илләрендә сайлаулар нәрсәбелән аерылып тора? Демократик дәуләтләрдә сайлауларның кагыйдәләре мәглумһәм ачык, ләкин нәтиҗәдә кем сайланасын белеп булмый. Рәсәйдә киресенчә, кемсайланачагы билгеле, ләкин сайлау кагыйдәләре томанлы, хәйләгә, ялгангакорылган. Мәсәлән, сайлау законындан “порог явки”** **һәм ** **“против всех”дигән кагыйдәне алып ташладылар. Бу нәрсә дигән суз?! Бу сайлаучыга ышанмауһәм төкереп карау! Янәсе, сез килсәгез-килмәсәгез дә без барыбер утәбез. Һәмутәләр. Депутатлар булалар, губернаторлар**,** хәтта кайберләре мәңгелекпрезидентлар булмакчылар. Ләкин халык мәнфәгәтләрен кәнәгәтләндерерлекэшләре сизелми һәм куренми. Ни өчен шулай?! Чөнки бу адәми затлар, ялгансайлау технологиялар кулланып, хәйлә корып властька килә һәм гадәтенчәхалыкны алдап, ялганлап идарә итеп маташкан була. Ялганга корылган дәуләтмантый алмый, һәттә аның табигый байлыклары миллиардлар белән исәпләнсә дә.Ә, ирексез һәм җәбер-золымга нигезләнгән империя халкы фәкыйрьлектәинтегә.*
* **Чит-ятлардан курмик, империя ****Үз явызлыгыннан шартлады. ****Чит-читләре шактый җимерелде ****Кем-ничектер, ә мин шатландым. ****Зур кисәге аның исән калды, ****Империя инде барыбер... ****Их, бакыйга китеп бармас брын, ****Азан моңы мәнге янгырасын! (Р.С.) ** **Гаяр татар! Сине майдан көтә,****Тулпар атың көтә далада.****Дан- шөһрәтле дәүләтеңне торгыз!****Хөр- ирекле яшә дөньяда****Татар рухы, татар горурлыгы,****Милли хис илне яуласын.****Ата-баба ил- җирләрен иңләп,****Шатланасы иде тагын бер.(Ф.Г.) **** **Халкыбызның асыл уллары һәм кызлары! Көрәштән туктамагыз. Югыйсә сезнеинкыйраз көтә! Гаяз Исхакый. **** **Азатлык! Азатлык! Азатлык! ** **Р.S. Бу нотык, 27.03.09ел. Казан милли – мәдәни үзәк бинасында, МаратМөлек исемендәге Бетентатар иҗтимагый үзәгенең юбилей корылтаенда, политсовет рәйесе Илдус Садыйк тарафынан сөйләнде. Әммә ләкин, төрле сәбәбләраркасында, шул исәптән хаста булуым сәбәбле, бу язманы интернет чөлтәренәвакытында җибәрә алмадым. Соң булсада уң булсын! Бу язмам “Milli Maksat”сәхифәсендә урын һәм игътибар табыр диеп ышанып калам.**** **Илдус Садыйк**, **Казан**, 08.07.2009.***
Милли Мәҗлеснең
Шәркый Төркестан вакыйгалары буенча

БЕЛДЕРуЕ


Татар халкының Милли Мәҗлесе Шәркый Төркестанда уйгырларга каршы һөҗүмнәрне һәм Өремчедә тыныч халыкны үтерүләрне кискен рәвештә гаепли, моның артында Кытай хөкүмәте торганлыгын кисәтә. Уйгыр илен явызларча басып алган һәм аның төп халкын юк итүне максат итеп куйган Кытай уйгырларга каршы бернинди мәкерле алымнардан да тартынмый. Ярты гасыр буе Шәркый Төркестан җирләрендә Кытайның атом бомбалары сыналды, уйгырлар көчле радиация астында яшәргә һәм күпләп нурланыш авыруыннан үләргә мәҗбүр булдылар. Әмма Кытай хөкүмәтенә бу гына аз булып тоелды, алар тарихи уйгыр җирләренә күпләп кытай милләтен китереп утырта башладылар, нәтиҗәдә, уйгырлар үз илләрендә азчылык булып калдылар.
Шулай ук уйгыр яшьләрен, бигрәк тә үсмер кыз балаларны гаиләләреннән аерып алып, мәҗбүри рәвештә кытайлар яшәгән төбәкләргә хезмәтчелеккә җибәрү дәүләт сәясәтенә әйләнде, нәтиҗәдә бу уйгыр яшьләре кытайлар арасында ассимиляциягә дучар ителде, милләт өчен юкка чыкты. Авырлы уйгыр хатыннарының мәҗбүри рәвештә карыннарындагы балаларын төшертү дә милли һәм дини традицияләрне юк итте, милләтнең табигый үсешен туктатты.
Кытай хөкүмәте уйгыр хатын-кызларын шушы юл белән юк итсә, ир-атларны исә төрле ялган сәбәпләр табып, төрмәләрдә черетте, аттырды һәм астырды, мөселман булган өчен, тарихи дошманы төрки булганы өчен милләт ирләрен юк итү юлына басты. Шушы хәлләргә түзә алмыйча баш күтәрергә мәҗбүр булган уйгыр халкы экстремистлыкта, сепаратчылыкта, ваххабичылыкта гаепләнде, аларга каршы Кытай армиясе, утлы корал файдаланылды, шулай итеп, Кытай хөкүмәте уйгур халкына каршы сугыш игълан итте.
Кытайның уйгырларга каршы алып барган бу мәкерле сәясәтен бары тик геноцид дип кенә бәяләргә мөмкин, һәм дөнья җәмәгатьчелеге аны шулай бәяләргә дә тиеш. Заманында бөек төрки дәүләтләрнең асыл нигезен тәшкил иткән һәм дөнья цивилизациясенә үзеннән зур өлеш керткән уйгыр милләте Кытай агрессиясе астында юкка чыгарга тиеш түгел! Төрки халыкларның үзләрен һәм бөек тарихларын йоту, юк итү хисабына барлыкка килгән Кытай дәүләте алга таба да милләтләрне юкка чыгару сәясәтен туктатырга тиеш! Татар халкының Милли Мәҗлесе уйгыр һәм кытай милләтләренең алга таба бергә яшәвен мөмкин хәл түгел, дип исәпли һәм дөнья җәмәгатьчелегеннән Шәркый Төркестанның /Синҗән автоном округы/ дәүләт бәйсезлеген тануны сорый. Бу үтенеч беренче чиратта төрки дәүләтләргә, мөселман илләренә юнәлдерелгән, чөнки төрки-мөселман булган уйгырлар мәҗүси-коммунист чиннар аягы астында юкка чыгып баралар, аларның бу фаҗигасы өчен тарих алдында без барыбыз да җавап тотачакбыз.
Татар һәм уйгыр халыклары тарихта бергә булдылар, безнең бабаларыбыз бергәләп зур дәүләтләр тоттылар, безнең динебез, телебез уртак, каннарыбыз һәм ханнарыбыз уртак, язмышыбыз да бер төрле булды. Зур югалтулар һәм тарихи фаҗигаләр кичергән татар халкы уйгырларның фаҗигасын үз кайгысы итеп кабул итте, милләтебез бу тугандашларыбызга һәртөрле ярдәмне күрсәтергә әзер. Татар һәм уйгыр халыклары бер көнне үзләрен изеп торган агрессорлардан азат булып, үз бәйсез дәүләтләрендә, үзләре теләгәнчә яши башларлар, иншаллаһ! Без моңа чын күңелдән ышанабыз һәм шуның өчен көрәшәбез.
Фәүзия Бәйрәмова,
Татар халкынын Милли Мэжлес рэисе. 2009 ел, 11 июль.
ГЕНЕРАЛЬНОМУ СЕКРЕТАРЮ ООН,
г-ну Пан Ги Муну, Нью-Йорк, США, ПАСЕ, ШОС
и народам всего Мира.
.

ОБРАЩЕНИЕ.

Господин Генеральный Секретарь ООН, господа депутаты ПАСЕ, господа члены ШОС! Обращаем Ваше внимание на вопиющий факт колониального беспредела, которую творит КНР на территории Уйгурстана, захваченной китайцами в конце 18 века. Коренное население Восточного Туркестана, уйгурский народ, поставлен китайской колониальной администрацией в невыносимые условия, низведен у себя дома до второсортности, в положение хуже, чем у пришлых гастарбайтеров. Китайцы в Восточном Туркестане захватили все командные посты в экономике, торговле, управление, разрушают древний уйгурский город – Кашгар, памятник тюркской цивилизации, а самих уйгуров убивают, как произошло в провинции Гуандун на фабрике по производству игрушек.
Уйгурский народ ведет неравный бой с китайскими колонизаторами на выживание, с тех пор, как стали колонией Китая. Огромный Китай постепенно, как удав «глотает Уйгурстан». В середине 20 века, уйгуры создали свое независимое Правительство (1945-47 гг.), но Сталин, который прикидывался союзников уйгуров, нанес им смертельный удар в спину в 1947 году (сбил самолет с Правительством Уйгурстана, которое направлялась в Москву на переговоры с ним, в районе Иркутска).
Уйгурский народ, потеряв в авиакатастрофе свое Правительство, не сумел организовать отпор наступающим войскам красного Китая. Вот и сегодня, доведенный до отчаяния постоянными убийствами своих близких, уйгуры восстали против колониальной администрации Китая. Борются за освобождение своей Родины, жертвы со стороны уйгур уже исчисляются сотнями. А, китайская пропаганда, народное восстание уйгуров называет вылазкой сепаратистов и террористов. Китайские СМИ сообщают о двух убитых уйгуров в провинции Гуандун, а уйгурский конгресс о 20-убитых. Китайские власти арестовали 13 уйгуров за драку на фабрике игрушек, где они защищались от ханцев, которые пришли бить уйгур в компании 100 человек, и убили 20 уйгуров (по сведениям конгресса уйгур, а китайцы пишут о двух убитых, верить все же нужно конгрессу), а власти арестовывают уйгур. Вот наглядная демонстрация «объективности» китайской администрации, у сильного всегда слабый виноват. А, Мир равнодушно взирает на то, как китайские СМИ врут, а китайская армия расправляется с безоружными уйгурами. Что в мире до сих пор действует волчий закон- сильный поедает слабого? Прямая обязанность ООН и Мирового Сообщества защищать народы от соседних агрессивных государств. Почему колонизированные и зависимые народы не находят защиты у Вас? Почему не работает Декларация ООн от 1961 года, «О деколонизации колониальных и зависимых народов»? Требуем от ООН и лично от Генерального Секретаря ООН г-на Пак-Гимуна, депутатов ПАСЕ, членов ШОС, срочно вмешаться в этот конфликт, и взять под контроль ООН территорию СУАР (Восточного Туркестана) и защитить уйгурский народ от уничтожения китайцами. Лишь за последние годы казнены сотни уйгуров, а за время колонизации Китаем Уйгурстане, сколько было убито, даже приблизительно не поддается подсчету. Еще в 80-х годах 20 века, уйгур было 20 миллионов и там не было ни одного китайца, а теперь они оказались национальным меньшинством у себя дома.
Требуем положить конец китайской колонизации Восточного Туркестана и предоставить уйгурам возможность самоопределиться. А мнение марионеточного руководства СУАР, всецело зависимого от китайской колониальной администрации, не учитывать, поскольку не отражает чаяния уйгурского народа.
Требуем ввести экономические и политические санкции против КНР, ввести эмбарго на китайские товары повсеместно в мире. Нужно обуздать этого желтого дракона сегодня, пока еще не поздно, не дать ему проглотить Восточный Туркестан, а завтра может оказаться уже поздно.
В последствии, следующей жертвой дракона может стать любое соседнее независимое государство, каким и был когда-то Восточный Туркестан.
М. Миначев. Председатель НДП «Ватан».
Аскер Бикбаев, член ЦКС НДП «Ватан»
Дмитрий Узун, Гагузия (Молдова).

Москва, 7.07.2009 г.

Thursday, April 30, 2009

Послесловие к обыску

Послесловие к обыску.

Прошло уже чуть больше 10 дней после злополучного обыска у меня в квартире и, у Бикбаева А., члена ЦКС НДП «Ватан". Нас, конечно, застали в врасплох, непредполагали, что можем оказаться соучастниками Сессии Пленума ММ (Милли Меджлис) в декабре 2008 года, прошедшего в Наб. Челнах, еще незнание УК РФ. И не только, кто мог предполагать, что у свидетелей могут делать обыски в квартирах? Законно ли, обосновано ли проведение обысков в квартирах свидетелей? В том постановление мы фигурируем как свидетели, вот этот вопрос, который пока остается не выясненным.Я все эти дни не имел возможности что-либо написать и пообщаться с вами, вот теперь такая возможность более-менее появилась, спешу поделиться с вами с некоторыми своими соображениям на этот счет. Хочу сразу выразить слова благодарности всем тем, кто выразил сочувствие и поддержал нас в трудную минуту.Ну, в вопросе произведенного обыска у меня дома, уже всем известно, нового ничего у меня нет, компьютер мой и Аскера увезли в Челны, когда возвратят не известно, если вообще возвратят. Есть у меня некоторые соображения по поводу этого обыска. Тут расклад такой, ни я, ни Аскер, не были участниками декабрьской Сессии Милли Меджлиса, стало быть, не несем никакой ответственности за принятые на той Сессии документов. Мы приняли к сведению все то, что было принято Сессией Милли Меджлиса и согласились с аргументами ММ. Считали и считаем, поскольку на такой шаг национальное движение татар в лице ММ, толкнула сама имперская власть, которая с каждым годом сужает наше национальное поле, вытесняет наш язык из образовательной системы, а сами в то же время усиленно пропихивают ОПВ (основы православной веры), совершая насилие над нашими детьми. В таком положении ММ ничего другого не оставалось, как вернуться к Декларации о Независимости Татарстана, принятого Верховным Советом ТАССР 30 августа 1990 года. Да к тому же вспомнили и мартовской референдум 1992 года, где большинство жителей Республики высказались однозначно за выход из состава РСФСР. Раз руководство РТ, что в лице М. Шаймиева, что в лице Гос. Совета РТ не способны защитить татарский народ, его культуру и язык от столичных шовинистов, окопавшихся в Минобрнауки РФ, то кто-то же должен взять заботу о народе? Вот ММ нашел в себе силы и встал на защиту национальных интересов татар. За это власти РФ провели обыски у членов ММ в городах РТ и даже добрались до Москвы, хотя к ММ и не имеем отношения, но, будучи татарами, все равно и мы пострадали. Власти решили всех татар по-шерстить, облаву устроить, как немецкие фашисты устраивали по всей Европы на евреев, так власти РФ – на татар. Конечно, такой шаг со стороны властей РФ – ошибочен, я написал жалобу на имя Генерального Прокурора РФ, г-ну Чайке Ю.Я., надеюсь, Генеральный Прокурор укажет на незаконные действия следователей Набережных Челнов и сотрудников МВД РФ, что им тоже нужно придерживаться букву закона. А так получается, гражданин РФ совершенно не защищен от произвола спецслужб и сотрудников МВД.Среди изъятых бумаг, был и проект медали “Зур дуңгыз”, которую мы в начале хотели учредить, а потом передумали и забыли этот проект. Бумажный вариант, в единственном экземпляре сохранилось, вот эту бумажку тоже изъяли, возможно, сочли это угрозой для себя. Хотя проект не имеет завершенную форму, там есть только описательная часть и рисунок свиньи. Учреди НДП «Ватан» такую медаль, мог бы подняться большой скандал, поскольку расколола бы нацию на две части. Естественно, на такой риск мы не пошли, а может, нужно было начинать из исторических личностей? Таковых у нас наберется не мало. Только вот, с какого времени начинать отсчет? С Булан каган, который принял иудаизм в 740 году и тем самым положил начало распаду Хазарского каганата, раннесредневекового тюркского государств, чьими наследниками мы являемся. Или, с хана Токты, который разгромил в 1310 году темника Ногая и уничтожил самый западный улус Золотой Орды, куда входили помимо Крыма, Буджакская степь, побережья Дуная, территории современной Румынии и Молдовы? После население этого улуса откочевало за Урал, стали известны под именем – ногаи.Или, с Тамерлана разгромившего наше государство? Или с Менгли Гирей хана, крымского, который раздавил Большую Орду, после и сами поплатились? Или начинать с предателей Казанского ханства, Булат мурзы и Камай мурзы, Шахали хана?Одним словом, оказывается претендентов на этот медаль и среди исторических личностей не мало. Возможно, нам бы помогло очиститься от вековой скверны налипшей на нас за годы несвободы. Возможно, но мы отказались от этой затеи и решили не учреждать оставить как есть.
М. Миначев, председатель НДП «Ватан».28.04.2009 г.

Tuesday, March 31, 2009

Милли Мәҗлес турында резолюция

Милли Мәҗлес турында резолюция

Соңгы вакытта Россия Федерациясе тарафыннан илдә яшәүче урыс булмаган халыкларның хокукларын кысу, аларны милли һәм дини төсмерләр буенча эзәрлекләү көннән-көн көчәя бара. Мәгариф турындагы законнан милли төбәк компонентнын алып ташлау, Россиянең күпчелек мәктәпләрендә мөселман балаларына да мәҗбүри рәвештә христиан дине нигезләрен укыта башлау, мөселманнарны гаепсезгә төрмәләргә утырту шул хакта сөйли. Инде алда милли республикаларны бетерү, Россиядә бер милләт, бер динне генә өстен итеп калдыру турында сүзләр бара, бу хакта доктриналар төзелә, закон проектлары эшләнә. Кызганычка каршы, татар халкына, ислам диненә бу проектларда, бу доктриналарда урын каралмаган, сүз бары тик Россиядә урыс милләтенең һәм христиан диненең өстенлеге һәм хакимияте турында гына бара, калган барлык милләтләрне дә исә урыслашу һәм христианлашу көтә.
Милләтебез алдына килеп баскан шушы гаять зур куркынычны күреп һәм халкыбыз язмышы өчен җаваплылык тоеп, татар халкының Милли Мәҗлесе 2008 елның 20 декабрь көнне үзенең киңәйтелгән утырышында дөнья халыкларына һәм парламентларына Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларациясен тануны сорап, мөрәҗәгать кабул итте. 2008 елның февралендә Косованың дәүләт бәйсезлеген таныган дөнья җәмәгатьчелеге, шул ук елның сентябрендә Көньяк Осетиянең һәм Абхазиянең бәйсезлеген таныган Россия Федерациясе 1990 елның 30 августында ук дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул иткән, 1992 елның 21 мартында уздырылган референдумда күпчелек тавыш белән мөстәкыйльлекне яклаган Татарстан Республикасының да бәйсезлеген танырга, аңа үзе теләгәнчә яшәргә ирек бирергә тиешләр иде.
Әмма Россия Федерациясенең бу мәсьәләгә карашы, һәрвакыттагыча, җәза алымнарына һәм бастыруга кайтып калды. Шушы мөрәҗәгатьне кабул иткән өчен, аның интернетта таралуын сәбәп итеп, 2008 елның 26 декабрендә Милли Мәҗлес җитәкчелегенә һәм татар милли хәрәкәте активистларына каршы җинаять эше кузгатылыды, алар РФ законының 282нче статьясы, 1нче кисәге буенча “милләтара дошманлык, күралмаучылык тудыруда” шик астына алындылар. 2009 елның 4 гыйнварендә - Чаллы шәһәрендә, 10 февраль көнне Казан шәһәрендә Милли Мәҗлес җитәкчелеге һәм татар милли хәрәкәт активистлары яшәгән квартираларда һәм эш урыннарыда ФСБ хезмәткәрләре тарафыннан тентүләр уздырылды, компьютерлар һәм шәхси архивлар тартып алынды, сорау алулар үткәрелде. Бүгенге көнгә кадәр бу җинаять эше туктатылмаган, Милли Мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмованың һәм аның кызы Зөлфия Кадыйрның ФСБ алып чыгып киткән компьютерлары, шәхси архивлары кире кайтарылып бирелмәгән.
Без Татарстан һәм Россия хокук саклау органнарының Милли Мәҗлескә каршы оештырылган бу җәза акцияләрен халыкара хокук нормаларын һәм РФның үз законнарын да тупас рәвештә бозу, дип бәялибез. Милли Мәҗлес – 2004 елның 26 маеныда законлы рәвештә Татарстанда теркәлү үткән иҗтимагый оешма, РФның иҗтимагый оешмалар турындагы законның 27нче статьясы буенча, ул “җыелышлар уздыра ала, үзенең эшчәнлеге турында тоткарлыксыз рәвештә мәгълүмат тарата ала, иҗтимагый тормыштагы төрле мәсьәләләр буенча инициативалар белән чыга ала” һәм башкалар. Милли Мәҗлес закон күрсәткән шушы хокуклардан файдаланды һәм нәтиҗәсе үзенә каршы җинаять эше белән тәмамланды. Югыйсә, шушы ук закон буенча, дәүләт органнарының иҗтимагый оешмаларның эшчәнлегенә тыкшынулары тыела, 17нче статьяда бу хакта: “Вмешательство органов государственной власти и их должностных лиц в деятельность общественных объединений, равно как и вмешательство общественных объединений в деятельность органов государственной власти и их должностных лиц, не допускается”, диелгән. Ягъни, законлы рәвештә теркәлгән Милли Мәҗлес, “Иҗтимагый оешмалар турында” закон нигезендә, үзенең җыелышларында теләсә нинди документ кабул итә һәм аларны теләгән урында тарата ала, ә дәүләт органнарының аның эчке эшләренә тыкшынулары, Милли Мәҗлес җитәкчелегенә каршы җинаять эше кузгатулары, тентү һәм архивларны тартып алулар, сорау алу-допрослары үзе үк законга каршы булып тора.
Шушыларга нигезләп, без Милли Мәҗлескә һәм татар милли хәрәкәте активистларына каршы кузгатылган җинаять эшен сәяси яктан эзәрлекләү, дип бәялибез һәм бу эшне кичекмәстән туктатуны таләп итәбез. Киресенчә, татар милли хәрәкәтенә каршы җинаять эше кузгаткан, тентү һәм допрослар уздырган бу оешмалар үзләре җаваплылыкка тартылырга тиешләр. Чөнки Милли Мәҗлес – ул татар халкының милли ихтыяҗлары, хокуклары өчен көрәшә торган иҗтимагый оешма, милләтебезгә авырлык килгәндә ул дәшми кала алмый. Татар халкының дәүләт бәйсезлеге турында идеяләр 1918 елда большевиклар тарафыннан таратылган Милли Мәҗлес җыелышларында, 1992 елның февралендә яңадан торгызылган Милли Мәҗлес корылтаенда, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының 1992 елның 16 июнендә уздырылган беренче корылтаенда да әйтелделәр һәм шушы эчтәлекле мөрәҗәгатьләр, документлар кабул ителде. Шулай ук Татар иҗтимагый үзәгенең, “Иттифак” татар милли бәйсезлек партиясенең һәм “Азатлык” татар яшьләре берлегенең күп корылтайларында һәм җыеннарында Татарстанның дәүләт бәйсезлеген яклап, мөрәҗагатьләр кабул ителде.
Без, татар милли азатлык хәрәкәте вәкилләре, үз фикеребездә калабыз – Татарстан республикасы бәйсез дәүләт булырга тиеш, һәм татар халкы азатлыкта яшәргә хаклы!
Резолюция Татар иҗтимагый үзәгенең корылтаенда кабул ителде.
Казан, 2009 ел, 28 март.

Мөселман-татарлар турында резолюция

Мөселман-татарлар турында резолюция

Россиядә хакимияткә Путин килгәннән соң, Татарстанда һәм башка төбәкләрдә мөселманнарга каршы ачыктан-ачык дошмани сәясәт башланды. 1999 елның ахырында, газ торбасын шартлаттылар, дигән нахак бәла тагып, Кукмара районыннан 12 мөселман-татарны ун-унбиш елга төрмәгә утырттылар. 2004 елның ахырында иллеләп мөселман-татарны, Казанның мең еллыгын шартлатырга җыеналар, дип кулга алдылар һәм утызга якын кешене дистә елларга ирекләреннән мәхрүм иттеләр. Шул елларда Чаллыдан берничә мөселман-татарны, Бөгелмәдә газ торбасын шартлаттылар, дип, 25 елга төрмәгә утырттылар. Хәзер исә Казан шәһәрендә 12 мөселман-татарны, “Хисбу-тахрир”да гаепләп, Татарстанда хәлифәт төзәргә җыенганнар, дип, хөкем итеп яталар, аларны да дистә еллар төрмә тормышы көтә. Күрәсез, сонгы ун ел эчендә Татарстанда йөзгә якын мөселман ир-аты, нахак гаеп белән, ирекләреннән мәхрүм ителгән, алар барысы да безнең милләттәшләребез, дин кардәшләребез, иң актив мөселманнар иде бит!
Аларга тагылган бу гаепләүләр берсеннән-берсе абсурд, кеше ышанмаслык булса да, гарант булырга тиешле Татарстан җитәкчелеге, мөселман кардәшләрне беренче булып якларга тиешле Диния нәзарәте дәшми, җәмәгатьчелек тә бу бичараларның язмышына битраф. Ул гына да түгел, Татарстан Диния нәзарәте, ФСБ белән бергәләп, органнар үзләре үк уйлап чыгарган “Хисбу-тахрир”га каршы эшләргә карар бирде, шулай итеп, хөкем каршына баскан 12 мөселманны төрмәгә утыртырга хокук саклау органнарының кулларын чиште. Бу мөселман-татарларның гаиләләре, яшь балалары, карт ата-аналары бар бит! Инде боларны да, 37нче еллардагы кебек, Себер төрмәләре көтәмени?!
Татар милли азатлык хәрәкәте Татарстанда һәм Россиянең башка төбәкләрендә мөселман-татарларга каршы башланып киткән бу геноцид сәясәтен кискен рәвештә гаепли һәм аларның эшләрен яңадан карауны, аларны төрмәләрдән азат итүне таләп итә! Россиянең җәза органнары махсус рәвештә татар милләтенең иң актив, тәртипле, иманлы катламын юк итәргә алынды, бу хакта дөнья җәмәгатьчелегенә дә белдерер вакыт җитте! Россиянең террорга каршы дип башлаган мәкерле эшләре татарга каршы булып чыкты, бу хакта милләт тә белеп торырга тиеш! Мөселман-татарларны күрәләтә нахак гаеп белән төрмәләргә ыргытканда аларны якламаган Татарстан җитәкчелеге һәм Диния нәзарәте, дин башлыклары Аллаһ алдында, тарих каршында җавап тотачак әле, шуны онытмасыннар иде!
“Хисбу-тахрир” дип гаепләнеп хөкем каршына баскан 12 мөселманны азат итүне таләп итәбез!
Алар кичекмәстән гаиләләренә, ата-аналары, балалары янына кайтырга тиешләр.
Татар иҗтимагый үзәгенең корылтаенда кабул ителде.
2009 ел, 28 март. Казан.