Monday, July 13, 2009

Милли Мәҗлеснең
Шәркый Төркестан вакыйгалары буенча

БЕЛДЕРуЕ


Татар халкының Милли Мәҗлесе Шәркый Төркестанда уйгырларга каршы һөҗүмнәрне һәм Өремчедә тыныч халыкны үтерүләрне кискен рәвештә гаепли, моның артында Кытай хөкүмәте торганлыгын кисәтә. Уйгыр илен явызларча басып алган һәм аның төп халкын юк итүне максат итеп куйган Кытай уйгырларга каршы бернинди мәкерле алымнардан да тартынмый. Ярты гасыр буе Шәркый Төркестан җирләрендә Кытайның атом бомбалары сыналды, уйгырлар көчле радиация астында яшәргә һәм күпләп нурланыш авыруыннан үләргә мәҗбүр булдылар. Әмма Кытай хөкүмәтенә бу гына аз булып тоелды, алар тарихи уйгыр җирләренә күпләп кытай милләтен китереп утырта башладылар, нәтиҗәдә, уйгырлар үз илләрендә азчылык булып калдылар.
Шулай ук уйгыр яшьләрен, бигрәк тә үсмер кыз балаларны гаиләләреннән аерып алып, мәҗбүри рәвештә кытайлар яшәгән төбәкләргә хезмәтчелеккә җибәрү дәүләт сәясәтенә әйләнде, нәтиҗәдә бу уйгыр яшьләре кытайлар арасында ассимиляциягә дучар ителде, милләт өчен юкка чыкты. Авырлы уйгыр хатыннарының мәҗбүри рәвештә карыннарындагы балаларын төшертү дә милли һәм дини традицияләрне юк итте, милләтнең табигый үсешен туктатты.
Кытай хөкүмәте уйгыр хатын-кызларын шушы юл белән юк итсә, ир-атларны исә төрле ялган сәбәпләр табып, төрмәләрдә черетте, аттырды һәм астырды, мөселман булган өчен, тарихи дошманы төрки булганы өчен милләт ирләрен юк итү юлына басты. Шушы хәлләргә түзә алмыйча баш күтәрергә мәҗбүр булган уйгыр халкы экстремистлыкта, сепаратчылыкта, ваххабичылыкта гаепләнде, аларга каршы Кытай армиясе, утлы корал файдаланылды, шулай итеп, Кытай хөкүмәте уйгур халкына каршы сугыш игълан итте.
Кытайның уйгырларга каршы алып барган бу мәкерле сәясәтен бары тик геноцид дип кенә бәяләргә мөмкин, һәм дөнья җәмәгатьчелеге аны шулай бәяләргә дә тиеш. Заманында бөек төрки дәүләтләрнең асыл нигезен тәшкил иткән һәм дөнья цивилизациясенә үзеннән зур өлеш керткән уйгыр милләте Кытай агрессиясе астында юкка чыгарга тиеш түгел! Төрки халыкларның үзләрен һәм бөек тарихларын йоту, юк итү хисабына барлыкка килгән Кытай дәүләте алга таба да милләтләрне юкка чыгару сәясәтен туктатырга тиеш! Татар халкының Милли Мәҗлесе уйгыр һәм кытай милләтләренең алга таба бергә яшәвен мөмкин хәл түгел, дип исәпли һәм дөнья җәмәгатьчелегеннән Шәркый Төркестанның /Синҗән автоном округы/ дәүләт бәйсезлеген тануны сорый. Бу үтенеч беренче чиратта төрки дәүләтләргә, мөселман илләренә юнәлдерелгән, чөнки төрки-мөселман булган уйгырлар мәҗүси-коммунист чиннар аягы астында юкка чыгып баралар, аларның бу фаҗигасы өчен тарих алдында без барыбыз да җавап тотачакбыз.
Татар һәм уйгыр халыклары тарихта бергә булдылар, безнең бабаларыбыз бергәләп зур дәүләтләр тоттылар, безнең динебез, телебез уртак, каннарыбыз һәм ханнарыбыз уртак, язмышыбыз да бер төрле булды. Зур югалтулар һәм тарихи фаҗигаләр кичергән татар халкы уйгырларның фаҗигасын үз кайгысы итеп кабул итте, милләтебез бу тугандашларыбызга һәртөрле ярдәмне күрсәтергә әзер. Татар һәм уйгыр халыклары бер көнне үзләрен изеп торган агрессорлардан азат булып, үз бәйсез дәүләтләрендә, үзләре теләгәнчә яши башларлар, иншаллаһ! Без моңа чын күңелдән ышанабыз һәм шуның өчен көрәшәбез.
Фәүзия Бәйрәмова,
Татар халкынын Милли Мэжлес рэисе. 2009 ел, 11 июль.

1 comment:

Фикх said...

хорошо, спасибо