Sunday, December 21, 2008

Милли Мәҗлес сессиясе

 Милли Мәҗлес сессиясе


  20 декабрь көнне Чаллы шәһәрендә татар халкының Милли Мәҗлесе киңәйтелгән сессиясен уздырды. Сессия эшендә Казаннан, Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Лениногорски шәһәрләреннән, Чистай, Алексеевски һәм башка районнардан Милли Мәҗлес депутатлары һәм милли хәрәкәт вәкилләре катнашты. Дөньяда һәм Россиядә барган сәяси вәзгыятьне күздә тотып, Милли Мәҗлес Берләшкән Милләтләр Оешмасына, дөнья парламентларына һәм президентларга Татарстанның дәүләт бәйсезлеген тануны сорап мөрәҗәгать итте. “Татар халкы үзенең дәүләтчелеген кан коймыйча, халыкара хокук нормалары нигезендә, демократик юл белән торгызырга тели, - диелә мөрәҗәгатьтә. – Шуңа күрә дөнья җәмәгатьчелегеннән татар халкының югалган дәүләтен торгызуга законлы омтылышларын яклауларын сорыйбыз.” Шулай ук Татарстанның дәүләт бәйсезлеге Декларациясе буенча резолюция кабул ителде, Милли Нәзәратның составы расланды.
  Милли Мәҗлес каршында эшләп килгән “Сөргендәге Милли Хөкүмәт” нең рәисе итеп Америкада яшәүче танылган милләттәшебез, галим әһм җәмәгать эшлеклесе Вил Мирзаянов сайланды. Милли Хөкүмәт составына Хәйретдин Көләчйүз /Германия/, Иклил Корбан, Роза Корбан /Төркия/, Фәнзаман Баттал, Госман Гомәр, Зөлфия Кадыйр /Татарстан/ һәм Кәрим Яушев /Башкортстан/ сайланды. Аларга беренче эш итеп Милли Мәҗлес кабул иткђн документларны халыкара оешмаларга җиткерү, Милли Мәҗлесне Берләшкән Милләтләр Оешмасы каршында хөкүмәтнеке булмаган оешма буларак теркәтү бурычы куелды.
  Милли Мәҗлес сессиясе шулай ук башка оештыру эшләрен дә карады. Уставта күрсәтелгән вакыты чыгу сәбәпле, Милли Мәҗлес рәисе Илдус Әмирхановны, рәхмәт әйтеп, эшеннән азат иттеләр. Милли Мәҗлеснең яңа рәисе итеп җәмәгать эшлеклесе, язучы-галим Фәүзия Бәйрәмова сайланды. Милли Мәҗлес рәисенең урынбасары итеп танылган җәмәгать эшлеклесе Фаикъ Таҗиев сайлап куелды. Чыгыш ясаучылар барысы бер тавыштан, татар халкын яңадан дәүләт бәйсезлеге өчен көрәшкә күтәрергә һәм дәүләтчелеккә ирешү өчен чит илләрнең дә ярдәменә таянырга кирәк, дигән фикергә килделәр. Киләсе язга Милли Мәҗлеснең чираттагы сессиясе, ел ахырына корылтае билгеләнде.

  Милли Мәҗлеснең матбугат үзәге.

  2008 ел, 20 декабрь.

No comments: