Saturday, September 6, 2008

Тел - гасырлар авазы

 Тел - гасырлар авазы

Бер тиенлек куян, ун тиенлек зыян

Төрле тарихи сәбәпләр аркасында ифрат дәрәҗәдә зәгыйфьләнгән бүгенге татар теле милли үсеш таләпләренә җавап бирми. Әлегә аның әдәби-сәнгати асылы берникадәр сакланган булса да, рухи-илаһи, милли-мәдәни, җәмгыяви-иҗтимагый, фәнни-гамәли, техник-технологик асылы тәмам диярлек җуелган яки бөтенләй калыпланмаган. Мондый телдә дөнья цивилизациясе югарылыгына чыгып булмый. Татар теленең рухи-этник асылын кайтару, аны заман югарылыгына күтәрү өчен, беренче чиратта, аңа тулы лингвистик анализ һәм синтез ясарга кирәк. Татар теленең терминологик нигезендә төрки, гарәп, фарсы, урыс, латин компонентлары ята. Алар телебезгә төрле кыйммәти төсмерләр бирә. Мәсәлән, төрки компонент безнең этник нигезебезне, гарәп компоненты илаһи асылыбызны тәшкил итсә, фарсы компоненты мәдәни байлыгыбызга, урыс компоненты фикер йөртешебезгә, латин компоненты матдәви яшәешебезгә йогынты ясый. Әмма татар теленә кергән барлык тел компонентлары да төрки нигездә калыпланырга тиеш иде. Кызганыч ки, без һәр яңарышны чит асылда кабул иттек һәм телебезнең күп кенә кануный киртә-кураларын җимердек. 
Бүген татар теле буенча зур-зур галимнәр (академиклар, профессорлар, докторлар) эшли. Әмма телебезнең илаһи, этник асылын торгызу урынына, алар аннан урыс теленең төрки шивәсен ясыйлар. Татар язу имласын да шуңа көйлиләр. Моның өчен Мәскәүдән, мәскәүчел хакимиятьтән исем-дәрәҗәләр алалар, социаль өстенлекләргә ирешәләр.
Мәгълум булганча, түрек-туран цивилизациясе руни имласы нигезендә калыплана. Гарәп имласы аны ислам цивилизациясенә чыгара. Кирил имласы исә татарны славян-насара, төгәлрәк итеп әйткәндә, урыс-православие мәйданына кертә. Латин имласы, мәгърип (көнбатыш) цивилизациясе җимеше буларак, аны яһүди-насара дөньясына этәрә. 
Күргәнебезчә, имла ул язу системасы гына түгел, ә рухи-этник, милли-мәдәни яшәешнең аерым бер чагылышы. Шуңа күрә милли үсеш өчен имла мәсьәләсе ифрат зур әһәмияткә ия. Без, төрки-мөселман татарлары, табигый рәвештә, татар теле канунчылыгына яраклаштырылган гарәп имласына кайту ягында. Аның нигезендә татар теле дә төрки-мөселман татарлары теленә әвереләчәк. Әмма уй-фикерләре, гамәл-шөгыльләре башта урыс һәм аннан урыс-яһүди кыйммәтләр системасында калыпланган бүгенге татар зыялыларының абсолют күпчелеге латин имласына күчү ягында. Димәк, алар “артта калган” төрки-ислам цивилизациясеннән бигрәк, “алга киткән” яһүди-насара цивилизациясен өстенрәк күрәләр. Боларның исламга карашлары да шушы калыплардан чыкмый. Динне, милләтне алар рухи-этник яшәешнең нигезе итеп түгел, ә матдәви-социаль яшәешнең мәдәни төсмере буларак кына кабул итәләр. Хәзер инде боларны үзгәртеп булмый. Шуңа күрә алар белән каршылыкка керергә дә җыенмыйбыз. Нигездә балаларына, оныкларына, гомумән алганда, киләчәк буынга исәп тотабыз. Имла мәсьәләсен дә зур саклык белән чишәргә тырышабыз.
Урыс, яһүди, насара төшенчәләре турында сүз барганда, без шуны искәртергә тиешбез. Монда сүз этник урыслар яки яһүдләр, илаһи насаралар (Иса пәйгамбәр өммәтләре) яки яһүдиләр (Муса пәйгамбәр өммәтләре) турында түгел, ә әлеге рухи-этник кыйммәтләрне бозып, шулар белән ришвәт кылып яшәүче мәскәүчел урыслар (москальләр, яки мыскыллар) һәм дәһриләшкән, дөньявилашкан мәгърипкә (көнбатышка) йөз тоткан җыһудлар (жидлар) турында бара. Этник урыс яки яһүд, илаһи насара яки яһүди белән бутамас өчен, алга таба без боларны мыскыллар һәм җыһудлар дип атарбыз. Бу мантыйк, әлбәттә, төрки-ислам кыйммәтләре белән ришвәт кылып яшәгән «татурыс» һәм «татжид»ларга да кагыла. Мондый «татарлар» мыскыл-җыһуд милләтенең бер шивәсен тәшкил итәләр һәм татар-мөселман милләтенә кермиләр. Аларның яшәү рәвеше, теле, имласы да мыскыл-җыһуд шивәсе.
Әлбәттә, мөселман татарлары да мәгърип дөньясының техник-технологик казанышларыннан, матди-мәдәни кыйммәтләреннән баш тартырга җыенмый, ә киресенчә, аларны үзенең илаһи һәм милли яшәү рәвешен торгызу һәм баету өчен кулланырга тырыша. Бу, әлбәттә, шушы процесста әһәмиятле роль уйнаган тел һәм имла мәсьәлеләренә дә кагыла.  
Шуңа күрә тарихи эзлеклелекне саклаган хәлдә, кыйммәтләр күчешен тәэмин итү максатыннан, без бер-берсенә ярашлы итеп татарның гарәп, кирил, латин имлаларының кәмпитер нөсхәләрен эшләдек. Ягъни, бер имладан икенчегә күчүне милли проблемадан техник проблемага әйләндердек. Бу проблеманы чишү күп мәртәбә җиңелрәк. Димәк, без күп чыгымнар түгеп мыскыл-җыһуд юнәлешендә гарипләндерелгән телебезне аз чыгымнар белән илаһи төрки-ислам юнәлешендә савыктыруга шартлар тудырдык. Милли яшәешебезне дә шушы нигездә торгызырга ниятлибез. Илаһи насара, тәңрелек кыйммәтләр системасы йогынтысында формалашкан татарлар исә бу мәсьәләләрне төрки-татар кыйммәтләр системасы нигезендә чишә алалар. Бу юнәлештә без аларга теләктәшлек һәм ярдәм күрсәтә алабыз. Тик шуны искәртәбез: кирил имласы да, латин имласы да татар милләтенең рухи-илаһи, милли-мәдәни асылына җавап бирми һәм аның үсеш перспективасын тәэмин итми.
Кирилл имласы мыскыл татарлары имласы булган кебек, латин имласы – мәгърип кыйммәтләренә йөз тоткан җыһуд татарлары имласы. Чын мөселман кешесе аны үз теләге белән кабул итә алмый. Кирил имласыннан латин имласына күчүне илаһи нигезгә кайту мөмкинлеген бөтенләйгә юкка чыгару алымы дип карый. Сүз, әлбәттә, кирил имласын яклау турында түгел, ә гарәп имласына кайтуның соңгы күперләрен яндыру турында бара. 
Татарның гарәп имласына каршы һөҗүме егерменче еллар уртасында башлана. Ул матбугат чаралары аркылы төрлечә мәсхәрә ителә. Татар большевиклары бу юнәлештә зур активлык күрсәтә. Нәтиҗәдә, татар милләтен коллык чорында да үлемнән саклап калган гарәп имласы халыкның мең еллык рухи-мәдәни мирасы белән берлектә себереп түгелә. Урысның кирилына күчүдә артык каршылыклар булмасын өчен, вакытлыча татарга латин тагыла. Әлбәттә инде, бу имлада татарның бер генә милли җәүһәре дә тумый. Бу чор мөселман татарларын тулысынча исламнан, меңеллык рухи хәзинәсеннән аерырга кирәк була. Ул хәзинәнең күпчелеге юк ителә, калган өлеше мәгәрәләргә төшереп бикләнә. Ягъни, 1552 ел афәте яңадан кабатлана. Ул вакытта да дөнья мәдәниятенең меңләгән томнарын саклаган Колшәриф мәдрәсәсе (университеты) китапханәсе Мәскәү илбасарлары тарафыннан вәхшиләрчә яндырыла. Илнең барлык китапханәләре дә шушы язмышка дучар ителә. Шулай да мөһдиш Иван нинди генә залим булмасын, халыкны илаһи имласыннан аерырга җөръәт итми. Чөнки кирил имласы ул вакытта бернигә ярамый. Гарәп имласы, татар теле әле ике гасыр буена Рәсәйнең рәсми имласы, рәсми теле булып кала бирә. Бу имланы Мәскәү түгел, явыз Иваннан да явызрак татар большевиклары, “кызыл профессура” бетерә.
Татарның дине, мәдәнияте белән эшне бетергәч, “алдынгы” урыс мәдәниятенә күчү максаты белән безгә кирил имласы тагыла. “Кирил чоры”нда әллә ни рухи җәүһәрләребез тумаса да, берникадәр дәрәҗәдә милли мәдәниятебез үсә. Ул бигрәк тә үзгәртеп кору чорында активлаша. Шуңа күрә татарны җыһудка ошап бетмәгән кирилдан арындырып, латинга кайтарырга кирәк була. Әйдә, барысын да яңабаштан, нульдән башласыннар. Чөнки латинда бернәрсәләре дә юк. Әлбәттә инде бу эш “милләтпәрвәр” татар зыялыларына тапшырыла. Алар бу эштә большевиклардан да ныграк үҗәтлек күрсәтәләр. Әмма бу очракта гарәптән түгел, урыстан “аерылу” өчен. Гарәп имласына кайту турында сүз, әлбәттә, була да алмый. Чөнки бу артталык билгесе. Шулай итеп татар “надан гарәптән”, “баскын урыстан” аерылып, Мәскәүне узып, артын ялтыратып алдынгы җыһуди-нәсара цивилизациясенә күчә. Кәмитнең сценарие шулай яхшы итеп эшләнгән ки, татарга латин имласын “каһарманнарча” көрәшеп алырга кирәк була. Кемгә каршы? Әлбәттә, шовинистик Мәскүгә. Мәскәү дә үртәлгән була, янәсе Рәсәй кануннарын бозасыз, Төркиягә иярәсез, пантүрекчелекне куасыз, Русияне таратасыз һ.б. Ә татар, гадәтәнчә, “тиле дигән саен, тигәнә буе сикерә”. Үчекләгән саен үҗәтләнә бара. Элмәкне тарткан саен сулышы кысыла. Үлсә үлә, әмма «латин», ди. Ул гына җитми, берсе “яңалифкә”, берсе “төреккә” тарта. Дин, милләт, дәүләт, тел, мәгариф, мәдәният, төшенчәләре онытыла. Барлык проблемалар кысыр латинга кайтып кала.
Әлбәттә инде, болай булганда үз шәүләсеннән үзе курыккан, биргән ирекне дә ала алмаган динсез татар гарәпкә дә кайтмас, кирилда да калмас, латинга да чыкмас. Анда-монда сугылып, җыһуди-нәсара дөньясында эреп бетәчәк. Урысның “бөеклегендә”, татарның “мөстәкыйльлегендә” ясалган кәмит шуның өчен кирәк тә инде. 
Латинчылар үзләренең «цивилизаторлык» эшләрен Төркиягә сылтап башкарырга тырышалар. Янәсе, әнә бит, Төркия үзенең мөстәкыйльлеген дә, телен дә, динен дә югалтмаган. Җитмәсә, бүген тизләнешле үсеш халәтен кичерә. Латинга күчсәк без Төркиядән дә алга чыгачакбыз. Чөнки татар төректән акыллырак!
Бу “дәләлләр” Төркиянең тарихын, аның бүгенге халәтен белмәүчеләргә исәпләнгән. Ә хакыйкәть бөтенләй башка. Эш шунда ки, Төркия XIX гасыр ахырына кадәр мәмләкәт (империя) була. Аның куәтен мөселман Халифәте тәшкил итә. Җыһудлашкан яһүди-нәсара дәүләтләренә, әлбәттә, бу ошамый. Шул исәптән Рәсәйгә дә. Шуңа күрә болар аны «Бердәмлек һәм тәрәккыят» («Единение и прогресс»), «Яшь төрекләр» («Младотурки») кебек төрле җыһуди фиркәләр ярдәмендә әкренләп эчтән какшаталар һәм, ниһаять, бергәләшеп җимерәләр. Хәтта төрек милли дәүләте бетү куркынычы туа. Бердәнбер котылу юлы – Халифәттән, исламнан һәм гарәп имласыннан баш тарту. Моңа “кәмалчылар” әзер була. Димәк төрек дәүләте исламнан ваз кичү бәрабәренә “сакланып” кала. Әлбәттә, ният төгәл исәпләнгән. Динсез дәүләт җыһуди-нәсара дөньясына ябышмаса, әкренләп таркалып бетәчәк. Шулай итеп Төркия җыһуди-нәсара дөньясына, шул исәптән НАТОга кереп, аның үги баласына әйләнә. Тыңласа ашаталар, тыңламаса, почмакка бастыралар. Үсәргә дә бирмиләр, үләрлек тә итмиләр. Бүген дә эле елап-сыкрап Аурупа Шурасы ишекләрен кага. Күпме генә ялварса да, бусагадан да җибәрмиләр. Инде яңа гына «социализмнан» арынган, СССРдан аерылып чыккан яшь дәүләтләрне, хәтта Кипрның юнан өлешен дә алдылар. Ә турылыклы аркадашларын һаман да тәлинкә янында тоталар, төрек-мөселманлыгын гаеп итеп, төрле «демократик» шартлар куялар. Кипрның төрек өлеше турында әйтесе дә юк. Шуңа күрә дә, Аурупага ярар өчен ул төрек милләтчелегенә, хак исламга каршы көрәшә. 
Әлбәттә, төрек милләтпәрвәрләре моның белән килешәсе килми. Халыкның да илаһи рухы һәм милли аңы әле көчле була. Төрек җәмгыятендә исламчылар, милләтчеләр һәм “кәмалчылар” барлыкка килә. Алар арасында кискен көрәш башлана. Җыһуди-нәсара дөньясына таянып эш иткән “кәмалчылар” үз көндәшләрен җиңәләр. Аларның җитәкчеләрен җәзалыйлар, төрмәләргә ябалар, тарафдарларын эзәрлеклиләр. Нәкъ Рәсәйдәге большевизм мисалында. Исламчыларның җитәкчесе Сәед Нурсины утыз елдан артык зинданнарда, сөргеннәрдә интектерәләр. Милләтчеләр башы Төркәшне да шулай итәләр. Боларны һәм аларның тарафдарларын туксанынчы елларның башында гына аклыйлар. Әмма җитмешенче елларда хәл исламчылар һәм милләтчеләр файдасына үзгәрә. Сәед Нурси тәгълимате бөтен Төркия буенча тарала башлый. Аңа “Бәдиуззаман”, ягъни, “гасыр кешесе” исеме бирелә. Сәед Нурси хезмәтләре 12 томлык көллиягә берләштерелеп, бөтен Төркиягә генә түгел, дөньякүләм тарала башлый. Бу көллиянең эчтәлеген заман фәне югарылыгында тәфсир ителгән Коръән гыйлеме тәшкил итә. Коръән өлеше гарәп имласы белән гарәп телендә, тәфсир өлеше латин имласында госманлы, яки төрек-ислам телендә бирелә. Сәед Нурси үзе гарәп имласында язган. Әмма латин имласын кабул итмәсә дә, Коръән тәфсирен латин имласына күчерергә пизалык бирә. Чөнки бу вакытта гарәп имласы онытылып, латин имласы гадәткә кергән була. Сәид Нурси киләчәктә төрек халкының хак исламга һәм гарәп имласына кайтуына өмет итә. Әмма, инде әйтеп үткәнчә, бу юнәлешләр аз гына көчәеп китә башласа, Төркиягә карата янаулар, куркытулар, кисәтүләр, тыюлар, чикләүләр башлана.
Төркиянең берникадәр үсеш кичерүе дә аның мәгърип дөньясына таянуы белән түгел, ә үзенең илаһи һәм милли асылына кайта башлавы белән бәйләнгән. Мәгърип дөньясы моны тоткарлап кына тора. Үз савытыннан ашарга бирмичә, кашыктан ашатырга тырыша.
Димәк, төрек халкы латин имласын үз теләге белән кабул итмәгән, ул аңа мәгърип дөньясы тарафыннан көчләп тагыла. Исламнан да, илаһи төрек теленнән дә ул шул рәвешле читләштерелә. Бу Төркия өчен татарга карата булган мөһдиш Иван явызлыгы иде.
Ә татарда исә хәл бөтенләй киресенчә. Мәгърип дөньясы вазыйфаларын татарда мыскыллашкан татар галимнәре, татар зыялылары, татар милләтпәрвәрләре, ягъни татар кәмалчылары башкара. «Бердәмлек һәм тәрәккыят» фиркасен, башка мәскәүчел фиркәләрне шулар төзи. Динне дәүләттән, мәктәпне Алладан шулар аера, телнең дә илаһи асылын шулар бетерә, гарәп имласын да шулар мәсхәрәли, латинга күчүне дә шулар ашыктыра.
«Тәрәккый үсеш» шигарләре астында безнең “алдынгы карашлы” галимнәребез, зыялыларыбыз Сорбонна, Оксфорд артыннан куылып, милли университетны, милли мәгарифне бетерделәр, инде латин артыннан куылып, мәдәниятебезне, телебезне бетерәләр. Бу батыйл гамәлләр миллипәрвәрлек битлеге астында эшләнә. Никадәр аяныч!
Берничә сүз рун имласы хакында. Бүгенге тәңречеләр татар язуын борынгы түрек имласы - рунга күчерү ягында. Бер яктан караганда бу дөрес тә шикелле. Чөнки ул безнең үз имлабыз. Әнә әрмән, грузин үз имлаларын саклап калган бит. Әмма бүгенге көндә рун имласына йөз тоту күпкә хәтәрерәк. Чөнки бу очракта без тәмам бетәбез. Эш шунда ки, безнең борынгы түрек-туран цивилизациясеннән бернинди дә диярлек рухи мирасыбыз калмаган. Рун язуында, бигрәк тә (бер-ике таштагы язудан башка). Латин имласы татарны тыштан җимерү өчен файдаланылса, рун имласы аны эчтән таркату өчен кирәк. Шулай да тарихи-мәдәни максатларда рун имласын торгызуны без хуплыйбыз. Латин һәм кирил имласыннан да баш тартмыйбыз. Беренчесен техник чара буларак кулланабыз, икенчесен мәгълумат чыганагы итеп файдаланабыз. Әмма бүгенге көндә рун имласын мәҗүси тәңречеләр, латин имласын татжидлар, кирил имласын татурыслар безнең ислам белән укмашкан илаһи асылыбызны юк итү максатында файдалана. Әлбәттә, без моңа юл куя алмыйбыз. 
Әрмәннәр, грузиннар, кытайлар, япуннар милли имлаларын сылтау итеп мәҗүсилек чорына кайтмыйлар. Киресенчә, имлаларын, телләрен илаһи кыйммәтләр белән баеталар.
Аннан, шуны да әйтергә кирәк. Тәңрече мөшрикләр (мәҗүсиләр) ислам һәм насара диннәрен гарәп-яһүди дине дип атасалар да, алар ярты дөньяның яшәү рәвешенә әйләнгән. Дөрес бүген алар да мәҗүсиләшә. Әмма тәңречелек күптән инде шушы хәлгә төшкән. Шуңа күрә дә төрки халыклар һаман да тотрыклы милләт-дәүләт булып оешып китә алмыйлар. 
Димәк безгә мәҗүсилеккә түгел, ислам дине аша илаһи халәтебезгә кайтырга кирәк. 
Илаһи имлабызны, аның нигезендә илаһи телебезне торгызу шуның өчен кирәк тә. 
Өстәп шуны да әйтик, Мәгърип цивилизациясенең мәгълумат чыганагы булган инглиз теле, белгечләр әйтүенчә, 30% ка латин имласында канунлаштырылган Библия сүзләреннән тора. Ә без исә, мәгърипчелеккә ияреп, Коръән аркылы канунлаштырылган гарәп сүзләреннән һәм гарәп имласыннан баш тарттык һәм телебезнең рухи-илаһи асылын югалттык. Шуңа төрле күчеш чорында төрки нигезебезнең какшавын да кушсак, татар теленең рухи-этник асылының никадәр зәгыйфь булуын аермачык күрербез. Әлбәттә, мондый җансыз-кансыз тел нигезендә татар милли мәгарифе дә, милли җәмгыять тә, милли дәүләт тә туа алмый. Шуңа күрә Татарстанда икетеллелек игълан итүгә 10 елдан артык вакыт үтсә дә, бер генә урыс телле кешенең татарча сөйләп китә алганы юк. Аның каравы, бернинди игълансыз-карарсыз инглиз телен өйрәнү массакүләм төс алды. Мең кыенлык белән ачылган мәктәп-гимназияләребездә дә гарәп-фарсы теле түгел, инглиз-алман теле өстенлек итә. Ә бит гарәп, фарсы, төрек телләре татар теленең рухи-этник асылын тәшкил итә. Әгәр бу хатабызны якын арада төзәтмәсәк, тиздән Татарстанда татар-урыс икетеллелеге түгел, урыс-инглиз икетеллеге хөкем сөрәчәк. Бу безнең төрки-ислам дөньясыннан баш тартып, мыскыл-җыһуд дөньясына йөз тотубызның “күркәм” нәтиҗәсе булачак. Милләтне динсез «татурыс», «татжид» китергән афәттән илаһи мөселман татарлары гына коткарып калырга сәләтле. 

Бөтендөнья мәгълүмат кырына ничек чыгарга

Бүгенге көндә латин имласына күчүгә төп дәлил булып бөтендөнья мәгълумат кырына чыгу ихтыяҗы тора. Бу беренче карашка дөрес тә шикелле. Чөнки дөньякүләм мәгълумат системасы латин имласында калыпланган. Ә инде бу мәгълумат кырына чыкмыйча татарның тәрәккый үсешенә өмет баглап булмый. Мәсьәләнең бу ягы белән килешеп була.
Әмма милләтнең тәрәккый үсешен техник-технологияләргә генә кайтарып калдырсак бик зур хата ясаган булыр идек. Максатны чара белән бутарга ярамый.
Без, мөселман татарлары, мыскыл-җыһуд татарларыннан аермалы буларк, латин имласына тәрәккый максат итеп түгел, тәрәккый чара итеп карыйбыз һәм шул күзлектән караганда бу имладан баш тартырга җыенмыйбыз. Әмма бу чараны куллану максатка зарар китермәскә тиеш. Бу, беренче чиратта, нинди латин куллануга бәйле. Шуңа күрә латинчылар бәхәсенә без битараф түгел. Кызганыч ки, алар милләтнең тәрәккый үсешен мәгърип кыйммәтләре калыпларында гына күргәнлектән, латин имласын да тәрәккый максат итеп алалар һәм аның мөмкинлекләрен шушы кыйммәтләр белән чиклиләр. Дөрес, кайберәүләр милли максаттан чыгып, татар «яңалифе» тәкъдим итәләр. Әмма бу имла безне рухи кыйммәтләргә генә түгел, бөтендөнья мәгълумат кырына чыгуы да кыен. Шуңа күрә без «яңалифне» максат буларак кына түгел, чара буларак та кабул итә алмыйбыз. 
Җыеп әйткәндә, максаттан чарага әйләнгән латин имласы, нинди генә «алдынгы» булып күренмәсен, ахыр чиктә безне илаһисызландырылган җыһуди-насара дөньясына куып кертәчек, ә аның «яңалиф» нөсхәсе милли битлек астында, ислам һәм төрек дөньясыннан аерып, тар милләтчелеккә куып кертеп, урыс-җыһуди мохитендә эретеп бетерәчәк. Димәк, «милли» һәм «мәгъриби» латинчыларның «каршылыгы»на милли тәрәкыят юнәлешен эзләү каршылыгы итеп түгел, татарны бетерү ысуллары каршылыгы итеп карарга кирәк. 
Шулай да чара буларак куллану өчен безгә нинди латинны сайларга соң? 
Түбәндәге язмам шуның хакында бара.

Безгә нинди латин кирәк?

“Ватаным Татарстан” гәзитенең 124-125 (22 июнь 2001 ел) саннарында галим Назиф Мирихановның “Яңалифтән - латинга” исемле мәкаләсе басылган иде. Бу мәсьәлә буенча Татарстан кануны кабул ителсә дә, кайбер милләттәшләребез, бигрәк тә Татарстанда читтә яшәүчеләр, яңа имла белән килешеп бетмиләр. Алар татар теленең киләчәге өчен борчылу белдерәләр. Мондый четрекле мәсьәләләргә бик сак караучы мөхтәрәм гәзитебезнең әлеге мәкаләгә урын бирүе дә имла проблемасының чишелеп бетмәвен күрсәтә. Күптән түгел илбашы да бу мәсьәлә буенча бик нык үлчәп эш итәргә чакырган иде. Чыннан да, сүз бер имладан икенче имлага күчү турында гына түгел, ә татар халкының тарихи үсеш (ә бәлки таркалыш) чорында кискен борылыш ясавы хакында бара.
Инде мәкаләдә куелган кайбер мәсьәләләргә якынрак килик.
Назиф Мириханов бүген кабул иткән имланы утызынчы еллар яңалифенә кайту дип атый һәм моны хупламый. “Чөнки, тәкъдим ителгән алфавит ул латин алфавиты түгел, ә татар теле өчен генә уйлап чыгарылган гибрид”, - ди ул. Аның фикеренчә, бу гибрид татар телен ныгытасы урынга, аны бөтенләй бетүен тизләтергә мөмкин. Автор фикере белән килешмичә булмый. Чөнки бу чыннан да шулай. Мәкаләдә кайбер дәлилләр дә китерелә. Өстәп шуны гына әйтәсе кала: татарга дөньякүләм мәгълүмат кырына (мәсәлән, Интернетка) чыгу өчен ниндидер ясалма гибридка түгел, ә шушы кырда үзенең мөстәкыйль сайтын (җирлеген) булдырган гамәлдәге имлага таянырга кирәк. Нәзиф әфәнде бу имла сыйфатында 26 шәкелдән торган инглиз алфавитын күрә. Татар теле өчен җитмәгән хәрефләрне дифтонглар (кушылма хәрефләр) рәвешендә тутырырга тәкъдим итә. Бу очракта татар алфавиты өчен нокта-өтер өстәп бернинди яңа хәрефләр ясап торырга кирәкми. Кәмпитер клавиатурасына да әллә ни үзгәрешләр кертеп торасы юк.
Чыннан да, сүз авазлар язылышы һәм кәмпитер клавиатурасы турында гына барса, шуннан да гади юл юк. Әгәр дә гибрид тарафдарлары шул уңайлыкларны гына күздә тотып эш итсәләр, әлеге тәкъдим күпкә отышлы. Нигә уеннан уймак ясарга.
Әмма эш күпкә катлаулырак. Чөнки, чыннан да сүз татарның киләчәк язмышы турында бара. Автор да шул фикердә. “Татарның ассимиляциясе шул хәтле тиз бара, аны көчле адымнарсыз туктату мөмкин түгел сыман”, - ди. Ул шундый көчле адымнарны башка төрки халыклар белән консолидацияләшүдә һәм төрки халыклар өчен уртак алфавит тудыруда күрә. Моның өчен инглиз алфавиты алына һәм дифтонглар белән төркиләштерелә. Бу очракта инглиз алфавитына нигезләнгән төрек алфавиты да шушы рәвешчә үзгәрергә тиеш була.
Әмма мәсьләнең болай куелышы госманлы төрекләренә күптән мәгълум. Гасыр башында мәгърип басымында гарәп имласыннан латин имласына күчкәндә, аларда да шул диелемма туган иде: йә нигез итеп инглиз алфавитын алырга һәм җитмәгән авазларны дифтонглар белән тулыландырырга, йә нокта-өтер булса да өстәп, шушы алфавит нигезендә төрек-латин алфавитын булдырырга. Төрле бәхәсләрдән соң икенче вариант кабул ителә. Шулай итеп 29 хәрефтән торган бүгенге төрек алфавитында 23 “саф” инглиз хәрефе, 2 умлаутлы (төрткеле) алман хәрефе һәм латин шәкелендәге 4 “төрек” хәрефе (икесе койрыклы, берсе дугалы, берсе ноктасыз). Назиф әфәндегә шушы төрткеләр ошап бетми һәм алардан арынасы килә. Шушы “көчле адымын” ул болай дәлилли: төрекләр дә, алманнар да бу турыда уйлана башладылар, ди. Анысыннан хәбәрдәр түгелмен. Хәлбуки шулай булса да, безгә алга чыгарга кирәкме икән? Алар эшләнмәләреннән файдалану отышлырак булмасмы?
Ә хәзер кабул ителгән яңалиф-латин гибриды 34 хәрефтән тора. Кайсы аның “саф” инглизнеке, кайсы алманныкы, кайсы гарәпнеке, кайсы төрек-татарныкы, әйтүе кыен. Моның турында Назиф әфәнде дә әйтми. Инглизнең 26 хәрефеннән ничәсен ала да, шулардан ничә дифтонг ясый. Ул хәрефләр һәм алардан ясалган дифтонглар татар теленең лингвистик закончылыгына буйсынамы? Бу хакта сүз юк. Чөнки Нәзиф әфәнде үзе дә урыс-мәгърип ягын каера. Татарның рухи-этник тамырларын күрми.
Ә бит мәсьәлә шунда ки, әлеге яңалиф-латин гибриды татар теленең кануный кагыйдәләренә дә, аның авазлар системасына да, бүгенге дөньякүләм мәгълумат кыры таләпләренә дә җавап бирми. Чыннан да, аны гамәлгә кертү каш төзәтәм дип күз чыгару гына булуы мөмкин. Монда Назиф әфәнде хаклы. Аның тәкъдимнәре рухи-этник яктан зәгыйфь булса да, дөньякүләм мәгълумат кыры таләпләренә якынрак торалар.
Колшәриф университеты тарафыннан имла һәм тел, мәсьәләләре концептуаль яктан комплекслы рәвештә күптән хәл ителгән. Монда өч ел инде, мәгънәсез бәхәскә кермичә, татар имласының нигезе итеп бүгенге төрек алфавиты алынды. Аңа бары тик ике – тартык Ң һәм сузык Ә хәрефләре өстәлде. Шулай итеп без кабул иткән татар алфавиты 21 тартык 9 сузык аваздан, бер апокрифтан һәм басымлы (озын) сузыкны белдерүче бер өстамгадан тора. Ике саф «татар» хәрефеннән башка бу тулысынча “төрек” алфавиты. Ул татар теленең лингвистик закончылыгына да, дөнькүләм мәгълумат кыры (Интернет) таләпләренә дә җавап бирә. Чөнки бу харефләрнең барысы да «Юникод» системасына кертелгән. 
Уртак төрек алфавиты булдыру турында йөз елдан артык инде хыялланабыз. Әмма ике төрки-татар өч фикердә торганда, моны эшләү мөмкин түгел. Төрек дөньясын гибрид милләт түгел, дөньякүләм цивилизация үсешенә җавап бирүче халык җитәкләячәк. Ул халык кем булыр, киләчәк күрсәтер. Әлегә бу таләпләргә җавап бирүче көчләр Төркиядә туып килә. Ә безне кайбер милләттәшләребез “төркиләшүдән”, саклап, “татарлаштырырга” тырышалар. Әмма урыслашу, мәгърипләшү исәбенә барган бу “татарлашу” аларны борчымый.
Төрек алфавитын кабул итеп, без тулысынча диярлек, зур чыгымнар куймыйча, төрек мәгълумат кырына чыга алабыз. Аның нигезендә татар мәгълумат кырын тудыру да күпкә җиңел булачак. Дифтонглар белән тагы мәшәкать туачак. Чөнки аларны дөньяга “таныттыру” бу мәсьәләдә бик зәгыйфь татар милләте өстенә төшәчәк.
Төрек алфавиты татарның төрле шивәләре мәнфәгатьләрен күздә тотып кабул ителде. Эш шунда ки, латин алфавиты Татарстанда кабул ителгән очракта да (анысы да татарлар өчен генә), башка төбәкләрдә яшәгән татарлар озак елларга кирил имласында калачак. Чөнки никадәр тырышсак та, октябрьгә кадәр булган гомумтатар милли яшәешен тудыра алмадык. Татар бихисап “бәйсез” төбәкләрдә бүленеп калды. Аларның язмышын җирле түрәләр хәл итә. Мондый очракта татар милләте бөтендөнья мәгълүмат кыры аша гына берләшә ала. Бу форсаттан файдалана алмау зур хата булыр иде. Шуңа күрә төрек латинына нисбәтле рәвештә татар кирилы да эшләнде. Ягъни латинның 30 хәрефе кирилның 30 хәрефе белән тәңгәлләштерелде. Татар кирилы 25 “саф” урыс, 5 “татар” шәкеленнән тора. Бу гына да түгел, татарга мең ел буена игелекле хезмәт иткән гарәп имласы да торгызылды. Ул гарәп имласындагы фарсы әлифбасына нигезләнеп, төрек-татар латинына тәңгәлләштерелде. Бу имла да, латин һәм кирил имларары кебек ук, 30 хәрефтән тора һәм 32 шәкелле гарәп-фарсы әлифбасының 21 шәкеле һәм 9 хәрәкәсе белән бирелә. Нәтиҗәдә татар язма графикасының барлык рухи-илаһи, милли-этник, матди-мәдәни сыйфатлары торгызыла. Дөньякүләм мәгълумат кырына чыгу өчен төрек, фарсы, урыс мәгълумат кырлары кулланыла. Шул сәбәпле аларның язма графикасы үзгәртелми диярлек. Бары тик кирилга гына 5 татар шәкеле өстәлә. Монда да әллә-ни фаҗига юк. Беренчедән, кирил Русиядә генә диярлек кулланыла. Икенчедән, бу шәкелләр татар язма графикасына күптән инде кертелгән һәм җитәрлек дәрәҗәдә кәмпитерләштерелгән. Гомумтатар мәгълумат кырында, тылмач рәвешендә, урыс, инглиз, фарсы, гарәп телләре дә кулланылышта булачак дип өметләнәбез.
Шулай итеп, татар алфавиты чара буларак, төрек-латин имласына нигезләнә. Илаһи һәм милли максаттан чыгып, аңа нисбәтле рәвештә кирил һәм гарәп имлалары өстәлде. Бу халәт өстәмә кыенлыклар тудырмый. Чөнки имлалар арасындагы тәңгәллек бер шәкелдән икенче шәкелгә күчүне конвертер аркылы кәмпитер ярдәмендә башкарга мөмкинлек бирә.
Әмма, конвертерның уңышлы рәвештә эшләп китүе өчен татар теленә кергән, хәтта әлегә кермәгән сүзләрне яңа имла кагыйдәләре иләге аркылы үткәрергә кирәк. Иң кыен эш тә бүген шушында. Моның өчен Колшәриф университеты каршында кәмпитер-мәгълумәт төркеме белән беррәттән “тел табиблары” төркеме дә тупланып килә. Бүгенге көндә, беренче чиратта, алар каршында түбәндәге бурычлар тора:
1. Татар теленең өч (рухи-илаһи, милли-этник, матди-мәдәни) асылын тогызу.
2. Тел сүзләре фондын татар теле канунчылыгына буйсындырылыру. 
3. Татар теленә “репрессияләнгән” сүзләрне кайтару.
4. Татар теленең әдәби-сәнгати, иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисади, тәгълимати-фәлсәфи, фәнни-техник, кәмпитер-мәгълумати сүзлекләрен төзү.
5. Татар теленең авазлар, иҗек, тамыр, сүз ясалыш системасын торгызу.
Әлбәттә, татар теле бу яңарыш процессында башка телләрдән кергән терминнардан да ваз кичә алмый. Киресенчә, аларның кулланышын тагын да киңәйтергә тиеш. Хәтта синонимнар, төсмерләр рәвешендә булса да. Чөнки татар аңына дөнья цивилизациясе казанышлары югалтуларсыз сеңдерелергә тиеш. Дөньякүләм йогынтыга ия телләр шулай итә дә. Әмма бу эш элеккечә сукырларча (йә ярарга тырышып) үзләштерүгә кайтып кала алмый. Һәр сүз, һәр термин татар теленең кануный таләпләренә, рухи-этник асылына, матди-мәдәни максатларына җавап бирергә тиеш. Ягъни һәр яңа үзләштерү татарның этник тамыр системасына ялганып алып барыла. Югыйсә татар теле барлык телләр тупламасын хасил итсә дә, үзенең уникаль үзенчәлеген (кануный төгәллеген) саклап кала алмаса, шушы телләр арасында эреп юкка чыгачак, татар халкын да башка халыклар арасында эретәчәк. 
Саф татар җәмгыяте, татар тормышы, татар мәдәнияте, татар мәгарифе, татар фәне илаһи нигезендә генә туа ала. Бүгенге яңалиф-латин гибридында, татар теленең урыс-мәгърип шивәсендә рухи үсеш алачак дөнья цивилизациясенә чыгып булмый. Моңа түккән акча да көткән нәтиҗәне бирмәячәк. Шәхси мәнфәгатьләр карынында ашалып бетәчәк. Бу икетеллек мисалында да ачык күренә. Татар теле мәйданы киңәймәде генә түгел, киресенчә, урыслашу процессы көчәйде генә. Татар рухи-илаһи, милли-мәдәни, матди-җәмгыяви асылын югалта барган теленнән үз теләге белән үзе ваз кичә. Бигрәк тә чит төбәкләрдә. Чөнки эсперанто кебек җансыз, рухсыз, хиссез, кысыр ясалма имла, ясалма тел беркемгә дә кирәкми, шул исәптән татарның үзенә дә. 
Димәк бар көчебезне мәгънәсез «имла» сугышына түгел, үлем түшәгендә яткан туган телебезне савыктыруга юнәлтергә тиешбез. Тик моны ничек эшләргә ?

Татар телен ничек савыктырырга?

Күргәнебезчә, татар телен савыктырмый торып аңа яңа имла уйлап чыгару черек тешкә алтын таҗ кидерү белән бер. Имла үзе генә телне савыктырыр дигән фикерне дөрес дип әйтеп булмый. Бу инде соңгы вакытта гамәлгә кергән латинлаштыру үрнәкләрендә күренде. Мәсәлән, Казанның кайбер урамнарының исемнәрен латин хәрефләре белән яза башладылар. Бу имла берникадәр дәрәҗәдә татар теле кануннарына яраклаштырылса да, кирилда язу хаталарын кабатлый. Мәсәлән, «Центральная» урамы атамасын алыйк. Ул латин имласында «Sentralnaya» дип язылган. Ягъни «Центральная» урамы «Сентралная»га әйләнгән. Латин белән «татрлаштырылган» башка исем-атамалар да шулайрак яңгырый. Бу мантыйк латин белән языла башлаган башка сүзләргә дә кагыла. Нигездә татар телен кирил калькасыннан латин калкасына күчерү бара. Урыс әйтмешли: «меняем шило на мыло». Йә, шуның белән нәрсә отабыз, монда нинди татарлык бар? Илаһи як турында әйтмим дә инде. Әле бит шуның өчен бугазга-бугаз киләбез, чәй чәшкесендә давыл куптарабыз.
Ә безгә, беренче чиратта, латин булу түгел, татар булу, татар мохите тудыру кирәк. 
Шул ук «Центральная» урамы исемен алыйк. Без ул урамны үзара «Гөлзадә» урамы дип атыйбыз. Чөнки анда танылган җырчыбыз Гөлзадә яши. Бу исемне кирил белән язсаң да, латиндагы «Sentralnaya»дан матурырак яңгырый. Әмма саф татарча яңгыраган бу исемдә дә проблемалар бар. Беренчедән, аның әзарилардан алынган «задә» кушымтасы татар теленең сингармоник канунчылыгына буйсынмый. Икенчедән, татар телендә «задә» сүзе «ир бала», «улы» сүзен аңлата. Димәк мәгънәви яктан ул хатын-кыз исеменә туры килеп бетми. Бу бит әле иң матур исемнәребезнең берсендә. Ә башка исемнәргә килсәк, баш-аякны сындырылык. Ә кайбер исем-атамаларыбызның нинди милләткә кагылганын да белмибез. Әнә Альберт, Альфред, Марат, Роберт, Руслан, Эрнст, Эльвира, Эльмира, Алина, Света, хәтта Андрей, Олег, Лена кебек исемнәр дә татарныкы икән. Шуңа күрә телебезне савыктыруны үзебезнең исемнәребезне төзәтүдән башласак бигрәк яхшы булыр иде. Индус Зуфярович Тимуршиннан Илдус Зөфәр улы Тимершага яки Илдус Тимершага әйләнергә бәлки күптән вакыттыр. Андрей Адольфович Бугутдинов, Николай Васильевич Ивановлар турында әйтмим дә инде. Кайберәүләр урыслашу-гарәпләшүне дингә сылтыйлар. Монда диннең бернинди катнашы юк. Исем-атама, тел-гадәт этник (табигый), дин–иман илаһи (галәми) мохиткә кагыла. Ирекле халыкларда мондый проблема юк. Алар диннән дә, милләттән дә ваз кичми. 
Исемендә туган тел аһәңе яңгырамаган бәндә берничек тә төрки-татар була алмый. Чөнки туган телгә, милли мохиткә битарафлык исемгә битарафлыктан башлана. Мондый кеше өчен урам-авыл, шәһәр-ил, җир-су, урман-болын, чишмә-инеш, кош-җәнлек, үлән-үсемлек, бөҗәк-корт исемнәре бернинди әһәмияткә ия түгел. Ә инде сүзләрнең ясалыш килеп-чыгышы (этимологиясе), аһәңе-яңгырашы, рухы-җаны аны бөтенләй борчымый. 
Урам исемнәрендә күргәнебезчә бу гариплекне имла алмаштырып кына төзәтеп булмый. Мисалга тагы «нәшрийат», «әдәбийат» һәм «мәдәнийәт», мөфтийәт» сүзләрен алыйк. Бу сүзләр безгә гарәп теленнән килеп кергән. Әмма татарлаштырылганда алар гарәп теле канунчылыгыннан киткән, татарныкына килеп җитмәгән. Шулай итеп буталчык килеп чыккан. Бу буталчыктан чыгуга «я» хәрефенең латинда булмавы да ярдәм итми. Чөнки ул латинда «йа» дип кала. Гарәп теленнән алынган сүзләрнең күпчелеге йә гарәп теле канунчылыгында калдырылган, йә татар теленә бернинди канунсыз (дөресрәге, ясалма канун белән) кертелгән. Бу әле татар телендә сакланып калган гарәп сүзләренә кагыла. Телебезнең илаһи асылын тәшкил иткән Коръән сүзләре исә бөтенләй төшеп калган. Ә инде урыс теленнән яки урыс теле аркылы мәгъриптән кергән «татар» сүзләре чабатасын да салмаган. Шулар аркасында бүгенге татар теле урыс теленең төрки калькасына әйләнгән. 
Бу мисаллар проблеманы яктырту өчен генә китерелә. Ә асылда исә, бүгенге татар теленең аңлатмалы сүзлегенә кергән сүзләрнең барысы да диярлек чирле. Берсенең авазы югалган, икенчесенең күзәнәге (иҗеге) җимерелгән, өченчесенең тамыры бозылган, дүртенчесенең кәүсәсе черегән, бишенчесенең рухы имгәнгән һ.б. Берникадәр дәрәҗәдә фонемаларда, кушымталарда, җөмлә төзелешендә сакланым калган канунчылыгы һәм тирән яшерелгән төрки рухы гына аны җыелма сүзләр тупламасына әйләнүдән саклап тора.
Әйтеп үткәнемчә, күпчелекне телебезнең бу халәте борчымый. Калганнар исә аның бәясе төшүен, гамәлдән чыгуын кешенең үзеннән яки баскынчылыктан күрә. Монда хаклык бар, әлбәттә. Әмма кемгәдер гаеп ташлап кына телебезне савыктырып булмый. Чирле, бозык тел үтми торган тауар кебек беркемгә дә кирәкми. Кайберәүләр телгә нигә мондый төгәллек кирәк дип гаҗәпләнә. Сүзләр ничек калыпланган, шулай өйрәник диләр. Бу хата фикер. Телнең төгәллеге, канунчылыгы, мантыйклыгы аның камиллеген күрсәтә. Андый телне өйрәнү дә, куллану да җиңел. Телгә дә математик канунчылык кирәк. Гарәп теленең илаһи куәтен дә шуннан күрәм. Бүгенге көндә кануный яктан бу кадәр төгәл тел юктыр, мөгаен. Әнә танылган гарәп белгече Николай Юшманов та бит: «гарәп теле яхшы автомат кебек ук, аны сүтеп җыю ифрат җиңел», - ди ул. Мин төгәл фәннәр белгече буларак, Коръәнне өйрәнгәндә үзем шуңа инандым. Андагы һәр хәреф, һәр хәрәкә һәм тамга төгәл канунга буйсына. Кайбер сүзләргә кагылган искәртмә-аңлатмаларның да кануный мантыйгы бар. Шуңа күрә, татар телен савыктыру өчен гарәп телен өлге итеп алсак яхшы булыр иде. Сүз, әлбәттә, татар телен гарәпләштерү турында түгел, ә кануный үрнәк турында бара. Миңа, мәсәлән, татар һәм урыс телләренә караганда гарәп телендә язылган Коръәнне лингвистик яктан анализларга җиңелрәк. Безгә дә телебезне шушындый кануный халәткә китерергә кирәк. Чөнки кануный телләренең базары да зуррак, мәйланы да киңрәк. 
Шушындый канунчылык нигезендә генә без имла мәсәләсен чишечәкбез һәм татар теле дәреслекләрен, аның аңлатмалы сүзлеген төзергә керешәчәкбез. 
Тел – милләтнең җан ризыгы

Шулай да татар теле милләтнең җан ризыгы булмаса, аны савыктырып булмаячак. Ә инде телнең җаны, минем аңлавымча, аның авзлар системасында, язу имласында саклана
Милләтнең рухы (җаны) ифрат дәрәҗәдә зәгыйфьләнгәнлектән, имла мәсьәләсендә дә фикер бердәмлеге юк. Бу табигый хәл. Татар халкының үсеш юлы гаять дәрәҗәдә катлаулы һәм каршылыклы. Дәверләр күчеше чорында ул үзенең генетик хиссиятен, тарихи-этник аңын, рухи кыйбласын югалту дәрәҗәсенә килеп җитте. Шуңа да мәсьәләнең асылын аңламыйча җаны җуелып барган латин алфавитына таба авышты. Шушы фаҗигале кавемнең бер баласы буларак, башта мин үзем дә шушы юнәлешкә йөз тоткан идем. Төп дәлилләрем шуннан гыйбарәт иде. Беренчедән, кирил имласы безнең телебез кануннарына җавап бирми, беренче чиратта урыслаштыру сәясәтен үти. Икенчедән, гарәп әлифбасын да безнең телгә җайлаштыру җиңел түгел. Өченчедән, латин алфавиты безнең тел кануннарына якынрак тора. Дүртенчедән, латин алфавиты нигезендә бүгенге Мәгърип цивилизациясе барлыкка килгән. Зыялылырыбызның да күпчелеге шушы дәлилләрне китерә.
Әмма соңгы вакытта галимнәребез, зыялыларыбыз арасында барган бәхәс мине берникадәр сагайтты. Сүз язу графикасы алмаштыру турында гына түгел, инде ничәнче мәртәбә кыйблабызны үзгәртү турында барганлыгын аңладым. Моңа Нурихан ага Фәттахның “Социалистик Татарстан” (1991 ел, беренче февраль саны) гәзитендә басылган “Ирек алгач башбаштак” дигән зур күләмле мәкаләсе этәргеч булды. Аны мин кабат-кабат укып чыктым. Укыган саен әрнү хисе арта барды. Бөтен тулылыгы белән татар халкының фаҗигасен, инкыйразга йөз тотканын аңладым. Күз алдыма акыл белән били алырлык мең еллык дөнья тарихы килеп басты. Һәм шушы тарих биләмәләрендә татар халкы кыйбласын бер табып, бер югалтып адашып йөрүен тирән бер тетрәнү белән күреп алдым.
Язу графикасы кадерле булса да, бәләкәйләнеп калган киемне алмаштыру түгел. Ә халыкларның тирән тарихи борылыш кичергәндә ИМАН яңартуының мөһим адымы. Мәсәлән, славяннарда кирилга күчү Рум империясенең ике - Көнбатыш һәм Көнчыгыш өлешләргә бүленүе белән бәйләнгән. Бу бүленеш белән беррәттән христианлык та ике юнәлеш ала: католицизм һәм православие. Католицизмның изге китаплары юнан-латин имласында калса, православие өчен инде башка имла кирәк була. Бу эшкә славян мәсихчеләре (миссионерлары) Кирилл һәм Мефодий алына. Кирил нигезендә борынгы чиркәү язуы барлыкка килә. Ә инде Юнан (Византия) җимерелеп, аның варисы булып урыс дәүләте калгач, православие миссиясе аңа күчә. Озак еллар буе борынгы чиркәү язуы әле үзенең традицион калыпларында яшәгән дәүләтнең рухи һәм матди бердәмлегенә һәм ныклыгына хезмәт итә. Ә инде дәүләт масаеп китеп башка халыкларны буйсындыра башлагач, үзен өченче Рум итеп игълан иткәч дин дә хаким көчләрнең ялчысына әйләнә. Дөнья өстеннән хакимлеккә омтылган дәүләткә диннең рухы түгел, көчләү сәләте кирәк була. Радонежский, Саровскийлар урынына Данииллар, Макарийлар килә. Никон реформасы чиркәүнең рухын актарып ташлый һәм ихлас диндарлыкны көчләп чукындыруга кайтарып калдыра. Бу юнәлеш Пуришкевич, Канашевич, Ильминский, Маловларны тудыра. Империя чорына яраклаштырылган бу реформалар нигезендә Юнан-Болгардан килгән борынгы чиркәү язуы да “килмешәк” дип игълан ителеп “гражданский шрифт”ка алмаштырыла. 
Тарихтан мондый мисалларны байтак китерергә мөмкин булыр иде. Әмма әйтәсе фикерем шул. Дин, дәүләт, милләт, тел, алфавит (әлифба) мәсьәләләре бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән һәм аларны аерым-аерым карау зур хата булыр иде. Шушы күзлектән караганда безнең латин имласына күчәргә тырышуыбыз төзәтә алмаслык хата булуы мөмкин. Латин имласы белән гарәп имласы ике төр цивилизациянең җимеше. Без дөньяга төрки-мөселман цивилизациясе аркылы танылганбыз, кыйблабыз да шуңа юнәлгән. Ә зыялыларыбыз безнең кыйблабызны үзгәртергә чакыра. Мәгърип цивилизациясе яһүди-нәсара дине нигезендә барлыкка килгән. Мәҗүси хәлендә ул цивилизациягә чыгып булмый. Димәк, нәсара дине кыйммәтләренә йөз тотарга кирәк була. Нурихан аганың фикер йөртеше дә шуңа кайтып кала. “Сүздән башка тел юк, телдән башка милләт юк... Бар байлыгым тел...”, ди ул. Килешәм. Әмма тел, беренче чиратта, ул иман ачкычы. Иман булмаса Милләт юк, милләт булмаса Тел юк. Шунда безнең аерма да инде, дөресрәге иман аермасы. Төрки кавем буларак мин Нурихан ага белән күп нәрсәдә килешәм, әмма Мөхәммәд өммәте буларак, килешә алмыйм. 75 еллык динсезлек безнең халкыбызны гына түгел, зыялыларыбызны да мәҗүси итте, дәһри ясады. Танылган галимнәребез, абруйлы зыялыларыбыз бүген дә ачыктан-ачык Алладан ваз кичәләр. Ә кайберәүләре, киресенчә, ислам динен сәясәт тәртәсенә куып кертергә, иң яхшы очракка, мәдәният арбасына җигәргә тырышалар. Болар барысы да мәҗүсилек галәмәте. Мәҗүсилек инде үз дәверен кичергән. Төрки кавем күптән инде мәҗүси чорын үткән. Вакыты җиткәч җиргә Тәүрәт, Инҗил, Коръән иңдерелгән. Инде шуннан соң мәҗүсилеккә кайту ул дөньялык өчен дә, ахирәт өчен дә зур һәлакәт. 
Боларны ни өчен соң Нурихан ага белән бәйләнешле язам. Чөнки ул тел башка, дин башка диясе килә. Юк, Нурихан ага. Әйтеп үткәнемчә, тел ул иман ачкычы. Иманыбыз ислам дине белән яңарган. Ә ислам дине гарәп телендә иңдерелгән. Әйе, “борынгы цивилизациясе булган” төркигә түгел, “йоклап яткан” гарәпкә. Нишлисең бит, Аллаһы Тәгалә үз сүзен иңдерергә ул дәвердә рухи яктан камилрәк семит төркеме телләрен сайлаган. Төрки аң килешәсе, мәҗүсилек бирешәсе килми. “Татар аңын албасты булып гарәп-фарсы идеологиясе тотып торган”, “халыкның алдынгы карашлы фикер ияләре урта гасыр схоластикасыннан котылу юлларын эзләгәннәр (һәм, ниһаять, атеизмда тапканнар - И.Ә.). Шулай фикер йөртә Нурихан ага. “Гарәп-фарсы идеологиясе”, “схоластика”- әлеге дә баягы шул ислам дине инде. Таныш алым. Шушындый сүзләр белән революциядән соң безне иманыбыздан аерганнар, мәчетләребезне җимергәннәр, китапларыбызны яндырганнар, аң-белем биргән муллаларыбызны зинданнарда череткәннәр, гарәп хәрефләрен елан сүрәтендә ясап әлифбабызны мәсхәрәләгәннәр. Нәтиҗәдә бүген кыз анасын, ул атасын белми. 
Нурихан ага гарәп-фарсы белән урыс (“рус” түгел) сүзләрен бер үк дәрәҗәдә чит сүзләр дип кенә калмый, соңгыларына хәтта өстенлек бирә. Бигрәк тә мәгъриптән алынганнарына. Ә менә күренекле әмрикан галиме Ф. Роузентальнең фикере бөтенләй башка. Ул үзенең урта гасыр исламында гыйлем концепциясенә багышланган “Гыйлем тантанасы” дигән фундаменталь монографиясендә гарәп сүзләренең рухына тәңгәл килерлек инглиз сүзләрен эзләп интегә. Шулай да Коръәнгә кергән 642 терминны латин транскрипциясендә гарәпчә бирә. Урыс тәрҗемәчесе дә аларны шушы килеш калдыра. Кешенең җаны булган кебек, телнең дә җаны бар. Җаны булган телдә генә Аллаһы Тәгалә сүзе иңә. Мәҗүси телнең рухы сай. Андый телгә Аллаһы Тәгалә сүзен тәфсир кылып булмый. Димәк, мәгърип телләре безне матди яктан баетса, шәрекъ телләре рухи яктан баета. Әмма мәҗүси фикере матди югарылыкта катып калган реликт халәтендә яши. Әгәр бу шулай булмаса, без башка телләргә мөрәҗәгать итмәс идек. Рухи яктан да, мәдәни яктан да, матдәви яктан да үз телебезгә таяныр идек. Әмма Тәңребездән аерылу, мәҗүсилеккә төшү сәбәпле без башта аның илаһи, аннан мәдәни асылын югалтканбыз. Мәскәү коллыгына төшү матди нигезен дә какшаткан. Инде тәмам таркалып бетмәс өчен илаһи ягын гарәп, мәдәни ягын фарсы, матдәви ягын урыс теле белән тулыландырырга тырышканбыз. Чөнки кояш милләте булудан туктап ай милләтенә әйләнгәнбез. Телебез дә кояш теленнән ая теленә әйләнгән. Кояш булмасак та ай булу безне тәмам караңгылыкка чумудан саклаган. Әлбәттә, моның илаһи сәбәпләре дә бар. Бу турыда Коръәни Кәримдә ачык әйтелә. «Миннән ваз кичкәнлектән сезнең урыныгызга башка халыкны сайладым», - ди Аллаһы Тәгалә. Ягъни Ул кояш вазыйфасын симит кавеменә тапшырып, төрки кавемнән ай кавеме ясаган. Әлбәттә, ай яктысында, ай җылысында әллә ни тереклек итеп булмый, шулай да кайбер кояш ризыкларын күрергә, кулланырга була. Тик соңгы дәвердә (ай яктысыда озак яшәгәнгәдер инде), рухи, хәтта мәдәни ризыкларны күрми башладык. Күбрәк матдәви ризык белән тукланабыз. Инде аларның да ясалмалысы артыннан күбрәк куылабыз. Чөнки ай яктысында алар яхшырак ялтырый.
Яңабаштан ай кавеменнән кояш кавеменә әйләнү өчен без башкаларга биргән илаһи кыйммәтләрне үзләштереп, үз табигый мохитебездә үзебезнең рухи, мәдәни, матдәви ризыкларыбызны тудыра башларга тиешбез. Ул вакытта телебез дә нурланыр, җанланыр, баер. Тик моны артка, үткәнгә кайтып түгел, алга, киләчәккә карап эшләргә кирәк.
Әлбәттә, бу телебезнең сыйфатый ягына кагыла. Гамәлдә әлеге сыйфатлар бүгенге шартларда алынма сүзләр аркылы үзләштерелә. Ничек итеп? Телебез кануннарына буйсындырылыпмы, буйсындырылмыйчамы? Нурихан ага аларны үзгәртмичә алырга өнди. Алтмышынчы елларда кайбер аумакай галимнәребез безне шуңа өндәгәннәр иде инде. Нәтиҗәдә алфавитыбызның саны 42-гә җитте. Ә Нурихан ага мөккибән киткән мәгърип алфавитларының берсендә дә хәрефләр саны 28-29-дан артмый. Чөнки алар алфавитларына безнең “җиләкне” алып “җ” хәрефе, “таң”ны алып “ң” хәрефе кертмәгәннәр. Нурихан ага хәтта фамилиядәге “ов” кушымтасын да “оф”ка әйләндерүгә каршы. Янәсе башка халыкның телен бозу була. Ә менә чит илдә урыс фамилиясе “офф” белән языла. Урыс та безнең Алабугабызга хәреф һәм басым үзгәреше керткән. Югыйсә үзгәртер нәрсә дә юк кебек. Бер дә хәтер саклап тормыйлар. Һәм дөрес итәләр. Һәр телнең үз кануннары бар. Нурихан ага гарәпләр үзләре дә кайбер сүзләрне мәгъриптән алалар, ди. Әлбәттә алалар. Әмма һәр сүзне үзләренең тел кануннарына салалар. Чөнки сүз телнең җаны (рухы) турында бара. Әмма мәҗүси моны аңлый алмый. Нинди генә югары дәрәҗәле булмасын, мәҗүсигә коллык хисе һәм даһилык хас. Кеше Аллаһы Тәгалә колы булмаса, потлар, шәхесләр, фиркаләр, цивилизацияләр колы була. Көчлегә табына, яклаучысызны кимсетә, ялагайны эшләтә. Мәҗүси һәрвакыт хаклы. Башкалар фикерен үз фикеренә туры килсә генә кабул итә. Ә кирәк очракта үзенеке итә, әмма беркайчан да үзенең хаксызлыгын танымый. Әлбәттә, боларның күбесе Нурихан агага кагылмый. Ул намуслы кеше. Сүз мәҗүсинең тулы портреты турында бара. Әмма Нурихан ага да исламны иманы итеп кабул итми. Аның иманы телдән, милләттән югары китә алмый. Ул исламны төркилеккә каршы агрессиядә гаепли. Менә аның иң көчле дәлилләре: “ислам дине төрки телне, төрки культураны танымау белән бергә, безнең барлык рухи кыйблабызны Мәккә һәм Мәдинә ягына борып куйган”. Мәҗүси өчен моннан да зур куркыныч юк, әлбәттә. Әмма дәвам итик: “бүтән якка борылып карау, бүтәннәр белән аралашу тыелган һәм көферлек саналган. Безнең күп генә фикер ияләребез, шагыйрьләребез, рус дәүләтендә яшәп тә (нишләп урыс дәүләтендә, ә үз дәүләтебездә түгел? - И.Ә.) рус телен өйрәнергә теләмәгәннәр”. Тыныч бул Нурихан ага, бу яктан, урыс әйтмешли “полный ажур”. Киресенчә, урыслар татар дәүләтендә яшәсәләр дә, татар телен өйрәнергә теләмиләр. Ярар киттек дальше: “бүтән диндәге халыклар белән аралаша алмау аркасында без Көнбатыштан, Европадан аерылганбыз һәм дөньяның башка ягындагы бик күп яңалыкны күрми калганбыз”. Болгар, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорында урыслар белән дә, Аурупа белән дә аралашканбыз түгелме соң? Әллә инде урыслаштыру җитәрлек булмаган дисез? Анысы инде башка мәсьәлә. Милләтебезне саклап калу өчен булса да динебезне саклап калырга тырышканбыз. Ә инде хәзерге аралашуга килгәндә ул “бик күп яңалыкны” “бик күп” татыдык. Тагы татырга Аллам сакласын. Тагы укып карыйк: “Болгар сарайларында әле төркилек исән чакта яшәгән һәм иҗат иткән Кол Гали, Алтын Урдада әле ислам дине ныклап тамыр җәймәгән чорда яшәгән һәм иҗат иткән Хәрәзмиләр, Сәеф Сараи һәм Котыблар гына, төрки телле шагыйрьләр буларак, безнең көннәргә кадәр килеп җиткәннәр”. Соң Болгар һәм Алтын Урда чорында тамыр җәя алмаган ислам, урыс хакимияте астында тамыр җәйде микәнни? Кол Галинең үлемсез “Кыйссаи Йосыфы” Коръән сүрәләренә нигезләнмәгәнмени? Аурупа белән мәж килеп яшәгәп бәйсез бөек урыс дәүләте шушы һәм соңрак чорда нәрсә бирде? Изүче һәм изелгән кол халыклар нәрсә бирә алсын! Ә менә без “гарәпләргә якын яшәсәк күптән инде “изге” (әлбәттә мәҗүси буларак, Нурихан ага бу сүзләрне куштырнаклар эченә ала - И. Ә.) телдә генә сөйләшер идек һәм үзебезнең кайчандыр бөек төркиләр нәселеннән булуыбызны, ихтимал, әкият итеп кенә сөйләр идек”. Ә нигә соң гарәп илләре тирәсендә яшәгән бер генә халык та гарәп булып китмәгән, ә урыс мәмләкәтендә яшәгән йөзләгән халык урыс булып киткән. Миллионлаган халык үзенең тарихын әкият итеп сөйләргә түгел, нинди нәселдән икәнен дә белми. Нурихан ага латиннарның шактый өлеше төркиләр, ди. Тарихи яктан бу шулай. Әмма латин телле сүзләрне гарәптән генә булмасын дип татарга уптым алырга димәгән. Ә иң шаккатырганы алда әле: “... диннәр, халыклар белән аралашу тукталмаган булса, ихтимал, без үзебезнең тарихи ватаныбызның Көнчыгышта түгел, бәлки Көнбатышта булуын да онытмаган булыр идек һәм бүгенге көндә безнең милли аңыбыз, культурабыз да башкачарак, көчлерәк булыр иде”. Боргаланмыйча әйткәндә, нәсара диненә күчсәк, Швейцариягә тиң булыр идек. Тик нигә моннан мең ел элек нәсара динен кабул иткән, Аурупага тәлинкә тотып гомер кичергән урыс халкы һаман да “славян шакшылыгыннан” (Энгельс) чыга алмый. Нишләп нәсара динен кабул иткән чуашлар, удмуртлар һәм башка халыклар телләрен дә онытып баралар. Кояшның шәрыкътан чыгыун, мәгъриптә батуын абайламый башладык ахры, туганнар. Латин имласына утырып, интернетны иярләп кенә кояшның баюын киртәләп булмый.
Шулай да мин бүгеннән гарәп графикасына күчәргә чакырмыйм. Мәсьәлә шактый катлаулы. Яшәү халәтебез мәгрип цивилизациясе белән нык бәйләнгән. Ә Нурихан ага, әйткәнебезчә, гомумән безнең тарихи ватаныбызны мәгъриптә күрә. Чыннан да төрки халыкларның шәҗәрәсе бик тирәннән башлана. Нурихан ага үзенең “Шәҗәрә” исемле хезмәтендә моны тирән дәлилләп күрсәтә. Әмма тагын да тирәнгә төшеп карасак барлык төр язуларның борынгы финикия язуыннан аерылып-үсеп чыгуын күрербез. Шул ук вакытта финикия теленең семит теле икәнен дә онытмыйк. Финикия теленнән арамий язуы барлыкка килә. Аңардан ике төп тармак барлыкка килә. Сулдан уңга языла торган мәгърип тармагы - грек, латин һәм латинга нигезләнгән бүгенге Аурупа язулары һәм уңнан сулга языла торган сирия, яһүд, гарәп язулары. Соңгы төркемгә борынгы төркиләрнең рун язуы да керә.
Шулай итеп мәгърип һәм шәрыкъ финикия язуына барып тоташа. Һәм без үзебезне башка күп кенә халыклар кебек шушы ике цивилизациянең чишмә башында итеп күрә алабыз. Шушы күзлектән караганда безнең өчен латин юнәлеше дә, гарәп юнәлеше дә бер кебек. Әйе, матди культурабызга килгәндә латин графикасы кулайрак та күренә. Әмма рухи культурабыз ислам дине, шәрыкъ мәдәнияте нигезендә формалашкан. Имла, тел мәсьәләсен дә без шушы рухи, мәдәни, матдәви тарихи мирас эзлеклелегендә чишәргә тиешбез.
Чөнки җансыз тел, сукыр имла беркайчан да милләтнең җанын савыктыра алмый. 

Әлифба галәмнән килә, яки алфавитмы, әлифбамы?

Алдарак әйтеп үткәнемчә, Алла тарафыннан яратылган мәхлукатның бер өлеше буларак, телнең дә илаһи рухы, җаны һәм җәсады бар. Бу фараз бик күп фәнни эзләнүләр, ачышлар белән раслана. Мәсәлән, язу графикалары нигезендә дини китапларга тәфсир кылучы француз галиме Фабр де Оливье язуның камиллеген аның матди, рухи һәм галәми көче белән бәйли. 1815 елда ул Тәүратнең Муса пәйгамбәр тарафыннан бәян ителгән “Яшәеш” (Бытие) китабын яңадан карап чыга һәм гаҗәеп нәтиҗәләргә килә. Яһүди һәм христиан диннәренең нигез ташын тәшкил иткән бу китап бүгенге нөсхәсендә бары матди эчтәлеккә генә ия икәнлеген исбат итә. Эш шунда ки, Муса пәйгамбәр Мисыр руханилары арасында белем һәм тәрбия алганлыктан, бу китапны ул мисыр (семит) телендә, мисыр хәрефләре белән яза. Мисыр язуының өч асылы (смысл, суть) булган: матди, рухи һәм галәми. Бу китапның матди (материаль) асылы бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән. Рухи асылы тәрҗемәчеләр аркылы зәгыйфьләнгән, галәми асылы (сере) язу графикасының мәгърип юнәлешендә үзгәрүе белән җуелган. Фабр де Оливье барлык тәрҗемәләрне өйрәнеп китапның беренчел нөсхәсенә кайта һәм аның өч асылын да яңарта. Аның тәфсире буенча китапның исеме дә гади, матди мәгънәдәге “Яшәеш” түгел, ә “Мәңгелек абсолют яшәеш”. Ягъни Адәм баласы Аллаһы Тәгаләнең җирдәге гәүдәләнеше буларак, галәм югарылыгында мәңгелек абсолют яшәешкә ия. Китапка кергән адәми затлар да без күзаллаган матди шәхесләр түгел, ә адәми затның төрле сыйфатларының җирдәге гәүдәләнеше. Дөньяның яратылуы да башкача тәфсир ителә. Бу тәфсир нигезендә Аллаһы Тәгалә дөньяны башта фикердә (идеядә, принципта) ярата, аннан ул аны астраль формага кертә, шуннан соң гына матдәвиләштерә. Гомумән алганда, Фабр де Оливье бер үлчәнештәге китапны өч үлчәнешкә күчерә. Китапның мондый тәфсире көнчыгышның башка трансцеденталь фәлсәфәләре белән дә аваздаш һәм бүгенге дөньяви фәннең иң соңгы казанышларына да якын тора.
Монотеистик (бераллалык) диннәрнең нигез ташы булган бу китапны бер матди үлчәнешкә төшерү кемгә һәм нәрсәгә кирәк булды соң? Вавилон әсирлегеннән чыкканнан соң, яһүд рухание Ездра (Йыздра) яһүдләрне вавилон колонистлары токымы булган самаритяннардан аеру өчен китапның Муса пәйгамбәр тарафыннан язылган нөсхәсен ассирия хәрефләре белән бирә һәм китап мисыр хәрефләрендә яшерелгән галәми серен җуя. Ә инде грек, латин тәрҗемәләре аны рухи эчтәлектән дә мәхрүм итә. Бары тик яһүдләрнең иессей кабиләсендә генә телдән телгә күчү рәвешендә китапның рухи һәм галәми эчтәлеге сакланып кала. Телдән телгә күчү “Каббала” (устное предание) дип атала һәм аның эчтәлегенә багышланучыларның саны гаять дәрәҗәдә аз дип фараз ителә.
Шулай итеп яһүди рухание тарафыннан социаль (матдәви) максатларда эшләнгән беренче тәрҗемә үк диннең нигезләрен шактый какшата һәм атеистик тәгълиматка юл яра. Инҗилнең тәрҗемәи тәфсирләре дә шул юлдан китә. Чөнки бу тәрҗемәләрнең барысы да диярлек мәгърип язу системасына нигезләнә һәм, асылда, матди максатлрга хезмәт итә.
Әлбәттә болар барысы да Мөхәммәд пәйгамбәргә мәгълум була һәм ул яһүдләрне һәм нәсараларны Муса һәм Иса пәйгамбәрләр китергән Тәүрәт һәм Инҗилнең башлангыч нөсхәләрен бозуда гаепли. Шуңа күрә аңа Аллаһы Тәгалә тарафыннан мөмкин кадәр матди, рухи һәм галәми асылын саклап калган, семит төркеменә кергән, гарәп телендә һәм гарәп имласы нигезендә бу Китапларның соңгы нөсхәсе булган Коръәни Кәрим иңдерелә.
Кызганыч ки, гарәп графикасының һәм гарәп теленең рухи һәм галәми асылы күпчелек өчен акыл җитмәслек. Шуңа күрә дә дин, нигездә, ышану-инануга кайтып кала һәм дин дошманнары, мөнафикълар моннан оста файдалана. Шулай да кеше психикасының тирән катламнарында телнең рухи һәм галәми асыллары җуелып бетмәгән һәм алар җимерү процессына каршы эш итәләр. Безнең татарда да андый кешеләрнең булуы “Татарстан хәбәрләре”ндәге (№133, 8.07.92 ел) Җ. Рәхимовның “Чормадагы хәзинә” исемле мәкаләсе күрсәтә. Автор анда илаһи хиссияткә ия Сәгыйт Хәбиров турында яза. Мәкаләдә шундый юллар бар: “Гарәп алфавитын (ул) үзенчә анализлый һәм көтелмәгән ачыш ясый. Баксаң, галәмнең үзеннән алып ясалган икән ич гарәп әлифбасы. Менә бер төркем хәреф кояш сүрәтендәге түгәрәк. Икенчеләре ятып торган ярымай сыман. Өченчеләре шәм кебек төз каравай, ягъни җирдәге тормыш символы, “к”, “г” кебек кәкре-бөкреләре дә шул ук тормыш агачы”. Күргәнебезчә, хәрефләрдә, аларның төркемнәрендә, дөнья, галәм сере тупланган. Димәк хәреф, язу имласы мәсьәләләре бер карашка гына гади булып күренә. Бары матди нигезгә генә корылган язу имласы, латин, гарәп, кирилда буламы, рухи яңарышка җитди йогынты ясый алмый. Тикмәгә генә Зараташтура дине тарафдарлары язу мәсьәләсенә тискәре карамаганнар. Алар фикеренчә, язу рухи яшәешне тәэмин итә алмый, ә хуҗалык эшләренә генә ярый. Димәк бу дин тарафдарлары язу һәм язу имласының рухи һәм галәми асылын күрмәгәннәр, шуңа күрә дә Ислам диненә каршы тора алмаганнар.
Ә бүгенге шартларда нишләргә соң?
Беренче чиратта, телебезгә үтеп кергән баскын хәрефләрдән арынырга кирәк. Кирилда алар кимендә тугыз. Телебез кануннарына туры килмәгән һәр хәреф, һәр аваз аңа җимергеч тәэсир ясый. Алфавитта хәрефләр саны артыннан һич тә куылырга ярамый. Алар күбрәк булган саен башка телләрнең агрессиясе уңышлырак булган дигән сүз. Мәсәлән, Тәүрәт һәм Инҗил язылган борынгы яһүд алфавиты барлыгы 22 хәрефтән тора. Чөнки ул мисыр язуы йогынтысы астында рухи һәм галәми асылын саклап калган. Нык үскән телләрнең алфавитында да, әйтеп үткәнебезчә, хәрефләр саны 25-29-дан артмый. Мәсәлән, латин алфавиты - 25, алман, инглиз, рун (борынгы төрки) - 26, гарәп - 28, төрек - 29 хәреф тәшкил итә. Берникадәр башка телләр (төрки, латин) басымына бирелгән урыс алфавитында 33 хәреф. Ә гарәп, фарсы, латин, урыс йогынтысына нык бирешкән татар алфавитының хәрефләре саны 39-га, хәтта 42-гә җиткән. (Сүз алынма сүзләр турында түгел, алынма авазлар турында бара). Татар теленең нык җимерелүе дә шуннан килә. Кайбер тикшеренүләргә караганда, бу җимерелү 35-40 процентка җиткән. Ә менә күренекле тел галиме Тәүзих Ибраһим фикеренчә, 20-25 процентка җимерелгән тел сыйфатый үзгәреш кичерә, ягъни, яңа тел барлыкка килү шарты туа. Бу куркынычны әлегә аңлап җиткермибез булса кирәк. Бүгенге латинга да 34-35 хәреф тәкъдим ителә. Бу безнең имла мәсьәләсендә камиллектән ерак торуыбызны күрсәтә.
Шулай да язу графикасы кабул иткәндә әлифбаның “әлиф” һәм “би”дән, алфавитның “альфа” белән “бетта”дан ясалуын онытмыйк. Монда тирән мәгънә ята. 
Тагы бер фикер. Телебезне, имлабызны торгызу-яңарту дәверендә без үзебезнең төрки асылыбызга кайта алачакбыз. Чишмә башыбызга чыгып, Алланың шул ук Тәңре икәнен аңларбыз. Чөнки Тәүрәт, Инҗил, Коръән нигезендә борынгы төркиләрнең тәңрелек (тәүхид, бераллалык) идеясы ята. Тәүрәт иңдерелгән борынгы Мисыр цивилизацисенең төрки (туран) нигездә үсеп чыгуына җитди фәнни дәлилләр бар. Әзләнүләрне дәвам итәргә генә кирәк.
Әгәр без латин имласы кабул итеп, кояшы баеп баручы мәгърип цивилизациясенә иярсәк, аның белән бергә юкка чыгачакбыз. Киресенчә, үз асылыбызга кайтып, үз имлабызны торгызып, Тәңребез ярдәме белән киләчәк илаһи түрек цивилизациясенә юл ачачакбыз.
Татар халкы үзенең кыйбласын табып, үз җирлегендә шәрыкъ һәм мәгрип цивилизацяләре синтезы нигезендә үзенең тарихи вазыйфасын үтәргә тиеш. Моңа аның тарихи потенциалы да, тирән яшерелгән илаһи куәте дә бар. Аларны хәрәкәткә китерергә генә кирәк.

Хәрәкәттә – бәрәкәт
 

Әлбәттә, әлеге язмаларда әйтелгән фикерләрне бүгенге татар җәмгыяте кабул итмәс. Бу бигрәк тә дәүләт хезмәткәрләренә, дәүләт белән бәйле рәсми (шул исәптән, дини һәм милли) оешмаларда эшләүчеләргә, өске катлам татар зыялыларына кагыла. Чөнки аларның җәмгыяви өстенлекләре мыскыл-җыһуд системасы белән бәйле. Дин, тел, имла мәсьәләләре аларның дәрәҗәсен дә үстерми, малларын да арттырмый. Алар моны үз мәнфәгатьләреннән чыгып Мәскәү кушканча эшли. Моңа без озак еллар шулар белән эшләү дәверендә инандык. Шуңа күрә дә үз милли структураларыбызны төзергә керештек. Бу эшне «Татар уку-укыту үзәге» оештырудан башладык. Үзәкнең төп максаты - хәзерге заман техник чаралар, шул исәптән кәмпитерләр нигезендә, республиканың урыс телле балаларына татар теленә өйрәтү булды. Ул вакытта татар телен дәүләт теле итеп игълан иткән Татарстанның дәүләт суверенитеты турындагы Декларация әле кабул ителмәгән иде. Бу эшкә рөхсәт сорап хөкүмәт рәисе Мөхәммәт ага Сабировка мөрәҗәгать иттек. Ул бу тәкъдимне хуплады һәм эшне рәсмиләштерүне үзенең урынбасары Мансур ага Хәсәневка йөкләде. Мин хөкүмәт карары әзерләү максаты белән байтак кына министрлыкларны һәм оешмаларны йөреп чыктым. Шунда безнең түрәләребезнең татар теленә никадәр битараф булуларын күрдем. Барысы да диярлек төрле юллар белән бу эштән читләшергә тырышты. Эшне финанслау турында сүз дә юк иде. Мин әҗәткә (кредитка) гына өмет иттем. Әмма аны да бирмәделәр. Шулай да карарны әзерләп хөкүмәткә тапшырдым. Чакырырбыз, көт диделәр. Көттем, чакырмадылар. 
Әмма без бирешергә теләмәдек. Коммерция банкларыннан һәм Болгар фондыннан әҗәткә 450 мең сум акча алып Үзәкне төзүгә ирештек (ул вакытта бу акчага ун КАМАЗ машинасы алырга була иде). Тиз арада дистәләгән галимнәребез һәм белгечләребез белән элемтәләр урнаштырдык. Беренче чиратта татар телендә мәгълумат-кәмпитер системасын булдырырга керештек. Ул үз эченә татар теле банкын, мәгълумати агымнарны, басма-полиграфия, эш кәгазьләре булдыруны, татар теленә укыту, тарих-мәдәниятебез турында мәгълуматлар туплауны һәм башкаларны алырга тиеш иде. Шушы максаттан чыгып Казан дәүләт университетының теоретик кибернетика кафедрасы белән килешү төзедек. Кафедрага кәмпитерләр алып куйдык, мөмкин кадәр акча белән ярдәм иттек. Татар теленең кәмпитер стандартларын булдырырга керештек. Бу эштә безгә профессорлардан Вахит ага Хаков, Диляра ханым Тумашева, доцентлардан Флора ханым Сафиуллина, Тәүзих Ибраһимов, Җәүдәт Сөләйманов, мөгаллимнәрдән Равил Хадиев, Гөлфия Шәйхиева һәм башкалар ярдәм күрсәттеләр. Үзебезнең кәмпитерләргә нигезләнгән басмаханәбезне булдыру максатында профессор Галим Улумбеков җитәкләгән полиграфик төркем белән элемтә урнаштырдык. Аларга яңа гына безнең илгә кайта башлаган япон ксероксы алып куйдык. Бер үк вакытта фоноязмалар, методик әсбаплар, техник һәм күргәзмә материаллар әзерләргә керештек. Беркайдан бернинди ярдәм булмагач эш ифрат дәрәҗәдә авыр барды. Рәсми оешмаларны гына таныган зыялыларыбыз безгә уйнаштан туган итеп карадылар. Кайбер галимнәребез дә без тапкан акча исәбенә үзләренең коммерция ширкәтләрен булдырырга керештеләр. Безнең заказларны үтәмәделәр. Бурычларны түләү безнең өстебезгә калды.
Шулай да без Колшәриф университеты, «Әмирхания» көллияте, Гаилә мәктәбе ачып башлаган эшебезне әкрен генә булса да дәвам итәбез. Гасырлар буена коллыкта яшәп рухи-илаһи, милли-мәдәни яктан имгәтелгән бүгенге буынга әллә ни өмет багламасак та, киләчәккә ышанабыз. Кайчан да коллык китәр, ирек килер. Ул вакытта безнең хезмәтләребез дә ярап куяр. Татарның үзенә булмаса, башка төрки халыкларга.
Бәлки Тәңребез, безнең бу эшебезне саваплы санап, ярдәменнән ташламас.

No comments: